"Бүген бездә КВН"
план-конспект урока (подготовительная группа) на тему

Занятие на усвоение правил дорожного движения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn-_pdd.docx17.23 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                              мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

                                      Мәктәпкә әзерлек төркемендә  

          “ Юл йөрү  кагыйдәләрен  беләсеңме?” темасына нигезләнеп  

                                       үткәрелгән   ачык  эшчәнлек

                                            Тема:” Бүген бездә- КВН”

                                                                                                         

                                                                                                                 Саба

                                                                                               “ Әллүки” балалар бакчасы

                                                                                                        1 кв. кат. тәрбияче

                                                                                                              Гараева М.М.

Тема:  “  Бүген бездә – КВН!

 Максат:  Балаларда кечкенәдән үк зур юлларда сак булу инстинкты тәрбияләү.Транспорт төрләрен дөрес төркемли белүләрен ,тыючы, кисәтүче, хезмәт күрсәтүче- информация бирүче билгеләрнең нәрсәне аңлатуын аера белүләренә  ирешү.Физик активлыкны, җитезлекне .,игътибарлылыкны, үз сәламәтлекләренә карата саклыкны арттыру.

 Методик алымнар: нәфис сүз, проблемалы сорау, җавап, мактау,уеннар,

  әңгәмә, чагыштыру.динамик пауза, рефлекция.

Җиһазлар: экран,слайдлар, 2 поднос төрле- төрле транспорт рәсемнәре, мольберт белән  ясалып бетми калган юл билгесе рәсемнәре, эстафета уеннары өчен кегли, шакмаклар, кәрзиннәр, балаларга  маскалар.

Зал матур итеп бизәлгән. Ике  команда өчен урындыклар куелган. Алалар үз урыннарын алалар. Балаларнын  башларында 2 командага бүленү өчен,кызыл һәм сары утлар ябыштырылган маскалар.

  • Исәнмесез, хәерле көн  балалар. Әйдәгез әле кунакларыбыз белән дә исәнләшеп алыйк. Без бит сезнең белән өч телдә дә сөйләшә беләбез. Әйдәге үзебезнең белгәнлегебезне аларгада күрсәтик.( татар, рус, инглиз телләрендә исәнләшәләр)
  • Кәефләрегез ничек?(җаваплар)

Ашыга- ашыга Белмәмеш килеп керә.

-Исәнмесез балалар!  Мин  сездә  ниндидер башка телдә сөйләшкәннәрен ишетеп килдем. Монда бик күп белә торган балалар йөридер мөгаен дип  уйлап яныгызга килергә уйладым.

-Балалар, әйдәгез килгән кунагыбыз белән исәнләшик әле. Кем эле бу балалар?(җ). Әйе, бу безгә бик таныш булган геройларыбызның берсе-Белмәмеш икән.(Белмәмеш белән исәнләшәләр, күрешәләр).

-Белмәмеш, синең безнең бакчага килүнең сәбәбе  нидә соң?

-Мине каникулларда шәһәрдә яшәүче әбием белән бабаем кунакка чакырды. Ләкин мин анда бөтенләй барада,  шәһәрдә йөридә белмим икән.

-Әйе Белмәмеш, шәһәрдә йөрү өчен бик игътибарлы булырга кирәк.  Балалар, әйдәгез эле аңлатыйк кунагыбызга. Шәһәрдә йөрү өчен бик яхшы итеп  нәрсәләрне белергә кирәк?( юл кагыйдәсен) Ә без сезнең белән беләбезме соң?(җ)

-Юл кагыйдәсен белү ни өчен кирәк?( шәһәр эчендә авариялар ясамаска)

- Ә безгә юл хәрәкәтен  көйләп торырга нәрсә ярдәм итә соң?( светофор, юл билгеләре, регулировщик).

- Күрдеңме  Белмәмеш ,безнең балалар  бик күп беләләр. Ә син игътибарлы бул. Алар сиңа ныклап аңлатырлар.  Безгә хәзер ике командага бүленергә кирәк. Әйдәге уеныбыз кызык булсын әле. Санамыш ярдәмендә ике командага: “ Яшел” һәм “ Кызыл ут” командаларына бүленеп кара- каршы урындыкларга урнашыйк. Уң якта- “кызыл ут”; ә сул якта безнең” яшел  ут” командалары көч сынашачак. Молодцы!( Жюри сайлана).

