Урман - безнең байлыгыбыз
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Нагимова Гаухария Бариевна

танып белү ; нәфис- нәфәсәти белем бирү өлкәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el_trbiyachese_2017.docx28.63 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   " Урман  -   безнең байлыгыбыз. 

 (Интеграция:  танып белү ; нәфис- нәфәсәти белем бирү өлкәсе)

 максат:1) Урманнарның кешелек тормышындагы әһәмиятен  күрсәтү,табигатькә карата сакчыл  караш, экологик культура  тәрбияләү

2 ), табигатенең матурлыгын, андагы төрлелекне, муллыкны  күрә белергә өйрәтү ,ел фасылына карата табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булырга, аларны аңларга булышу

3) Урман җәнлекләренә ярдәм итү, булышу, табигатьне саклау, пычратмау

 хисләре  тәрбияләү

 Кирәкле материал:   Проектор,ноутбук, кыргый җәнлек уенчыклар җыелмасы, төрле агач рәсемнәре , пекин кәбестәсе яфраклары , пумала, чия һәм ак  төстәге гуашь,  кәрзин белән күркәләр, чикләвекләр, ылыслар.

 

    Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше

- Исәнмесез балалар, хәерле иртә!Әйдәгез танышабыз,  минем исемем Гәүһәрия Бариевна. Мин "Таң" балалар бакчасында нәкъ cезнең шикелле балалар белән эшлим. Балалар мин сезне бүген сәяхәткә чакырам,барасыгыз киләме соң?(Җаваплар)

-Мин сезгә табышмак әйтәм,табышмакның җавабын тапсагыз, кая барасыбызны белерсез!

  Төрле- төрле  үсемлекле,

Аллы- гөлле  чәчәкле,

Эре кызыл җиләкле,,

Төрле- төрле җәнлекле,

Кешегә файда  бирүче

Ул нәрсә?(Җаваплар)

-Димәк без кая барачакбыз  

Тәрбияче:  Барасыгыз киләме соң  балалар?  Ә нәрсә белән барабыз?

( балалар җаваплары )

 мотивация

Тәрбияче:  балалар әйдәгез бүген ат белән барабыз . Ат  тузан да , төтен дә  чыгармый - һаваны да  пычратмый.

Б-р : әйе!

Тәрбияче:  Кузгалдык (Музыкага түгәрәктә тел шартлатып атта чапкан  кебек адымнар белән йөрү)  Балалар карагыз әле без бит үзебезнең Саба урманнарына килеп җиткәнбез!( слайд№1)

актуальләштерү

Т-че: Балалар, урманда ничек саф һава, әйдәгез сулыйк әле  рәхәтләнеп     (борын белән сулап,  һаваны авыз аша чыгару )

 Урманга кергәнче  әйтегез әле, урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

Балалар : учак ягарга ,  каты итеп музыка кычкыртырга,   кырмыска ояларын туздырып йөрергә, чүпләр ташларга  ярамый.

Тәрбияче:Балалар урманда нәрсәләр яши?

Б-р :   җәнлекләр яши.

Т-че:   шул  җәнлекләр белән әйдәгез әле бер уен уйнап алабыз,  минем кулымда  серле  капчык  аны кулдан кулга җибәрәбез музыка туктаганда ул кемдә кала   шул кеше капчыктан бер  җәнлекне ала һәм  аның турында сөйли.

Т-че: Ә  ни өчен  безнең белән аюлар, керпеләр уйнамыйлар?

Б-р: Алар кышын  йоклыйлар

Т-че: Аю кышка май җыя һәм йокыга тала, керпе дә кипкән яфраклардан үзенә оя ясый һәм кышны йоклап уздыра.

Тәрбияче:  Ә урманда нәрсәләр үсә?

Б-р:Агачлар, җиләкләр, гөмбәләр үсә

Т-че: Ә сезнең иң яраткан кышкы агачыгыз нинди? Ул сезгә Яңа ел бәйрәменә кунакка киләчәк.

Б-р: Чыршы агачы

Т-че:Карагыз әле мин сезгә  нәрсә күрсәтәм .( Кәрзиннән ылыс алып күрсәтәм) Сез ничек уйлыйсыз бу кайсы агачныкы икән?

Б-р: Чыршы агачының ылыслары .

