Диагностика стар.гр. №3 на Октябрь 2016 год
методическая разработка (старшая группа) по теме

Уку елы башында 3 нче зурлар төркеме балаларының "Минем өем" проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл diagnostika_stash_3_2016oktyabr_.docx36.49 КБ

Предварительный просмотр:

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘ (АРАЛАША) БЕЛҮ

КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ.

Тикшерү үткәрү буенча киңәшләр.

  Балаларның татар телендә аңлау һәм сөйләшә (аралаша) белү күнекмәләрен уку елы башында (октябрь ае) һәм уку елы ахырында (апрель аенда) тикшерелә. Уртанчылар төркеме балалары белән тикшерү  уку елы ахырында  үткәрелә. Уку елы уртасындатематик тикшерү (декабрь, январь) үткәрергә мөмкин.

       Тикшерүне һәр бала белән аерым, 1–2  бала катнашында, ә йомгаклау эшчәнлеге  булганда барлык балалар белән бергә дә үткәрергә була. Тикшерү вакыты 10-15 минутан артмаска тиеш.

       Биремнәр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә, уен-бирем рус телендә аңлатыла. Биремнәр мавыктыргыч һәм кызыклы булырга тиеш. Сораулар ачык, төгәл итеп, интонация белән бирелә. Тикшерүче балаларның җавабын тыңлаганда елмаеп, кирәк булса җавапны дөресләп, бала әйтә алмаганда булышырга тиеш.    

       Тикшерү барышында яңа материал бирелми. Тикшерүне эш дәфтәрләре, таратма, күрсәтмә рәсемнәр, интерактив тактада, проекцион техника экранында уеннар кулланып үткәрергә дә була.

      Биремнәр, уеннар өчен кирәк булган күрсәтмәлелек алдан әзерләнеп куелган булырга тиеш. Тикшерүче һәр биремгә аерым балл куеп бара. Тикшерү ахырында баллар саны кушыла һәм 5 кә бүленә. Шулай итеп, гомуми нәтиҗә ясала.

Уку елы башында 3 нче зурлар төркеме   балаларының   “Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

(2016 - 2017 Октябрь)

Баланың исеме, фамилиясе

Биремнәр

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

баллар

дәрәҗә

“Минем өем” проектыбуенча өйрәнгән лексиканы сөйләмд ә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  дүрт – биш рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Якын кешеләрне  атый

“Гаилә” темасы буенча

Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул” , “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)

Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү

 (кил, утыр,  ю, аша, эч, уйна)

Тирә - юньдәге

предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.

Аралаша белү

(ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)

1

Акуляшина Мария

3

3

3

3

3

15

3

2

Афонина Рита

3

3

2

2

3

13

2,6

3

Гордиенко Дима

2

2

2

2

2

10

2

4

Крупчат-ва Лиза

3

3

2

2

2

12

2,4

5

Маврин Илья

2

2

2

2

2

10

2

6

Мухамадиев Артем

3

2

3

2

2

12

2.4

7

Николаева Ралина

2

3

2

3

2

12

2,4

8

Николаев Артур

2

2

2

2

2

10

2

9

Флегонтов Клим

3

3

3

3

3

15

3

10

Чумиченкова Даша

2

3

2

2

2

11

2,2

11

Старовойгова Ульяна

3

3

2

2

3

13

2,6

12

Федорова Вероника

3

3

2

2

2

12

2,4

13

Акберова Азалия

3

3

3

2

3

14

2,8

14

Валиуллина Алинә

2

2

2

2

1

9

1,8

15

Ахметл-пов Алмаз

2

2

1

2

2

9

1,8

16

Гайсина Динә

2

3

2

2

3

12

2,4

17

Гатина Камилә

3

3

3

3

3

15

3

18

Гизатуллин Камил

2

3

2

2

2

11

2,2

19

Гизатуллин Кәрим

2

3

2

2

2

11

2,2

20

Гатауллин Булат

3

3

3

3

3

15

3

21

Казыханов Искәндәр

3

3

3

2

2

13

2,6

22

Гизатуллин Ислам

3

3

3

3

3

15

3

23

Салимова Альзамина

1

2

1

2

1

7

1,4

24

Мубаракз-ва Камилә

3

3

3

3

3

15

3

25

Галеева Динара

3

3

3

3

3

15

3

26

Мингалиев Тимур

2

3

2

2

2

11

2,2

27

Валиуллина Заринә

2

2

1

2

2

9

1,8

Нәтиҗәләрне билгеләү

Югары дәрәҗә 2,7 дән 3 кә кадәр

8 бала  сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә  2 дән 2,6 га кадәр

15 бала  Сүз байлыгы бар, аралашуда бик үк актив түгел.

Уртачадан түбән дәрәҗә  1 дән 1,9 га кадәр

4 бала  Аңлый, русча җавап бирә.

Балаларның татар телендә аралаша белү дәрәҗәсен тикшергәндә кулланырга мөмкин булган биремнәр.

