2018-2023 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы
материал

Ахатова Фирая Фаритовна

Методик тема:  "Дидактик уеннар аша балаларның сөйләм телләрен үстерү"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_po_samoobrazovaniyu_ahatova.doc83.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Әхәтова Фирая Фәрит  кызының 2018-2023 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Методик тема: “Дидактик уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү”

Максат: Дидактик уеннар аша хәтерне, игътибарлылыкны, логик фикер йөртү сәләтен, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1дидактик уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү;

2) уеннарга кызыксынучанлык,  мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Актуальлелек. 

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы  балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар.

  Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.

Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Бала өчен иң мөһим булган бу эшчәнлек аның киләчәгенең моделен төзергә ярдәм итәчәк.

  Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

        Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

   Эстетик тәрбия хакында да шуны әйтергә була. Уенчыкларны тәртип белән урнаштыру, курчакларны пөхтә итеп киендерү, уен урынын җыештыру эстетик зәвыкны үстерә.

   Ритмлы хәрәкәтләр, кызып-кызып яшь тәнне физик яктан чыныктыра. Кыскасы, педагоглар тарафыннан дөрес юнәлеш бирелгәндә, уен, балаларны акыл һәм физик яктан дөрес тәрбияләүгә, бер үк вакытта аларны тормышка әзерләүгә дә ярдәм итә.

 

№ п\п

Эшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

2018-2019 уку елы

(ясле төркеме)

Методик тема: “Дидактик уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү”

1

“Дидактик уеннар”  буенча мәгълүмат туплау

сентябрь

2

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу

Ел дәвасында

3

 Ата-аналарга “Өйдә бергәләп дидактик уеннар уйныйбыз” дигән темага таратма материал тарату

Декабрь

4

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыль күрсәтү

График нигезендә

5

Балалар бакчасында чараларда актив катнашу

даими

6

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга  язылу: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Актаныш таңнары”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “нспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары

Ел дәвамында

7

Әти – әниләр белән бәйрәмнәр, спорт бәйрәмнәре үткәрү

Ел дәвамында

8

Район методик берләшмәсендә тәрбиячеләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу

График нигезендә

9

Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу

Ел дәвамында

2019-2020 уку елы

1нче кечкенәләр төркеме.

1

Эш программалары  төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

Сентябрь

3

Иҗади лабораторияне яңарту

даими

4

“Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” ширма ясау

Ноябрь

5

Ата-аналар җыелышына презентация ясау “Дидактик уеннарның бала үсешенә йогынтысы”

Февраль

6

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Актаныш таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу, курсларда уку

Ел дәвамында

7

Йомгаклау

май

2020-2021 уку елы

2нче кечкенәләр төркеме

1

Эш программалары эшләү

сентябрь

2

Районда үткәреләчәк семинар, конференцияләрдә катнашу

август

3

Ата –аналар почмагын яңарту

1-2 нче атна

4

Дидактик уеннарның яңа төрләрен  булдыру

Ел дәвамында

5

Балалар белән дидактик уеннарның кагыйдәләрен өйрәнү

Ел дәвамында

6

Ширмалар эшләү

Ел дәвамында

7

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга“Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Актаныш таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере”   язылу, интернет челтәреннән Маам.ру, Сабыем.ру, нс портал сайтларын  карау, курсларда булу

Ел дәвамында

8

Ата-аналар белән берлектә кулдан ясалган дидактик уеннарга күргәзмәләр оештыру, мастер класслар уздыру.

Октябрь

апрель

9

Ата-аналарга консультацияләр “Сөйләм һәм бармаклар”, “Ничек дөрес итеп бала белән дидактик уеннарны  уйнарга” үткәрү

Ел дәвамында

10

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

График нигезендә

11

Ата  - аналар белән бәйрәмнәр “Әнием- кадерлем”, “Яңа ел иртәсе”, “Әтиләр безнең батырлар” үткәрү

Ел дәвамында

12

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

Декабрь

май

2021-2022 уку елы

уртанчылар төркеме

1

Эшчәнлекләр өчен эш программалары әзерләү

сентябрь

2

Мониторинг үткәрү

Октябрь

3

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Актаныш таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу,   интернет челтәреннән Дошколенок.ру, маам.ру., сабыем.ру сайтларын карау, курсларда булу

Ел дәвамында

4

Иҗади лабораторияне яңарту

Ел дәвамында

5

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

График нигезендә

6

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу

Ел дәвамында

8

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү

Ел дәвамында

9

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

Декабрь

май

10

Мониторинг үткәрү

май

2022-2023 уку елы

зурлар төркеме

1

Еллык эш программалары төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

Ел дәвамында

3

Район берләшмәсендә катнашу

График нигезендә

4

Газета-журналларда чараларны чыгау

Ел дәвамында

5

Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу

Ел дәвамында

6

Уеннар картотекасын тулыландыру

Ел дәвамында

7

Радио-телеведениеда чыгышлар ясау

Ел дәвамында

8

Йомгаклау

май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2016-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Актаныш муниципаль районы “Әҗәкүл балалар бакчасы” тәрбиячесе Миннахметова Накия Хамбәл кызының 2016-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

Тәрбияченең үз белемен күтәрү планы. (План самообразования)

Методик тема. Кул чуклары хәрәрәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня Шараповой Маулиды Салихьяновны на 2015-2018, 2018-2023 г.г.

Индивидуальный план повышения профессионального уровня Шараповой Маулиды Салихьяновны на 2015-2018, 2018-2023 г.г....

Татар Ямалы балалар бакчасы тәрбиячесе Хасаншина Дилә Батрхан кызының 2016-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы балалар бакчасы тәрбиячесеХасаншина Дилә Батрхан кызының2016-2021  уку  еллары  өченүз  белемен күтәрү планы...

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының 2020 – 2025 нче уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының2...