-Безнең Белмәмеш Казан шәһәренә бара белми икән.  Ә безнең Сабадан Казанга бару өчен бит нинди дә булса трансортка утырып барырга кирәк. Җәяү генә барып буламы? Нинди транспорт ки рәк булачак?( такси, автобус)

Ә нинди транспорт төрләрен беләбез әле без?(су, җир. Һава) Димәк Белмәмеш якыннарың янына син нәрсәгә утырып бара аласың? (җ) Бу транспорт төре кайдан йөри инде.(җ) Әйе, коры җирдән. Шуңа күрә аларны коры җир транспорты “ дип атыйлар чөнки алар коры җирдән йөриләр.

 1 тур.Ә хәзер инде әйдәгез командалар көчләребезне сынашып карыйк. Һәр командадан өч кеше чыга. Мин сезгә   рәсемнәр бирәм һәм  табышмаклар әйтәм,  ә сез табышмакларга туры килүче рәсемнәрне үзегезнң подносларыгызга салырга тиеш. 1.2,3 башлыйбыз! Молодцы!

2 тур.  Уеныбызны дәвам итәбез.  Бу уенны ике команда да бергә уйныйбыз. (Светофор турында табышмак әйтелә)(җ)

 Әйе, көчле юл хәрәкәтендә иң зур ярдәмчебез светофор турында булды бу табышмак. Ә без сезнең белән светофорны игътибар белән тыңлыйбызмы икән?   Игътибар! Яшел түгәрәк күрсәтсәм- аяк белән тыпырдыйсыз.Сары түгәрәк күрсәтсәм- кул чабасыз. Кызыл түгәрәк күрсәтсәм- ярамый мәгънәсен аңлатасыз. Молодцы, барыгыз да игътибарлы икәнсез!

 3 тур. Ә хәзер сүзне команда капитаннарына бирәбез.   Нинди юл билгесе булуын белеп ясалып бетмәгән юл билеләрен ясап бетерергә кирәк һәм нинди билге булуын җавап бирәбез. Молодцы!

4 тур.  Балалар, безгә светофор агай үзенең  сорауларын да җибәргән  әле.  Мин гомуми бергә сораулар бирәм, ә сез дөрес, тулы  җөмлә белән . матур җаваплар бирергә тиеш. Дырес җаваплпрга мин фишкалар бирәм. Кайсы команда күбрәк фишкалар җыяр икән?( 12 сорау бирелә: Тыючы билгеләр нәрсәне аңлата?, Пассажир кем ул? Һ.б.) Молодцы!

5 тур.  Ә хәзер командаларыбыз арасындагы җитезлекне сынап карыйк эле. Эстафета уеннары оештырыла.

3 конус тирәли зиг- заг ясап , кулларда машина роле булган килеш . икенче кул белән кубикларны савытка, аннары киресенчә. Кәрзиннән савытка ташырга кирәк. Башладык.  Булдырдыгыз, ике команда да бик җитез шоферлар  икән.

6 тур.  Балалар без барыбыз да юлларда йөргәндә бик сак.. игътибарлы  булырга  кирәк булуын бик яхшы беләбез. Ә хәзер командалар  юллар да үзләрен ничек тоталар икән. Шуны беләбез.  Сезгә табышмак әйтелә. Ә сез табышмакны чишеп, нинди юл билгесе булуын  исеме белән әйтергә тиеш . Дөрес җавапларга жетон бирелә Кайсы команда күбрәк очко җыяр икән? Башлыйбызмы.? Дөресме , юкмы икәнлеген белү өчен экранга карыйбыз( юл билгеләрен күрсәтүче слайдлар) Молодцы!

 Ә хәзер әйдәгез, барыбыз бергә уйнап алыйк.Мин сезгә юлдагы хәрәкәтне аңлатучы җөмлә әйтәм , ә сез  игътибар белән тыңлап, риза булсагыз” Бу мин, бу минем дусларым!”, ә инде риза булмасагыз “ юк “ дип кул белән ишәрәләп аңлатасыз.  Башладык. ( сорау: “ Кайсыгыз, кем ул, Бары тик җәяүле  юлыннан гына йөри?.........”) Молодцы! Менә Белмәмеш  син безнең балаларның нинди тырыш булуларын күрдеңме инде. Алар безнең бик күп беләләр. (Белмәмеш рәхмәтен ,үз сүзләрен  әйтеп саубуллашып чыгып китә) Балалар рәхмәт барыгызга да.  сез һәрвакыт бүгенге кебек бик игътибарлы, юлларда уяу булыгыз.

 Жюрига сүз бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

Бездә гаилә бәйрәме.

15 майда билгеләп үтелгән гаилә көне уңаеннан уздырылган бәйрәм конспекты....

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...