Занятие: Тема: “Урман- безнең байлыгыбыз".
план-конспект занятия по окружающему миру по теме

Урман темасы буенча занятие барышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman-_beznen_baylygybyz.docx13.45 КБ

Предварительный просмотр:

Урман-безнең байлыгыбыз!

Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек? Балалар, сез бүген дә минем белән сәяхәткә барырга телисезме? Мин сезгә бер табышмак әйтәм, әгәр дә сез аның җавабын белсәгез, без могъҗизалар ярдәмендә шунда килеп тә чыгарбыз. Сез әзерме?

Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул карангы, шомлы,

Исемен аның кем әйтә?  (Урман)

(Кошлар сайраган тавыш ишетелә һәм проекторда урман рәсеме пәйдә була)

Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән кайда яшибез?

Урман кешегә ни өчен кирәк? Без анда нишлибез?

 1. Урман сәламәтлек өчен файдалы.

2. Урманның тормыш өчен файдасы.

3. Урманда кошлар, җәнлекләр яши.

4. Урманның кырлар, басулар өчен файдасы.

- Урман табигатькә нәрсә бирә? (матурлык, ямь бирә)

- Урман нәрсә белән матур? (зифа каеннары, чәчәкләре, кошлар сайравы белән)

- Урман кешегә ни өчен кирәк? (матурлык, гүзәллек өчен)

Урманның нинди төрләрен беләсез? (Ылыслы, яфраклы, катнаш) (картиналар күрсәтеп).

Дидактик уен: “Агачны таны һәм күрсәт).

Балалар агач рәсемнәре төшерелгән карточкаларны алалар, исемен әйтәләр.

Җырлы уен “Урманга барам”.

Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар һәм җырлыйлар.
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Йә татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән.
Соңгы сүзне әйтүгә, «аю» килеп чыга һәм балаларны куа башлый.

Уен: “Урманда яшәүче кыргый хайваннарны ата”. (Кыргый һәм йорт хайваннарын аеру).

Үстерелешле уен: “Урман кагыйдәләре” (туп белән).

- Чәчәкләрне өзәргә ярамый!
- Кошларның ояларын туздырырга ярамый!
- Агачларны сындырырга ярамый!
- Керпе балаларын өйгә алып кайтырга ярамый! һ.б.

Балалар, без сезнең белән урманга кагылышлы нинди сынамышлар беләбез әле?

Сынамышлар.
а) Кыш көне урман шауласа – көн җылыта.
б) Февральдә агачларда бәс күп булса, бал күп була.
в) Чикләвек күп, гөмбә аз булса – кыш салкын һәм карлы була.
г) Имәндә чикләвек күп булса – кыш салкын була.

Бик дөрес, балалар.

Балалар, безгә инде балалар бакчасына да кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез, без тылсым ярдәмендә бакчага да кайтыйк инде. Күзләребезне йомабыз һәм ике тапкыр әйләнәбез.

Менә күрдегезме, без үзебезнең бакчабызда.

Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

Молодцы, сез булдырдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында  үз-үзеңне дөрес ...

“Урман - безнең байлыгыбыз”.

(Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча ачык шөгыль)“Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе: Краснова Л.Г. Бурычлар:агачларны тышкы билгеләре буенча чагыштырырга, урманның кеше...

Урман - безнең байлыгыбыз

танып белү ; нәфис- нәфәсәти белем бирү өлкәсе...

Табигать – безнең байлыгыбыз.

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк....

Занятие на тему "Урман буйлап сэяхэт"

Это увлекательное занятие по лепке для младшей группы  поможет детям создать предметы из пластилина .Развивает мелкую маторику и воображение....