  1. “Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  дүрт – биш рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

1. Дидактик уен. "Бу кем?"(Iвариант)

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай)

Уен эчтәлеге: Өй рәсеме. Өй тирәсендә гаилә әгъзалары рәсемнәре (комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр). Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый: Бу кем? ("Әни"...).

2. Дидиктик уен "Кем юк?" (II вариант)

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай)

Уен эчтәлеге: Уен шул ук рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче бер рәсемне алып куя. Баладан сорый: "Кем юк?" ("Әби"...)

Уенны интерактив тактада, проекцион техника экранында, бала белән бала арасында диалог формасында да үткәрергә була.

3.Дидактик уен "Кәрзиндә нәрсә бар?"

(Лексика: ипи, алма, сөт, чәй)

Уен эчтәлеге: Мияу кәрзин белән ашамлыклар алып килгән. Мияу ашамлык муляжларына күрсәтә, исемен сорый: "Бу нәрсә?" ("Алма"...)

4.Дидактик уен "Нәрсә юк?" 

(Лексика: ипи, алма, сөт, чәй)

Уен эчтәлеге: Мияу бер ашамлык муляжын яшереп куя: "Нәрсә юк?". Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. ("Алма"...)Уенны рәсемнәр кулланып та үткәреп була.

5.Дидактик уен "Мин әйтәм, син күрсәт һәм әйт"

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай, куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй).

Уен эчтәлеге: Балага уенчык яисә уенчык рәсемнәре бирелә. Бала, тәрбияче әйткән уенчыкны яисә уенчык рәсемен табып күрсәтергә һәм исемен кабатлап әйтергә тиеш.

6.Дидактик уен "Исемен әйтсәң бирәм"

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай, куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй).

Уен эчтәлеге: Өстәлдә уенчыклар яисә рәсемнәр. Тәрбияче балага уенчыкны (рәсемне) күрсәтә, сорый: "Бу нәрсә?" - "Алма"... ; "Бу кем?" - "Әти"... Бала дөрес җавап бирсә, аңа уенчыклар, яисә таратма рәсемнәр бирелә.

7.Дидактик уен "Серле янчык"

(Лексика: куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи)

Уен эчтәлеге: Балага уенчыклар күрсәтелә, исемнәрен әйтеп янчыкка салына. Бала янчыктагы уенчыкны капшап исемен әйтә, алып күрсәтә.

8.Дидактик уен "Әйе-юк"

Сүзнең дөрес үзләштерелүен тикшерү йөзеннән (аңлап яки аңламыйча әйтү) төрле вариантта сораулар бирелә: "Бу нәрсә?"- "Аю"...; "Бу аю?" - "Әйе, аю"...; "Бу куян?"-"Юк, песи"...

  1. Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул” , “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)

1.Ситуатив күнегүләр.

а)“Куян аюга кунакка килә”. Ул ишектән кергәндә аюга нәрсә әйтә? (Ничек исәнләшә?) - "Исәнме аю".

б)“Куян аюда кунакта булды”. Ишектән чыгып киткәндә куян аю белән ничек саубуллаша? (Нәрсә әйтә?) - "Сау бул, аю".

в) "Акбайга ("Мияуга", "Курчакка", "Дустына") уенчык бүләк ит".

2. Уен ситуациясе "Кунак сыйлау". Акбайда (Мияуда) кунакта.

Уен эчтәлеге: Тәрбияче Акбай (Мияу) ролендә. Ул баланы, ашамлык, җиләк-җимеш (алма, груша, банан һ.б.) муляжлары белән "сыйлый". Тәрбияче баланың "рәхмәт" әйтә белүен билгели.

3.Уен ситуациясе "Дустыңны сыйла". Балаларны парлаштырып бер-берсе белән исәнләшеп, хәлләрен сорап, сыйларга тәкъдим итү. Рәхмәт әйтә белүләрен билгеләү.

3.Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү (кил, утыр,  ю, аша, эч, уйна)

1. Сүзле уен "Мин әйтәм - син эшлә" ("Командир").

2. Сүзле уен "Шаян уенчыклар". (Уен баланың боерыкларны аңлы рәвештә үтәвен тикшерү өчен бирелә. Уенның эчтәлеге: Тәрбияче уенчыкка боерык бирә, мәсәлән: Утыр! Ә уенчык “ашый” башлый. Бала боерыкны дөрес итеп үтәп күрсәтә).

4.Тирә-юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.

1.Дидактик уен "Уенчык нинди?".

(Лексика: зур, кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур).

Уен эчтәлеге: Уенчыклар күрсәтелә. Тәрбияченең "Нинди?" соравына бала уенчыкны сыйфат билгесе белән атарга тиеш.

-Нинди курчак? - Зур (кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур) курчак.

Эш дәфтәрендәге  11 нче биремне кулланып була.

2.Дидактик уен"Тап, күрсәт һәм әйт”.

