"Авыл ишегалды"
материал по развитию речи (младшая группа) по теме

Гайнутдинова Эльвира  Тагировна

открытый урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avyl_ishegaldy.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Авыл ишегалды” рәсемен карау.

(Беренче кечкенәләр төркеме)

Максат:

  1. Өйрәтү: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту, тулыландыру;
  2. Үстерү: балаларның игътибарлыгын, фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын тулыландыру, авазларның дөрес әйтелешен активлаштыру;
  3. Тәрбияви: балаларда авылга, йорт хайваннарына карата кызыксыну уяту, сакчыл караш хисе тәрбияләү.

 Кирәкле җиһаз һәм материаллар: мольберт, “Авыл ишегалды” рәсеме, йорт хайваннары тавышы яздырылган тасма, магнитофон.

Алдан эшләнелгән эш: төрле йорт хайваннары төшкән рәсемнәр карау, шигырь эндәшләр уку, өйрәнү; дидактик уеннар (“Әнисен тап”, “Нәрсә югалды?”, “Нәрсә ничек кычкыра?”, “Нәрсә кайда яши?”) уйнау.

Тәрбияченең хәзерлеге: бүлмәләрне җилләтү, рәсемне мольбертка урнаштыру, магнитофон язмасын әзерләү, балаларның эш зонасын көйләү, ишектән керүгә “автобус” (урындыклар тезеп) ясап кую.

Сүзлек эше: әтәч, ат, сыер, сарык, кәҗә, эт, песи; матур, йомшак, кечкенә.

Дәрес барышы:

  1. Исәнләшү.  Исәнмесез, исәнмесез, хәерле итртә!

Сәламәтлек сиңа, миңа, һәм барлык кешегә!

  1. Авылга сәяхәт.
  1. Балалар, сезнең авылга кайтасыгыз киләме?
  2. Әйе.
  3. Ә нәрсәгә утырып кайтабыз?
  4. Автобуска.
  5. Алайса, әйдәгез җайлабрак утырабыз, мин шофер булам, сезне авлга алып кайтам (бергәләшеп машинаның (автобусның) ничек тавыш чыгарганын имитацияләү – артикуляцион гимнастика).
  6. Менә авылга кайтып җиттек. Әйдәгез әле, матур, төз итеп утырышыйк та читтән генә авылны күзәтик.
  1. “Авыл ишегалды” рәсемен карау (рәсем буенча әңгәмә):
  1. Чү, балалар, ишетәсезме, нәрсәдер кычкыра? Нәрсә ул?
  2. Әтәч.
  3. Бик дөрес.
  4. Әтәч тора да иртүк, кычкыра кикрикүүүк, кикрикүүүк!

Уята ул барысын – иртән иртүк!

  1. Ничек кычкыра әтәч, Ильдан?
  2. Кикрикүүүк, кикрикүүүк
  3. Эвелина, рәсемдә әтәч бармы? Булса, күрсәт әле?
  4. Әтәч рәсемен табып, бала күрсәтә.
  5. Бик дөрес.
  6. Рәсемгә карыйк әле тагын бер кат. Нәрсәләр күрәсез монда? Нәрсә бу?
  7. Ат.
  8. Ат ничек йөри?
  9. Балалар күрсәтәләр.
  10. Дөрес, ә монда нәрсә икән?
  11. Эт.
  12. Балалар, карагыз әле, эт оясы өстенә нәрсә менеп баскан?
  13. Песи менеп баскан.
  14. Иии. Песиебез нинди?
  15. Матур, кечкенә, йомшак.(индивидуаль һәм хор белән җавап алына).
  16. Әйдәгез, бергәләп песи баласы белән уйнап алабыз. Матур итеп утырдык.
  17. Песи, песи, пескәем,

                Йомшаккаем, тәтием.

                Кайда булдың?

                Май ашадым!..

                Ах, сине!!! Пресс, пресс!

