Выступление Яшь буынга тәрбия бирүдә халык уеннарының әхәмияте
статья (старшая группа) по теме

Шарафутдинова Миляуша Габдулхаевна

яшь буынга

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл яшь буынга тербия16.14 КБ

Предварительный просмотр:

"Яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдә халык уеннарының әһәмияте"

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар.

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар, аларның һәр-яклы үсешендә уеннарның роле зур. Мәгълүм булганча мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләгәндә эчтәлеге һәм оештырылуы ягыннан хәрәкәтле һәм җырлы биюле күп төрле уеннар бар.

Эчтәлеге буенча халык уеннары гади һәм балаларга аңлаешлы. Алар балаларның фикерләү сәләтен үстерә, күзаллавын киңәйтә, тирә-як турындагы белемнәрен арттыра, ныгыта, баланың организмы үсешен тагын да югарырак баскычка күчерүгә ярдәм итә.

Уеннарны спорт (йөгерү, сикерү һ.б.) һәм сәнгать (җыр, бию, диалог һ.б.) төрләренең органик кушылмасы дияргә була. Боларны исәпкә алып уеннарны дүрт төркемгә бүләргә мөмкин: тамашалы, җырлы биюле, зиһен сынаш, хәрәкәтле. Уртанчылар репертуарында импровизацияле уеннар зур урын ала,чөнки бала кечкенә ваккытыннан "шофер", "врач" булып уйнарга ярата, үсә төшкәч үзе күргән вакыйгаларны, тормыш-көнкүреш картиналарын күмәк уенга әйләндерә (мәсәлән, "Гаилә", "Кунак чакырыш" Һ.6.). Мәсәлән,   "Күрсәт  әле,   үскәнем"җырлы хәрәкәтле уены. Бу безнен төркемде иң яратып  уйнала торган  уеннарның берсе. Балалар бик теләп уйныйлар.Уртанчыларда бу уен гади генә уйнала, зурларда инде, бу уенны һәрбер темага да диярлек яраклаштырып уйныйбыз - "Гаилә", "Хайваннар", "Киемнәр" һ.б.

 Балалар уеннары арасында аеруча гакыл-зиһен эшчәнлеге таләп ителә торганнары бар. Мәсәлән:"Ватык телефон", "Очты - очты", "Ябалак", "Көн - төн" һ.б. бу уеннар беренче чиратта игътибарлылык сорый, логик фикерләүне арттыра.Балалар үскән саен уен катлаулана. "Ватык телефон" уены аша балаларны яңа сүзләр белән таныштырырга була; баланың колагына пышылдап кына яңа сүз әйтәсең, ә ул икенчесенә ... һ.б. Халык уеннарына таянып “Сабан туй бәйрәме уеннары” дигән дидактик уен  ясадым.Бу уенны  балалар белән сөйләм телен үстерүдә кулланам.

 Хәрәкәтле уеннар исә иң күп өйрәнелгән, иң күп уйнаныла торганнары, алар баланы физик яктан тәрбияләүдә төп урынны били. Алар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлеген ныгыта, хәрәкәт координациясен якшырта. Уртак шатлык, күмәк ярышу балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә.Мәсәлән Сабантуй татар халык бәйрәменде уйнала торган "Йомырка белән йөгерү", "Чүлмәк вату" кебек уеннарны төркемде балалар белән ел әйләнәсе уйныйбыз. Хәрәкәтле уеннар балаларны телгә өйрәткәндә дә безнең беренче ярдәмчеләребез: "Мияу, мияу, нинди төс?", " Аю-бүре", "Кап та коп " һ.б.

Татар халык уеннарының балалар белән эшләүдә әһәмияте дигәндә түбәндәгеләрне әйтеп була: халык уеннары физик, эстетик, патриотик тәрбиянең аерылмас өлеше булып тора.Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Шул уеннарны уйлап чыгарган халыкның үткәненә кызыксыну уята, ихтирам тәрбияли. Алар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарлылыгын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагында ныграк якынаю чарасы да. Чөнки, нәкъ менә уен вакытларында тәрбияче баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга" мөмкин. Уендагы текстка, бергә кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса нинди дә булса роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Татар халык уеннары педагогик яктан да бик кыйммәтле, алар акыл, ихтыяр көче, характер тәрбияли, әһлаки тәрбия бирә, физик яктан ныгыта, тел үсешенә ярдәм итә, халык иҗаты белән кызыксынуны арттырырга булыша.

МАДОУ № 88  Шарафутдинова Миляуша Габдулхаевна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

“Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле”

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Ике дәүләт телен өйрәнүдә халык уеннарының әһәмияте.презентация

Ике дәүләт телен өйрәнүдә  халык уеннарының әһәмияте. презентация...