"Өлкәннәребезне онытмыйк".
статья на тему
Предварительный просмотр:
Өлкәннәребезне онытмыйк.
Сәлам юллыйбыз сезгә, Өлкәннәребез
Сезнең матур бәйрәм көнендә.
Җылы, назлы, җәйге җилләр генә
Кагылып утсен сезнең күңелгә.
Өлкән буын вәкилләренең урыны һәрчак түрдә, бер генә бәйрәм, кичәләр алардан башка үтми. 27 сентябрь - “Балалар бакчасында эшләүчеләр көне” һәм 1 октябрь — «Өлкәннәр көне” уңаеннан Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында бәйрәм иртәсе утте. Бәйрәмебезгә кунаклар - кайчандыр шушы бакчада эшләгән олкән тәрбияче апаларыбызны чакырдык. Бакчада эшләүче тәрбияче апаларыбызның эшләре турында күбрәк белдек. Бәйрәм концерында зурлар катнаш төркеме балалары тәрбияче апаларыбызга багышлап шигырьләр,жырлар, биюләр биеделәр. Алардан кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре дә калышмады, узләренең һөнәрләрен курсәтеп килгән кунакларыбызны шатландырдылар. Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәтләү хисе тәрбияләү нәкъ менә шул шигырьләрдән, җырлардан күренә. Килгән кунакларыбыз да узләренең теләкләрен, рәхмэтләрен белдерделәр. Бәйрәм ахырында кунакларызны чәй табынына чакырдык. Бәйрәмебез бик куңелле үтте.
Кадерле Өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.
Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы
“Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.
Программа эчтәлеге.Белем бирү:· сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.
Бурычлар:1) балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...

Куянга кунакка Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.
Тема: Куянга кунакка.Программа: От рождения до школы.Төре: Өйрәнгән материалларны беркетү.Яшь үзенчәлеге: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм теле үстерү.Интеграцияләнгән б...

