“Тылсымлы кар бөртекләре”
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Уртанчылар төркемендә шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_kar_borteklre.docx27.55 КБ

Предварительный просмотр:

 Конспект:   “Тылсымлы кар бөртекләре”.

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү

 буенча  белем бирү эшчәнлеге.

 Бурычлар:

1) балаларда  туган телдә аралашу  күнекмәләрен формалаштыруны, балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү;

2) игътибарны, фантазияне,  фикерләү, уйлау сәләтләрен кызыксынучан-лыкларын  үстерү;

3)бер-берләренә  карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү;

Җиһазлар: Серле  капчык , чыршы, Кыш бабай, куян рәсемнәре, интерактив такта өчен презентация, тәҗрибә өчен кар.

Сүзлек эше: кар бөртекләре, тимераяк, киез итек, уч, туңдырма.

 

 

Эшчәнлек барышы

Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

 

(Ишек шакыган тавыш ишетелә)

Т ә р б и я ч е. Балалар, кемдер ишек шакый. Кем бар икән, Адилә  чыгып кара әле. (Исеме аталган бала, ишекне ачып карый, ишек артында  булган  капчыкны  алып керә).

-Балалар,  карагыз әле, капчыгы  нинди матур! Капчыкка нәрсәләр ясалган?(кар бөртекләре)

-Карагыз әле, монда ниндидер  хаты да бар. Адилә  алып бир әле хатны. (Бала хатны алып бирә). Нәрсәләр язалар икән?Әйдәгез, хат белән танышабыз. (Тәрбияче хатны укый).

-Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин укыйм: “Исәнмесез, кадерле балалар! Мин сезне “Хуш киләсең, Карлы Кыш!” уеннарында катнашырга чакырам.  Ихтирам белән Ак аю.”

-Балалар, хат кемнән килгән? (Ак аюдан). -Балалар, серле  капчык  эчендә хат кына түгел, тагын нәрсәдер бар. Тәрбияче балалар янына якынрак барып  капчыкны күрсәтә. Балалар тотып карап, капчыкта нәрсә булырга мөмкинлеген әйтәләр.

-Капчык эчендә  ниләр булырга мөмкин? (Балаларның  җаваплары)

(Тәрбияче капчыкны ачып ниләр барлыгын карый)

 – Әйдәгез әле ачып карыйкмы? Монда  кар бөртекләре, ләкин гади генә түгел, ә тылсымлы. Аларның һәрберсендә  дә  биремнәр бар. Биремне үтәргә кирәк. Тырышып карыйбызмы? (Әйе). 

(Тәрбияче бер баланы чакыра,  ул бала кар бөртеген  алып бирә).

Тәрбияче: Динә, кил әле  нәрсә бар икән монда, ал әле. Нинди бирем җибәргән икән Ак аю? Карагыз әле, балалар, нәрсә бу? (Тәрбияче кар салынган  савытны ала) Ак аю безгә нәрсә җибәргән?( Балаларның җаваплары). Ак аю бездә кар юк дип  уйлады микән әллә?

Кар һәм  аның  үзенчәлекләре турында сөйләшү; карны кул белән тотып карау, төсе, формасы  турында сөйләшү,  зурайткыч  пыяла аша карау, нәтиҗәләр ясау.

- Нариман, кил әле (исемләп бер баланы чакыру), капчыктан  кар бөртеген   алып бир  әле. (Бала килә, капчыктанкар бөртеген ала). Кар бөртегендә  нинди бирем бар икән?

2.Бирем -  “Табышмак  уйлап әйт!”  дип атала. (чыршы, Кыш бабай, куян рәсемнәре  белән табышмак  уйлау)

Сүзле- хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”

(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Кар бөртеге өйгә керде, (Балалар бер урында кулларын җилпеп әйләнәләр)

Өй эчендә очып йөрде.                   

Менә шулай, менә шулай, (Очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты. (Бер урында торып кулларын җилпиләр)

Суздык аңа җылы учны,  (Кулларын алга сузалар)

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай. (Чүгәлиләр, башларын ияләр)

Тәрбияче: ..., кил әле  нәрсә бар икән монда ал әле. Бу кар бөртегендә нинди бирем җибәргән икән Ак аю?  Монда менә нинди сүзләр язылган:      

  -1.Җәй көне эссе булса, кыш салкын була. - Бу нәрсә дигән сүз соң, балалар?

(Сынамыш буенча сөйләшү)

-2. Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр  бирелгән  әйтү, аларны аңлату. ( Сынамыш буенча балалар белән сөйләшү, аларга сораулар бирү, бергәләп кабатлау, сынамышлар буенча сынауны аңлату)

 

  Тәрбияче:  Адилә  кил әле , кар бөртеген син ал әле. Нинди бирем үтәргә кирәк икән? (Бала  уенчыкны алып тәрбиячегә бирә). “Нәрсә артык?” уены тәкъдим ителә.

Интерактив тактада эш.

(Беренче рәсемгә күрсәтә). Балалар, игътибар белән карагыз әле, бу рәсемдә нәрсә ясалган?(Кар бөртеге,Кар кызы, үлән, Кыш бабай). Бер бала чыга да артык  рәсемгә баса. Нәрсә артык? (Үлән). Ни өчен? (Балаларның җаваплары).

Икенче  рәсемгә  карагыз! Нәрсәләр ясалган? (туңдырма, кар бөртеге, боз, кайнар чәй). Икенче  бала чыга да артык  рәсемгә баса.Нәрсә артык? (Кайнар чәй). Ни өчен? (Балаларның җаваплары).

Өченче рәсемгә игътибар итегез, нәрсәләр күрәсез? (ак куян, ак кар бөртеге, ак  кәгазь бите, сок). Өченче  бала чыга да артык  рәсемгә баса. Нәрсә артык, ни өчен? (Баларның җаваплары).

Дүртенче рәсемгә игътибар итегез, нәрсәләр күрәсез? (чаңгы, чана, тимераяк, велосипед). Дүртенче  бала чыга да артык  рәсемне табып,  баса.Нәрсә артык, ни өчен? (Баларның җаваплары).

 

Тәрбияче: Балалар, биремнәр башкарылды. Үзегез бик зирәк, акыллы. Биремнәрне  җиренә җиткереп  үтәдегез.

 

 Йомгаклау.

Тәрбияче: 1. Балалар бүген  сез нинди яңалыклар белдегез? (Җаваплар).

2. Сез бүген белгәннәрегезне  кемнәргә сөйләрсез?  (Җаваплар).

 3.Тагын  кар турында  ниләр  өйрәнәсегез килә? (Җаваплар).

Теләче  муниципаль  районы

Теләченең беренче  номерлы  балалар  бакчасы

Ачык  шөгыль

“Кар бөртекләре”

                                               Тәрбияче:

                                                  Сабирзянова Л.М

2016 ел.

“Кыш” фасылына багышланган сынамышлар  

-Җәй көне эссе булса, кыш салкын була.  

- Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр  бирелгән  әйтү, аларны аңлату. (Һәр сынамыш буенча балалар белән сөйләшү, аларга сораулар бирү, бергәләп кабатлау, сынамышлар буенча сынауны аңлату)

Тәрбияче: Балалар, без дә сезнең белән Ак аюга бүләк әзерлик. Салкын кыш көннәрендә без сезнең белән киез итек киябез. Менә без хәзер киез итек ясыйбыз, бизибез. Ә бизәкләребез безнең геометрик фигуралардан тора. Бу геометрик фигуралар ничек атала? (Түгәрәк, өчпочмак). Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге (кисеп ябыштыру).

– Бигрәк матур итеп бизәдегез киез итекләрне. Булдырдыгыз. (Балаларның эшләреннән күргәзмә оештыру)

Укыйм, тыңлагыз: “Балалар, мин сезгә рәсем җибәрәм, сез шул рәсем буенча матур хикәя төзеп сөйләгез ”- дигән Ак аю. Сөйлибезме?

Тәрбияче: Балалар, игьтибар белән рәсемне карагыз. Аннары әлеге рәсем буенча  сөйләргә кирәк булачак. (4-5 бала рәсем буенча сөйли) Аннары тәрбияче сөйли:

    Менә салкын кыш килде. Бөтен җир ап-ак.   Агачлар бәскә төренде. Урамдагы утыргычларга да кар яуган.

Ә Ләйлә салкыннан курыкмый. Ул җылы тун, шапка, шарф, бияләй, чалбар, киез итекләр киеп уйнарга чыккан. Үзе белән яраткан уенчыгын – аюын алып чыккан. Аюга җылы шапка кигезгән һәм шарф бәйләгән. Аны чанага утырткан. Алар Кар бабайны караганнар. Аның өстенә кар яуган. Урамда кар ява башлаган. Ләйлә учына кар бөртекләрен җыя. Ләйләгә бик күңелле.

Ахырдан яхшырак сөйли торган бала тагын бер кат сөйләп чыга.  

Тәрбияче:  Рәсемдә нәрсә ясалган? Ләйлә нишләгән?  Ләйлә салкыннан куркамы? Ләйлә ничек киенгән? Үзе белән уйнарга нәрсә алып чыккан?

 Истә калдыру өчен мин тагын бер тапкыр эчтәлеген сөйләргә кушам. Яле, ... хикәяне сөйләп күрсәт әле.

 

Тәрбияче: Балалар, без дә сезнең белән Ак аюга бүләк әзерлик. Салкын кыш көннәрендә без сезнең белән киез итек киябез. Менә без хәзер киез итек ясыйбыз, бизибез. Ә бизәкләребез безнең геометрик фигуралардан тора. Бу геометрик фигуралар ничек атала? (Түгәрәк, өчпочмак). Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге (кисеп ябыштыру).

– Бигрәк матур итеп бизәдегез киез итекләрне. Булдырдыгыз. (Балаларның эшләреннән күргәзмә оештыру)

Балалар, сез барыгыз да бик тырышлар, акыллылар. Барлык  сорауларга да төгәл итеп җавап бирдегез, актив  булдыгыз, теләп  катнаштыгыз.  

1.Балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? Нәрсә истә калды?

Буран (Г.Толымбай)

Урамда – буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

 

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

 

Салкын, саф һава (Ә.Бикчәнтәева)

 Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

 

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

                                                                  

Шуабыз (Н. Мадъяров)

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

                                                                            

Тауларга да барабыз,

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тормыйбыз,

Шуабыз да шуабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур кар бөртекләре

Баларлар белән эшләнгән "Матур кар бөртекләре" дигән проект...

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

Физкультура уен эшчәнлеге. Тема: « Кар бөртекләре» (1 кечкенәләр төркеме )

Максат :    1. Балаларны бер-бер артлы йөрергә , йөгерергә өйрәтүне дәвам итү , простанствода ориентлашуны камилләштерү , дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгарга өйрәтү , 2 лин...