"Сабантуй бәйрәме - дуслык бәйрәме ул"
статья (подготовительная группа) на тему

Гилазиева Эндже Рашидовна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yamashirm_yoldyz.docx16.66 КБ

Предварительный просмотр:

“Сабантуй бәйрәме –дуслык бәйрәме ул”

Сабан туе көч сынашу, күңел ачу бәйрәме.

“Сабантуй” дигәндә кемнең дулкынланмый йөрәге!

Тайлар йөгәнләдеңме, атлар иярләдеңме?

“Сабан туе” җитә диеп, бүләк әзерләдеңме?

Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә.

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала.  Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән. Төрле милләт халкы бәйрәмне үз гореф-гадәтләренә нигезләнеп үткәрә.

Иртәгә бәйрәм буласы көнне авыл яшьләре, гармуннар белән җырлый-җырлый, колга күтәреп, бүләк җыярга чыкканнар. Колга башына чиккән сөлге бәйләнгән. Һәр өйдә Сабантуй бүләге алдан әзерләнгән.

 Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрдек. Зурлар һәм уртанчы төркем балалары татар халык киеменнән гармун тотып, “Сабантуй” җырын җырлап һәр төркемнән  “бирнә” җыеп йөрделәр.

Эле-электән үк әби-бабаларыбыз “бирнә” гә күкәй, яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле материаллар бүләк иткәннәр. Балалар да бер-берсе белән бүләк алыштылар.

Киләсе көнне булачак “Сабантуй” бәйрәменә чакырдылар. Бер-берсен елмаеп каршы алдылар, озатып калдылар.

Балаларга бу күренеш бик ошады. Алар түземсезлек белән киләсе Сабантуй бәйрәмен көтеп алалар.

Аларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме-Сабантуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.

Бәйрәмнең беренче өлешен музыка залында башлап җибәрдек. Балалар “Сабантуй” җырын җырлап, татар халык киемнәре белән чыгыш ясадылар. Кечкенә дусларыбыз бәйрәм белән якыннан таныштылар, ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләштеләр. Алар янына кунакка Габдулла Тукайның яратып тыңлаган әкият герое Шүрәле дә килде. Балалар аны уйнаттылар, җырлаттылар һәм биеттеләр, үзләре өйрәнгән матур-матур шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр.

Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада – балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара. 

Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта  ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен “Ат чабышы” белән башлап җибәрде. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән “атлар” ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар. 

“Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле.  Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.

“Капчык сугышы”, “Аркан тартыш”, “Таяк тартыш”  дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.

 “Чиләк белән су ташу”, “Күз бәйләп уенчык кисү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана. Шул исәптән, малайларыбыз өчен Милли Көрәш бәйгесе оештырылды.

Бәйрәмне йомгаклап, балалар Шүрәле белән татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.

Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе....

занятие "Дуслык көче"

занятие в подготовительной к школе группе по нравственному воспитанию...

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

"Дуслык бәйрәме"

Сценарий праздника о дружбе народов на татарском языке...

Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!

Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....

Интегрированная образовательная деятельность для дошкольников по образовательным областям: физическая культура, коммуникация и музыка на тему: “Сабантуй бәйрәменә рәхим итегез.- Добро пожаловать на праздник Сабантуй» (Сценарий праздника на детской площад

1 Ведущая:- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?Дети: - Исәнмесез! Хәерле көн! Әйбәт. - Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме...