Сөйлэм телен устеру.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

Тема:Ипи өстэлгэ ничек килэ.?

Обучающие задачи:Балаларны бодайны үстерү юллары белән таныштыру. Ипи турындагы белемнәрен киңәйтү.Ипи пешерүче һөнәре белән таныштыру.

Развивающие задачи:Балаларның кызыксынучанлыкларын киңәйтү,тикшереп карау теләге уяту.Сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

Воспитательные задачи:Ипигә карата сак караш тәрбияләү.Бер- берсе белән фикерләшеп эшләргә өйрәнү.Коллектив белән эшләүгә кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx40.69 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйлэм телен устеру .

Тема:”Ипи өстэлгэ ничек килэ.?”

Обучающие задачи:Балаларны бодайны үстерү юллары белән таныштыру. Ипи турындагы белемнәрен киңәйтү.Ипи пешерүче һөнәре белән таныштыру.

Развивающие задачи:Балаларның кызыксынучанлыкларын киңәйтү,тикшереп карау теләге уяту.Сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

Воспитательные задачи:Ипигә карата сак караш тәрбияләү.Бер- берсе белән фикерләшеп эшләргә өйрәнү.Коллектив белән эшләүгә кызыксыну уяту.

Оборудование:

 Презентация «Ипи өстәлгә ничек килә», магнитофон, ипи турында җырлар, он , влажные салфетки, әзер камыр , кисточкалар,куна такталары.

Туфраклы савыт, орлык, лейкалар, тырмалар,көрәкләр, чын башаклар, чалгылар, чүлмәкләр,ясалма ат , сәнәкләр, бодай, арыш орлыклары,этэч ясалган каробкаларһ.б.

Барышы.

1.Оештыру өлеше.

Хәерле иртә туган ягыма, хәерле иртә искән җилләргә,хәерле иртә кояшка, хәерле иртә сезгә балалар, хәерле иртә сезгә апалар!

Балалар әйдәгез апалар белән исәнләшеп килик әле.Балалар кулларын апаларга сузалар,исәнмесез минем исемем Ленур,Фәнияр,Румия.Һ.б.

2.Мотивация. (Әтәч тавышы ишетелә).Таң атты әтәч тавышы, авылны яңгыратты.Кояш алтын нурларын, бар дөньяга таратты.

Ой балалар, карагыз әле нинди матур эзлэр.Нэрсэ эзләре булыр икән бу.Әйдәгез эз буйлап барыйк әле.(Изолента кулланып ясалган тычкан эзләреннән бару.Бу тычканнарның нинди әкият геройлары булуларын билгеләү).Шундый тәмле ис килә.(Иснәү).Каян килэ икән бу.Балалар карагыз ,мин нәрсә таптым.(Төрле- төрле төстәге утлар белән бизәлгән пакет табу).

3.Актуализация.Әгәр без хәзер табышмакка җавап тапсак бу серле пакетта ниләр барын белә алачакбыз.Табышмак әйтү: Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем аның тәме,

Һәр ризык белән тәмле.(балалар җавабы, икмәк).

Әйе, бу – икмәк. Минем кулымда хуш исле, күпереп пешкән, түгәрәк  икмәк! Ул – туган туфракта күкрәп үскән; батыр, горур  ир-егетләребез урып-җыйган; мәрхәмәтле  хатын-кызларыбыз куллары аша үтеп өстәлгә килгән ипекәй! Нинди тәмле! Нинди туклыклы, бәрәкәтле ул,үзе түгәрәк нәкъ кояш кебек елмаеп тора.Әллә ул сезне күргәнгә шулай шатланды микән балалар?

-Балалар:Ипине зурлап, халкыбыз: “ Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар”, -дигән. Димәк, кеше ипине алтын-көмеш, кыйммәтле ташлардан да өстен куйган.

Сез ипинең ничек итеп өстәлгә килгәнен беләсезме соң?

-Ипине менә монда түргә куеп, әйдәгез әле балалар искә төшереп үтик әле. Яшәү чыганагы – кояш нурын

 Җир җылысын саклап үзеңдә.

 Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк,

Һәр табынның тора түрендә.

(Тәлинкәләргә бодай бөртекләре салынган).

-Балалар сезнең алдагы тәлинкәләргә нәрсә бөртекләре  салынган?

-Б у бодай бөртекләре.Әйдәгез аларны кулга алып карыйк әле.

-Алар нинди?( сары,овалга охшаган,бәләкәй, каты, шома, уртасында сызыгы бар, ул аны ике өлешкә бүлә).

-Балалар һәрбер орлыкта үсенте яши, ул уянсын өчен аны нишләтергә кирәк икән?(Аны җиргә утыртырга кирәк.)

-Менә балалар бу  безнең бәләкәй генә  басуыбыз булыр.(Балалар алдына савыт белән туфрак куела).Фәнияр белән Ленур җирне йомшартырлар.Румия белән Лүзия тырма алып аны тигезләрләр. Ә мин исә буразналар сызып чыгармын.Зәлия, Адель, Альмирлар буразнага орлыкларны салырлар һәм мин күмеп куярмын.(Эшкә тотынганчы гигиена таләпләрен искә төшерү.)Менә булдырдыгыз балалар.

-Моның белән генә эш бетәме балалар .Хәзер тыңлагыз әле, нәрсә тавышы булыр икән бу.(яңгыр тавышы ишетелә).Дөрес балалар ,бодай бөртекләре тишелеп чыксын өчен яңгыр кирәк икән.

-Ә хәзер лейкаларны алып су сибегез.

-Слайд.Балалар карагыз әле нинди матур үсентеләр барлыкка килер безнең орлыклардан, нинди матур бодай басуы.Ә бу бәләкәй басу сезнең бүлмәгездә калыр .Сез аларны су сибеп тәрбияләп, күзәтеп торырсыз.

-Ә бу калган орлыкларны нишләтик икән?

Балалар, бодайны нинди йорт кошлары ярата әле?(Дөрес әтәчләр, тавыклар, казлар да үз итәләр икән).Ә хәзер без әйдәгез әтәчләрне бодай бөртекләре белән сыйлап “Орлыкларны дөрес итеп аер” уенын уйнап алыйк.Акрын гына “Колхоз кырлары” җыры куела.(Матур каробкаларга этәч ясап ябыштырылган.Этэч авызы яны тишек.Балаларга бодай белән арыш буталган тәлинкәләр бирелә.Балалар бодай бөртекләрен дөрес итеп аерып әтәч авызына салалар).

-Менә бераз уйнап та алдык.Әтәчләр сезгә бик рәхмәтле балалар.Чөнки сез аларны бөртекләрне дөрес итеп аерып  ,бары тик бодай бөртекләре белән генә сыйлагансыз.

Балалар ашлык үссен өчен кояш,яңгыр кирәк дидек, тагын игътибар белән тыңлагыз әле бу нинди кош тавышы булыр икән?.Слайд.(берничә кош бирелгән балалар  шул кошлар арасыннан тавышын тыңлап, тургайны дөрес итеп танып әйтергә тиешләр). Бу балалар тургай тавышы. Димәк безнең башакларыбыз кояш нурларына күмелеп, тургай тавышларын тыңлап та үсәләр икән.

  • Слайд.Ә монысы нинди тавыш булыр икән ? Тук башак тавышлары.Балалар мин сезгә шул басу кырыннан башаклар өзеп алып килдем.Әйдәгез карыйк әле.Карагыз әле нинди матурлар.Үзләре алтын төсле.(Капчыкта салам өеме).
  • Әйдәгез балалар хәзер шушы башакларны җыеп алыйк.(Башаклар идәннең төрле җиренә куела).

4.Физкультминутка.”Чайкала иген кырлары”.(Шушы җыр көенә малайлар чалгы белән чабу хәрәкәтләре ясыйлар. Ә калган балалар сәнәкләр белән җыеп йөриләр.Кызлар исә чүлмәк белән эшләүчеләргә су алып килеп эчертәләр.Аннан соң атка атланып, салам өемен төяп алып кайтып китәләр.)

Балалар менә без ял итеп тә алдык.Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз.(Табышмаклар әйтәм).

1.Ат түгел ул, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)Слайд.

2. Канаты бар — җилпеми,

Эче җыл ы — җил тими.(Самолет).Слайд.

