Авыл урамнары
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Хадиева Гульназ Масхтовна

Исәнләшү. (Кунаклар белән исәнләшү) Магнитофоннан җыр тыңлау “Авылым урамнары”.

 

1.Әңгәмә.

 

- Балалар, уйлап карагыз әле, җыр нәрсә турында?

 

- Авыл турында, авыл урамнары турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uram_turynda_konspekt.docx17.07 КБ

Предварительный просмотр:

Этнэ баллар бакчасы

Тэрбияче Хадиева Гульназ

Тема:Авылым урамнары

                                          эшчәнлек барышы:                                                              

Исәнләшү. (Кунаклар белән исәнләшү) Магнитофоннан җыр тыңлау “Авылым урамнары”.

1.Әңгәмә.

- Балалар, уйлап карагыз әле, җыр нәрсә турында?

- Авыл турында, авыл урамнары турында.

- Ә безнең туган авылыбызның исеме ничек? Хәзер хәрберебез үзебез яшә- гән урамны күз алдына китерик (балалар күзләрен йомалар).

- Безнең йортлар нәрсәдән салынган?

- Агачтан, таштан салынганнары да бар!

2.Картина буенча эшләү.

- Балалар, игътибар белән бу картинага карагыз әле. - Авылда йортлар күпме?

- Күп, Алар нишләп торалар?тезелеп торалар. Урам булып утырганнар.

- Әйе, берсеннән берсе матур йортлар,бер-бер артлы тезелеп,

 урам барлыкка китерәләр.

 

Анализ уен формасында үтә.

- Балалар, карагыз әле, шул кадәр күп йортлар.Алар барысы бергә нәрсә барлыкка китерә?

- Матур урам.

- Ә без нинди матур авыл урамы уртасында калдык! Әйдәгез хәзер Әтнәбезнең куренекле урыннарын карап утик.

-Балалар ә йортларга нәрсә аша керәбез без?

 

-Йортларга капка аша керәләр, шулай бит, балалар?

Бездә хәзер сезнең бе- лән “алтын капкалы” уенын уйныйбыз. (Уен “татар халык бию көенә” башкарыла)

-молоды балалар

-Эшкә керешкәнче бармакларыбызны яздырып алыйк әле

Бармак уены “Йорт җиһазлары ”

Баш бармак –диванда

Имән бармак –идәндә,

Урта бармак –урындыкта

Атсыз бармак –караватта,

Чәнти бармак –кәнәфидә

Барсыда бүген ойдә

Ә хәзер балалар бездә уз кулларыбыз б-н йортлар төзибез.

(Башта нәрсә салына?нигез,фундамент,анан сон оелә,тубә куела)

без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

-Балалар сезгә безнең эшчәнлек ошадыма?

-Нәрсәләр кубрәк ошады

- Рәхмәт сезгә, кадерле балалар. Шундый осталарыбыз булганда, безнең урамнар сүрелмәс.Сез үсеп җиткәч, безнең туган авылыбыз тагын да матуррак булыр, һәрчак  чәчәк атып торыр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Шәһәр һәм авыл урамнары

Балаларны шәһәр һәм авыл урамнары белән таныштыруны дәвам итү. Авыл җирлегендә еш очраган юл билгеләрен танырга өйрәтүне дәвам итү. Шәһәр җәмәгать транспорты белән авыл хуҗалыгы техникасы төрләр...

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Авыл ишегалды"

открытый урок...

Конспект: “Шәһәребез урамнары”

Кечкенәләр төркеме өчен ....