(Лексика: чиста, пычрак).

Уен эчтәлеге: Комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче әйткән рәсемне бала табып күрсәтә, әйтә. ("Чиста туп", "Пычрак аю"...).

Эш дәфтәрендәге 13 нче биремне кулланып була.

3.Дидактик уен "Курчакка бүләк".

(Лексика: зур, кечкенә).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче зур курчакка - зур туп, кечкенә курчакка- кечкенә туп бүләк итәргә куша.“ Мә, зур туп ", “Мә, кечкенә туп".

4.Дидактик уен "Дөрес сана".

Санау күнекмәләрен билгеләү (1-5 кадәр). Тәрбияче уенчыклар, муляжлар санарга тәкъдим итә. Төркемдәге балаларны да санарга була. "Ничә малай?", "Ничә кыз?".

5.Дидактик уен "Ничә?".

Санау күнекмәләрен тикшерү өчен шулай ук,  укыту методик комплектындагы күрсәтмә рәсемнәрне дә кулланып була.

- Ничә туп? - Биш туп.

6. Сюжетлы-рольле уен: “Сыйлыйм”.

(Лексика: тәмле)

- Оля, мә ипи, аша. Ипи тәмле(ме)?

- Әйе, ипи тәмле.

5.Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу,

тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).

1.Уен ситуациясе "Әйдәгез танышабыз".

Уен эчтәлеге: "Син кем?" соравына аңлап җавап бирүе билгеләнә.

К нам пришла новая кукла, она хочет с вами познакомиться: 

- Исәнмесез. Мин Алсу. Син кем? - Мин Оля (Коля).

- Мин Алсу, мин кыз. Син кыз? - Юк, мин малай (әйе, мин кыз).

2.Уен ситуациясе "Кунак каршылыйбыз ".

а) Тәрбияче: К нам идут гости.

Спроси. "Кто там?". "Кем анда?"- Мин әби (бабай).

Позови бабушку (дедушку). -Әби (бабай) кил монда.

Поздоровайся с бабушкой (дедушкой) - Исәнме,әби (бабай).

Спроси у бабушки (дедушки) “Как дела?"- Әби (бабай) хәлләр ничек?- Әйбәт, рәхмәт.

Предложи бабушке (дедушке) сесть. -  Әби (бабай) утыр.

Предложи бабушке (дедушке) пить чай. - Мә, чәй, эч.

Скажи: "До свидания!" Сау бул, әби! (бабай).

б) Балага "кунак" белән исәнләшергә, хәлен сорарга, чакырып утыртырга, сыйларга ("аша, эч") һәм саубуллашырга тәкъдим ителә.

Эш дәфтәрендәге 3 нче биремне кулланып була.

4.Уен ситуациясе "Кунакларны сыйла".

Угости Акбай хлебом, Мияу молоком.

-Мә, Акбай ипи, аша. - Рәхмәт.

-Мә, Мияу сөт, эч. - Рәхмәт.

Эш дәфтәрендәге 16 нчы биремне кулланып була.

5.Уен ситуациясе "Бер - береңне сыйла ".

(Ашамлык муляжлары кулланып)

"Угости яблоком". - Мә, алма, аша.- Рәхмәт.

"Спроси, яблоко вкусное?" - Алма тәмле?- Әйе, тәмле.

Эш дәфтәрендәге 6 нчы биремне кулланып була.

6.Уен ситуациясе "Уенчыклар илендә"

Ты пришел в магазин игрушек. Попроси игрушку, которая тебе нравится.

-Куян бир (әле).- Рәхмәт.

Предложи поиграть с игрушкой. - Мә, туп, уйна. - Рәхмәт.

Позови друга, предложи помыть игрушку. -Коля, кил монда.- Мә, туп, ю.

4. Поменяйтесь игрушками. Попроси у друга игрушку, предложи ему свою .

- Коля, туп бир  - Мә, туп.

- Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Волк и семеро козлят" октябрь 2016

Развлечение для малышей по правилам безопасности жизни....

2016-2017 Подготовительная группа Презентация "Русская печь" (октябрь 2016)

Подготовительная группа Презентация "Русская печь" (октябрь 2016)...

Диагностика подг. гр.№4 на Октябрь 2016 год

Уку елы башында 4 нче мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының татар телендә аралаша белү күнекмәләрен тикшерү....

Диагностика стар.гр. №3 на Октябрь 2016 год

Уку елы башында 3 нче зурлар төркеме балаларының "Минем өем" проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү....

Календарный план совместной деятельности педагога с детьми 3-4 лет на октябрь 2016 года

Календарный план совместной деятельности педагога с детьми 3-4 лет...

Сценарий осеннего праздника в младшей группе. Октябрь 2016 год.

Оборудование Воздушный шарик с осенним листком; пять писем от Осени с рисунками, изображающими осенние листья, дождь, музыкальные инструменты, урожай, театральные подмостки; осенние листья — по одном...