Гаилә белән берлектә әхлаклы булырга өйрәнәбез
статья (старшая группа) по теме

Закирова Венера Рашитовна

Әхлак тәрбиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_beln_berlekt_hlakly_bulyrga_oyrnbez.docx25.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.  Б.Сабасы

 бистәсе   “Гомуми үсеш бирүче төрдәге 5 номерлы Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе

Доклад темасы:

“Гаилә белән берлектә әхлаклы

 булырга өйрәнәбез”

                                                                  Тәрбияче: Закирова В.Р

                                             

2017 ел

Гаилә белән берлектә әхлаклы булырга өйрәнәбез.

   Хәерле көн , хөрмәтле коллегалар! Шушы матур  очрашудан файдаланып,  бераз гына үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып китәбез һәм сезнең  игътибарыгызга ”Гаилә белән берлектә әхлаклы булырга өйрәнәбез” дип исемләнгән доклад тәкъдим итәбез.

   Чыгышымны бер риваять сөйләүдән башлыйсым килә. “Борын заманнарда бер шәһәрдә  оста яшәгән, аның үзе шикелле үк оста куллы,  акыллы укучылары булган. Араларындагы бик тә  сәләтле укучысы бер вакыт  “Дөньяда безнең остазыбыз җавап таба алмый торган берәр сорау бармы икән ул?” дип,   уйга калган һәм чәчәк бакчасына йөгергән. Гөлдән гөлгә кунып йөргән бер бик матур күбәләкне тотып алган һәм учына яшергән. Күбәләк аяклары белән аның учына ябышкан, уч төбен кытыклаган. Укучы елмаеп, остазы каршына килеп баскан һәм сорау биргән:

-Әйтегез әле, минем кулымдагы күбәләк исәнме, әллә улеме?

Укучы  бу вакытта күбәләкне кулына ныгытып тота, һәм үзенең дөреслеген исбат итү өчен ул аны шул мизгелдә үк учлары белән кысарга әзер тора.

   Ә оста малайның кулларына карамый гына:

-Барысы да синең кулда,укучым,  дип җавап бирә.”

 Чыннан да, әлеге риваятнең асылыннан аңлашылганча, баланы заманага яраклы шәхес итеп формалаштыру, аны әхлаклы итеп тәрбияләү өчен безнең кулыбызда барлык мөмкинлекләр дә бар, барысы да безнең кулда.

    Баланы мәрхәмәтле, инсафлы, шәфкатьле,акыллы итеп тәрбияләү бала дөньяга аваз салгач та иң беренче көннәрдән үк гаиләдә башлана. Һәр әти-әни үз баласына бәхет, сәламәтлек теләп, картлыкта үзебезгә таяныч, терәк, җәмгыятебезгә кирәкле кеше булсын дип, зур өметләр баглап, вакытларын кызганмыйча,сабырлык белән бала тәрбияләп үстерү эшенә чума. Тик  замана ыгы-зыгысы, ашыгыч тормыш күп кенә әти-әниләрне менә шушы эштән читләштерә, гади генә әдәп-әхлак нормалары югала бара.  Җибәрелгән ниндидер хаталар һәм читтән ясалган тәэсирләр (компьютер,  телевидение) аркасында әти-әнинең өметләре кайвакыт акланмый кала. Ә балаларны моннан саклау иң беренче чиратта әти-әнинең, гаиләнең төп бурычы. Без,тәрбиячеләр, педагоглар  менә шушы изге эштә гаиләләргә юл күрсәтүчеләр, булышучылар.

       Безнең “Бәләкәч” балалар бакчасында  әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә әти-әниләр белән тыгыз, уңай мөнәсәбәтләргә корылган элемтә урнаштырылган дип горурланып әйтә алабыз һәм бу төрле эш алымнарында чагыла.

   

Халык йолалары, традицияләре,  гореф-гадәтләрен өйрәнгәндә  әти-әниләр ярдәменә таянабыз.  Мәсәлән, дини бәйрәмнәр , Корбан ашлары үткәргәндә, үзебезнең балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре килеп , бик теләп, сабыйларга бәйрәмне үткәрү тәртибе, иманлы булу шартлары, чиста, пөхтә булу өчен нәрсәләрне истә тотарга  кирәклекне  аңлаталар, балаларның белгән догаларын яттан сөйләтеп карыйлар.

