Әгәр балагызның дусты булмаса?
материал (старшая группа) на тему

Кешеләр белән дөрес аралашу күнекмәләре балачакта ук сеңдерелә, шуңа күрә дә әти-әниләр алдына баланы аралашу серләренә төшендерү, улларын яки кызларын башка балалар белән дус яшәргә өйрәтү кебек мөһим бурыч куела.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әгәр балагызның дусты булмаса?26 КБ

Предварительный просмотр:

Әгәр балагызның дусты булмаса?

Кешеләр белән дөрес аралашу күнекмәләре балачакта  ук сеңдерелә, шуңа  күрә дә  әти-әниләр алдына  баланы аралашу серләренә төшендерү,  улларын яки кызларын  башка  балалар белән дус яшәргә өйрәтү  кебек мөһим бурыч куела.

Кайвакыт бала  бакчада (мәктәптә, ишегалдында) үзе белән берәүнең дә дус  булырга теләмәвеннән зарлана. Сез моңа беркайчан да кул селтәмәгез. “Теләмәсәләр – кирәкләре шул кадәр генә!”, “Нәрсәгә кирәк соң алар сиңа? Синең әниең, әтиең, әбиең: без бар бит!” – дип әйтә күрмәгез.

Баланың дуслары, аралаша  торган  кешеләре булу гаять мөһим. Ә сез аңа башкалар белән әйбәт мөгамәләдә булырга ярдәм итә аласыз. Балагыз оялчан икән, аның белән бергә балалар янына барыгыз, танышырга булышыгыз, берәр уен оештырып җибәрегез. Гадәттә өлкәннәрнең шушы ярдәме җитә дә: балалар аралашучан халык, шуңа  күрә, бер танышып алгач, алар рәхәтләнеп бергәләшеп уйный да башлыйлар.

Кич белән, баланың  көнен ничек уздыруы турында кызыксынганда, сыйныфташлары  яки бер төркемгә йөрүчеләр турында да сораштырыгыз. Балалар коллективында мөнәсәбәтләрнең нинди икәнлеген ачыклап, сез кирәкле киңәш белән  ярдәм  итә аласыз. Үзегезнең балачагыгыз: кемнәр белән дус булуыгыз, нинди уеннар яратуыгыз, хәтта  арагызда нинди бәхәсләр кубуы турында да сөйләгез. Балалар күп нәрсәләргә әти-әниләренә карап өйрә-нәләр, шуңа  күрә мондый “дуслык дәресләре” аларга  бик файдалы була. Баланың дусларын кунакка чакырасы килүен дә хуплагыз, аны гадәткә кертегез. Туган көннәрне бәйрәм итү, бергәләп саф һавада йөрүләр, хәтта бернинди сәбәпсез  очрашулар да нәтиҗәсез калмый: яшьтәшләре белән аралашу дуслыкка әверелер, ә улыгыз яки кызыгыз үзара тату яшәү кагыйдәләрен үзләштерер.

Әгәр дә балагыз бакчага яки  мәктәпкә барганда дусларына бирү өчен  конфет  яки уенчыклар ала икән, каршы  килмәгез. Иптәшенә ярдәм иткән очракларда  аны мактагыз.

Баланың өлкәннәрнең  ничек аралашуын күрүе мөһим. Әгәр дә сезгә кунаклар килә икән, аны үз бүлмәсенә кертеп җибәрмәгез. Аңа өлкәннәр сүзенә кушылырга яки тыныч кына янәшәдә уйнап утырырга рөхсәт итегез – ул бу вакытта, сезгә карап, күп нәрсәләргә өйрәнер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

“Миңа дустым кирәк!”

Уртанчылар төркемендә Абдулла Алишның  “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча үткәрелгән интеграль шөгыль...

Перспективный план работы танцевального кружка «Бас әле, дустым!» для детей подготовительного дошкольного возраста

Танцевальное движение — это один из наиболее продуктивных видов музыкальной деятельности с точки зрения формирования у дошкольников музыкального творчества и творческих качеств личности.Основная задач...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....