Сау бул бакча! (чыгарылыш кичәсе 2018)
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Ахметшина Айсина Хамитовна

Сау бул бакча! (чыгарылыш кичәсе 2018)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bulbakcha_2018_el.docx34.45 КБ

Предварительный просмотр:

                                         «Сау бул, бакчабыз!”

ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Ничә ел инде менә

Июньнең шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар.

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

Ә хәзер балаларны  бакчабызның мөдире Гүзәл Хәмитовна язган шигырь юллары белән бирегә чакырасыбыз килә..

  • ...........

Безнең егет-кызларыбыз

Берсе кояш, берсе-ай.

Безнең балалар бакчасы

Килдебәктә “Кояшкай”

Кызларыбыз бигрәк матур,

Егетләребез батыр.

Әлеге шигырь юллары

Истәлек булып калыр.

Бик сөйкемле Зәринәбез,

Өстәвенә бик башлы.

Мактап туеп булмый аны,

Акыллы ул, ягымлы.

Көзге яныннан китә алмый,

Чәчләрен үрә-сүтә.

Ләйсәнебез бигрәк матур

Матур киенә көн дә.

Шукларның да шугы Алим,

Янып тора күзләре.

Кызлар аны бик ярата,

Үзе бик тә сөйкемле.

Дәринәбез дөреслекне

Һәрвакыт алга куя.

Лидер булыр дигән уйлар,

Һәрчак күңелдә туа.

Бик мөләем кыз бала ул,

Исеме чыңлап тора.

Күз тимәсен Зәлинәгә

Сөйләме җырлап тора.

Акыллы да, тыйнак Фәргать

Булдыра ул һәр эшне.

Укуда да сынатмас ул,

Булыр ул мәктәп күрке.

Матур алка, йөзекләрнең

Саны юктыр Динәгә,

Матур күлмәк, итәкләрен

Алыштыра ул көн дә.

Модалы киемнәр кия

Безнең модный Әдилә,

Әнисенең кул эшләре

Моны әммәбез белә.

Балаларны дуслаштыра,

Чисталыкны ярата,

Озын толымлы кызыбыз

Ул безнең Аделина.

Күп сөйләшми, кирәклесен

Курыкмый әйтеп куя.

Бу егет югалып калмас

Ул безнең Илдан була.

Кызларыбыз йолдыз булсын,

Егетләр - һәрчак бөркет,

Аларның юлдашы булсын

Сәламәтлек, Уңыш, Бәхет.

 

Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә 

“Балалар бакчасында” җыры башкарыла.

1.Чиста кием кидереп,

Мине көн саен иртән

Эшкә барышлый әни,

Ямьле бакчага илтә,

Лә-лә-лә, лә-лә-лә

Ямьле бакчага илтә

2.Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз

Ягымлы исәнләшеп,

Лә-лә-лә, лә-лә-лә

Ягымлы исәнләшеп.

3.Ямьле безнең бакчада,

Анда бик күп балалар,

Алар да минем кебек,

Сөенешеп баралар,

Лә-лә-лә, лә-лә-лә

Сөенешеп баралар.

   Әдилә:

            Бакча белән саубуллашу көне

            Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

           Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны

     

Лейсан: Наш детский сад с утра украшен,

Сегодня праздник выпускной.

И мы гордимся садом нашим,

Ведь он для нас как дом родной.

         

 Илдан:Нам детский сад тепло дарил.

И гнал печали в тень.

Здесь добрый дух всегда царил,

Здесь праздник каждый день.

       

Алим: Борчылмагыз, апалар, китәсез дип,

Яныгызга килеп йөрербез.

Сез өйрәткән белем, тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез.

Фаргат:Годы сказкой пролетели,

Подросли мы, повзрослели.

Наступил прощанья час,

Скоро в школу, в первый класс.

Аделина:Раньше мы играли в школу,

Но закончилась игра.

Нам завидуют сегодня,

Дошколята со двора.

