Проект «Әтиләрдә – туган ил көче!»
проект (подготовительная группа) на тему
1. Хәрби хезмәттә булган гаилә әгъзаларына, якташларына карата горулык хисе тәрбияләү.
2. Хәрби хезмәт һөнәрләреннең күптөрлеге турында мәгълүмат бирү, белемнәрен арттыру.
3. Балаларда армия турында күзаллау формалаштыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 42.25 КБ |
Предварительный просмотр:
Проект «Әтиләрдә – туган ил көче!»
(Катнаш төркем)
Сахапова Гөлнара Салих кызы,
МБМББУ «Таңбатыр»
Тукай районы Күзкәй авылы
Проектның төре: иҗади танып белү.
Проектның дәвамлыгы: 2 атна.
Максат: Балаларның армия,хәрби хезмәт турында белемнәрен киңәйтү.
Бурычлар:
- Хәрби хезмәттә булган гаилә әгъзаларына, якташларына карата горулык хисе тәрбияләү.
- Хәрби хезмәт һөнәрләреннең күптөрлеге турында мәгълүмат бирү, белемнәрен арттыру.
- Балаларда армия турында күзаллау формалаштыру.
Проектның этаплары.
Әзерлек этабы:
-Теманы уйлау.
-Максат кую.
-Перспектив план әзерләү.
-Материаллар туплау.
Төп этап:
-Әдәби әсәрләр белән танышу.
-Дидактик уеннар.
-Әңгәмәләр.
-Иҗади сәнгать(әвәләү, рәсем ясау,кисеп ябыштыру)
-Җырлар өйрәнү.
-Уеннар уйнау.
-Видеофильм карау.
Йомгаклау этабы:
-Котлау газетасы чыгару.
-Бәйрәм кичәсе үткәрү.
Перспектив – тематик план «Әтиләрдә - туган ил көче!»
№ | Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти- әниләрнең һәм балаларның бердәм эшчәнлеге |
1. | а)Дидактик уен «Серле капчык» б)Дидактик уен «Хәрби һөнәрләр» | Кереш әңгәмә. | Санамыш ярдәмендә алып баручыны сайлау. | Әңгәмә кору. |
2. | Бүләкләр әзерләү. «Бәйрәм белән!» | Кирәкле материалларны әзерләү. | Эш урынын тәртипкә китерү. | «Түгәрәк өстәл артында гаилә бәйрәме» |
3. | Әңгәмә «Минем әти солдат» | Үстерешле диалог «Көчле булу өчен нишләргә кирәк?» | С/р уеннар, мөстәкыйль эшчәнлек. | Гаилә архивы белән танышу. |
4. | Рәсемнәр карау «Хәрби техника» | Видефильм карау. | Рәсемнәрне урнаштыру. | Дидактик уеннар «Суда, күктә, җирдә» |
5. | Шигырь ятлау «Солдатлар» К.Булатова Балачак аланы 124 бит. | Уку, кабатлау. «Мин солдат!» иртәнге гимнастика элементларын кабатлау. | Рәсемнәр карау. | «Бабам хезмәттә!» фотокүргәзмә оештыру. |
6. | Рәсем ясау «Очып баручы самолетлар» | Балалар белән күргәзмә оештыру. | Рәсемнәрне элеп кую. | «Мәкальне дәвам ит !» Кичәсендә катнашу |
7. | С/р уеннар «Танкистлар», «Чик сакчылары», «Диңгезчеләр». | Уен тәртибен оештыру. | «Гаилә» сюжетлы-рольлле уенны уйнау. | Уен өчен атрибутлар әзерләү. |
8. | Әтиләрне котлап газета чыгару. | Шигырьләр әзерләү. | Рәемнәр ясау. | Фотосүрәтләр алып килү. |
9. | Бәйрәм кичәсе «Солдатта булган диләр, солдаттка барыр диләр!» | Шигырьләр әзерләү, җырлар өйрәнү. | Бәйрәмдә чыгышлар. | Бәйгеләрдә катнашу. |
Көтелгән нәтиҗә: Балаларның хәрби хезмәт, армия турында белемәре артуы. Хәрби киемле кешеләргә, хезмәт итүчеләргә карата уңай караш барлыкка килү. Горурлык, соклану сүзләрененең асылына төшенү.
«Солдатта булган диләр, солдаттка барыр диләр!»
Кызлар керә. Аннары малайлар.
А.б Балалар! Бүген безнең кәефләребез бик тә күтәренке, чөнки без Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез. Барлык Рәсәй халкы әтиләрне, бабайларны һәм малайларны тәбрик итә.
Үскәч солдат булырмын
Әтием кебек мин дә
Аның кебек тырышып
Зарядка ясыйм көндә
Әти янымда булганда
Бернәрсәдән курыкмыйм мин
Аның сүзе миңа закон
Әтиемне тыңлыйм мин.
