Программа "Әдәп төбе-матур гадәт"
рабочая программа (средняя группа) на тему

Бариева Ляйсан Раисовна

Уртанчы төркем балалары өчен "Әдәп төбе- матур гадәт" түгәрәгенең эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Программа "Әдәп төбе-матур гадәт"23.18 КБ

Предварительный просмотр:

     

                               Уртанчылар төркемедә

“Әдәп төбе – матур гадәт”

түгәрәгенең эш программасы.

Төзеделәр:

1нче категорияле тәрбияче Бариева Ләйсән Рәис кызы

                                 

                                                      2016 ел.

                                            Аңлатма язуы.

      Балалар бакчасының төп бурычы – балаларны кечкенәдән сәламәт, белемле, инсафлы, әдәпле һәм мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

      Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор 7 яшькә кадәр,әхлаклык сыйфатларының нигезе  нәкъ шушы вакытта салына. Димәк ,үз-үзеңне әдәпле тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә һәм балалар бакчасында башлана.

      Тәрбия- ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын , тырышлыгын һәм түземлеген тәлап итә торган дәвамлы эш ул.

      Балалар бакчасына йөри башлаганчы балалар гаиләдә тәрбияләнә.Димәк, әдәплелек кагыйдәләренең нигезен өйдә әти-әни , әби-бабай тарафыннан өйрәтелә.Гаиләдә бирелгән күнекмәләр балалар бакчасында үстерелә, камилләштерелә.

      Билгеле ки,  әдәплелек кагыйдәләре бала иртән бакчага килеп , кич кайтып киткәнче кабатлана, хаталары вакытында төзәтелә. Бу кагыйдәләрне балаларның күңеленә  тагын да ныграк  сеңдерүдә түгәрәк эшчәнлегенең файдасы зур. Монда балалар әдәплелек кагыйдәләрен барсы бергә кабатлыйлар, ул кагыйдәләрне эченә алган җырлар җырлыйлар, шигырьләр , такмаклар өйрәнәләр.

      Түгәрәк эшчәнлегендә мультимедиа чаралары, төрле күрсәтмәләр: уенчыклар, рәсемнәр, рәссамнарның картиналарын, өстәл уеннары, слайдлар куллану, мультфильмнар карау бик мөһим.

     Бала мәктәпкәчә яшьтә бик хисле, эмоөиональ була.шуңа күрә тәрбияче балаларга итагатлье, ягъни үзе дә бик әдәпле , сабыр булырга тиеш. Балаларга таләпчәнлекне киметмәскә, шул ук вакытта назга да саранланмаска кирәк. Тәрбияче бала күңелен аңлый белгәндә , аның мөмкинлекләренә , сәләтенә һәрчак ышаныч белдереп , аның якын дустына әверелгәндә генә, өйрәнелгән кагыйдәләр балада гадәткә , даими күнекмәләргә әйләнергә мөмкин.

  Программаның максаты:

балаларга элементар әхлак кагыйдәләрен өйрәтү;милли тәрбия алымнарын кулланып , аларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

  Бурычлары:

  1. Балаларда әдәпле сөйләм күнекмәләре булдыру. Әхлак сыйфатлары булдыруда туган телнең әһәмиятен күрсәтү.
  2. Яшьтәшләре белән үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру тәҗрибәсе туплауга булышлык итү. Дус , тату уйнарга, ярдәмләшергә өйрәтү.
  3. Урамда һәм өйдә, балалар бакчасында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштыру.
  4. Әти-әниләргә , өлкәннәргә игътибарлы мйнәсәбәт тәрбияләү.
  5. Табигатькә сак мөнәсәбәт формалаштыру.

 Билгеләнеше:

План - программа уртанчылар төркеме өчен тәкъдим ителә.

Түгәрәк атнага бер тапкыр көннең икенче яртысында үткәрелә.

Түгәрәк эшенең дәвамлылыгы 15-20 минут тәшкил итә.

Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.

Перспектив-тематик план

Атна

Темасы

Эчтәлеге

Әдәбият

Сентябрь ае

1 нче

“Әйдәгез, танышабыз”

Сөйләгән сүзләр, эшләгән эшләр, кылган гамәлләр, ясаган хәрәкәтләрнең һәрвакыт дөрес булуына ирешергә кирәклеген, мөһимлеген аңлату. Әти – әни һәм өлкәннәр, яшьтәшләр һәм дуслар белән үзара дустанә мөнәсәбәтне тәртиптә тотуның әһәмиятле булуын төшендерү.

“Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе” китабы, 89 бит

2 нче

“Әхлак нәрсә ул?”

Балаларны кешеләр белән аралашу әдәбе белән таныштыру, кешеләргә мөрәҗәгать итә белү, кеше белән матур итеп, ачык, аңлаешлы итеп сөйләшергә кирәген аңлату.

“Әхлак тәрбиясе” китабы, 76 бит

3 нче

“Тәрбияле бала”

Әдәп һәм тәрбиягә аңлатма бирү. Гадәт вә холыкларны тәртиптә тоту, үз вазифаларыңны, бурычларыңны үти һәм һәръяклы әдәп саклый белүне аңлап камилләштерү, белемгә һәм хезмәткә омтылуның әһәмиятен аңлату. Балаларда  матур гадәт – холыклар, әдәплелек тәрбияләүне формалаштыру, камилләштерү.

“ Әхлак белеме” китабы,  3 бит

4 нче

“Сәламләшү”

Сәламләшү, ягъни исәнләшүнең иң күркәм гадәтләрнең берсе булуын аңлату. Гаиләдә, балалар бакчасында, җәмәгать урыннарында үз – үзеңне тота белү  этикеты, исәнләшү тәртибе белән ныклап таныштыру, шулай ук аның әһәмияте, эчтәлеге турында сөйләшү. Сәламләшә белү күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

110 бит

Октябрь ае

1 нче

“Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык”

Балаларда тырышлыкның әйбәт, яхшы гадәт, ә ялкаулыкның начар гадәт икәнен аңлату, мәкальләр өйрәтүне дәвам итү.

“Әхлак белеме” китабы, 74 бит

2 нче

“Тугрылык”

Сүз сөйләгәндә тугры сөйләү, ягъни дөресен генә әйтүнең иң әһәмиятле үзенчәлек булуын аңлату, төшендерү. Дөреслекнең  һәрвакыт җиңүе турында сөйләшү. Балаларда тугры була белү үзенчәлекләрен үстерү

“Әхлак белеме” китабы 44 бит

3 нче

“Хезмәттә – хөрмәт”

Тырышлык белән эшләгәндә генә куелган максатка ирешүгә мөмкин булуын раслау. Һәр кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң тәрбияләү. Тырыш хезмәтнең генә хөрмәткә лаек булуын аңлату, төшендерү. Хезмәтне ярату күнекмәләрен үстерү

“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы 169 бит

4 нче

“Нинди икмәк тәмле була?”

Хезмәт куеп, тырышып, тир түгеп эшләсәң, икмәкнең бик тәмле булуын аңлату. Икмәкне үстерүнең озак һәм авыр булуын сөйләү. Аның кадерен белергә кирәклеген төшендерү. Икмәкне саклый, хөрмәт итә белү күнекмәләрен формалаштыру.

