«Шаг за шагом» (Педагогическое кредо)
статья на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Борын - борын заманда да, таныш булмаган җирләрдә дә түгел, ә бүгеннән дә ерак булмаган көннәрдә, дөньяга бер нәни кыз аваз сала…Як - ягындагы матурлыкка, туганлык көченә сокланып яши бирә. Көн арты көн үтә, сабыйлыгыннан чыга алмыйча, уен белән мавыгып, бала чактан аерыласы килмәгән кызчык һөнәр сайлау юл башына баса. Кем булырга? Кая барырга? Бу сорау аны һич борчымый. Әлбәттә, балачакта калырга! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedagogik_kredo.docx38 КБ

Предварительный просмотр:

                                «Шаг за шагом»

                         (Педагогическое кредо)

                                                  Сахапова Гөлнара Салих кызы.

                                                  МБМББУ «Таңбатыр» балалар бакчасы    

                                                 Тукай районы Күзкәй авылы         

Борын - борын заманда да, таныш булмаган җирләрдә дә түгел, ә бүгеннән дә ерак булмаган көннәрдә, дөньяга бер нәни кыз аваз сала…Як - ягындагы матурлыкка, туганлык көченә сокланып яши бирә. Көн арты көн үтә, сабыйлыгыннан чыга алмыйча, уен белән мавыгып, бала чактан аерыласы килмәгән кызчык һөнәр сайлау юл башына баса. Кем булырга? Кая барырга? Бу сорау аны һич борчымый. Әлбәттә, балачакта калырга!

Минем өчен: «Балачактан аерыла алмавым белән һөнәремә рәхмәтлемен!» девизы белән яңа тормыш башлана.

Педагогик көллият, югары педагогик уку йорты төпле белемнәр бирсә дә, күп нәрсәгә тәҗрибә туплау барышында гына төшенә барам.

Мин тәрбияче булдым! Чөнки тәрбияче, кырдагы игенче күк, җылысын, назын биреп «орлык чәчкән» кебек балаларга тәрбия, белем бирә. Ә «уңышның» нинди булачагын беркем дә белми. Бары тик тәрбияче генә тәҗрибәсен, белемен, акыллы киңәшләрен, мәхәббәтен балаларга биреп яхшы киңәшләргә ирешәсенә өметләнеп яши.

Тәрбияче ул - универсал! Ул бар нәрсәне дә эшли белә: чигә, тегә, бәйли, ябыштыра. Мин дә беренче чиратта балаларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләргә тырышам. Хезмәт итеп яшәү - кешенең төп халәте. Балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү тәрбияченең төп бурычы дип уйлыйм. Бары тик тырыш хезмәт кенә кешегә чын тәрбия, дөрес яшәү юнәлеше, дөньяга аек караш, тәненә сәламәтлек бирә. Хезмәт - яшәү мәгънәсе, шуңа күрә бу тәрбия өлкәсенә зур игътибар бирәм дә. Көндәлек тормышта үз - үзеңә хезмәт күрсәтә алудан башлап, картон, кәгазь, табигый материал һәм тукымадан әйберләр эшләүгә кадәр төрледән - төрле хезмәт башкарабыз. Энә, җеп белән төрле бизәкләр төшерү, чигү - балалар белән яратып башкарган хезмәтебез. Балалар белән бергәләп кош мамыклары, нарат, чыршы күркәләре, әкәм - төкәм кабыклары, имән чикләвеге, йомырка кабыклары, яшелчә һәм үсемлек орлыклары һәм башка табигый материал җыябыз, шуларны файдаланып төрле уенчыклар ясыйбыз. Кипкән чәчәк, яфраклардан паннолар ясап, бүлмәне уңыш бәйрәменә бизибез.Табигый материаллар белән эшләгәндә балаларның сөйләм теле дә үсә, сүз байлыгы арта.

Тәрбиянең тагын бер изге бурычы - балаларга экологик тәрбия бирү. Сабыйларда экологик мәдәният тәрбияләүдә, ягъни табигать белән килешеп үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп карарга, табигатькә сакчыл караш, аңа хөрмәт, ярату хисе тәрбияләргә омтылам. Табигатькә экскурсияләр  халык авыз иҗаты, матур әдәбият, өлкәннәрнең шәхси үрнәге - бу эштәге кайбер алымнар.

