Укыту-тэрбия эшен планлаштыру
календарно-тематическое планирование (старшая группа) на тему

Назмеева Гузель Нурулловна

Сентябрь3 нче атна (18.09. – 22.09.) - ”Көз байлыклары“.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл setyabr_3_atn.zur_.gr_.docx47.41 КБ

Предварительный просмотр:

Укыту-тәрбия эшен планлаштыру

Сентябрь3 нче атна (18.09. – 22.09.) - ”Көз байлыклары“.

Тема:”Көз байлыклары“.

Максат:Балаларның көз турында белемнәрен тирәнәйтү.  Сүзлек байлыкларын үстерү. Табигатьне яратырга өндәү, һәрбер ел фасылы үзенә күрә матур булуын аңлату.

Йомгаклау эше: Рәсем выставкасы“Көз– безнең байлыгыбыз”                                                                                                                                  

Үткәрелгән чараның  көне: 22.09.2017ел. Җаваплы: Тәрбиячеләр.:

Атна

Көндәлек режим

Белем  өлкәсе бүленешендә өлкәннәрнең һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның үзаллы

эшен оештыру

Ата-аналар

белән эш

Төркем, төркемчелек белән эш

Балалар белен  шәхси эш.

Режим вакытындагы

Белем эшчәнлеге

Д

Ү

Ш

Ә

М

Б

Е

18.09.

Иртән

Иртәнге гимнастика:

1. Әңгәмә:«Нәрсә бирә безгә көз?» -көз үзенә күрә үзенчәлекле булуы турында аңлату, үсемлекләргә сак караш тәрбияләүне дәвам итү.

2.М. Фәйзуллинаның “Урман докторы” дигән шигырен уку.

Максат: әсәрне аңлау, игътибар белән тыңлау, бергәләп кабатлау

3. Д/Уен (сөйл.теле): “Бу нинди?” – предметның дөрес итеп сыйфатларын әйтергә өйрәтү, сүз байлыкларын арттыру.

4. Д/Уен (музыка): «Рәсем буенча таны» - музыка уен коралларын рәсем буенча танып дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

5.ЗОЖ“Урман ничек сәламәтлекне саклый?” – балаларга урманның сәламәтлеккә ничек тәэсир иткәнен аңлату.

Ш/Эш (сенс.):“Парын эзләп тап” – бирелгән геометрик фигураларның парларын эзләп табу, җитезлекләрен үстерү (Альмира).

Ситуатив сөйләшү: “Миңа дустым белән генә урманга барырга ярыймы?” (Амелия).

1Сюжетлы уен:«Яшелчәләр кибете»Әни кызы белән кибеткә килә, азык-төлек ала. Сатучы товар сата, үлчәүдә яшелчә үлчи.Д/уен “Яшелчә кибетендә  ниләр сатыла”.

2. Төзү уеннары: “Шәһәребезнең парклары” – агач макетлары кулланып парк төзергә өйрәтү, фантазияләрен үстерү.

Консультация ”Нәрсә ул фольклор?”

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге

1. Танып белү(ФЭМП)Кечерәк. Түгәрәкләрһәм

квадратлар. Төркемнәрдәгепредметларнытоемлаухисләренәтаяныпчагыштыру. Максат:Ике төрлеҗыелманыңкайсысындапредметларныңкүбрәк, кайсысындаәзрәк яки алардагыпредметларсаныныңтигезме-юкмыикәнлегенбилгеләү. Шәхси эш : Д\уен: “Үсү тәртибе”Предметларны размерлары буенча чагыштыру, үсә бару тәртибендә урнаштыру күнекмәләрен системалаштыру.

2. Ана теле(фронталь) Өстәл театры - “Өч кыз” татар халык әкияте.

1.Балаларда якыннарына , әти - әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

2.Әкияттәге образларны дөрес итеп бирә белү, хәтер сәләтен үстерү.

3.Әдәби әсәрләр аша тирә - юньдәге вакыйгаләргә дөрес бәя бирергә,үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү

3. Физик культура (саф һавада)

эзерлэнэбез"

Саф һавада

1.Күзәтү:һава торышын –күк йөзенә карап  һава торышын билгеләргә өйрәтү,табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

2Хәр уен. “Автомобильләр”

Максат: төрле якка сигнал белән генә китүне игътибарга алу, юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау.

3. Хезмәт: веранда артын себерү – участокны чиста итеп тотарга кирәклегенә өндәү;уен мәйданчыгын коелган, корыган яфраклардан чистарту, арындыру.

МКР:“Тупны миңа ыргыт” – ике куллап тупны дөрес итеп ыргытырга өйрәтүне дәвам итү.  (Ильдан).

Х/Уен: “Әбәкле” – бер-береңә бәрелешмичә йөгерергә өйрәтүне дәвам итү (малайлар белән)

Ситуатив сөйләшү:“Минем киемем нинди булырга тиеш?” (Алмаз).

1. Тәҗрибә үткәрү:«Уенчыклар суда нишли»авыр һәм җиңел предметларның судагы хәләтен күзәтү.

2.Мөстәкыйль уеннар:Балаларның яраткан уеннарын уйнау.Саф һавадан кергәннән соң гигиена кагыйдәләренең дөрес итеп үтәлүенә ирешү.

Кичке як

Балаларны торгызу, чыныктыру.”Уяну” Күнегүләр: ялан аяк массажлы юллардан йөрү – тигезтабанлыкка каршы көрәшү.

1. Сюжетлы уен:“Тәмле ризыклар сатабыз”Рольләрне бүлешеп уйнарга өйрәнүне дәвам итү. һөнәрләр һәм һөнәрләрнең эш кораллары турында белемнәрен камилләштерү.

2. Д/Уен (тәҗрибә): «Шаян шырпылар» - балаларның игътибарлыкларын тәрбияләү, вак моториканы үстерү, шырпыларны тиз арада идәннән җыю.

3. Аз/х.уен.”Уенчыкны тап” – төркем эчендә ориентлашырга өйрәтү.

4. НРК:Т.Х.җырлы-биюле уены:“Зәңгәр чәчәк

Максат: җыр эчтәлегенә туры килгән бию хәрәкәтләрне башкару; балаларда шатлык хисләре уяту.

Ш/Эш (сенс.): «Ташлардан фигуралар» - төрле ташлардан фигуралар ясау (Амелия).

Ситуатив сөйләшү: “Малай кеше нинди булырга тиеш?” (Алмаз).

1. Китап үзәгендә: Иллюстрацияләр карау:“Татарстан урманнары” – табигатькә соклану хисе тәрбияләүне дәвам итү.

2. Иҗади сәнгатьД/уен: “Алмагачта алмалар” Агач рәсемен ясарга өйрәтү.Агачның кәүсәсе,  ботаклары, яфраклары, алмалары турында әйтү. Карандаш белән ясау алымнарын ныгыту

Атна

Көндәлек режим

Белем  өлкәсе бүленешендә өлкәннәрнең һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның үзаллы

эшен оештыру

Ата-аналар белән эш

Төркем, төркемчелек белән эш

Балалар белен  шәхси эш.

Режим вакытындагы

Белем эшчәнлеге

С

И

Ш

Ә

М

Б

Е

19.09.

Иртән

Иртәнге гимнастика:

1. Уен “Агач нинди ул?”

Максат: балаларга агачларны дөрес атарга һәм аерырга өйрәтү,аларның төрле ел фасылларында төрлечә төскә керүләре турында сөйләшү. Ни өчен? соравына җавап табу.

2.Д/Уен (сөйл.теле):“Сүзләр чылбыры” – предметка карата сыйфатлар әйтергә өйрәтү.

3.Г.Латыйпның “Алма җыябыз” шигырен уку.

Максат: шигырьне аңлау, игътибар белән тыңлау, истә калдыру

4. Гигиена таләпләре: «Киемнәрнең тәртиптәме?» -  киемдәге җитешсезлекләрне күрә белергә өйрәтүне дәвам итү.

5.Хезмәт: конструкторларны үз урыннарына, тартмаларга тутыру максат:балаларны тәртипкә, чисталыкка өйрәтүне дәвам итү.

Ш/Эш(ФЭМП): «Уңга- сулга» - уң-сулны аера белү, пространствада ориентлаша белү, фикерләү сәләтен үстерү(Шамил һәм Марсел белән).

Ситуатив сөйләшү: Иртәнге аш алдыннан кулларны юу.

