Конспект. Экскурсия в музей
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гатауллина Гелия Ибрагимовна

Цель: формирование познавательных интересов дошкольников к культуре и быту своих предков.

  Задачи:

- содействовать организации и проведению образовательного процесса;

- приобщение детей к духовно-нравственной традиции татарского народа;

- общее развитие ребенка на основе любви и интереса к народной культуре, родному языку;

- формировать у дошкольников представление о музейном экспонате, как предмете культурно-исторического значения;

- воспитывать уважение к нашим предкам, их труду, быту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_muzey_exkursia.docx42.88 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект. Экскурсия в музей

Цель: формирование познавательных интересов дошкольников к культуре и быту своих предков.

  Задачи:

- содействовать организации и проведению образовательного процесса;

- приобщение детей к духовно-нравственной традиции татарского народа;

- общее развитие ребенка на основе любви и интереса к народной культуре, родному языку;

- формировать у дошкольников представление о музейном экспонате, как предмете культурно-исторического значения;

- воспитывать уважение к нашим предкам, их труду, быту.

Ход мероприятия:

Исәнмесез, балалар! Хәерле көн сезгә! Кәефегез ничек?

Карагыз әле, балалар, авыл өйләре нинди матур. Элек-электән авыл халкы матур итеп йортларны, капкаларны бизәгән һәм үзләре дә бик матур, чиста киенеп йөргәннәр.

Өс киеменең бик борынгы төрләре,әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын да салган.

Бүгенге көнгә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре – эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы – үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Зәңгәргә ак төшкән сүрәт

Тәрәзә йөзләрендә,

Күгәченнәр кунган сыман

Йөзлекнең бизәгендә.

Түбәтәй:

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләре белән.

Алар монда килгән гуя,

Чын әкият иленнән.

Альяпкыч:

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән.

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән. (Р.Вәлиева).

Читекләрнең бизәлешендә нинди чәчәкләр һәм сүрәтләр очрый икән, карагыз әле, аларда кыңгырау, лалә, дәлия чәчәкләре, кәкере дулкынлы сызыклар, мозаика бизәкләре.

 Бала:-Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөртәләр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Сөлге:

Оста кызлар Сабантуйга

Матур сөлге чигәләр

Батырлыгын күрсәткәнгә

Бүләк итеп бирәләр.

Элек әбиләр-әниләр менә шундый агач күәс чиләгендә ипи баса торганнар иде. Әнә тегесен таныйсызмы ?  Баскан камырны шушында салып күперткәннәр. Аннан соң көрәккә салып мичкә тыкканнар.

Монда шулай ук май яза торган гөбе, катык ясый торган савыт, төрле зурлыктагы җилпучлар, кул тегермәне, биек кенә үрелгән кәрҗин эчендә әллә ничә дистә литрлы пыяла шешә (керосин, я кислота салына торган), чабата, бишек, тал читән (радиаторын капларга ясаткан булган), казык башында балчык чүлмәк, коелган бала караваты күзгә ташлана.

Станок астындагы үргән кәрҗиндә төрле җепләр, бәйләнгән башмаклар да бар. Йөрегән аякка йон иярә, диләрме? Яшел җирлеккә ал һәм сары төсләрдән чәчәкләп бәйләнгән башмаклар бәйләнгән.

Икенче бер почмакта сәнгать белән бәйле экспонатлар урнашкан. Гармун, патефон, скрипкә, кубыз, авыз гармуны, читек-кәвешләр, өлкән буын , чигүле алъяпкыч, калфаклар.

 Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Менә карагыз әле көндәлек татар тормышының әйберләре җыелган. Элек безнең әби-бабаларыбызда самовар булган, чәйне шул самовар белән кайнатканнар.Чәйне коры гына эчмиләр бит. Чәй янына кыстыбый, чәк-чәк, гөбәдия, эчпочмак, бәлеш куела торган булган.

Балалар, тагын бер тапкыр күзәтеп, күзаллап чыгыгыз. Күпме әйберләр тормышта кулланылган, ләкин, кызганычка каршы,хәзерге көндә аларны кулланмыйбыз. Аларны без музейларда гына күреп беләбез, һәм искә төшерәбез.

Ә сез, балалар, мондый борынгы әйберләрне бу музейдан гына түгел, башка урында күргәнегез бармы? Һәм кайларда күргәнегез бар? Сез бүген нәрсәләр күрдегез? Нәрсәләрне истә калдырдыгыз?

Балалар, сезгә бик зур рәхмәт. Бик игътибарлы булдыгыз, үзегезгә кирәкле мәгълүматлар алдыгыз. Молодцы. Ә хәзергә сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект Экскурсия в музей – хату «В гости к хозяйке куреня» Старшая группа Воспитатель МАДОУ ЦРР Д/с № 10 Дашкевич Ирина Анатольевна

КонспектЭкскурсия в музей – хату«В гости к хозяйке  куреня»Старшая   группаВоспитатель  МАДОУ  ЦРР  Д/с № 10Дашкевич Ирина Анатольевна...

КОНСПЕКТЫ ЭКСКУРСИЙ ПО МУЗЕЮ «НИЖНЕВАРТОВСК ГОРОД ДЕТСТВА МОЕГО» (реализация проекта по музейной педагогике)

КОНСПЕКТЫ ЭКСКУРСИЙ ПО МУЗЕЮ «НИЖНЕВАРТОВСК ГОРОД ДЕТСТВА МОЕГО» (реализация проекта по музейной педагогике)...

Конспекты "Экскурсия в музей", "Мы едем,едем,едем!"

Конспекты совместной деятельности разработанные для детей старшего дошкольного возраста. В первом представлена связь историй семей воспитанников в ВОВ с настоящим временем. А второй конспект представл...

Конспект экскурсии в музей краеведения «Добро пожаловать в музей!»

Задачи экскурсии в музей краеведения:- сформировать представление о краеведческом музее; расширить и углубить знания воспитанников об истории родного города;- развивать логическое мышление, любознател...

Конспект экскурсии в музей народного костюма для подготовительной группы

Цель: закрепить и обобщить знания детей о русском народном костюме, его составных частях, декоративных элементах, конструктивных особенностей;учить рисовать русский костюм, передавая в рисунке разные ...

Конспект экскурсии в музей боевой и трудовой славы "Дорогами войны - дорогами Победы"

Конспект экскурсии в музей боевой и трудовой славы "Дорогами войны - дорогами Победы"...