План самообразования/Үз белемен күтәрү планы.
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Гильмутдинова Диларя Магесумовна

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйльметдинова Диләрә Мәгесүм  кызының 2017 -2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

Тема: Уеннар аша балаларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйльметдинова Диләрә Мәгесүм  кызының 2017 -2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

Тема: Уеннар аша балаларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү

 Бурычлар: Мәктәпкәчә  яшьтәге  балаларның  танып  белү  мөмкинлекләрен  киңәйтү,  балаларның  абструктив,  иҗади һәм  логик  фикерләүләрен  үстерү, аларның  кече  яшьтән  үк  интеллектуаль  яктан  үсүенә  ирешү

Максат:   -  Кече яшьтәге  балаларның  игътибарын,  хәтердә калдыру һәм уйлау сәләтен үстерү,                         сөйләм телен камильләштерү;   аң-белемен,  вак мускулатурасын,  тирә- юньне күзаллавын, иҗади потенциалын үстерү;

-Кул чугын һәм бармакларны язарга  әзерләү;

-Күз алдына китерү сәләтен үстерү.

 Актуальлеге:

           Бала  тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый.  Бала уйный , димәк, ул өметле. Аның ниндидер максаты  бар, вакыты бушка узмый.    А.М .Горький:”...бала ун яшенә кадәр  уен- көлке таләп итә һәм аның таләбе биологик яктан законлы,аның уйныйсы килә, ул бөтен нәрсә белән уйный һәм үз тирә-юнендәге  дөньяны уен аша  җиңелрәк танып белә”, дип язган.Чыннан да уен вакытында баланың  хиссияте ныгый, акылы үсә,  физик яктан чыныга.

     Уеннар тәрбия һәм  өйрәтүнең  төрле мәсьәләләрен  чишәргә,  билгеле бер  программа таләпләрен  үзләштерергә,  тәртип кагыйдәләренә  өйрәнергә ярдәм итә.

      Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  интеллектуаль үсешенә  ирешү- ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын,уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү.

      Балаларның  уйлау мөмкинлекләрен  өйрәнгәнче , аларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче әтинең, әнинең, тәрбиячеләрнең иҗади уйлау сәләтен өйрәнү кирәк. 1975 елда А.Н.Лук  иҗади потенциалы югары педагогның тәрбияләнүчеләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтә, дип ассызыклаган.    

     Уеннарны  оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Заман таләпләренә  җавап бирә  торган план-конспект эшләү, уеннарны  кызыклы нәтиҗәле итеп үткәрү өчен  төрле методлар уйлап табу уеннарны отышлы  итә. Уртак шатлык,  күмәк уйнау  балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә. Биремнәрне үтәгәндә баланың  интеллектуаль мөмкинлекләре киңәя,  гаилә әгъзалары белән аралашу вакытлары да кызыклы һәм  файдалы үтә.  

      Әлеге ярдәмлектә күрсәтелгән , балаларда уйлау , иҗади фикер йөртү сәләтен  үстерүгә юнәлдерелгән уеннарны өйдә, бакчада,  эшчәнлектә ,режим моментларында кулланырга була

№ п\п

Эшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

2017-2018уку елы

Методик тема: “Уеннар аша балаларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү”

1

“Уен төрләренә перспектив план әзерләү”  буенча мәгълүмат туплау

сентябрь

2

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу

октябрь

3.

“Уйнау безгә көч бирә батыр итеп үстерә”

ноябрь

4.

 “Әниләр көне” үткәрү

декабрь

5.

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыль күрсәтү

январь

6.

Балалар бакчасында чараларда эшне тагында җанландыру

февраль

7.

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга  язылу: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “инспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары

март

8.

Бакчада үткәрелгә семинар – киңәшмәдә катнашу

апрель

9.

Район методик берләшмәсендә тәрбиячеләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу

май

2018-2019уку елы

1.

Эш программалары  төзү

сентябрь

2.

Методик әдәбият белән танышу

октябрь

3.

Иҗади лабораторияне яңарту

ноябрь

4.

“Хуш, киләсен Яңа ел”  бәйрәме

декабрь

5.

Балалар белән  уеннар өйрәнү

январь

6.

Ата-аналар җыелышына чыгыш ясау “Уеннарының сөйләм теленә тәэсире”

февраль

7.

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга“Ачыкдәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере”язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу, курсларда уку

март

8.

Йомгаклау

май

2019-2020 уку елы

1.

Эш программалары эшләү

сентябрь

2.

Ата –аналар почмагын яңарту

октябрь

3.

Районда үткәреләчәк семинарда катнашу

ноябрь

4.

“Исеңдә калдыр!”уеннары өчен атрибутлар булдыру

декабрь

5.

Балалар белән  уеннар өйрәнү

январь

6.

“Уен-тәрбиянең бер төре”методик кулланмалар белән эшләү

февраль

7.

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга“Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере”   язылу, интернет челтәреннән Маам.ру, Сабыем.ру, нс портал сайтларын  карау, курсларда булу

март

8.

Ата-аналарга уеннар буенча мастер  класслары үткәрү

апрель

9.

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү

май

2020-2021уку елы

1.

Эшчәнлекләр өчен эш программалары әзерләү

сентябрь

2.

Мониторинг үткәрү

октябрь

3.

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу,   интернет челтәреннән Дошколенок.ру, маам.ру., сабыем.ру сайтларын карау, курсларда булу

ноябрь

4.

Иҗади лабораторияне яңарту

декабрь

5.

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

январь

6.

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу

февраль

8.

Ата  - аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Әтиләр безнең батырлар”, “Әнием-кадерлем” үткәрү

март

9.

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

апрель

10.

Мониторинг үткәрү

май

2021-2022 уку елы

1.

Еллык эш программалары төзү

сентябрь

2.

Методик әдәбият белән танышу

октябрь

3.

Район методик киңәшмәдә катнашу

ноябрь

4.

Газета-журналларда чараларны чыгару

декабрь

5.

Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу

январь

6.

Уеннар картотекасын тулыландыру

февраль

7.

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

март

8.

Методик кулланмалардан файдалану

Апрель

9.

Йомгаклау

май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2016-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Актаныш муниципаль районы “Әҗәкүл балалар бакчасы” тәрбиячесе Миннахметова Накия Хамбәл кызының 2016-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

Тәрбияченең үз белемен күтәрү планы. (План самообразования)

Методик тема. Кул чуклары хәрәрәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү....

Татар Ямалы балалар бакчасы тәрбиячесе Хасаншина Дилә Батрхан кызының 2016-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы балалар бакчасы тәрбиячесеХасаншина Дилә Батрхан кызының2016-2021  уку  еллары  өченүз  белемен күтәрү планы...

2018-2023 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Методик тема:  "Дидактик уеннар аша балаларның сөйләм телләрен үстерү"...