Туган авылым
материал (подготовительная группа) по теме

1.Исәнмесез,дип башлыйк әле

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга

Күңелебез шундый шатлана.

2.Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!

Менә сездә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле дигәнсез.

3.Шундый әйбәт бакчада,

Ял итәбез,уйныйбыз.

Бүтән мондый матур бакча,

Юктыр диеп уйлыйбыз.

4.Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Уеннар бүләк итсәк.

Кабул итми калмассыз.

Җыр.   Әссәламегаләйкем!

          Госман Садә сүз.

           Резеда Ахиярова муз.

Хәзер сүзебезне бакча мөдире  Ләйсән Вакифовнага бирәбез.

Тема.  “Туган авылым Арташым!”.

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн барыбызгада.

Т:- Балалар карагыз әле бүген безгә күпме кунак апалар килгән.Әйдәгез әле,алар белән исәнләшик.

Б: -Исәнмесез.

Т:-Балалар бүген мин сезне авылыбызның бик хөрмәтле кешесе –Ак әбигә кунакка алып барам.Сезнең кунакка барасыгыз киләме?

Т:-Балалар, башта кунакка барганчы үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик әле.

Б:-Кунакта тәртипле булырга,сорамыйча әйберләрне алмаска.

Т:- Бик дөрес балалар ,әйдәгез хәзер юлга кузгалдык.

(музыка белән баралар, Күңелле сәяхәт)

Т:-Менә балалар килептә җиттек.

Ак әби:-И балалар исән –сау гына килеп җиттегезме?

Т:-Ак әби ,без балалар белән сиңа кунакка килдек,безнең балаларны Арташ авылы белән,милли ризыклар белән ,догалар белән таныштырып китә алмассың микән?

Ак әби:-Бик рәхәтләнеп балалар,әйдәгез әле минем янга утырыгыз.

(балалар әби янына тезелеп утыралар).

(Башта Ак әби Арташ авылы турында таныштырып китә.)

Ак әби:-И балалар карагыз әле минем өстәлемә монда нинди ризыклар гына юк,Әйдәгез әле мин сезне  мондагы ризыклар белән таныштырып китәм.(Ак әби өстәлдәге милли ризыклар белән таныштыра.)

(балаларгада әйттерә)

Ак әби:-И балалакайларым сез барсында беләсез икән.

Ак әби:-мин сезгә хәзер дога укып китәм.(дога укыла).

Ак әби:- Балалар сез үзегез нәрсәләр беләсез соң?

Т:-Балалар Ак әбигә бүләк итеп берәр җыр җырлап китәбезме соң?.

Җыр .Әбием,әбекәй.

Ак әби:-Булдырдыгыз балалар бик зур рәхмәт.

Б:-Ак әби үзеңә бик зур рәхмәт ,безне бик күп әйберләр белән таныштырдың.

Т:-Балалар безгә китәргә кирәк инде ,әле безнең тагын барасы җирләр бар әле.

(Музыка белән баралар).

Т:-Менә балалар без китапханәгәдә килеп җиттек.

Б:-Исәнмесез.

К:-Исәнмесез балалар .

Т:-Безнең балаларыбызны үзегезнең китапханә белән һәм андагы китаплар белән таныштырсагыз иде.?

К:-Бик теләп.

К:-Балалар мин сезне китапханәдә күрүемә бик шатмын.Әйдәгез әле мин сезне белемнәрегезне тикшереп карыйм әле?

К:- Балалар без кайсы республикада яшибез?

Б:-Татарстанда.

К:- Башкалабызның баш шәһәре?

Б:- Казань шәһәре.

К:-Башкалабызның президенты кем балалар?

Б:-Миннеханов Рөстәм Нургали улы.

К:-Хәзер үзебезнеж саба ягына кайтыйк  балалар

К:-Сабабызның җирлек башлыгы кем балалар?

Б:-Миннеханов Рәис Нургали улы.

К:-Безнең бакчабыз нинди урамда урнашкан?

Б:- Г.Тукай урамында урнашкан.

К:-Балалар сез бик күп беләсез икән.

К:-Карагыз әле минем өстәлдә нәрсәләр бар соң?

