Шәһәр һәм авыл урамнары
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) на тему

Хисматуллина Лилия Фаритовна

 

Балаларны шәһәр һәм авыл урамнары белән таныштыруны дәвам итү. Авыл җирлегендә еш очраган юл билгеләрен танырга өйрәтүне дәвам итү. Шәһәр җәмәгать транспорты белән авыл хуҗалыгы техникасы төрләрен  ныгыту. Балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шәһәр һәм авыл урамнары.docx156.02 КБ

Предварительный просмотр:

Шәһәр һәм авыл урамнары.

(зурлар төркеме)

Максат:

Балаларны шәһәр һәм авыл урамнары белән таныштыруны дәвам итү. Авыл җирлегендә еш очраган юл билгеләрен танырга өйрәтүне дәвам итү. Шәһәр җәмәгать транспорты белән авыл хуҗалыгы техникасы төрләрен  ныгыту. Балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Материал:

Транспорт төрләре рәсемнәре һәм аларны куеп бару өчен табло, бакча яны һәм юл билгеләре макеты, компьютер һәм Power Point программасы.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без кайда яшибез?

Балалар:  Актаныш авылында.

Тәрбияче: Безнең Актанышыбыз шәһәрдән кайсы ягы белән аерылып тора?

Балалар: Шәһәрдә йортлар да биек, юллар да киңрәк, машиналар да күп йөри.

Тәрбияче: Шәһәрдә транспорт күп йөри дидек. Ә менә нинди машиналарны еш очратырга мөмкин икән?

Балалар: Шәһәрдә җиңел машиналар һәм җәмәгать транспорты күп йөри.

Тәрбияче: Балалар, өстәлдә бик күп төрле транспорт рәсемнәре бар. Шулар арасыннан шәһәр җәмәгать транспортын сайлап алып таблога тезегез әле (Балалар тезә). Димәк, шәһәрдә нинди төр транспортларны очратырга мөмкин?

Балалар: Трамвай, троллейбус, метро, автобус, такси.

Тәрбияче: Безнең Актанышыбызда сез санап үткән транспорт төрләренең кайсыларын очратырга мөмкин?

Балалар: Такси һәм автобусны Актанышта да очратырга мөмкин.

Тәрбияче: Ә хәзер мин сезне үзебезнең Актанышыбыз урамнары буйлап экскурсиягә чакырам. Әйдәгез, аңа кадәр бер уен уйнап алыйк әле. (Психогимнастика. Балалар күзләрен йомган килеш, тәрбияче әйтүе буенча, шәһәр һәм авыл урамнарын, шәһәр һәм авыл йортларын тасвирлап күрсәтәләр.) Ә хәзер экскурсиябезне бакчага килү юлы белән танышудан башласак та ярый. Бу урам – Актанышның үзәк урамнарының берсе. Ул киң, юлы асфальтланган. Машиналар йөри торган бу юл ничек атала?

Балалар: Бу олы юл.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Юлның ике ягында йортлар, кибет, мәктәп һәм башка биналар урнашкан. Юлдан күптөрле машиналар үтә. Юл кырыенда җәяүлеләр йөри. Ә ул юлны ничек атыйбыз әле без?  

Балалар: Җәяүлеләр юлы тротуар дип атала.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Актаныш урамнарында нинди машиналарны очратырга була?

Балалар: Йөк машиналарын, җиңел машиналарны, автобусларны.

 Тәрбияче: Безнең Актанышбыз авыл хуҗалыгы районы. Басу-кырларда күп итеп икмәк үстерәләр. Әйтегез әле, басуларда нинди техникалар эшли соң?

Балалар: Ә басуларда комбайн, тракторлар эшли. Аларны авыл хуҗалыгы техникасы дип атыйлар.

Тәрбияче: Балалар, сез бик күп транспорт төрләрен беләсез икән. Сез санап үткән машиналар дөрес хәрәкәт итсен, юлда тәртип булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләре булдырылган. Ул кагыйдәләрне транспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә үтәргә тиеш. Әйдәгез хәзер юлдагы хәрәкәтне күзәтик әле. Машиналар ничә юнәлештә хәрәкәт итә?

Балалар: Юлда машиналар ике юнәлештә хәрәкәт итә.