Горурланам әти белән,
Аны бар да ярата
Мактау сүзләре әйтәләр
Әтиемә карата
Минем әтине эшендә
«Универсал» ул диләр
Аның кулыннан килмәгән
Юктыр бер эш тә диләр.
Җыр. «Балалар җыры бу!»
(Балалар утыралар)
А.б. «Ватанны саклаучылар» алар кемнәр сон? Чик сакчылары, солдатлар, офицерлар, очучылар , диңгезчеләр. Алар яңгыр, суыкка да карамыйча безнең тынычлыкны сакларга әзер торучылар. Безнең малайларыбыз үскәч Армия сафларына китәрләр. Кемдер чик сакчысы, танкист, очучы булыр. Димәк көчле һәм җитез булырга кирәк.
(Малайлардан ике командага тезелә)
Уен. «Кем тизрәк хатны илтеп тапшыра»
(Кыршау эчендә бер кыз басып тора, хәрбиләрчә киенгән, аңа йогереп килеп хат тапшыралар ).
А.б. Ә хәзер әтиләрне чакырабыз.
Уен. «Сазлык аша чыгу» («яралы сугышчы белән»)
( Ике кисәк кәгазь бирелә, шуны күчерә-күчерә юлны утәргә)
Уен . «Төз атучы»
Җырлы-биюле уен «Дус балалар» (Кечкенәләр)
Мой папа.
Мой папа красивый
И сильный как слон
Он самый любимый
И ласковый он.
Я жду с нетерпением
Папу с работы
Всегда он с собой
Приносит мне что-то
Мой папа находчивый ,
Умный и смелый
Ему по плечу
Даже сложное дело
Ещё он шалун
Озорник и проказник,
С ним каждый мой день
Превращается в праздник
Его обниму я
И тихо шепну:
-Мой папочка, я тебя крепко
Крепко люблю!
Ты самый заботливый,
Самый родной ,
Ты добрый ты лучший
И ты только мой!
***
Теперь нельзя мне плакать
На это есть причина
Вчера сказал мне папа
Что он и я мужчины
Мужчины не бояться
Без мамы оставаться
Мужчины закаляются
И спортом занимаются.
Җыр «Солдатлар»
Бүген безнең бакчада
Шундый рәхәт куңелле
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләр килде.
Иң акыллы, иң уңганнар,
Бар эшкә дә булганнар
Менә шундый әтиләр
Шундый булган егетләр
Әтиләр илнең терәге ,
Гаиләнең йөрәге
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге.
Минем әти күптән инде
Содатта хезмәт иткән
Әле егет чагында
Торган Ватан сагында
Кирәк булса әтиләр кук
Утлар-сулар кичәрбез
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез.
Бабай да солдат булган
Әти дә солдат булган ,
Зур абый да солдат булыр
Ил чикләрендә торыр.
Һәрвакытта иңнәремдә
Тоям әтием кулларын
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларым.
Озакламый егет булып
Үсеп җитәрбез әле,
Татарстан дәүләтенә
Хезмәт итәрбез әле.
Җыр . «Солдат булам».
Бию «Иртәнге зарядка».
А.б Ә хәзер бирегә әтиләрне һәм балаларны чакырабыз.
Уен. «Кыршауда йөгерү» (машина)
(Әти белән бала кыршау эченә кереп, билгеле бер предметтка кадәр йөгерәләр һәм кире әйләеп кайталар)
Уен. «Торба аша чыгу кирпеч төяү,төзү».
(Чүпрәк торба аша чыгып, уенчык машинага шакмаклар төяп , билгеле бер ноктага барып җитәләр һәм шакмкларны биеккә таба өяләр, кире әйләнеп кайталар)
Бию. «Хәрбиләр» (зурлар)
Уен. «Көчле әтиләр»
(Идәндәге һава шарларын капчыкка тутырып штанга итеп күтәрәләр)
Шофер булам.
Минем дә әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм
Шуның өчен һәрвакыт
Машина белән уйныйм
Тизрәк үсеп шофер булсам
Нишләргә белер идем
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
Матур шарлар эленгән
Барлык өйләргә
Әтиләрнең, бабайларның
Абыйларның, малайларның
Зур бәйрәме булганга.
Бию. «Барабаннар»
А.б Хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр,бабайлар! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Исәнлек-саулык телибез! Балалар сезгә бәйрәм белән котлап бүләкләр дә әзерләделәр. (Бүләкләр тапшыру).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
“Сөмбелә бәйрәме!”Ал. бар. Бар кунеллелек ботен доньяда бар бер ямь буген Нэрсэдэн бу мин бе...
"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе
Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Туган телдә сөйләшәбез 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек
Учебно-методический комплект(УМК)...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"
Сценарий о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.
Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...
