Квест-уен «Урман безнең йорт».
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Бадретдинова Рамиля Салихяновна

Туган як табигатенә, урманга, анда яшәүче тереклек ияләренә сакчыл караш,мәхәббәт тәрбияләү.

Урманның кешеләргә һәм хайваннарга булган файдасын аңлату.

Урман күпкырлы йорт булуын, анда яшәүче тереклек ияләренең урманда үз-үзен тотышы турындагы белемнәрен арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest-igra_v_starshey_gruppe_.docx18.33 КБ

Предварительный просмотр:

Квест-уен «Урман безнең йорт».

Максат: Балаларга урманның кешеләргә һәм хайваннарга булган файдасын ачыклап аны саклау мөһимлеген төшендерү.

Бурычлар:

1.Туган як табигатенә, урманга, анда яшәүче тереклек ияләренә сакчыл караш,мәхәббәт тәрбияләү.

2.Урманның кешеләргә һәм хайваннарга булган файдасын аңлату.

3.Урман күпкырлы йорт булуын, анда яшәүче тереклек ияләренең урманда үз-үзен тотышы турындагы белемнәрен арттыру.

Алдан әзерләнгән әсбаплар: Урман сурәте төшерелгән рәсемнәр, агач һәм анда яшәүчеләрнең оялары (тиен оясы, кошлар оясы, хайваннар, кошлар) төшерелгән рәсемнәр, презентация әзерләү.

Метод һәм приемнар: сүзле, күрсәтмә, уен методы, практик эш, сораулар, аңлату,мактау.балалар җаваплары, уеннар,физкультминут.

Квест- уенында катнашалар: Тәрбияче, Урманчы, зурлар төркеме балалары;

Квест- уены барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн балалар! Мин бүген сезне Урманчы янына алып барам. Урманчы безгә квест-уен тәкъдим итә. Сез уйнарга әзерме?

Балалар: җавапларын тыңлау.

Тәрбияче: Урманчы һөнәр иясе кайда һәм нәрсә эшли икән соң ул? Сез беләсезме?

Балалар: Урманчы-урманны саклый.

(Балаларны беренче өстәл янында Урманчы каршы ала.)

Урманчы: Хәерле көн балалар!

Балалар: Хәерле көн Урманчы!

Урманчы: Әйе, мин Урманчы булам. Минем хезмәт урмандагы тәртипне саклау. Хайваннарны, кошларны, бөҗәкләрне аларның яшәү урыннарын бозу куркынычыннан саклау.

-Балалар ә сез урман турында нәрсәләр беләсез?

1 бала: Мин бик матур шигырь сөйләргә телим.            

                      Каен. Вәсимә Хәйруллина

Яшел гәүдә, ап-акитәк,

Урман читендә каен.

Кулын изи безгә карап,

Чайкый бөдрә башкаен.

Чакырып тора куакка

Җиләк-җимеш ашарга.

Чыгып баскан юл буена

Безгә капка ачарга.

Урманчы:  Рәхмәт.  Урман чибәре- каен турында бик матур шигырь булды. Миңа урманны саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Балалар җавапларын тыңлау.

Ә нинди чаралар урманны юк итүгә китерә? Рәсемнәр ярдәмендә миңа юнәлеш бирсәгез мин сезгә приз бирәм. Ул призларны җыеп барып сез соңгы биремне үти алачаксыз.

Дидактик уен “Серле шакмак”. Өстәлдә кублар, ул кубларның ян -якларына төрле сюжетлы рәсемнәр ябыштырылган. Урманны саклау өчен уңай эшләр төшерелгән рәсемле кубикларны яшел тасмага тезү, урманны юкка чыгару куркынычы янаучы сюжетлы рәсемнәрне кызыл тасмага тезү.

Уен азагында Урманчы балаларга приз бирә. ( Урманда үсүче яфраклы һәм ылыслы агач рәсемнәре).

Балаларны икенче өстәл янына чыкыру:

Тәрбияче: Балалар без биремне яхшы үтәдек. Хәзер икенче өстәл янына  куян эзе буенча барып карагыз эле. Рәхим итегез! ( идәндә куян эзләреннән сукмак икенче номерлы өстәл янына алып бара).

Урманчы: Бу өстәлдә  “Дүртенчесе артык “ дип исемләнгән уен тәкъдим итәм. Һәр карточкада бер артык предмет, кош, бөҗәк яки хайван төшерелгән. Артык предметны табып кызыл крестик белән ябып куярга кирәк булачак.

Уен ахырында сезне приз котә.( Кошлар, хайваннар,бөҗәкләр рәсемнәре ясалган карточкалар)

Тәрбияче: Балалар сез әлеге биремне дә бик тиз һәм дөрес үтәдегез, хәзер призны да алыгыз инде.