Тәрбяче: Димәк, юл ике яклы дип атала. Ягез әле, макеттагы юлга машиналарны урнаштырыйк әле. Нинди машина кайсы якка хәрәкәт итәр икән? (Балалар машиналарны урнаштыралар.) Ә җәяүлеләр тротуардан хәрәкәт итә. Тротуар булмаган очракта юл читеннән машиналарга каршы хәрәкәт итәргә тиешләр. Макетка җәяүлеләрне дә урнаштырыйк инде. Балалар, ә без урамны ничек чыгарбыз соң?  Шәһәрдә урамны аркылы чыгу өчен  махсус урыннар билгеләнгән? Шәһәрдә ничек урам аша чыгабыз?

Балалар: Шәһәрдә урам аша чыкканда светофор яки зебра ярдәмгә килә.

Тәрбияче: Авыл урамнарында андый урыннар юк. Шуңа күрә юлны ике юнәлештә дә хәрәкәт әйбәт күренгән урыннан, якында транспорт булмаганда гына чыгырга, юлдан туп-туры барырга, башта - сулга, ә юлнын уртасына җиткәч уңга карап, куркыныч булмавына ышангач кына юл аркылы чыгарга кирәк. (Берничә бала белән әлеге кагыйдә кабатлана.) Әйдәгез бөтенебез дә бергә ныгытыйк әле.

Тротуардан атлыйбыз, (балалар бер урында атлыйлар)

Кагыйдәне саклыйбыз. (бармак белән яныйлар)

Урам аша чыкканда (аякларын биек итеп күтәрәләр)

Уңга, сулга карыйбыз. (атлыйлар,башларын уңга-сулга боралар)

Ишек шакыйлар. Белмәмеш керә.

Белмәмеш: Исәнмесез, балалар. Мине таныдыгызмы? Мин – Белмәмеш булам. Шәһәрдән сезгә кунакка кайттым. Авылда шундый рәхәт икән. Монда светофорлар да кызыл күзләрен кысып сиңа кисәтү ясамый. Шәһәрдәге кебек юл читләрендә дә әллә никадәр билгеләр юк. Рәхәтләнеп урамда да туп тибәргә була.

Тәрбияче: Белмәмеш, тукта әле. Син нәрсә сөйлисең? Авылда да шәһәрдәге кебек үк юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Әллә соң син  бернәрсә дә белмисеңме? Безнең Актаныш урамнарында да бик күп кенә юл билгеләрен очратырга мөмкин. Балалар аларны бик яхшы таныйлар һәм беләләр.  Менә син карап тор, алар хәзер сиңа юл билгеләрен төзеп күрсәтерләр. (Подноска салынган кисәкләрдән юл билгеләрен җыю.) Балалар, әйтегез әле, сез җыйган билгеләрнең кайсыларын безнең урамнарда очратырга мөмкин һәм аларны ничек урнаштыралар?

Балалар: Юл билгеләрен теләсә ничек урнаштырырга ярамый. Яхшырак күренсен өчен махсус баганага куялар. Алар хәрәкәт уңае буенча уң якка урнаштырыла. Билгеләр махсус буяу белән буялганнар һәм караңгыда да ялтырап күренеп торалар.

Тәрбияче: Үзегезнең билгеләрегезгә карагыз әле. Безнең макетка кайсыларын урнаштырып була? (бала үзе җыйган төсле юл билгесен барып ала, нәрсә аңлатканын сөйли һәм макетка илтеп куя.)  

Тәрбияче: Белмәмеш, безнең балаларны күрдеңме, алардан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп калдыңмы? Аларның әле сиңа киңәшләре дә бар.

1 бала:

Юлны аркылы чыкканда

Кара син уңга-сулга.

Күрсәң якында машина

Ашыгып басма юлга.

2 бала:

Кагыйдәне белегез,

Бәлагә юлыкмагыз.

Юл тәртип ярата , - диләр,

Сез шуны онытмагыз.

Тәрбияче: Балалар, исегездә калдырыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Авыл ишегалды"

открытый урок...

Авыл урамнары

Исәнләшү. (Кунаклар белән исәнләшү) Магнитофоннан җыр тыңлау “Авылым урамнары”. 1.Әңгәмә. - Балалар, уйлап карагыз әле, җыр нәрсә турында? - Авыл турында, авыл урамнары турында....

Конспект: “Шәһәребез урамнары”

Кечкенәләр төркеме өчен ....