Йолдыз Шәрәпова шигыре. “Сандугачлар бакчасы”

Тәрбияче: Балалар, безнең бәйрәмгә сезне тәрбияләгән барлык апалар да килгәннәр. Алар, сезне үз балаларыдай якын күрүче тәрбияче апаларыгыз Альфинур Котдусовна,Фәридә Илдусовна, һәрвакыт чисталык булдырып, сезне ашатып, иркәләп торучы тәрбияче ярдәмчеләре Зөлфия Миннебаевна,Алсу Анваровна,Гөлшат Фәнисовна, бакчабызның мөдире Гүзәл Хамитовна,җырга – биюгә өйрәтүче Гүзәлия Рәшитовна, инглиз теленә өйрәтүче Илсинә Нәҗиповна, урын – җирегез һәрвакыт чиста булсын дип тырышучы Айзилә Нәзировна, пешекчебез Чулпан Мансуровнага, бакчабыз җылы булсын дип тырышучы Ленар Котдусовичка  үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

Зәринә:Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

          Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Дәринә:Баш иябез бүген сезнең алда.

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып.

Яшәгез дип шулай гел бергә.

Зәлинә:Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Барлык апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

Динә:Бик зур рәхмәт барыгызга,

Яшегезгә, олыгызга.

Безнең турыда гел кайгыртып,

Янып – көеп торучыга.

Песня Детский сад

Тәрбияче:

Дөрес балалар үстегез бит –

Юллар мәктәпкә илтә.

Бакчада әйбәт, тик сезне

Белем илләре көтә.

( Белмәмеш керә)

Белмәмеш: Тавышлар ишеттем дә монда кереп чыгарга булдым әле. Мин Белмәмеш. Күрәм,сезнең бүлмәгез бизәлгән,ниндидер язулар да элгәнсез. Мин кая килеп эләктем соң?

Алып баручы:Син Белмәмеш “Кояшкай»” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек  төркемендә уздырылучы “Хуш бакчам” күңел ачу кичәсен килеп эләктең.

Белмәмеш: Хуш бакчам? Бакча белән хушлашып кая китәләр соң алар?

Кая китәсез сез балалар?(мәктәпкә)Менә мин мәктәпкә бармыйм. Рәхәтләнеп урамда уйнап йөреячәкмен. Мин беләсезме нәрсәләр эшләргә яратам? Белмисез шул.(сумкасыннан ала күрсәтә).

      Минем бу сумкамда әллә нәрсәләр бар.(бушата)(чүп –        ча,уенчыклар,төрле буш савытлар,кирпеч,ташларһ.б.)

Алып баручы: Балалар мәктәп сумкасына шулкадәр әйберләр тутырырга ярыймы?(Юк).

Белмәмеш: Ә нәрсәләр тутырырга ярый(бетергәч .пенал.дәфтәр,һ.б.)

Әйдәгез алайса “Кем тизрәк”уенын уйнап алабыз.(мәктәп сумкасына уку кирәк яракларын тутырып ярышу)

Белмәмеш:Хәзер мин сумкамны саклап кына йөртермен.Аңа кирәкле әйберләр генә тутырырмын. Рәхмәт сезгә балалар! Миңа китәргә вакыт.Мин дә мәктәпкә барырга җыенам әле. Сау булыгыз!(сау бул Белмәмеш)

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар бакчасында сез

Дуслар булып яшәдегез,

Бик күп нәрсәләр белдегез!

Бик күп җырлар өйрәндегез,

Төрле биюләр дә бии беләсез...

Инде менә үсеп җиттегез,

Сау бул, бакча, – диясез!

Шулай ук бакчада сез төрле уеннар һәм уен коралларында уйнарга өйрәндегез.

Уен кораллары белән татар халык җыры “Уфа-Чиләбе”

  1. Биючеләр бииләр, көе килми димиләр

Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге.

  1. Бас-бас эзенә, күз тимәсен үзенә

Алсу гөлләр үсеп бара, аяк баскан эзенә.

  1. Биюченең итәге бии-бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез, бии, бии остара.