Урманчы: Менә сезгә  конверт. Рәхмәт балалар. Киләсе уенны башлаганчы урман җәнлеге куян турында уен уйнап алуыгызны сорыйм.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез ял итеп “Куяннар биюе” җырлы-биюле уенын уйнап алыйк. (Түгәрәккә басу. Музыкага кушылып җырлау һәм җыр сүзләре буенча хәрәкәтләр ясау.)

1.Без куяннар,куяннар,

    Бик шаяннар. Наяннар.

    Көне буе уйныйбыз,                  (2 тапкыр )

    Һич уеннан туймыйбыз.

2. Тәпиләрне чәп тә чәп,

    Колакларны шап та шап,

    Биибез дә җырлыйбыз,         (2 тапкыр)

     Көне буе уйныйбыз.

Урманчы: Уен өчен зур рәхмәт, минем урманда яшәүче куянкай да шатланыр.  Балалар мин сезне өченче өстәл янына чакырам.

Мин сезгә “Кошлар иле “ дип исемләнгән уен тәкъдим итәм. Сезнең алда күчмә һәм кышлаучы кош рәсемнәре сурәтләнгән карточкалар. Контейнерларга берсенә кышлаучы ә икенчесенә күчмә кош рәсемле карточкаларын җиюыгызны сорыйм. Әгәр бирем дөрес үтәлсә сез призлы буласыз.

Тәрбияче балалар авырыксынган очракта ярдәмләшеп, сораулар аша кошларның кышлаучымы яки күчмәме икәнлеген белергә булыша.

Урманчы: Балалар сез биремне үти алдыгыз менә сезнең приз. Бу конвертта кош рәсемнәре, оялары төшерелгән рәсемнәр.

Урманчы: Кошлар  эзләре буенча барсагыз сезне тагын бер бирем көтәр. (Балалар идәндә кош эзләре буенча барып дүртенче өстәлне табалар.)

Менә без дүртенче өстәл янына да килеп җиттек. Бу “Бөҗәкләр иле”.

Урманчы: Балалар “Бөҗәкләр иленә” рәхим итегез!  Мин сезгә “Күбәләккә үз чәчәген тап !” дип исемләнгән уен тәкъдим итәм.  Аланда чәчәкләр үсеп утыра, аларның таҗларында саннар, геометрик фигуалар төшерелгән. Күбәләк канатындагы сан күләме буенча геометрик фигураларны санап үз чәчәгенә урнаштырыгыз. Әгәр бирем дөрес үтәлсә мин сезгә төрле бөҗәк уенчыклары бирермен.

Тәрбияче авырыксынган очракта ярдәмләшә.

Урманчы: Бу биремне дә үтәдек, менә сезгә бөҗәк уенчык муляжлары. Уң якка карасак без алан буенда торган зур экранны күрербез. Җайлап паласка утырыгыз да урман буйлап сәяхәт итеп алыйк.

Презентация карау.

(Урманда үсүче агачлар,  анда яшәүче  хайваннар, кошлар, бөҗәкләрнең яшәү урыннары күрсәтелгән слайдлар. Урманның кешеләргә ягулык, җиләк-җимеш, дару үләннәре чыганагы булуын исбатлаучы слайдлар)

Урманчы: Балалар, сез бүген бик күп кенә призлар җыйдыгыз. Хәзер аларны эшкә җигәргә вакыт җитте. Сезнең каршыгызда зур форматта ак биткә ясалган урман, агачлар күренеше. Җиеп алган призларыгызны, бүген ныгыткан белемнәрегезгә таянып урнаштыруыгызны сорыйм.

 Тәрбияче:  Балалар игътибарлы булыгыз, кайсы агачның яфрагы, бирелгән кош җирдә оя корамы әллә агач башындамы,җәнлекләрне  кайда урнаштырырсыз?

(Авырыксынган очракта тәрбияче балаларга ярдәм итә.)

Урманчы: Балалар бу биттәге урман минем урманга бик тә ошаган. Рәхмәт сезгә! Булдырдыгыз!

Тәмам.

Кулланылган әдәбият:

1.Н.Г.Гарипова, Р.С.Әхмәтова, Ф.М.Хәсәнова   “Әйләнә-тирә дөнҗя белән танышу”. Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2016 ел.

2.З.М.Зарипова, И.М. Хәмитова  “Бал бабай” Яр Чаллы, 2002 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

“Урман - безнең байлыгыбыз”.

(Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча ачык шөгыль)“Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе: Краснова Л.Г. Бурычлар:агачларны тышкы билгеләре буенча чагыштырырга, урманның кеше...

Урман – күпкатлы йорт

Балаларнын урман бергәлеге турындагы белемнәрен кинәйтү, урманда үсүче агачлар, яшәүче кыргый җәнлекләр hәм кошларнын яшәү шартлары турында белемнәрен ныгыту. Сөйләмдә исемнәрне сыйфатлар белән бәйләр...

Занятие: Тема: “Урман- безнең байлыгыбыз".

Урман темасы буенча занятие барышы....

Урман - безнең байлыгыбыз

танып белү ; нәфис- нәфәсәти белем бирү өлкәсе...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...