   Узган уку елында “Әбиемнең күңел сандыгы”  дип исемләнгән проект эшен башкарганда да өлкәннәребезнең  ярдәмен тойдык, кайберләре  өеннән чиккән, теккән, борынгы әйберләр алып килде  , төркемебездә сандык булдырдык, шул киемнәрне киеп карап, әби-бабайларыбызның үткәннәрен  барладык, борынгы әйберләрнең әйтелешен әти-әниләр ярдәме белән истә калдырдык, ятладык

     Әлеге атналыкта минем төркемдә тәрбияләнүче балалар белән йомгаклау чарасы итеп, шушы исемдәге әдәби - музыкаль кичә уздырдык. Кичә сценариесы буенча, балалар музейга дип борынгы әйберләр эзләп,авылга  әби янына килделәр, аның сандыгында сакланган хәзинәләрне төрле биремнәр үтәп, сакларга диеп үзләренә кабул итеп алдылар.  Бу кичәгә әзерләнгәндә өйгә кабатларга дип  җыр,  шигырь, такмазалар бирелде,  әти-әниләре, әбиләре белән бергәләп ,  бик теләп, тырыша-тырыша өйрәнделәр, “ Безнең яшь чактагы җыр-такмакларны оныттырмыйсыз ,” – дип рәхмәтләрен белдерделәр. Ә әби ролен  үзебездә тәрбияләнүченең дәү әнисе башкарды.

    Әти-әниләр көче белән 2014 нче елда бакчабыз базасында “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгә мини музей эшли башлады. Анда тупланган экспонатлар безнең өчен бик кадерле, кем алып килгән, бу экспонат кемнеке булган барысы да язылып куелды.  Балалар белән музейда еш булабыз, экспонатларның исемнәрен кабатлыйбыз, нәрсә өчен кулланылганын сөйлибез. “Үткәне булмаганның-киләчәге юк” дигән әйтем безнең төп девизыбыз.

Соңгы вакытта  җәмәгатьчелек тарафыннан календарь даталарга, һөнәри бәйрәмнәргә игътибар нык артты, без дә шуны истә тотып эшлибез,  группаларда әти-әниләребезнең һөнәри бәйрәмнәрен   искә алып,  билгеләп барабыз, күмәкләп бүләк әзерлибез. Якын кешегә булган хөрмәтне күрсәтү юллары бик күп. Безнең төркемдә һәр баланың әби-бабайсы, әти-әнисенең туган көннәре исемлеге дә булдырылган, көн дәвамында бала белән туган көн иясенә кечкенә генә бүләк әзерләү, теләкләр өйрәнеп куюны гадәткә керттек, баланы бакчага алырга килгән әти-әнигә шуннан да зур бүләк була алмый. Әти-әнине санлау, аңа игътибар күрсәтү кече яшьтән канга сеңергә тиеш.

    Әти-әниләребез арасыннан  төрле һөнәр ияләрен  очрашуга чакырып, үзенең хезмәте белән таныштыруны, мастер класс күрсәтүне гадәткә кертеп җибәрдек. Быелгы  уку елында Саба үзәк шифаханәсендә эшләгән  ике әниебез килеп, үзләренең хезмәтләре турында сөйләп киттеләр. Балаларга бигрәк тә бала тудыру бүлегендә эшләүче әниебез Чәчкә Тимергалиеваның баланы  биләүләп күрсәтүе кызыклы булды Узган уку елында бер әниебез килеп, торт пешерү серләренә өйрәтеп китте,  бер әтиебез ярдәме белән бергәләп җимлек ясадык. Бу эшләр баланың әти-әнисенә булган, әлеге һөнәр иясенә булган хөрмәтне  тагын да арттыра, әти-әнисе белән горурлану хисләре тудыра

    Атна азагында теманы йомгаклап, шулай ук календарь даталарга туры китереп  , бәйрәм чаралары үткәрәбез, программаны эшләр алдыннан әти-әниләр фикерен һәм бу эштә ничек ярдәм итә алуларын белешәбез. Бу әлбәттә анкеталар, сораштырулар ярдәмендә үткәрелә. Әти-әниләр күпчелек очракта сюрприз моментларда катнашырга ризалык белдерәләр.

