Конспект литературного развлечения по произведению Рината Хариса “Матур өй” для детей 5-7 лет
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Максат: Матур әдәбият әсәре белән таныштыру.                                                                                        

                    Әдәби сөйләм күнекмәләрен, культурасын  үстерү.

                    Тирә- як дөнья, табигать турында беренчель кузаллауны формалаштыру.

                    Хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matur_oy.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

   

     Конспект литературного развлечения по произведению Рината Хариса  “Матур   өй”   для детей 5-7 лет                        

    Максат: Матур әдәбият әсәре белән таныштыру.                                                                                        

        Әдәби сөйләм күнекмәләрен, культурасын  үстерү.

        Тирә- як дөнья, табигать турында беренчель кузаллауны формалаштыру.

        Хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.

                                         Матур  өй

Залда ике бала уйнап йөриләр, кыз бала курчак тирбәтә, малай машина белән уйный, тавышланалар. Әни кеше керә.    

Әни: Азат, Адилә балалар шауламагыз инде.

Әтисе чык әле, тыңла әле.

Өч бала буйга җитә.

Өебез хәзер кечкенә, яңа йорт кирәк безгә.

Хөкүмәт бушка бирми,

Ипотекада чират җитми.

Әти: Йорт салырбыз шәт үзебез.

Көч һәм куәт кулыбызда,

Гаиләбез шатлыгы булып

Балалар яныбызда.

Азат: Без дә, без дә булышабыз.

 Без инде хәзер зурлар,  

 Барны булдыра куллар. (машинасын куя)

 Алай итәргә булдык,

 Болай итәргә булдык.

 Яңа йорт төзеп керергә,

 Киңәшләшеп тотындык.

Әби: Әй, балакайларым хәерле сәгатьләрдә булсын.

Бала: Йортыбыз булыр агачтан,

 Аны кисәргә кирәк.

 Пычкылар алып кулга

 Урманга китәргә кирәк.

(Кыз балалар чыршы костюмыннан, ир балалар машиналар тотып бию башкаралар)    

Адилә: Гөрселдәп җиргә аугач,

        Ботаклардан чистаргач,

        Кабыгыннан арынгач

        Бүрәнә булды агач.

Уен: Музыка астында шакмаклардан, муляж бүрәнәләрдән, уенчык эш кораллары ярдәмендә йорт төзиләр.

Азат: Бүрәнәләрне киртләп

 Бурыйбыз нарат бура.

 Пычкы, чүкеч һәм балта

 Уйнап торалар кулда.

Балалар: Әй, пычкы, пычкы, пычкы.  

                Кис, кис, кис син агачны.         

                Әй, балта, балта, балта.           

        Чап, чап, чап син ботакны.

        Әй, чүкеч, чүкеч, чүкеч.

        Батыр син кадакларны.

Бала:    Бурадык нарат бура.

            Яшел чирәм өстендә

        Сап-сары булып тора.

        Күп эшләдек, арганбыз,

        Уф, ял итеп алыйк без.

Бала: Әйдә киттек зәңгәр күлгә

 Салкын суын эчәргә.

 Зәңгәр күлдән су эчәрбез,

 Әзрәк ял да итәрбез.

(Зал уртасында зәңгәр җәймә җәелә, балалар түгәрәккә басып “Зәңгәр күл” җырын башкаралар.)

Әби: Балакайларым  өйгә дә су алып кайтыгыз.

(Балалар парлашып, чиләкләр тотып бию башкаралар.)  

Бергә: Йомшак су, йөгерек су,

        Син безне чиста ю!

        Битләрем аллансын,

        Кулларым агарсын.

        Йомшак су, йөгерек су!

        Һәммәсен чиста ю.

Бала: Бездә бүген өмә

 Йорт салабыз бергә.

 Җәйдек сап-сары идән,

 Ялтырап тора икән.

 Түбәсен яптык,

Кәрнизен кактык.

Ишеген куйдык,

Болдырын җыйдык...

Буядык...

Юындык...

Нинди матур өй булды!

(Зур өй макеты куела. Өй артыннан әтиләре белән Азат, Адилә чыгалар)

Азат: Әти, эшләр беттеме?

Адилә: Өй, өй булып җиттеме?

Әти: Юк әле, балакайларым, бетмәде.

Өй, өй булып җитмәде.

Әни: Әле өйне җыймадык,

Идәннәрен юмадык,

Тәрәзләргә матур итеп

Өленгеләр өлмәдек.

(Сөлгеләр белән бию башкарыла)

Азат: Әти, эшләр беттеме?

Адилә: Өй, өй булып җиттеме?

Әти: Юк әле, балакайларым, бетмәде.

Өй, өй булып җитмәде.

         Кунаклар чакырабыз,

Өй туе уздырабыз.

Бала: Өй туе бүген бездә.

 Дәү әнием пешерде

 Кош телләре, бәлешләр,

 Бавырсак һәм урама-

- Их, уңды дия- дия.

Пешерде гөбәдия.

Әни койды коймаклар...

Безгә килде кунаклар.

(Гармунчы бабай белән балалар керәләр)

Кунаклар: Өегез бик якты икән.

        Җылы булсын,

        Шатлык белән тулып торсын.

(Кунак булып кергән балалар парлы бию башкаралар.)

Азат: Әти, эшләр беттеме?

Адилә: Өй, өй булып җиттеме?

Әти: Менә өй туе үтте

Шулай булгач безнең өй

Тәмам өлгереп җитте.

Син белеп кал бүгеннән-

Дуслары күп өй генә

Матур һәм яүшы була...

Әни: Дуслары күп өй генә

Җылы һәм якты була.

“Җирдә миңа ни кирәк”  җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературное развлечение, посвященное произведениям К.И.Чуковского.

Зал празднично украшен.Ведущая. Сегодня мы с вами отправляемся в путешествие. А куда – догадайтесь сами.Как у наших у воротЧудо – дерево растетЧудо. Чудо, чудо, чудоРасчудесное.Ни листочки на нем,Ни ц...

Литературное развлечение по произведениям С. Я. Маршака.

Предлагаю вашему вниманию материал, который поможет в организации досуговой деятельности детей дошкольного возраста...

Литературное развлечение по произведениям К.Чуковского в средней группе

В детских садах широко распространены такие формы организации воспитаткльно-образовательной работы, как развлечения. В процессе развлечения дети закрепляют уже приобретенные знания, умения и авыки. Му...

Конспект литературного досуга по произведению С.Я. Маршака «Рассеянный с улицы Бассейной» для детей подготовительной группы

Конспект литературного досуга по произведению С.Я. Маршака «Рассеянный с улицы Бассейной» для детей подготовительной группыдетского сада...

Конспект музыкально-литературного развлечения по произведениям А.Барто "В гости к игрушкам"

Интересное музыкально-литературное развлечение для детей раннего возраста...

конспект литературной викторины по произведениям С. Я. Маршака для детей старшего дошкольного возраста

Данный материал поволит воспитателям расширить интерес дошкольников к литературе и чтению. Закрепит знания детей о творчестве С. Я. Маршака; позволит развить такие психические процессы как слуховое во...

Литературное развлечение по произведениям С.Я. Маршака.

Литературное развлечение по произведениям С.Я. Маршака....