Б:-Китаплар.

К:-Хәзер ,балалар мин сезгә кыскача гына китаплар турында сөйләп китәрмен.

Китаплар балалар кешеләр авырган кебек ,аларда авырый.Кешеләрне больницаларда дәвалыйлар.Ә китапларны дәвалар өчен дә махсус урыннар бар.Тик аларны башкача төпләү һәм реставрацияләү мастерскойлары дип атала.

К:-Балалар китаплар авырмасын өчен нинди киңәшләр кирәк икән кайсыгыз белә.

Б:-1..Китапны урталай бөкләмәскә.

2.Аның битләрен ертмаска.

3.Китапка рәсем ясамаска.

4..Китапны пычырак кул белән тотмаска.

К:-Бик дәрес балалар .Китапларны саклап кына тотарга кирәк.

К:-Балалар кайсыгыз китаплар турында шигырьләр белә?

Бала: 

Китап –киңәшчең синең             Почмакларын бөкләмә,

Дустың ярдәмчең синең             Битләрен дә ертма син.

Ул хөрмәткә бик хаклы              Керле кулың белән син аны

Кадерлә син китапны                 Бер кайсанда тотма син.

                              Укы бәгърем син аны,

                              Китапның син дусты бул.

                              Бик күп сорауларыңа

                              Җавап биреп торыр ул.

К:-Китап турында нинди матур шигырь сөйләдегез,рәхмәт сезгә.

К:-Балалар күпме генә сакласакта ,китаплар еллар үтү белән тузалар.

К:--Менә шушы вакытта инде аларга ярдәм кирәк.

К:- Нинди ярдәм кирәк булыр микән балалар?

Б:-Ертылган битләрен ябыштырырга.Һ.б.

К:-Менә балалар китапларның гомерен ничек озынайтып була икән.Киләчәктәтә яхшы ,пөхтә укучылар булырсыз дип ышанып калам.Китаплар һәрвакыт сезнең дустыгыз булып калсын.Буген китапханәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә балалар.

Т:-Балалар без бүген китапханәдә күпме китаплар турында белем алдык .

Хәзер без китапханәче апабыз белән саубуллашып юлыбызны дәвам итәбез.

(Музыка белән баралар)

К:-Балалар менә без урмангада килеп җиттек,тик урманга кергәнче балалар  ,безгә урманда үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтәргә кирәк

К:-Балалар урманда нишләргә ярамый?

Б:-Агачларны сындырыга,җәнлекләрне куркытырга ярамый.

К:-Бик дөрес балалар.

К:-Карагыз әле балалар , урманда нинди матур агачлар,кошлар сайрый,төрле-төрле чәчәкләр үсә,гәмбәләр үсә.

К:-Кайсыгыз белә ,бездә нинди урманнар?

Б:-Катнаш урманнар

К:-Ни өчен катнаш урманнар диләр?

Б:Төрле –төрле агачлар үскәнгә ,Каен ,нарат,чыршы,юкә .

К:- Балалар безнең урманда нинди җәнлекләр яши соң?

Б:-Төлке,аю,бүре,куян,тиен,поши.

К:-Сез урманнар  турында бик күп беләсез икән.

К:-Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм,сез табышмакның җавабын белерсез микән?

!. Нечкә билле                                                 3.Килә бер батыр атлап,

Көлтә койрыклы. (төлке)                                Алга баса лап-лап,

                                                                             Урманда йөри

2.Кош түгел оча,                                                Умартадан бал эзли. (АЮ)

Ябалактан курка,

Сызгырса ,урманны яңгырата. (тиен)

К:-Балалар кайсыгыз хайваннар турында шигырьләр белә миңа сөйләп күрсәтегез әле.

Бала.

                          Куянкай.

Әй куян,куян,                      Ике колагы

Кечкенә генә,                      Озынкай гына

Бик йомшак кына,              Аягы җиңел-

Бик куркак кына.               Мамыктай гына

                       Тиен

Урманда бер зур койрыклы                    Агачлардан  агачларга

Ңитез тиен                                                 Сикереп үтә,

Агач башында яши                                  Чикләвекләр ашап шунда

Кышын –җәен.                                           Гомер итә.