     “Кошлар – безнең дуслар” атналыгы ел саен зурлап билгеләп үтелә, моның матур нәтиҗәсе булып, әтиләребез тырышлыгы белән  күп санда ясалган җимлекләр, сыерчык оялары тора, бакчабыздан ерак булмаган урман полосасында бу оялар  саны елдан-ел арта бара. Без аны бер-ике баланың әтисенә әйтеп, бергәләп барып,  агачларга урнаштырып кайтабыз.  Прогулкаларга чыккач , һәр бала үз оясына килгән кошны күреп куана.  Безнең тормышыбызга ямь өстәүче кошларга, җан ияләренә булган игътибарыбыз менә шушы хезмәтләрдә чагыла.

     Өлкәнрәк группаларга күчкәч туган ягыбыз, аның күренекле кешеләрен, матур урыннарын , тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу уңайдан әти-әниләребез көче белән  экскурсияләр оештырыла.  Районыбызда эшләп килүче төрле оешма - предприятиеләрдә булып, анда эшләүчеләр хезмәте белән якыннан танышабыз.Шунда эшләүче әтиләребез, әниләребез, әби-бабайларыбыз безне җылы итеп каршы алалар.

      Быелгы уку елында безнең төркем балалары “Сабам минем – гүзәл ягым” атналыгын йомгаклап, бәйрәм чарасы күрсәттеләр. Без Сабаның гүзәл урыннары , урамнары буйлап сәяхәт кылдык, бакчабызда тәрбияләнүчеләрне дә таныштырдык, туган төбәгебезне мактап җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Бу кичәгә әзерләнгәндә дә әти-әниләр ярдәмен бик яхшы тойдык.

      Күп кенә календарь   даталар, атна темаларына туры китереп,  бакча фойесында күргәзмәләр эшлибез.  Күргәзмәләр арасында иң  матуры , иң иҗадие  - безнең Саба җирлегенә  генә хас, инде хәзер  10 еллык тарихы булганы – “Кабак бәйрәме”. Һәр ел саен матур көз аенда безнең әти-әниләр бу бәйрәмне көтеп алалар, бөтен гаиләләре белән  кабактан  берсеннән берсе матур композицияләр эшлиләр. Бу эшләрдән районда зур күргәзмә эшләнә, аны карарга күрше районнардан да киләләр. Кабакка мәдхия җырлыйбыз, әти-әниләребез иҗат иткән  шигырь-такмакларны укыйбыз , аннан эзерләнгән ризыклар белән сыйланабыз. Бу бәйрәм  хәзер безнең районның туризм исемлегенә дә кертелде.

      Компьютер , планшет, телефон заманында балаларда  китапка булган мәхәббәтне саклап калу -  шулай ук әхлаклы, белемгә омтылучан, аңлаешлы, ачык итеп сөйләшүче  бала  тәрбияләүнең бер бурычы булып тора. Балалар китабы атналыгында сабыйларыбыз әти-әниләре белән бергә район мәгариф бүлеге игълан иткән “Книжка-малышка” бәйгесендә катнаштылар, үз куллары белән китапчыклар иҗат иттеләр. “Балага китап бүләк ит” акциясен үткәреп, төркемебездәге китап почмагын яңа китаплар белән тулыландырдык.

      Гаилә белән тыгыз элемтәдә эшләвебезнең  матур нәтиҗәсе итеп, соңгы уңышыбызны мисалга китерергә була. “Тылсымлы куллар” журналы октябрь аенда “Кояшлы балачак” дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде.   Бәйгенең төп шартларының берсе - эштә татар милли колориты чагылырга тиеш иде. Мәктәпкә әзерлек төркеменә  йөрүче Агмаловалар гаиләсе белән  бу эшкә алынырга булдык, иң элек бергәләп нигезләмә белән таныштык, фикерләштек, эзләндек, кул эшенең эскизын уйладык. Шулай итеп, бик матур гына 3Д картина килеп чыкты һәм жюри безнең бу эшебезне югары бәяләде. Без 3 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булдык , журналның 5 еллык юбилей тантанасында катнашып кайттык.

      Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк алда санап узган мисаллар үрнәгендә тәрбияләп  үстерү төп максатларыбызның берсе.

    Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.  Барыгызга да  бу изге эштә унышлар, сабырлык, күңел тынычлыгы, инсафлы, акыллы балалар телибез!

     Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

«Кышкы киемнәр» «Бала» китапханәсе белән берлектә уку һәм өйрәнү аша төзелгән белем бирү эшчәнлеге

В данном материале представлен конспект непосредственной образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку на тему "Зимняя одежда" (старшая группа)...

Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде...

Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде......

Әхлаклы булыйк

Ата -аналар өчен консультация...