“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы 117 бит

                                              Ноябрь ае

1 нче

“Мәрхәмәтлелек, йомшак күңеллелек”

Кешеләргә, табигатькә, тирә – юньгә карата мәрхәмәтле, йомшак күңелле була белү күнекмәләрен үстерү һәм аларның иң кирәкле үзенчәлекләр булуын, әһәмиятен, мөһимлеген аңлату.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы 132 бит

2 нче

“Өлкәннәрне хөрмәтләү”

Балаларны сүз тыңлаучан булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтү. Олыларга каршы әйтергә, тупас мөгамәләдә булырга ярамаганлыгын, киреләнүнең начар гадәт икәнен төшендерү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы 113 бит

3 нче

“Ярдәмләшү, юмартлылык”

Үз теләгең белән ярдәм итә белү һәм юмартлылык кылу – иң көчле кешеләрдә була торган гүзәл үзенчәлекләр булуын төшендерү. Балаларда ярдәмләшү, юмартлылык кыла белү үзенчәлекләрен формалаштыру. Изгелек, яхшылык эшли белү үзенчәлекләре һәр кешене бизәүче сыйфат булуын аңлату.

“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы

4 нче

“Безнең туганнар”

Туганнар, туганлык хисләре турында сөйләшү, аларга җылы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

“Туган телдә сөйләшәбез” китабы

                                            Декабрь ае

1 нче

“Әдәп һәм тыйнаклык”

Әдәплелек, тыйнаклык, оялуның иң күркәм үзенчәләекләр булуын аңлату һәм балаларда шул үзенчәлекләрне үстерү өстендә эш, ә кирелек һәм үҗәтлеккә тәнкыйть белән карарга өйрәтү.

“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы 232бит

2 нче

“Сакчыллык кайда да кирәк”

Балаларда йорт җиһазларына, йортны бизәүче әйберләргә сак караш тәрбияләү, тирә – юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы 171 бит

3 нче

“Дуслык һәм иптәшлелек. Үзара мөнәсәбәт”

Дуслаша белү, иптәшләр табуда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим үзенчәлекләрнең берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Балалар арасында толерант мөнәсәбәтләрне формалаштыру.

“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы 134 бит

4 нче

“Көндәлек режим”

Балаларның көндәлек эшләрне яхшы белүләренә ирешү. Режимның әһәмиятен аңлату. Мөстәкыйльлек, җаваплылык тәрбияләү

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы 215 бит

                                          Гыйнвар ае

3 нче

“Сабырлык”

Сабырлыкның һәр эштә дә кирәк булуын, ә сабырсызлыкның иң ямьсез сыйфат булуын аңлату. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен сабыр булырга кирәклеген төшендерү. Балаларда сабырлык үзенчәлекләрен формалаштыру.

“Әхлак белеме”

131 бит

4 нче

“Шөкер итү, шөкер кылу”

Булганга канәгать була белү күнекмәләре үстерү. Күңелдән, телдән, үз – үзеңне тотышың белән дә шөкер итү, булганга канәгать була белү үзенчәлекләрен тәрбияләү.

Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

90 бит

                                                     Февраль ае

1 нче

“Гаделлек”

Балаларга гадел була белүнең иң күркәм, матур үзенчәлек булуын аңлату һәм шушы үзенчәлекне формалаштыру.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

2 нче

“Сүзеңдә тору”

Һәр баланың да ышанычлы булуын һәм нык тора белүенең һәрвакытта бик әһәмиятле икәнен дәлилләү. Сер тоту һәм әманәтне тапшыру, үтәү, сүздә торуның зарурлыгын аңлату.

“Әхлак белеме” 93 бит

3 нче

“Начар сыйфатлар”

Начар сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, ялган сөйләү, кеше әйберен  рөхсәтсез алу – хурлык икәнен төшендерү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

236 бит

4 нче

“Кыюлык – батырлык”

Кыюлык, батырлык турында сөйләшү. Балаларны тирә – юньдәгеләр кыен хәлгә калганда күрә белергә, ярдәмгә килергә өйрәтү, битарафлыкка, куркаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” китабы, 234 бит

                                                Март ае

1 нче

“Вәгъдә. Әйткән сүз – аткан ук”

Вәгъдә бирү, вәгъдәдә тора белүнең иң җаваплы, кирәкле сыйфат икәнен балаларга төшендерү.  Вәгъдәле була белү сәләтен үстерү.

“ Әхлак белеме”93 бит

2 нче

“Кунак чакырдык”

Балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

134 бит

3 нче

“Кунакта үз – үзеңне тоту кагыйдәләре”

Кунаклар белән аралашу, үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Кешеләргә ихтирам тәрбияләү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

135 бит

4 нче

“Киенә белү”

Һава торышына яраклы итеп киенә белергә өйрәтү, киенү эзлеклелеген ныгыту, киемнәргә сак караш тәрбияләү, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

176 бит

                                                Апрель ае

1 нче

“Ялган һәм хәйлә”

Ялган һәм хәйләнең кеше дәрәҗәсен югалта торган иң ямьсез сыйфат булуын аңлату. Хәйләгә корылган эшнең нәтиҗәсез булуын төшендерү

“Әхлак белеме” 118 бит

2 нче

“Ихтибарлылык, кешелеклелек”

Балаларны өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә кайгыртучан, ихтибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтү. Яхшы күңеллелек, кешелеклелек хисләре тәрбияләү

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

180 бит

3 нче

“Дуслыкның көче”

Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү, аларда бер – беренә иптәшлек – дуслык хисләре тәрбияләү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

131 бит

4 нче

“Яхшы эшләр”

Балаларда яхшы эшләр белән кешеләрне сөендерәсе килү, теләк уяту. Кеше әйтмичә, үзең белеп яхшылык эшләргә өйрәнү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

184 бит

                                                Май ае

1 нче

“Табын янында утыру кагыйдәләре”

Табын янында утыру кагыйдәләрен ныгыту. Табын янына олылардан алда утырырга ярамаганлыгын, ризык капкан килеш сөйләшүнең әдәпсезлек икәнен төшендерү  һ.б. кагыйдәләрне аңлату.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

128 бит

2 нче

“Начар сыйфатлар”

Начар сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, ялган сөйләү, кеше әйберен рөхсәтсез алу – хурлык икәнен аңлату.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

236 бит

3 нче

“Әдәплелек кагыйдәләре”

Балаларда көнләшү, кеше әйберенә кызыгу, күпсенү, көченнән килми торган эшләр вәгъдә итү кебек ямьсез сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

235 бит

4 нче

“Туган ил, туган авыл, туган йорт”

Туган илне, туган авылны, туган йортны  ярату. Алар белән горурлану хисләре тәрбияләү. Авылыбызны матур итүдә катнашу теләге уяту.

“Әхлак нигезе-матур гадәт” китабы

248 бит

Әдәбият исемлеге.

  1. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик әсбап / (төз. : Закирова К.В., КадыйроваР.Ә.). – Казан : “ Аксу” компаниясе, 2013.
  2. Балачак аланы : балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / ( төз. Закирова К.В. ). – Казан : РИЦ, 2011
  3. Закирова К.В. , Кадыйрова Р.Ә., Сафиуллина Г. М. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
  4. Кашапова М. Ф. Иң гүзәл тел – туган тел. – Казан: Школа, 2009.
  5. Мәктәпкәчә тәрбия: балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү/ (төз. Закирова К.В.) – Казан : РИЦ «Школа», 1998
  6. Туган телдә сөйләшәбез : 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек/ (төз. : Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н., Зөфәрова М.С. һ.б.). – Казан: “Фолиант”, 2012.
  7. Әхлак белеме.( төз. В.С. Казыйханов). Яр Чаллы : Өзлексез белем бирү иституты, 2000.
  8. Әхлак нигезе-матур гадәт. К.В. закирова, Р Ә. Кадыйрова./ Методик кулланма/. – Казан: Мәгариф, 2004.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

Матур кар бөртекләре

Баларлар белән эшләнгән "Матур кар бөртекләре" дигән проект...

Матур булыйк

Выступление в родительском собрание по эстетическому воспитанию...

И туган тел, и матур тел

посвещен к праздниванию дня рождения Г.Тукая...

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....