К:- Балалар сез урмандагы хайваннарны,үсемлекләр турында бик күп беләсез икән.

К:-Әйдәгез балалар юлыбызны дәвам итик.

(Җырлап баралар)

К: Карагыз әле балалар без кайда килеп җиттек соң?

Б:-Чишмә буена.

К:-Ә кемдер чишмә буен пычыратып киткән,әйдәгез әле чишмә янын чистартыйк

(балалар чүпләрне җыеп савытка салалар)

К:-Хәзер балалар мин сезне үзебезнең авыл чишмәләре белән таныштырып китәм.

К:-Бездә Җанбай чишмәсе,Ширбәт чишмәсе,Югары өч чишмәсе,Тимер хуҗа чишмәсе бүгенге көндә Тимерхуҗа чишмәсе юк балалар ,Әле күптән түгел генә яңадан бер чишмәне яңарттылар аның исеме ..................

К:-Балалар сез чишмәгә барганыгыз бармы соң?

К:-Чишмәләрнең суы ничек соң?

Б:-Чиста ,салкын,тәмле.

Т:-Хәзер мин сезгә чишмәләр турында сөйләп китәм..Без иң чиста ,тәмле,салкын суларны бары тик чишмәләрдә генә алабыз.Чишмә ул,балалар җир астыннан агып чыгучы су.Менә шушы бәләкәй чишмәдән,башта күлләр,олы елгалар,аннары диңгезләр барлыкка килә.Чишмәләрне балалар карап,чистартып торырга кирәк.

Элегрәк картлары,яшьләре ,бала чагалары чишмә буена төшеп уйнаганнар.биегәннәр,күңел ачканнар.

Балалар әйдәгез бездә бүген чишмә буенда уеннар уйныйбыз.Башта шушы авылда туып үскән,хәзерге көндә Явлаштау авылында яшәүче Тәнзилә апа Шәрәфиева “Туган як чишмәләре “дигән шигырен тыңлап китек .

К:-Хәзер сезнең белән “Чума үрдәк,чума каз” –уены уйнап алабыз.

 К:-Безнең әле Т.Шәрәфиева язган Арташым дигән җырда бар бит әле.Аны да тыңлап китек әле.

К:-Менә балалар безнең бүгенге сәяхәтебез тәмам ,без бүген кайларда гына булмадык Ак әбидә кунакта ,китапханәдә,урманда  ә соңгысы чишмә буенда .Яңадан без үзебезнең бакчабызга әйләнеп кайтыйк.

(Балалар җырлап чыгып китәләр.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tematugan_yagym_artashym._aprel.docx17.98 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект “Туган авылым –Тайсуган”

Проект“Туган авылым –Тайсуган” Гамәлгә ашыру срогы – 2012-2013, 2013-2014 уку еллары Проектның эчтәлеге:1.Проект “Туган авылым  -Тайсуган”2.Кушымта:Ø “Туган авылым –Тайсуган”, “Туган ав...

"Туган авылым"шөгыле

 Максат: балаларны туган жир, туган як тошенчэсе белэн таныштыру. Узлэре яши торган авылнын исеме , урамнары, жэмэгать биналары, чишмэлэре, халкы белэн таныштыру. Туган якка карата мэхэббэ...

Туган авылым

Туган илне ,туган йорт турында белемнэрен баету,ныгыту.Тэрбия бурычлары:Туган илне,туган йортны ярату,анын белэн горурлану  хислэре тэрбиялэу.Устеру бурычы:Балаларнын сорауларга  ашыкмыйча,э...

"Туган авылым тарихы"

Әлеге эшемдә мин туган авылымның тарихын,данлыклы кешеләрен,елга,урам атамаларының аңлатмаларын тасвирлап күрсәттем.Аның барлыкка килү тарихын,кемнәр яшәвен,ниләр белән шөгыльләнүләрен яздым....

Конспект - Туган авылым

Конспект - Туган авылым...

Туган авылым

Туган авылым тарихы....

Минем туган авылым

Презентация https://drive.google.com/open?id=0B197IyC1YgZmZFB4NGRWcDJLSEU...