3.Үзе ура, үзе суга,

Үзе капчыкк а сала;

Шаулап, гөрләп эшләгәндә

Кыр матурланып кала.(Комбайн).Слайд.

4.Тәгәрмәчләр өстендә зур гына арбасы бар.Арбаның эченә салып бик күп йөкләр ташыйлар.(Машина).Слайд

5.Тиз ашый, вак чәйни, Бөтен илне туйдырса да, үзе туймый.(Тегермән).Слайд.

Менә балалар  ипи өстәлгә килгәнче нинди  эшләр башкарылуы турында инде без белдек.Кешеләр күп көч , тир түгеп эшләгәч кенә ашап була икән. Балалар мин эш турында мәкальләр беләм бит әле. (Мәкальләр әйтү).

5.Хәзер без “Замесим тесто”  дигән уен уйнап алабыз.

 Ой, ладошки-ладушки.

Мы печём оладушки (хлопки ладонями)

Замешиваем тесто,

А тесту в миске тесно (имитируют помешивание по кругу)

Тесто выпало на стол,

Тесто шлёпнулось на пол (присели)

Тесто убежало (лёгкий бег на месте)

Начинай сначала.

Ой балалар, карагыз әле оннан нинди матур булочкалар пешереп була икән Слайд карала.

6.Практик эш.Әйдәгез бездә пекарняга барабыз һәм тәмле булочкалар ясыйбыз.

Без хәзер  пешерүчеләргә әйләнәчәкбез.(Монда серле капчыкта безгә кирәкле әйберләр бар:алъяпкычлар,колпаклар кию).Балалар без кемнэргэ ошадык?Дөрес ипи пешерүчеләргә эйләндек.

Кулларыгызны әйбәтләп влаҗный салфеткаларга сөртегез.

-Балалар сезнең алдыгызда савытта камыр тора, ә кунада он.

Беренче, кунага онны салабыз.Он нинди?(ак, йомшак һ.б).

-Икенче, бераз камыр алабыз.Камыр нинди ?(йомшак ,нәфис, тиз әвәләнә).Камыр кулга ябышмасын өчен онга әвәләп алабыз.Алган камырны уклау белән җәябез.Булочкалар ясап зәңгәр буягыч белән чәчәкләр ясау. Балалар без ясаган розалар нинди төс алды.Болар  нинди бизәкләрне хәтерләтәләр соң?.(гжель).Бу камыр ризыкларын без үзебезнең поварларыбызга бирик алар пешерергә куярлар.Балалар карагыз әле нинди матур булочкалар ясап чәчәкләр белэн бизэгэнсез.Бу чәчәкләрне сезнең кулларыгыз ясады.Сезгә ошадымы?

Балалар ,димәк ипине нишләтергә кирәк икән? Аны олыларга , вакламаска, теләсә кая атмаска кирәк .  Ипекәй ул менә шундый тырыш хезмәт җимеше. Берүк кадерен белегез, Хөрмәт итә күрегез...Чөнки ипи өстәлгә килгәнче аңа бик күп кешеләрнең хезмәте кергән.

Рефлексия.Балалар сез бүген нинди яңалыклар белдегез?Сез бу турыда кемнэргэ сөйләр идегез? Әти – әниләрегездән сорап алар белән кырда эшләгәндә нинди хәлләр булганын белеп килеп безгә дә сөйләрсез дип ышанып калам.

Балалар ,без бүген ни өчен уңышка ирештек дип уйлыйсыз.Чөнки без дус – тату, бер- беребезгә булышабыз.Ә хәзер һәрберегез үзегезгә рәхмәт әйтеп мин молодец дип әйтәбез.

Ә хәзер сезгә сюрприз бүләк итэбез.Бакча хезмәткәрләре башкаруында “Башак әкиятен” сәхнәләштереп уйнау.

"Башак"

Катнашалар:

Алып баручы

Әтәч

1 тычкан- Әйләнчек

2 тычкан- Бөтерчек

Алып баручы:

- Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт - кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Алып баручы:

- Яшәгән ди ике тычкан баласы - Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч - Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә)

Сәхнәгә тычкан балалары керә. Алар җыр башлый:

Әтәч таңда кычкыра да,

Барыбызны уята.

