"Төзелеш булган җиргә сәяхәт"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Тирә-юнь белән таныштыру шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tozelesh_bulgan_zhirg_syaht1.docx17.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                              мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

Зурлар төркемендә

тирә-юнь белән таныштыру шөгыле

Тема: “Төзелеш  булган җиргә сәяхәт”

                                                                                                         

                                                                                                                 Саба

                                                                                               “ Әллүки” балалар бакчасы

                                                                                                        1 кв. кат. тәрбияче

                                                                                                              Гараева М.М.

     

  Тема: “Төзелеш  булган җиргә сәяхәт”

     Максат: Балаларда хезмәт кешесенә, төзүче һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм һәм танып белү эшчәнлеген үстерү.Балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү. Төзүчеләр хезмәте белән таныштыру.

      Методик  алымнар:  проблемалы сорау кую,  җавап, уен, әңгәмә,сюрприз мизгел, мактау;

       Җиһаз: төзелеш турында слайдлар, туп, уен өчен рәсемнәр.

       Сүзлек: Һөнәрләр, ташчы, штукатурчы., маляр, , буяучы, мастерок, архитектор- сызымчы.

       Эшчәнлек барышы: ( балаларга экранда  шәһәр күренеше  турында  1 нче слайд күрсәтелә)

       -Балалар, рәсемдә сез нәрсә күрәсез?( Җ)  Ничек уйлыйсыз , шәһөр кайдан барлыкка килгән ул? (Җ) Ә төзүчеләр кемнәр соң алар?( Җ) . Әйе , менә шушы матур шәһәрдәге барлык  торак йортларны, кибетләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм башка бик күп тәрле биналарның барысын да  төзүчеләр төзи, барлыкка китерә икән бит. Ә бу һөнәр ияләренең безнең бакчабызга катнашы бармы соң?( Җ)  Әйее, әлбәттә бар, безнең бакчабызны төзүчеләр салган. Ә сезнең  чын төзелешне күрәсегез киләме?(Җ).

   ( 2слайд- төзелеш) Без сезнең белән  төзелеп килүче балалар бакчасы төзелешенә килдек. Без сезнең белән төзелеш барган җирдә нәрсәләр күрәбез? (Җ). Әие, без монда җанлы эш барганын күрәбез: 2 этажлы мәктәп бинасы төзелеп ята.Бинаның стеналарында шакмак рәвешендә буш урынныр калган, болар инде балалар ишек., тәрәзәләр булачак. Төзүче абыйлар йәгерә- йөгерә  измә   ташый,. кирпеч өяләр, якында гына зур күтәртү краннары эшли, Камаз машиналары ком . кирпеч китерә,  гомумән төзелештә шаулап, гөрләп эш бара.  

(3 слайд- сызымчы, архитектор) . Сез ничек уйлыйсыз  биналарны сала, төзи башлаганчы иң беренче нәрсә эшлиләр?( Җ) Балалар һәрбер эшне эшли башлаганчы планын төзергә кирәк.Сызым сызучы абыйлар- аларны архитекторлар дип атыйлар Балалар әйдәгез әле архитектор сүзен кабатлыйк( кабатлау).Архитектор абыйлар  салыначак бинаның сызымын төзиләр.Уен, йокы, ашау, юыну бүлмәләренең  урнашу  планын  бик яхшылып уйлап сызымын  сызалар. Менә шуннан соң гына эшкә тотынырга мөмкин. Ничек уйлыйсыз иң беренче эшне нәрсәдән башлыйлар?( Җ). Балалар, иң беренче бинаның нигезен салырга кирәк Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? (җ) Әие, нигез салу өчен  иң беренче җирне казырга кирәк. Бу эшне инде безнең нинди транспорт төрләре башкара?(җ)  Әие, бу эшне безнең бульдозер тракторлар казый. Сез ничек фикер йөртәсез балалар аннары нинди эш башкарыла икән?(җ) Казылган киң озын чокыр-  траншеяларга ваттырылган  вак таш тутыралар Һәм аның өстенә измә( раствор)  салып катыралар. Сез ничек уйлыйсыз  ни өчен измә салалар?(җ) Әие, нигез  икенче төрле без аны фундамент дип өйтәбез бик нык булырга тиеш. Шуның өчен аны измә блән катыралар икән. Фундамент, нигез сүзләре  балалар белән кабатлана.

 Бармак уены уйнала:” Һөнәрләр”

(4 слайд – төзүчеләр). Без сезнең белән  мона инде кемнәрне күрәбез? (җ)  “ Төзүче” сүзен кабатлыйбыз. Төзүчеләр башларына нәрсә кигәннәр? Ә ни өчен кигәннәр соң алар аны?Әие, төзелештә  ул бик сак булырга кирәк. Чөнки башка авыр төзү материаллары төшәргә мөмкин, ялгыш егылып төшәргә мөмкин төзүчеләр. Ә инде каска аларны авыр имгәнүләрдән саклап кала ала. Менә шуннан соң инде төзүчеләр кирпеч сала башлый, бинаның стеналарын өя башлыйлар. Аларның эш төп эш кораллары кулларында мастерок. Мастерок белән алар  кирпечләр бер- берсенә ябышсын өчен  арасына измә салып баралар. Икенче төзүче абыйлар. Кирпеч, раствор алып килеп торалар. Төзүчеләргә ярдәмгә авыр төзү материалларын күтәрергә кран ярдәм итә. Стеналарны өйгәндә ишек . тәрәзәләр өчен урыннарны калдырып өяләр. Стеналар өелеп беткәннән соң нинди хезмәт башкарыла?(җ) Бинаның эченә карлар, яңгырлар яумасын өчен аның түбәләрен ябарга кирәк. Бу вакытта инде балта осталары эшкә тотына. Алар түбәләрне ябып, тәрәзә- ишекләрне урнаштырыралар. “ Балта остасы” сүзен кабатлыйбыз. Бармак уены :” Түбә ябу, мич чыгару”. Балалар, әле бу бинага балаларны чакырып буламы соң? Нишләп, стеналары, түбәсе, ишек, тәрәзәләре бар.? ( җ)  Нинди эшләр башкарырга кирәк соң? (җ). Бина эчендәге стеналар матурмы?. (җ) Ә нишләтергә кирә соң аларны? Әие, стеналарны буярга, тигезләргә кирәк. Бу хезмәтне башкаручыларны - штукатурчылар, малярлар  дип  атыйлар. Әйдәгез  әле бергәләп кабатлыйк әле” штукатурчылар- малярлар”  татарча әйткәндә буяучы- тигезләүчеләр  булалар. Аларның инде үзләренең махсус эш кораллары була: кистока, тигезләгечләр белән эш итәләр( 5 слайд)

 Туп белән уен” Кемнеке”( төзелештәге һәр һөнәр иясенең эш кораллары кемнеке булуын ачыклау”

Эзлекле рәвештә тагын бер кат йортларның эзлекле рәвештә  ничек салынуы турында тәрбияче сорауларына җавап  бирәләр.  С- рольле уен оештырыла. Балаларга эш  кораллары( чиләк, көрәк, пумала. машиналар, тракторлар) бүлеп бирелә.

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясала. Балаларны мактап, рәхмәт әйтелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Бәйрәм сценарийсы "Әти дә солдат булган"

Бәйрәм ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

"Тылсымлы сүзләр". Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу ш...