Әйе, бакчада, сез, рус, татар телләре белән бергә, инглизчәдә сөйләшергә өйрәнә башладыгыз. Хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, кызлар башкаруында “Күбәләк” җыры

Инглизчә “Флай, флай”

Сезнең дусларыгызның да сезгә әйтер сүзләре бар. Алар сезнең дәвамчыларыгыз булып кала бит. Сүзне иң кечкенәләргә бирәбез.

Чиләкләр, гармун белән бию

Җыр “Мәктәп”

1.Мәктәп ул ямьле, бик күңелле ди

Ичкемнең аннан айтасы килми.

Анда әти күк олы абый бар,

Аны укытучы диеп атыйлар.

2. Балаларны  ул сөеп укыта,

Аларга китап-дәфтәр тарата.

Иң кирәклесе Әлифба диләр,

Белем ачкычы да. шунсында икән.

ШИГЫРьЛӘР????

Ә хәзер сезне уртанчылар тәбрик итә.

Ислам: 

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур.

Ф.Ралина:

 Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

Г.Ралина:

Сау булыгыз, якын дуслар

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә бер елдан сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.

С.Әдилә:

Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Сәминә: Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

Дамир: Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.

Рамир: Котлыйбыз, котлыйбыз

Чын күңелдән котлыйбыз.

Сез инде укучылар

Сезне көтә парталар.

Зәмирә:

Тагын сезгә бер теләк

Онытмагыз безне дә,

Килгәләгез бакчабызга

Кунак булырсыз бездә.

Дилә: Бик күңелле бәйрәм бүген 
Озатабыз мәктәпкә 
Яхшы укысыннар диеп 
Калабыз шул теләктә. 

Әминә:

Кечкенэ генэ булсак та 
Бэйрэмгэ сезгэ килдек 
Сезгэ матур телэклэр 
Жыр – бию алып килдек. 

Бию ленталар белән

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

ТӘРБИЯЧЕ:

 Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә киткәнче мин сезне башта сынап карыйм әле.

1)Табышмаклар:

1.Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

2.Акчасыз керәсең, белем алып чыгасың. (Мәктәп)

3.Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

4.Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (Ручка)

Молодөы балалар. Ә хәзер балалар, сезне беренче көнне балалар бакчасында каршы алган беренче тәрбиячегез Алфинур Котдусовнага сүзне бирәсем килә.

ТӘРБИЯЧЕ:

Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Әтиләр! Әти! Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый!
Ата да шулай ук табигатьнең олы бер вәкиле, илаһи заты, бөек җан иясе. “Балага ата хуҗа”, “Балада ата каны”, дип әйтәләр бит.

Сүзне әтиләребезгә бирәсем килә

Әтиләр белән бию

ТӘРБИЯЧЕ:

Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз

һәрчак табыла. Сезнең дә  әйтер сүзләрегез җыелгандыр,әйдәгез рәхим итегез.

Әниләрнең котлау сүзе.

«Вальс» биюе башкарыла.

ТӘРБИЯЧЕ:Сүз балалар бакчасы мөдире Гүзәл Хамитовнага бирелә.

 

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән

тәмамлыйсым килә.

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала тик ата-ана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Миләүшә: Һәркөн безне каршы алаКүңелле бакча-Хәерле иртә! –диеп сайрыйКошлар агачтаБакчабыз! Бакчабыз!Һәркөн килеп бакчабыздаКүңел ачабыз.Бакчабызның каеннарыБезне иркәли.Без тыңлыйбыз, ә апабыз...

Безне мәктәп көтә. (чыгарылыш кичәсе сценарие)

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?              Бу нинди шатлык бүген? 2 а.б.     Бумы?...

“Чыгарылыш кичәсе”

Сценарий “Чыгарылыш кичәсе”...

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"...

"Сау бул, бакча!" 2018

Задачей выпускных вечеров в детском саду состоит в том, познакомить детей с традициями выпускных праздников; - создать условия для проявления творческих способностей и эмоциональной отзывчивости детей...

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе “ХУШ, СӨЕКЛЕ БАКЧАМ”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе...