Матур кар бөртекләре
творческая работа учащихся по окружающему миру (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Баларлар белән эшләнгән "Матур кар бөртекләре" дигән проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matur_kar_borteklre.docx680.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Беренче кечкенәләр төркемендә

“Матур кар бөртекләре” дигән темага

бер айга эшләнгән проект 

Тәрбияче: Гайфуллина А.Ш.

2012 ел

Проектның максаты:

  1. кече яшьтәге балаларны карның, суның халәте белән таныштыру,
  2. тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның игътибарын,
  3. хәтердә калдыру һәм уйлау сәләтен, тирә- юньне күзаллавын үстерү,
  4. сөйләм телен камильләштерү.

Проектның эшчәнлеге

Кыш җитте, бар дөньяны ап-ак итеп карлар яуды, кармы  кар без өлкәннәр шулай дип кенә карыйбыз, ә менә яңа гына аякка басып дөньяга чыккан сабыйлар алай дип кенә карый белмиләр шул.Алар өчен бу ак дөнья яңа бер ачыш һәм яңалык булып тоела. Аларның бу ак могҗиза турында барсында беләселәре килә һәм алар без өлкәннәргә үзләренең соруларын яудыралар, “ни өчен ак”, ни өчен күп”, “ни өчен салкын”.Кечкенә баланың бу мәһабәт дөньяны үзе күңеле аша үткәреп танып беләсе,тотып һәм эшләп карыйсы килә. Кар һәм суның үзенчәлекләрен балаларга аңлату йөзеннән мин январь ае дәвамында , табигать дәресендә , “матур кар бөртекләре” дигән темага проект уздырдым. Балаларны өйрәтү өлкәсендә яңа төр методлар кулланып эшләве мәктәпкәчә яшьтәге баланың  дөнья белән кызыксынуын , хисләнүчән сизгерлеген арттыра,бигрәк тә бу төр эшчәнлек балаларның шәхесен ,иҗади мөмкинлекләрен һәм танып-белүен үстерүгә юнәлтелгән булса. Практика күрсәткәнчә, проект алымы хәзер бик актуаль һәм нәтиҗәле. Балалар белән өлкәннәрнең үзара бердәм эшчәнлеккә нигезләнгән проект эше балаларның күнекмәләрен ныгыта, тирә- юньне "ачарга”, тиз һәм тирәнтен танып белергә ярдәм итә. Проект алымының нәтиҗәлелеге тагын шунда, әле ул балага үзенә үк тәҗрибә ясауда  катнашырга ,үз фикерен курыкмыйча әйтергә, якларга , һәм алган белемнәрен кайсы да булса эшчәнлектә кулланырга ярдәм итә.

Кар бөртекләре һәм кышкы билгеләр белән таныштыру эшен башлаганда иң беренче булып балалар белән кар яуганда бияләй өсләренә төшкән кар бөртекләрен күзәттек. Алар шундый матур, кечкенә , салкын һәм шунда ук авыздан чыккан җылы һава  белән эреп тә китә. Бу безнең нәни балалар өчен бик кызык күренеш булды.Һәм без урамда күргән кар бөртекләрен кәгазь битләренә төшердек. Ак бит алып кар бөртекләре кистек аларны кар яуган кебек итеп тәрәзәләргә сыладык.Икенче эш итеп яңа яуган карны савытка салып группа эченә алып кердек һәм балалар белән ялангач кул белән тиеп , йомарлап,  уч төпләренә куеп карадык ә безнең куллардагы карыбыз үзебез карап торганда ук эреп суга әйләнде. Балалар үз куллары белән карга таякчыклар кадып карадылар кар йомшак булуга карамастан ул таякчыклар авып китмәделәр. Ә без балалар белән шул хәлдә (таякчыклар кадаган килеш) карыбызны иртәгәгә  кадәр тәрәзә төбенә куйдык. Икенче көнне нәтиҗәсен карадык безнең кар урнында су ә таякчыкларыбыз утырып тормыйлар авып киткәннәр. Шулай итеп безнең карыбыз бөтенләй юкка чыккан һәм без балалар белән бу эргән карыбызны кабат тышка чыгарып куйдык.Өченче эш итеп без нәни кар бөртекләребезне яңадан тыштан алып кереп карарга булдык .Безнең күзәтүчеләребез иң беренче бармакларын кыгып карадылар, суыбыз юкка чыккан каты бозга әйләнгән аны кыйшайтып та  түгеп тә карадылар ул чәчелмәде түгелмәде дә.Шунда ук таякчыкларны да алмакчы булдылар алар да катып калган иде.Һәм ни күзләре белән күрсеннәр алар шундый матур үтә күренмәле ялтырап торган бозга әйләнгәннәр. Кар кабек тиз генә кулда да эреп китми ул бик тә суык һәм каты  иде. Дүртенче эш без балалар белән кабаттан бу салкын һәм каты бозыбызны җылы бүлмәбездә калдырдык, һәм икенче көнне кабат күзәттек безнең матур бозларыбыз тыгы җылы суга әйләнеп беткән .шулай итеп без балалар белән нәни генә кар бөртекләрен ничә төрле рәвешкә килгәнен күзәттек.Һәм нәтиҗә ясадык безнең кар бөртекләребез бар тик кыш көне генә салкын вакытта гына безнең җир өстенә шулай күп итеп ява ала чөнки ул көннәр җылыткач эреп бетәчәк сулар ,гөрләвекләр булып агачак.

Проектның бурычы: кечкеләр төкемендәге балаларның танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү, иҗади һәм логик фикерләүләрен үстерү. Проектның максаты: - Кече яшьтәге балаларны карның, суның үзлекләре, халәте белән таныштыру, тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның игътибарын, хәтердә калдыру һәм уйлау сәләтен, тирә- юньне күзаллавын үстерү; кар суы һәм чиста су турындагы күзаллауларын киңәйтү ,сөйләм телен камильләштерү; суны юк-барга әрәм-шәрәм итмәү кебек сакчыллык кагыйдәләренә төшендерү ,баланы үзен табигать дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп санарга күнектерү.

 Балалар эшчәнлеге: Төрле уеннар уйнату, күзәтүләрдә әйләнә-тирә белән кызыксыну; күзәтү;тәҗрибәләр үткәрүдә катнашу, чагыштырып карау, танып-белү; монологик һәм диологик сөйләмне үстерү, су һәм кар  турында шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр ясау.

  Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе: Балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә, тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта;. Балаларның уеннарда ,шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә; Ата -аналарның балаларының бакчадагы эшчәнлеге белән кызыксынуы арта .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

Матур булыйк

Выступление в родительском собрание по эстетическому воспитанию...

И туган тел, и матур тел

посвещен к праздниванию дня рождения Г.Тукая...

Физкультура уен эшчәнлеге. Тема: « Кар бөртекләре» (1 кечкенәләр төркеме )

Максат :    1. Балаларны бер-бер артлы йөрергә , йөгерергә өйрәтүне дәвам итү , простанствода ориентлашуны камилләштерү , дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгарга өйрәтү , 2 лин...

“Тылсымлы кар бөртекләре”

Уртанчылар төркемендә шөгыль конспекты...