Балаларны әйләнә - тирә мохитне чүпләмәскә, агачларны сындырмаска, үсемлек һәм хайваннар белән кешеләр арасындагы дуслыкны бозмаска,  табигать белән дус яшәргә өндим. Балалар экскурсиядән алган  тәэсирләрен, кичерешләрен соңыннан рәсемгә төшерәләр. «Балалар бакчасында катнаш төркемнәр өчен экологик тәрбия буенча план – программа» эшләнелде, яшь үзенчәлекләре, балаларның кызыксынулары исәпкә алынды.

Ә иң кызыксынып башкарган эшебез ул - тәҗрибәләр, тикшереп караулар. Су, ком, боз, карның  төрле предметларны кабул итмәүе, реакциягә керүе, яңа ачышлар, нәтиҗә ясау - балалар өчен бик тә кызыклы.

Тәрбияче заман белән бергә атларга, әз генә булса да «алга китеп» уйлый да белергә тиеш бит. Ә заман балаларының кызыксынулары, эзләнүләре дә үзгә. Димәк, алар кебек уйлый да, фикер йөртә һәм җитез дә булырга кирәк. Алда әйтеп үтелгәннәр исәпкә алынды һәм программаның эшләнешенең нигезенә салынды.

          Бүгенге көндә кыйммәти сыйфатлар үзгәрде, заман таләпләренә яраклашты. Кешеләрнең  җәмгыятьтә үз - үзен тотышы, әйләнә тирәдәгеләргә карата мөнәсәбәте дә башкача. Туып килә торган проблемаларның берсе - әхлак тәрбиясе каршыбызга килеп баса. Балаларыбыз тупасланды, кырыс булдылар дип тә әйтә алмыйм мин. Әхлак тәрбиясе  моңа кадәр дә алгы урында торды. Чөнки бала, яхшы һәм яман, кара һәм ак, ярый һәм ярамый кебек сыйфатларны кечкенәдән аера, таный белергә тиеш. Бер - береңә карата яхшы мөгәлләмәдә булу гына, балаларда гуманизм кебек сыфатларны тәрбияли. Төрле темага карата булган эшчәнлекләр (шөгыльләр), бәйрәм кичәләр аша балаларда кешелеклелек сыфатлары тәрбияләргә тырышам. Матур әдәбият белән таныштыру аша сабыйлар әкият геройларының уңай һәм тискәре сыйфатларына бәя бирергә өйрәнәләр.

 Эшчәнлегемдә зәвык тәрбиясенә дә зур урын  бирәм. Чөнки балалар бер - берсенә матур итеп эндәшә, килешле итеп киенә белү серләрен дә бик тә яратып отып алалар. Бу очракта да халык педагогикасына, гаиләләрдәге сакланып килгән гореф - гадәтләргә таянып эш итәм.

Нинди генә төр тәрбия өлкәсен алсак та, иң югары урында - балаларның сәламәтлеге. Безнең бакча өчен дә приоритетлы юнәлеш - физик тәрбия. Гадәттәге үткәрелә торган иртәнге гимнастика, физик күнегүләр, уеннар гына бу проблеманы хәл итми. Шунлыктан үз эшемдә яңа төрле эш алымнары булдырырга тырышам. Су - Джок массаж гимнастикасын бик тә кызыклы һәм файдалы терапия дип таптым, методиканы балалар тәрбияләүдә кулланам. «Балалар сәламәтлеген ныгытуда һәм сөйләм телен үстерүдә Су - Джок терапиясенең әһәмияте» дигән мастер - класс эшкәртмәсен булдырдым, бакчада Су - Джок массажерларын булдырып бу эшне тормышка ашыра башладым.

Йокыдан соң гимнастиканың «әкияти» формада үтүе дә балалар өчен бик тә кызыклы булып чыкты.