Максат: җиңнәрне сызганып, кулдагы сабын күбеген яхшылап юып бетерергә өйрәтүне дәвам итү.

1. С/уенТөзелеш”

Бурычлары: Балаларда төзелеш турында конкрет белемнәр булдыру, аның этапларын өйрәтү. Эшче һөнәр ияләре турында белем һәм күзаллауны үстерү. Алар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү. Уен сюжетын иҗади, мөстәкыйль үстереп уйнауга этәрү.

Катнашучылар: төзүчеләр, ташчылар, шофёр, йөк ташучылар.

Ачыктан-ачык сөйләшү:Һәр балада талант бар.

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге

1Ана теле: Хикәянең эчтәлеген сөйләү.Ә. Бикчәнтәева. “Тәмле сүз” 1. Балаларга әсәрнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: дорфалык, үзен генә яратучанлыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Үзе һәм яшьтәшләре кылган эшләргә дөрес бәя бирә белү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен, монологик сөйләмне  үстерү.

3. Проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык турында күзаллау бирү.

2.  Әвәләп ясау: “Көз” фоторамасы.(нче төркем белән)Көзге күренешләрен искә төшерүче эиберләрдән    ( яфраклар, яшелчәләр һ.б) төрле өлешләрен, пропорцияләрен күрсәтеп рельфлы рама ясарга өйрәтү.

2.ФИЗО(укытучы планы буенча)

Саф һавада

1. Күзәтү: үсемлекләрне – тере һәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешне аңларга өйрәтүне дәвам итү, табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

2. И/Эш:“Җеп буйлап йөрибез” – тар урыннан гәүдәне төз тотып йөрергә өйрәтүне дәвам итү. (кызлар белән)

3. Хәр уен “Куып тот”

Максат: теләкләре буенча уйнау,тизлек,җитезлекне үстерү.

4. Хезмәт:коелган яфракларны себерү – күмәкләшеп эшләү теләге булдыру, себерке белән эш итү күнекмәләрен формалаштыру.

МКР: «Тупны кыршаугаыргыт» -тупны ике кул белән дөрес ыргытырга өйрәтүне дәвам итү (Раиль).

Х/Уен:“Җил исә” - хәрәкәтле уеннарда катнашырга теләк уяту (Рузиля).

Ситуатив сөйләшү: “Нәрсә ул тротуар?” (Алина).

1. Х/Уен:“Песи һәм тычканнар” - төрле халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү, җитезлекләрен үстерү.

Кичке як

Балаларны торгызу, чыныктыру.

1. Сюжетлы-рольле уен “Шифаханәдә”

Максат: балаларны табиб һәм авыручы арасында барган диалогны төзергә өйрәтүне дәвам итү.

2 Уку: Фәнис Яруллин “Көзге табын” шигыреШигырьне тынлый белергә өйрәтү, сорауларга җавап бирү, сөйләм телен үстерү, көз ел фасылындагы матурлыкка, мул уңышка  соклану булдыру

3. Д/Уен (әйләнә- тирә):“Кем ничек кычкыра” - балаларда түземлек тәрбияләү, хайваннарның нинди тавыш чыгарганын әйтергә, танырга өйрәтү.

Ш/Эш (әйләнә- тирә):“Аермасын тап” - ике агачка карап аермасын табу (каен һәм чыршы): бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  кызыксыну уяту (Ильдан).

Ситуатив сөйләшү: “Минем шәһәрем нинди?” (Лейла)

1. Төзү уеннары:«Безнең участок көз көне» - төзү конструкторлары белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү, фантазияләрен үстерү.

2. Сенсор үзәгендә:“Көзге төсләр” - уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү, төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү, татарча төсләрнең исемнәрен истә калдыру.

Атна

Көндәлек режим

Белем  өлкәсе бүленешендә өлкәннәрнең һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның үзаллы

эшен оештыру

Ата-аналар белән эш

Төркем, төркемчелек белән эш

Балалар белен  шәхси эш.

Режим вакытындагы

Белем эшчәнлеге

Ч

Ә

Р

Ш

Ә

М

Б

Е

20.09.

Иртән

Иртәнге гимнастика:

1.Әңгәмә (куркынычс.): Тема: «Ачык тәрәзәләр»   балаларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату,балаларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү, әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

2. Д/Уен (сөйл.теле):«Урманда» - балаларның агачлар, чәчәкләр турында белемнәрен баету.

3.Аз хәр.уен “Бозык телефон”

Максат: агачлар темасын кабатлау, сүзне бер-берсенә әйткәндә игътибарлы булу,уенга карата кызыксыну уяту.

5. Д/Уен:“Предметның төсен өйтеп бир” – татарча төсләрне аера белергә, теге яки бу предмет, җисем һәм әйберләрнең төсен дөрес әйтә белүләренә ирешү.

Ш/Эш:Д/Уен “Автобусны ясап бетер” – күзаллау сәләтләрен үстерү(Г.Амир).

Ситуатив сөйләшү: “Кешеләр белән ни өчен саубуллашырга кирәк?” (Алинә).

1. Өстәл уеннары: «Пазллар» - балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, бер бөтен рәсем төзү күнекмәсен ныгыту.

2. ФЭМП үзәгендә: Воскобовичның “Геоконт” уены белән уйнау.Максат: балаларның хәтерен,уйлау-фикерләү сәләтен үстерү;үрнәккә карап төрле фигуралар корырга өйрәтү.

Индивидуалькиңәшләр “Бала белән ничек аралашырга?”

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге

1.Ана теле/.“А. Алиш- балалар язучысы.” 1. А.Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. А. Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

2.Аралашу(сөйләм теле)“Китап – белем чишмәсе”Максат:

Китапның белем чыганагы булуын аңлату;аларда китапка карата ихтирам, мәхәббәт, кайгыртучвнлык хисләре тәрбияләү. Сүзлек эше:белем,белемле кеше,китап,журнал,газета,китапханә,пөхтәлек.

3.Музыка: Тыңлау.«Картинки природы» (Табигать күренешләре) - Осень (Көз) – Улетают дикие утки (Кыр казлары киткәндә) Р. Яхина -   Различать одно-, двух-, трёхчастную  формы.   Муз. ритм. дв:УМК Упр. «Гадиадым» (простые шаги), «Борма» (Борма) – тат. х. к. (Шома бас 20, 11) - обращать внимание на неторопливое исполнение, слушать музыку, воспитывать терпение, развивать муз. Слух.Уен: «Колокольчики и маракасики» (русские народные мелодии)- развивать звуковысотный слух.

Саф һавада

1. Күзәтү:ылыслы агачларны – агачлар турында белемнәрен ныгыту, табигатькә сак караш тәрбияләү.

2. И/Эш:“Тупны чөеп тоту күнегүләре” – бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәт урнаштыру(малайлар белән)

3. Х/Уен: “Кем кая кача” – балаларны сигнал буенча йөгерергә өйрәтү, уен белән кызыксындыру, игътибарлылык тәрбияләү.

4. Хезмәт:участок юлын чүпләрдән арындыру- хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, тәрбияче кушканны үтәү.

МКР:«Бер колоннада йөгерү» -  төгәллек булдыру (Ильвина).

Х/Уен:«Мәче һәм тычканнар» игътибарлылык,җитезлк, өлгерлек тәрбияләү (Алмаз).

Ситуатив сөйләшү: “Агачлар белән куаклар, ни белән аерыла” (Милана).

1. Х/Уен:«Без шоферлар» - балаларда туры һәм төрле юнәлештә йөгерү күнекмәләре булдыру.

Кичке як

Балаларны торгызу, чыныктыру.

1НРК.Рус халык әкияте “Хаврошечка ” уку.

Максат: әсәрне аңлау, игътибар белән тыңлау, сорауларга дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү

2. Д/УенНәрсә артык?

Максат.Предметларны төркемләү күнекмәләрен, гомумиләштерүче сүзләрне һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3.Д/Уен (сөйл.теле)«Дөрес тасвирла» - фикер йөртүне, сөйләмне яхшырту.

Режимда:Киригами техникасы белән кәгазьдән кору: “Кыргый хайваннар”Турыпочмаклы кәгазь битен урталай бөкләп, детальләр өстәп, күләмле фигуралар ясарга өйрәтү. Эш өчен өстәмә кирәкле материалны мөстәкыйль сайлый белү күнекмәләрен ныгыту.(Р. М. Зиннәтова”СУРӘТЛӘҮ ҺӘМ КОРУ ЭШЧӘНЛЕГЕ”55 бит)

Ш/Эш (сөйл.теле): Д/Уен “Гомумиләштерүче сүзләр” - “гомумиләштерүче сүзләр” төшенчәсе белән таныштыра башлау(Амира).

Ситуатив сөйләшү:“Нигә урманнар кирәк?” (В.Амир).

1.Театр үзәгендә: “Шәүлә” театры белән “Шалкан”әкиятен күрсәтү.

2.Юл йөрү кагыйдәләре өйрәнү үзәгендә: «Су транспорты» - траспортлар төшкән альбом карау.

Атна

Көндәлек режим

Белем  өлкәсе бүленешендә өлкәннәрнең һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның үзаллы

эшен оештыру

Ата-аналар белән эш

Төркем, төркемчелек белән эш

Балалар белен  шәхси эш.

Режим вакытындагы

Белем эшчәнлеге

П

Ә

Н

Җ

Е

Ш

Ә

М

Б

21.09.

Иртән

Иртәнге гимнастика:

1. Әңгәмә “Ни өчен төркем бүлмәсендә тәртип булырга тиеш”Балаларны төркем бүлмәсендә чисталык һәм тәртип тотарга өйрәтүне дәвам итү, ничек уенчыкларны дөрес итеп урнаштырырга кирәклеген  аңлату.

2. Уку:“Б.Рәхмәт “Кошлар киткәндә” - шигырьдә балаларга таныш булмаган сүзләрнең, чагыштыру алымнарының мәгънәләрен аңлату.

3.Я. Игәнәй «Зур үстем» (ятлау)

Яңа шигырь белән таныштыру. Өлкәннәргә ничек булышуларын аныклау. Өлкәннәргә хөрмәт, ярдәмчел булырга омтылыш тәрбияләү.

Ш/Эш “Атна көннәре”

Максат: атна көннәренең  атамаларын истә калдыру.(.Надя һәм Самира белән).

Ситуатив сөйләшү: “Кем күбрәк тылсымлы сүз белә?” (Альмира һәм Надя белән).

1.Музыка үзәгендә«Татарча җырлар тыңлау» - музыкага кызыксыну уяту, балаларның кәефләрен күтәрү.

2. НРК үзәгендә:.Җырлы- биюле уен “Зәңгәр чәчәк” Максат: матур итеп әкрен генә, салмак кына йөрергә өйрәтү, татар халык җырын җырлау, җәза үти алу күнекмәләрен үстерү

Консультация

“Компьютерның һәм телевизорның зыяны”

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге

1.Ана теле/ Хикәянең эчтәлеген сөйләү.Ә. Бикчәнтәева. “Тәмле сүз” 1. Балаларга әсәрнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: дорфалык, үзен генә яратучанлыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Үзе һәм яшьтәшләре кылган эшләргә дөрес бәя бирә белү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен, монологик сөйләмне  үстерү.

3. Проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык турында күзаллау бирү.

1.Әвәләп ясау: “Көз” фоторамасы (2нче төркем белән)Максат: Көзге күренешләрен искә төшерүче эиберләрдән    ( яфраклар, яшелчәләр һ.б)  төрле өлешләрен, пропорцияләрен күрсәтеп рельфлы рама ясарга өйрәтү.

2.ФИЗО

3.ФЦКМ(Танып белү)“Туган шәһәрем Яр Чаллы”Максат:Туган җиргә,Ватанга мәхәббәт,туган тел,туган шәхәр, шул шәхәрдә яшәүче төрле милләт халыкларына ихтирам(толерантлык),горурлык хисләре тәрбияләү.

Саф һавада

1. Күзәтү:өянкедәге карга ояларын – каргаларның яшәү рәвешләре белән танышуны дәвам итү.

2. И/Эш: “Флаг янына йөгереп килегез” - җитезлек, чыдамлылык булдыру, дусларча аралашу күнекмәләрен тәрбияләү (малайлар белән)

3. Х/Уен:”Песи һәм тычканнар” - уенга кызыксыну уяту, балаларны халык уеннарына ихтирам тәрбияләү.

4. Хезмәт:участокта чүп җыю – күмәк хезмәткә өндәү, тәрбияче кушканны үтәү.

МКР: «Кем җитезрәк» -гәүдәне төз тотып авыш скамейкадан өйрәнү (Шамиль).

 Х/Уен: «Куып тот» - сигнал буенча өйгерү, тизлекне ныгыту (Г.Амир).

Ситуатив сөйләшү: “Урманда үз-үзеңне тоту” (Самина).

1.Х/Уен:“Әбәкле” - балаларда сабырлык, җитезлек, хәрәкәт активлыгы тәрбияләү.

Кичке як

Балаларны торгызу, чыныктыру.

1.Уку.А. Алиш "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар"

-әдәби әсәр образларының характерын сизәргә һәм аңларга.

- мәкальләрнең мәгънәсен аңларга өйрәтү.

2. Театр кую. Рус халык әкияте “Өч дуңгыз” әкиятен драматизацияләү.

Максат: геройларның хәрәкәтләрен, сүзләрен кабатлау.

3. Хезмәт:төркем эчендә урындыкларны тезеп кую - тәртипкә өйрәтү.;юеш чүпрәк белән уенчыкларны, урындыкларны сөртү.

 Ш/Эш (сөйл.теле):“Иптәшеңне сыйла” - балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту, сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү (Амелия һәм Самина белән).

Ситуатив сөйләшү: “Кешеләр бер-берсе белән ничек аралашырга тиешләр?” (Райль).

1.Сюжетлы-ролле уен “Ашханәдә”

Максат: рольләрне бүлешә белү, уенда катнашуга теләк уяту, ашханәдә эшләүче һөнәр ияләренең хезмәтләрен башкару

2.  Өстәл уеннары: “Мозаика төзү” - уйнаган уенны башыннан ахырына кадәр уйнап бетерергә, игътибарны юнәлтергә өйрәтү.

Атна

Көндәлек режим

Белем  өлкәсе бүленешендә өлкәннәрнең һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның үзаллы

эшен оештыру

Ата-аналар белән эш

Төркем, төркемчелек белән эш

Балаларбелен  шәхси эш.

Режим вакытындагы

Белем эшчәнлеге

Җ

О

М

Г

А

22.09.

Иртән

Иртәнге гимнастика:

1.  Әңгәмә (әдәп).: "Киенү һәм чишенү әдәбе" – балаларны дөрес тәртиптә чишенергә һәм киенергә өйрәтүне дәвам итү.

2.  Д/Уен (ФЭМП): “Курчакларга бантик бәйлә” - тасмаларны озынлык буенча чагыштырырга өйрәтү.

3. Уку (НРК): «Аю һәм бабай» - балаларны татар халык әкиятләре белән таныштыра башлау, кеше өчен хезмәт иң кирәкле нәрсә икәнен төшендерү.

4.  Д/Уен (музыка): “Музыкаль кубик» - музыка уен кораллары белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту.

5.  Гигиена таләпләре:кул битне мөстәкыйль рәвештә чиста итеп юарга, сабын, тарактан дөрес файдаланырга, юынганнан соң сөртенергә, сөлгене урынына элеп куярга.

Ш/Эш: «Аермасын тап» - рәсемнәрдәге аермаларны табарга өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү (Лейла).

Ситуатив сөйләшү:“Дусларны ни өчен хөрмәт итәргә кирәк?” (Реналь).

1. .С/уен “Шәһәр юлларында”

Бурычлары: балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, яңа роль – регулировщик белән таныштыру.

Катнашучылар: шоферлар, регулировщик, пассажирлар

2. Китап үзәгендә: альбом карау“Көзге урман”–урман рәсемнәрен карау, экологик тәрбия бирү, табигатькә карата соклану хисе тәрбияләү.

Индивидуаль сорауларга индивидуаль җаваплар бирү.

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге

1.Рәсем ясау:“Көнбагышлар”Максат:Сары таҗ яфракларының төрле төсмерләрен, орлыклар белән тулы үзәгенең көрән, кара, соры төсләрен рәсемдә күрсәткәндә, балаларда төс тое сәләтен, нәфасәти кабул итүне үстерү.

2.Музыка:Тыңлау.«Картинки природы» (Табигать күренешләре) - Осень (Көз) – Улетают дикие утки (Кыр казлары киткәндә) Р. Яхина -   Различать одно-, двух-, трёхчастную  формы.   Муз. ритм. дв: УМК Упр. «Гади адым» (простые шаги), «Борма» (Борма) – тат. х. к. (Шома бас 20, 11)  - обращать внимание на неторопливое исполнение, слушать музыку, воспитывать терпение, развивать муз. Слух.Уен: «Колокольчики и маракасики» (русские народные мелодии)- развивать звуковысотный слух.Җырлау:“Уңыш җыры” А. Филиппенко – развивать навык выразительности при выполнении инсценирования.

Саф һавада

1. Күзәтү:каенны - агачлар турында күзаллауларын үстерү, агачның ботакларын һәм яфракларын күрсәтү.

2.Спорт күнегүләре:кыршаулар белән – балаларны кыршаулар белән төрле күнегүләр ясарга өйрәтү, кәефләрен күтәрү.

3.Х/Уен: “Буталчык” – игътибарлылык тәрбияләү.

4.Хезмәт:мәйданчыктагы чүпләрне җыю – башланган эшне ахыргача эшләп бетерегә өйрәтү, тәрбияче кушканны үтәү.

МКР: “Биегрәк сикер” –хәрәкәтчәнлекне үстерү, физик яктан камилләштерү (Альмира). Х/Уен:“Җил исә” - хәрәкәтле уеннарда катнашырга теләк уяту (Раиль).

Ситуатив сөйләшү: “Өстәге болытлар нәрсәгә охшаган?” (Марсель).

1. Тәҗрибә үткәрү: «Сулар ага» -  лейкага салган суның кая агуын күзәтү, нәтиҗә ясау.

Кичке як

Балаларны торгызу, чыныктыру.

1. А.Алишның “Сертотмас үрдәк” аудиоязмасын тыңлау. Ишетеп кабул итү күнемәләре булдыру.

2. Д/Уен (сенс.): «Нәрсә артык» - көзге чәчәкләр арасыннан язгы чәчәкләрне аерып алу.

3. Бәйрәм кичәсе:Рәсем выставкасы“Көз – безнең байлыгыбыз” - төрле уеннар уйнау, балаларда күтәренке кәеф булдыру, урман рәсемнәрен ясау.

Ш/Эш (әйләнә-тирә): “Гомумиләштерүче сүзләр” - уйлау күнекмәләрен, фикер йөртүләрен үстерү (Алина).

Ситуатив сөйләшү:“Балалар бакчасында нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә эшләргә ярамый?” (Надя).

1Юл йөрү кагыйдәләре өйрәнү почмагында БДД: «Шәһәр урамы» - төрле транспорт төрләре белән макетта уйнарга өйрәтүне дәвам итү, бер-берең белән дус уйнау күнекмәсен формалаштыру.

2. Ирекле уеннар: ирекле уеннар яшьтәшләр белән уртак тел табып уйнарга өйрәтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Җомга бәйрәме.“Балалар бакчасында бәйрәмнәр һәм күңел ачу чараларын планлаштыру”

Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү....

I кечкенәләр төркемнең укыту-тәрбия бирү эшенә комплекс-тематик планы

Проект темасы,максатлар,бурычларҮткәрү вакытыПроекатның эчтәлеге“Безнең балалар бакчасы”Максат: балаларны, балалар бакчасына ияләштерү.Бурычлар:-балалар бакчасыбелән якыннырак таныштыру.-әйләнә-тирә б...

Белем бирү һәм тәрбия эшенең календарь планы апрель ае

Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә, язгы куренешләр белән танышу....

2-6 НЧЕ ОКТЯБРЬГА УКЫТУ-ТӘРБИЯ ЭШЕН ПЛАНЛАШТЫРУ

Календарно-тематическое планирование для татарских групп на октябрь в 1 мл. группе...

Мәктәпкәсә ойошмала (балалар баҡсаһында) Федераль белем биреү стандартына ярашлы белем – тәрбиә эшенең яңы йүнәләше

Мәктәпкәсә ойошмала (балалар баҡсаһында) Федераль белем биреү стандартына ярашлы  белем – тәрбиә эшенең яңы йүнәләше...