Таң нурыдай балкый аның

Ал Кикриге кояшта.

(Сәхнәгә әтәч керә, кушымтаны җырлый)

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып.

Тычканнар:

И әтәчкәй, рәхмәт сиңа,

Уятканга йокыдан.

Безнең тормыш тора һәрчак

Җыр-бию һәм уеннан.

Әтәч:

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып .

Әйләнчек:

- И әтәчкәй, дускаебыз! Бу дөньяда уйнап-көлеп яшәп калыйк! Ә син гел эш тә, эш дисең. Кил, әйдә, безнең янга, бераз уйнап-көлеп, җырлап-биеп алыйк!

Бөтерчек: Әйе-әйе! Әйдә!

Әтәч: И балакайларым! Аңлагыз, җырлап-биеп кенә дөнья бармый шул ул. Хезмәт итәргә кирәк. Ансыз аш та, мал да булмый, табын да ярлы була. Ичмасам, миңа булышсагыз иде. Акыллыларым, әнә сарайда себеркеләр бар. Алып килегез дә, бергәләп себереп алыйк әле ишек алдын, көлеп торсын!

Әйләнчек: Ой! Әтәчкәй! Бүген бер дә эшлисем килми бит әле, үзең генә себереп ал инде. Әллә нишләп кәефем дә китеп тора, кереп ял итеп торыйм әле. Бәлки үтәр.

Бөтерчек: Әйе, Әтәчкәй, син булдырасың да, рәтен дә беләсең. Әллә нәрсәсенә минем дә кәеф дан түгел бүген, магнит давылы ахрысы. (кереп китәләр)

Әтәч: Ярар, ярар! Мин каршы килмим. (Себерә-себерә чыгып китә. Сәхнәгә тычкан балалары керә. Як-якларына каранып, әтәч киткәнлеген тикшерәләр. )

Әйләнчек: Дустым, әйдә бер җыр сузып җибәрик әле. Җаннар рәхәтләнеп китсен.

Бөтерчек: Әйдә! Ә нинди җыр?

Әйләнчек: "Кояшлы ил"не җырлыйбызмы соң?

Бөтерчек: Ярый, әйбәт җыр. Я, әйдә башладык!

("Кояшлы ил" җырын җырлыйлар) Җыр беткәч тычканнар "Әйдә әбәкле уйныйбыз" дип сәхнәдән йөгереп чыгып китәләр.

Себерке тотып әтәч керә. " Сарман буйларында " җырының көенә җырлый-җырлый ишек алды себерүен дәвам итә:

Ялтыратып, куйыйм, себерим әле

Ишек алдым һәрчак нур чәчсен (шул)

Бу дөньяда ярый хезмәт булган,

Эшсез калсаң әгәр нишләрсең?

- Тукта, нәрсәдер бар бугай монда. Башак! Менә ичмасам, байлык! Тукта, тычканнарга дәшеп, табышымны күрсәтим әле тизрәк!

- Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек! Килегез әле монда, кил ! Күрегез әле мин ни тап- тым!

Әйләнчек: Башак, башак. Моны суктырырга кирәк инде!

Әтәч: Ә кем суктырыр соң?

Бөтерчек: Мин түгел!

Әйләнчек: Мин дә түгел! Әйттек бит инде , кәеф тә китеп тора дип.

Әтәч: Ярар соң. Үзем суктырырмын. (авыр сулап чыгып китә)

Әйләнчек: Ә без әйдә биеп алыйк булмаса! Син ризамы?

Бөтерчек: Риза-риза! Әйдә! (Заманча бию куела. Тычканнар бииләр).

Әтәч кайтып керә.

Әтәч: Нәрсә магнит давыллары бетте дә мени, дусларым?

Бөтерчек: И, дускаебыз Ал Кикрик, син башак тапкач, күңелләр күтәрелеп китте. Димәк, тәмле нәрсәләр ашап булачак!

ӘйләнчекӘйе шул, ур-р-ра!

Әтәч: Ә имәндә икән чикләвек! Башак табып кына тәмле нәрсә ашап булмый шул. Менә суктырып кайттым, күпме ашлык чыкты бит ә!

Әйләнчек: Ай-яй күп булган бу!!!

Бөтерчек: Чыннан да, инде хәзер ашлыкны тегермәнгә алып барып он тарттырырга кирәк.

Әтәч: Аңлашыла, ә кем тарттырыр соң?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин дә түгел!

Әтәч: Ярар, нишлисең бит, үзем барырмын. Ашлыгы булгач, тегермәнгә алып баруы гына булыр, анысы. ( капчыгын сыртына сала да чыгып китә.)

Бөтерчек: Дустым, әтәч кайтканчы әйдә болай уйныйк: (Кеше исемнәре әйтешеп уйныйлар)Мәсәлән: Таһир - Ринат - Тәлгат - Тәнзилә ....

Әйләнчек: О, Ес! Бу уенны мин шундый яратам!

Бөтерчек: Беренче мин әйтәм!

Әйләнчек: Әйдә, башладык!

(Җырлый-җырлый әтәч кайта) "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җырының көенә.

Әтәч: Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, килегез әле монда, кил! Күрегез әле бу онны! Ап-ак! Моннан пешкән ризык һичшиксез телеңне йотарлык булачак!

(Ике тычкан бергә): - Ур- р-ра! Ур-р-ра! Менә булган ич! Хәзер инде камыр басып, пирог кына пешерәсе кала.

Әтәч: Ә .... Ә кем камыр басар инде?

Әйләнчек: Мин түгел.

Бөтерчек: Мин дә түгел.

Әтәч: Ярар соң. Үзем эшләрмен инде анысын да! ( Эшкә керешә)

Әйләнчек: Дустым, әйдә уйныйк инде тизрәк!

Бөтерчек: Ниндиле?

Әйләнчек: Табышмак әйтешле кызык уен ич, әйеме?

Бөтерчек: Әйе, әйе. Әйдә уйныйбыз. Беренче мин әйтәм, тыңла! (табышмак әйтешәләр)

Алып баручы: Бу вакытта әтәч камыр баса, мичкә яга, пирог ясап мичкә тыга, пешеп җиткәч, алып, табын янына куя. Шуны гына көткәндәй, тычкан балалары өстәл янына килеп тә утыралар.

Әйләнчек: Ах! Нинди тәмле ис!

Бөтерчек: Бигрәк тамак ачыкты инде. Нәкъ вакытында пеште бу пирог!

Әтәч: Сабыр, сабыр, дусларым! Иң элек әйтегез әле. Башакны кем тапты? (Бергә әйтәләр)

- Син таптың син! (кычкырып әйтәләр)

- Ә кем башакны суктырды?

- Син инде, Ал Кикрик, син! (бераз тынычрак)

- Кем сыртына салып, ашлыкны тегермәнгә алып барды?

- Син, әтәчкәй, син. (тыныч тавыш белән)

- Һәм, ниһаять, кем камыр басты, утын алып кереп мичкә якты, пирог пешерде?

- Барысын да син эшләдең, син! (пышылдап)

- Ә сез, кадерлеләрем, ни эшләдегез? (тычканнар берни дә әйтмиләр, үз ялгышларын аңлап берәм-берәм өстәл яныннан китәләр. Әтәчкә алар бик кызганыч тоела һәм ул аларны кире дәшеп ала.)

Әтәч:

Их, дусларым, ялкаулыкның

Нәтиҗәсе аяныч.

Һәркемгә дә бары хезмәт-

Бу дөньяда таяныч.

Әгәр дә сез бүгеннән

Тырышып, чын күңелдән,

Эшләсәгез, сезне мин

Коткарырмын үлемнән.

Тычканнар:

Ялгышыбыз аңладык,

Кичер безне, дускаем.

Бергә-бергә хезмәттә

Табарбыз балын, маен.

Алып баручы:

Дөньяда тик эш икән

Кешене кеше иткән!

Бәхет елмаеп караган,

Бу дусларга бер читтән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

Уртанчылар торкемендэ сойлэм теле устеру буенча шогыль "Йомры икмэк"

Конспект занятия по развитию речи в средней  группе по сказке "Колобок"...

сөйләм устерү

уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү...