Юлда да акыл кирәк!
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Обучение правилам дорожного движения.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Тәрбияче:
Фахурутдинова Ф.К.
2016
Максат: Кече яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; бакча белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту.
Алып баручы: Игътибар, игътибар! КВН кичәбезне башлыйбыз. Ике команда ярыша. (Ата-аналар һәм балалар бергә)
“ЯШЕЛ УТ” һәм “КЫЗЫЛ УТ”. Әйдәгез, аларны каршы алыйк. (Музыка астында командалар керә.
Алып баручы. Без яшәгән шәһәрне
Китапка кертеп була.
Урман, юл әлифбасын
Шәһәр безгә әйтеп тора.
Әнә ул – баш өстендә,
Хәсрәт булмасын дисәң –
Юл әлифбасын онытма.
“ЯШЕЛ УТ” командасы капитаны:
Кызыл ут командасына
Кайнар сәлам юллыйбыз.
Чын күңелдән дөрес итеп
Җавап бирүләрен телибез.
“КЫЗЫЛ УТ” командасы капитаны:
Без бүген бу кичәдә
Көч сынашырга килдек.
Биербез, күңел ачарбыз
Без дә артка калмабыз.
Барысы бергә:Юл кагыйдәләрен бозмаска,
Беркайчан да онытмаска
Сүз бирәбез!
Алып баручы: Ә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм, сораулар бирәм. Ә сез җавап табыгыз, әгәр җавапны дөрес дип санасагыз, бергәләп әйтегез: “Бу бит мин, бу бит мин. Минем якын дустым”. Әгәр ялгыш булса дәшмәгез.
- Кем шулай алга чаба
Светофорны күрмичә.
- Кем белә яшел төснең
- Юл ачык дип әйткәнен.
Ә сарының һәр вакытта
- Тукта сабыр! – дигәнен.
- Кем белә кызыл төснең
- Кузгалма, тор! – дигәнен.
- Кайсыгыз трамвайда
Өлкәннәргә урын бирә?
(Өч бала – светофорның 3 төсе керәләр).
Алып баручы: Светофор булса
Урам чатында
Игътибар белән
Син аңа кара.
Сары төс: Иътибарлы бул –
Урамда әле
Ачык түгел юл!
Кызыл төс: Янса кызыл төс
Тукта шунда ук.
Алга барырга
Димәк, һич юл юк.
Алып баручы: Бергә булса да
Ялгыз булса да,
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала!
Алып баручы: Болар нәрсә балалар?
Балалар: Светофорның өч төсе.
Алып баручы: Әйе, алар сезне биергә чакыралар.
Әгәр яшел ут янса күңелле итеп биегез,
Сары янса – чүгәләгез, кызыл янса – туктагыз, -
Бер берегезгә бармак янагыз:
“Алга барырга ярамый”.
Алып баручы: Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор.
Сакта тора светофор.
(Кызыл төс алга чыга).
Балалар: Тукта!
Алып баручы: Сары.
Балалар: Көтеп тор!
Алып баручы: Яшел.
Балалар: Бар!
(Светофорның төсләре урыннарына утыралар. Музыка яңгырый, Белмәмеш керә, бер кулы бәйләнгән, исәнләшә).
Алып баручы: Белмәмеш, сиңа ни булды?
Белмәмеш: Балалар, урамнарга, юлларга ниндидер билгеләр куелган. Алар нәрсә өчен икән?
Балалар: Урамда авария булмасын, кешеләр бәхетсезлеккә юлыкмасын өчен!
Алып баручы: Алайса сез, балалар, Белмәмешкә бу билгеләрнең мәгънәләрен аңлатыйк инде. Яшел утлылар, урам аша чыкканда куела торган билгеләрне күрсәтегез әле. “КЫЗЫЛ УТ” командасына тимер юл аша чыкканда куела торган билгеләрне алып килергә куша. Жюри йомгак ясый.
Алып баручы: Хәзер ике команда арасында эстафета. “Кем машинаны тизрәк китереп җиткерә?”
(Ярыш. Нокталарны тоташтырып рәсемне ясап бетерергә).
Алып баручы: Викторина “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”
Сораулар:
- Светофорның ничә төсе бар?
- Алар нинди төсләр?
- Светофор кемгә команда бирә?
- Һәр урамның уртасына җиткәч, сары ут янса нишләргә?
- Кызыл утка нишләргә?
- Ә яшелгә?
Алып баручы: Ике команда шигырь сөйли. (“Бүләк”, “Кызыл ут” Г. Бәширов сүзләре)
Белмәмеш: Балалар, сез бигрәк күп беләсез икән, минем сезне тапкырлыкка да сынап карыйсы килә. (Табышмак әйтә)
- Барам, барам – очы юк. (Юл)
- “На” – дисәң, туктамый.
Печән салсаң ашамый
Койрыгын борсаң,
Кычкыра-кычкыра чаба. (Автомобиль)
- Тәрәзәле һәр ягы
Җиргә тими аягы
Сыртында бар дугасы. (Трамвай)
- Кыяга асылына,
Тимергә таяна,
Утырып чаба
Теләсә кая. (Трамвай)
- Уф-пуф сулар,
Уфтанса да алып китәр,
Барыр җиренә илтәр. (Поезд)
- Аяклары түгәрәк,
Куышалар тәгәрәп.
Үзем утырам, үзем чабам
Теләсә кая табан. (Велосипед)
Белмәмеш: Сез тапкыр балалар икәнсез. Миңа юлларга куела торган билгеләрне күрсәтеп аңлатыгыз. Мин аларны бик шатланып өйрәнер идем.
Алып баручы. Ягез әле, сез нинди билгеләрне беләсез, күрсәтегез әле?
(Ике командадан да берәр бала билгеләрне ала, аңлата)
Белмәмеш: Инде миңа китәргә кирәк. Сездә мин күп нәрсәләргә өйрәндем, рәхмәт сезгә. Мине дусларым көтәдер, аларга да өйрәтим әле. Моннан соң беркайчан да юл йөрү кагыйдәләрен бозмам. Юлда йөрер өчен дә акыл кирәк икән. Сау булыгыз.
Белмәмеш китә. Жюри йомгак ясый)
Алып баручы. Безнең әти-әниләр көн дә урам аша йөриләр. Алар нинди билгеләр белән таныш соң?
( Капитаннар ярышы. Ике рәсем эленә, бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен ничек итеп юлны чыгарга икәнлеге аңлатыла)
Алып баручы. Күрдегезме, балалар? Безнең халык дөрес әйтә “Юлда йөрер өчен дә акыл кирәк”. Чыннан да шулай икән.
(Жюри йомгак ясый).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"
Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)
Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.
Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке....

Юлда да акыл кирәк
Интегрированное нод в рамках методической недели на тему: «Профилактика детского дорожного-транспортного травматизма» для воспитателей татарских групп ДОУ на базе детского сада №34 города ...