Т-че:  Әйе  балалар чыршыда башка агачлар шикелле яфраклар түгел, ә менә шушындый ылыслар үсә . Шулай булгач агачлар ике төргә бүленә: яфраклы һәм ылыслы.

Т-че: Әле мин сезгә менә ниләр күрсәтәм, нәрсә бу(күркәләр)  Ылыслы агачларның шушындый күркәләре өлгерә, ә анда бик күп орлыклар була,ә орлыклар нәрсә өчен кирәк дип уйлыйсыз?

Б-р:  җаваплар

Т-че: Күркә эчендәге орлыкларны тиеннәр,  чукыр дигән кошлар бик яратып ашыйлар. Бу орлыклар җиргә төшеп тишелеп чыксалар алардан кечкенә чыршы агачлары да тишелеп чыгалар.

Т-че Сез  беләсезме агачлар   кешегә нинди файда бирә?

Б-р: җаваплар

Т-че: Агачлар без сулый торган һаваны чистарталар , икенче төрле әйтсәк  алар кисларод бүлеп чыгаралар, шулай булгач безгә урманнарны , агачларны сакларга кирәк.

Т-че: ә  сез  беләсезме, агачка ничә яшь икәнен ничек  итеп белеп була? (агачның кәүсәсенең кисемен күрсәстәм) Менә монда карагач бу агачның без яшен  билгели алабыз. Мондагы һәрбер түгәрәк бер елны белдерә. Ә анда түгәрәкләр никадәрле  күп! Шулай булгач  без агачларның бик озак үскәнен белербез.

Т-е  Ә хәзер түгәрәккә басабыз, мин  агач  рәсеме күрсәтәм, ылыслы агач булса, кул чәбәклибез, яфраклы агач булса,  аяк тыпырдатабыз

( каен, имән, чыршы, юкә, ,нарат,)

Т- че:- Карагыз  әле монда бит  тиен елап утыра .

Т- че: Тиенкәй ни булды, нигә елап утырасын?

Т-че (  тиен булып)  - Иии минем башыма балә килде,  җәен яңгырлар бик аз яуды, вакытында җил дә исмәде, ә кояш бик нык кыздырды . Хәзер менә минем урманымда агачлар корый башлады. Алар бөтенләй корып бетсә мин кайда яшәрмен. Зинһар өчен миңа булышыгыз!

Т- че:  Урманда агачлар корып бетсә, тиенгә генә түгел,  барлык җәнлекләргә дә  яшәргә  урын калмый бит. Балалар булышабызмы аларга ?  Ничек итеп булышып була?

Б-р:  (балалар җаваплары)

Т-че:  -әйдәгез  балалар тиеннең урманына агачлар үстерергә булышыйк.

Моның өчен безгә өстәл артына килергә  кирәк булачак.

(Өстәл өстендә кәгазь  бите, пекин кәбестәсе  яфрагы, пумала  һәм буяулар) Сезгә бүген  агач ясарга шушы  яфраклар ярдәмгә киләчәк.  Әйдәгез кәбестә яфрагын кәгазьгә куябыз,  һәм инде нәрсә килеп чыкты?

Б-р :Берни дә килеп чыкмады

Т- че: - Ни өчен килеп чыкмады?  ( Чөнки без яфракка буяу сөртмәдек)

Алай булгач хәзер пөхтә генә итеп буяу сылыйбыз   һәм ак биткә яфракны  буяулы ягы белән куябыз, өстенә пөхтә генә уч төпләре белән  баскалыйбыз

Т-че:  Нәрсә килеп чыкты( агач) Ә урманда ( табигатьтә) кайсы ел фасылы?  

Б-р: Кыш

Т-че: безнең агачлар кышкы агачка әверелсен өчен нишләргә кирәк?

Б-р:  кар йомарламнары  куярга кирәк.

Т-че: Бик дөрес әйдәгез агачларны карга төрәбез( Ватный палочкалар белән ак буяулар сөртеп чыгалар)

Т-че: Ә тиен  сезгә  агачлар  утыртырга блышканыгыз өчен рәхмәт әйтеп сезгә күчтәнәч  тапшыра. ( чикләвекләр бирә)

Т- че: Безгә кире  бакчабызга кайтырга кирәк( Музыкага түгәрәктә тел шартлатып йөрү)

Рефлексия:  Балалар без бүген кайда булдык?  Кемгә ярдәм иттек? Бүгенге сәяхәтебез турында  сез кемнәргә сөйләр идегез?

                  Старшая  группа

Тема:   " Урман  -   безнең байлыгыбыз.  ( Интеграция: танып белү- экология ; нәфис- нәфәсәти белем бирү өлкәсе)

 максат:1) Урманнарның кешелек тормышындагы әһәмиятен  күрсәтү,табигатькә карата сакчыл  караш, экологик культура  тәрбияләү, Урман җәнлекләренә ярдәм итү, булышу, табигатьне саклау, пычратмау

 хисләре  тәрбияләү

2 ), табигатенең матурлыгын, андагы төрлелекне, муллыкны  күрә белергә өйрәтү

3) Агачлар,  үсемлекләр өчен су, дым, яктылык мөһим булуы турында беренче мәгълуматлар бирү.

1. оештыру өлеше- танышу, табышмак ярдәмендә сәяхәткә барасы урынны ачыклау

2. Мотивация- Нәрсә белән барырга - транспорт сайлау

3.Актуальләштерү-  сулыш гимнастикасы, урманда уеннар,сюрприз момент,  узлек өстендә эш, керпегә булышу.

4.Рефлексия-   без кайда булдык, кемгә ярдәм иттек?

Анкета участника конкурса

«Воспитатель года -  2018»

Дата рождения __18.02.1972                   

Базовое образование (название и год окончания ВУЗа, факультета или среднего учебного  заведения)

___Казанское педагогическое училище №1, год окончания -1991; Институт экономики управления и права . Год окончания -2013

Послужной список (предыдущие места Вашей работы и год поступления на них за последние 5 лет)

___С 1991  года работаю в МБДОУ Старомичанский  детский сад "ТАН"

                                                                                                        

Педагогический  стаж (полных лет) и квалификационная категория (год присвоения )                        

 26  лет, l квалификационная  категория- с 2009 года _                                                        

Членство в общественных организациях (название и год вступления)                                

Член партии "Единая Россия "- с2006 года                                                                                                        

Звания, награды, премии, научные степени (название и год получения)

Грамота РОО  2013г

Публикации в периодических изданиях, книги, брошюры и т.д. (библиографические данные)        

"Сабыйлар театрда аралаша"  №79 от     18 октября 2013г,  газета "Саба таннары"

Увлечения и хобби   люблю читать художественную литературу, слушаю музыку, вяжу, занимаюсь садоводством

Конкурсное задание муниципального этапа «Педагогическое мероприятие с детьми»:

направление, образовательная область, форма _интегрированное занятие -_познавательное развитие +художественно-эстетическое развитие»

возрастная группа - старшая группа

необходимое оборудование - мультмедийные оборудования 

Рабочий адрес и телефон РТ Сабинский район С.Старый Мичан  ул.Школьная д.12

Сотовый телефон  8 9083430134

Адрес электронной почты michan.1972@bk.ru                                                                        

_____________________________ подпись  

В оргкомитет муниципального этапа республиканского конкурса «Воспитатель года - 2018»  от Нагимовой Гаухарии  Бариевны воспитателя МБДОУ Старомичанский детский сад "ТАН" Сабинского района  РТ

заявление.

        Даю согласие на участие в республиканском конкурсе «Воспитатель года -2018».

        Разрешаю вносить сведения, указанные в анкете участника республиканского конкурса «Воспитатель года Республики Татарстан - 2018» в базу данных участников конкурса (кроме телефона и адреса электронной почты) и использовать в некоммерческих целях для размещения на сайтах сети Интернет, периодических образовательных изданиях с возможностью редакторской обработки.

Дата     7.12.2017.                                                       Г.Б.Нагимова  

Табышмаклар          

Шигырьләр        

   Сынамышлар      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында  үз-үзеңне дөрес ...

“Урман - безнең байлыгыбыз”.

(Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча ачык шөгыль)“Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе: Краснова Л.Г. Бурычлар:агачларны тышкы билгеләре буенча чагыштырырга, урманның кеше...

Занятие: Тема: “Урман- безнең байлыгыбыз".

Урман темасы буенча занятие барышы....

Табигать – безнең байлыгыбыз.

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...