  1. Булдырдыгыз! Рәсемгә карыйк әле. Балалар, монда нәрсә басып тора микән?
  2. Сыер.
  3. Дөрес. Сыер
  4. Сыер безгә нәрсә бирә, Камил?
  5. Сөт бирә.
  6. Сөте нинди?
  7. Тәмле, файдалы.
  8. Ансын да белдегез. Бик яхшы.
  9. Ә сарайдан нәрсә карап тора? Кем белә?
  10. Кәҗә.
  11. Дөрес. Карагыз әле, кәҗәнең нәрсәсе бар?
  12. Мөгезе.Сакалы.
  13. Әйдәгез, без аңа аның турында шигырь сөйләп күрсәтәбез.  Матур итеп басабыз.
  14. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

                Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

                Гали аны кунак итә печән белән,

                Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

  1. Булдырдыгыз.
  2. Рәсемгә карыйык әле. Эмилия, кәҗә янында нәрсә карап тора безгә, әйт әле?
  3. Сарык.
  4. Дөрес. Сарык йоныннан безгә әниләр, әбиләр нәрсә бәйлиләр?
  5. Бияләй.
  6. Бик яхшы.
  7. Балалар, рәсемдә куянны табыгыз әле.
  8. Менә ул – куян.
  9. Дөрес. Карагыз әле, куян нинди?
  10. Кечкенә, йомшак, матур.
  11. Балалар, әйдәгез куянкайга да шигырь сөйләп күрсәтәбез. Матур итеп бастык.

Әй, куян, куян.

Кечкенә генә.

(кечкенә икәнен күрсәтәләр)

Бик йомшак кына.

Бик куркак кына.

(“куркалар”)

Ике колагы озынкай гына.

(куллары белән ике колагын күрсәтәләр)

Борыны кечкенә,

(борынны тотып күрсәтәләр)

Бөгелгән генә.

Ике аякта сикерә генә.

(сикерәләр)

  1. Булдырдыгыз. Афәрин.
  2. Балалар, менә шушы хайваннар барысы бергә “йорт хайваннары” дип атала. (кабатлау хор белән һәм индивидуаль). Алар авылда ишегалдында яшиләр.

4. Уен: “Кем ничек кычкыра?”

  1. Балалар, ә сезнең шушы йорт хайваннарының ничек кычкырганын ишетәсегез киләме?
  2. Әйе.
  3. Алайса, игътибар белән тыңлыйбыз да, кайсы хайван кычкырганын әйтәбез. Магнитофон язмасыннан паузага баса-баса йорт хайваннарының кычкырганын тыңлау. Тыңлаган вакытта активлаштыручы сораулар бирелә.
  4. Нәрсә кычкырды ул? Син ничек уйлыйсың?
  5. Әйдәгез бездә сыер (сарык...) булып кычкырабыз.

5. Саубуллашу.

  1. Бигрәк акыллылар инде үзегез, булдырдыгыз. И-и, балалар, безгә бакчага кайтыр вакытыбыз җиткән, йорт хайваннары белән саубуллашыйк та кайтыйк.

6. Автобуста кайтканда сөйләшү.

  1. Автобуска утырыгыз.
  2. Балалар, без кайда бардык?
  3. Авылга кайттык.
  4. Нәрсәләр күрдек без авылда? (балаларның җаваплары). Сезгә авылда ошадымы? Тагын кайтырбыз әле.
  1. Бакчага кайту.
  1. Менә бакчага кайтып та җиттек.
  2. Балалар, үзегезне бүген бик матур тоттыгыз. Булганлыгыгызны, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Менә үзегезгә авыл күчтәнәчләре (күчтәнәч).
  3. Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Шәһәр һәм авыл урамнары

Балаларны шәһәр һәм авыл урамнары белән таныштыруны дәвам итү. Авыл җирлегендә еш очраган юл билгеләрен танырга өйрәтүне дәвам итү. Шәһәр җәмәгать транспорты белән авыл хуҗалыгы техникасы төрләр...

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

Викторина" Авам , ачам база мен номга ынак ог-боле бис"

Викторина "Авам, ачам база мен номга ынак ог-буле бис"...

"Ишегалды дусларым"

quot; Ишегалды дусларым"шөгылендә без балалар белән Чукмар белән Тукмарны дус булырга өйрәтәбез.Әби балаларга язган хатында аларның яңадан дус булмауларын, көннәрен гел сугышып, яки бик күңелсез...