Эш дәверендә милли, патриотик һәм хокукый тәрбия өлкәсе яңа, кызыклы эш алымнары таләп итә. Бу эш төрен гаилә белән берлектә алып бару тагын да сыйфатлырак икәнен исәптә тотып үзбелемемне күтәрү темасы итеп «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гражданлык тәрбиясе бирүдә балалар бакчасының роле» дигән теманы алдым. Катнаш төркемнәр өчен «Балалар бакчасында патриотик тәрбия»  (план – программа) эшләнелде.

Бүгенге көндә катнаш эшчәнлекләргә (интеграль) аерым игътибар бирәм, чөнки алар эчтәлек ягыннан кызыклырак һәм белем үзләштерү ягыннан сыйфатлы да. Шул уңайдан ата - аналар белән берлектә «Физик культура һәм математикадан катнаш эшчәнлек», «Без - бер тату гаилә» (танып белү һәм иҗади сәнгать белем бирү өлкәләре) үткәрелде.

Бердәм эшчәнлекләр вакытында балаларга үз сәләтләрен ачу өчен шартлар тудырырга тырышам, ә иң мөһиме балаларны үз - үзләрен яратырга өйрәтәм, психологик тренинглар үткәрәм.

Барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып педагогик эшчәнлегемне корам. Эш дәверендә, педагогик эшчәнлеккә мине нәрсә тарта? Нәрсә җәлеп итә соң? Көне - көне белән: «Булмый, аңламыйм, җитешә алмыйм!» - дип тә куйгалыйсың бит. Тик балаларның «елмаюлы күзләре», сиңа ышанып елышуларын, тәртипле булырга тырышулары аша сине хөрмәтләүләрен бер нәрсәгә дә алыштырасы килми. Балалардагы «мин булдыра алам!» - дигән үз - үзләренә ышаныч сокландыра, аларның бай фантазиясе, гадәти булмаган фикер йөртүләренә таң каласың. Балалар бар эшкә дә теләп тотыналар. Ул аны ничек башкарып чыгасын белми әле, тик кызыксыну, теләк белән тотыну гадәти булмаган чишү юлларын табарга ярдәм итә. Бары тик: «булдыра алмыйсың, комаучалама, китеп тор» кебек сүзләр белән яралып килә торган чын шәхесләрне «үтермик».

Тәрбияче икәнсең - сөйләм телең бай һәм кызыклы, күңелең күтәренке булырга тиеш. Боегырга, балага ачуланырга хакың юк! Әни дә, артист та, ышанычлы дус та бул. Балаларның һәр көне бәйрәмгә тиң булсын. Шат авазлар тынмасын. Ә бала тарафыннан синең эшеңә иң ышанычлы бәя ул – «Исәнмесез апа, мин сезне сагынып беттем!»- диюе.

Балаларны бер көн күрмәсәм,

                                                         Өзелеп сагынамын

                                             Тәрбияче һәнәрен мин

                                            Бик дөрес сайлаганмын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческая работа "Мое педагогическое кредо"

Данная творческая работа была подготовлена на республиканский конкурс дефектологов. В ней раскрывается работа по развитию фонематического восприятия с помощью специальных символов рекомендованых Т. А....

Моё педагогическое кредо

Выступала на областном конкурсе профессионального мастерства " Сердце отдаю детям"...

Моё педагогическое кредо

Мир детства сладостен и тонок,Как флейты плавающей звук.Пока смеется мне ребенок,Я знаю, что не зря живуТвердят друзья:“Есть нивы тише”,Но ни за что не отступлю.Я этих милых ребятишек,Как собственных ...

Эссе: "Мое педагогическое кредо"

Выступала на городском конкурсе "Лучший воспитатель - 2011"Моя профессия – воспитатель детского сада. Каждый день спеша на работу, я думаю о своих подопечных, о встрече с их родителями, о предстоящих ...

мое педагогическое кредо

моя работа к  окружному конкурсу "Воспитатель -  2012 года"...

Эссе "Мое педагогическое кредо"

Эссе - это сочинение выражающее индивидуальное мнение, написанное на основе личного отношения автора к тому, о чем он пишет. В эссе автор делится своими раздумьями и переживаниями....

Эссе"Моё педагогическое кредо"

Эссе,подготовленно для выступления на конкурсе  профессионального педагогического мастерства "Педагог года". Расскрывает слагаемые счастья воспитателя....