Тылсымлы патшалыкка сәяхәт.
материал (старшая группа) на тему

Якупова Галия

Юл йөрү кагыйдәләре буенча әдәби чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd_ga_oktyabr.docx28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.

Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телләрен үстерү.

Җәмәгать урыннарында үзеңне әдәпле тоту, үз-үзләрен тәртипле тотарга күнектерү. Юл аркылы чыкканда бер-берсенә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

Алып баручы:  Хәерле көн, нәни дусларым! Бүген без килгән кунакларга юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнүебезне күрәтеп китик эле. Белгән белемнәребез белән уртаклашыйк.

 Әкиятче: Бүген безнең бакчабыз

                Әйләнгән әкияткә.

                Сез дә күреп шаккатыгыз

                Мондагы әкәмәткә.

Без балалар, бик акыллы

Тиешлесен беләбез.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Бакчада өйрәнәбез.                

Балалар (урман хайваннары)  шигырьләр сөйлиләр:

АЮ:____________  Исәнмесез, дусларым,

                                   Киекләрем, кошларым!

Җыелыш җыйдым әле

Бер максат куйдым әле.

Күрәсем килә шәһәр,

Һич югы зуррак авыл.

Барыйк әле бергәләп,

Күтәреп китмәс давыл.

КУЯН:_________ Әйдә, соң барыйк-барыйк,

Фотоаппарат алыйк.

Футбол уйныйсы килсә,

Сумкага тупны салыйк.

КЕРПЕ:_________ Тукта, Куян, син кысылма!

Бара алырбыз “микән”?(залга)

Юл кагыйдәләрен белми

Туктап калырбыз “микән”?

БҮРЕ:___________Юлдан туп-туры барасы,

Нәрсәгә ул кагыйдә?

Куркак булсаң, Керпе туган,

Әйдә соң, кал син өйдә.

КЕРПЕ:__________ Машиналар бик күп диләр,

Авыл, шәһәр юлында.

Анда инспектор тора ди,

Таягы бар кулында.

ТӨЛКЕ:__________Әйдә, барыйк , күреп кайтыйк.

Урманда да юллар күп.

Машиналар килеп китә,

Бездә бер кагыйдә юк.

БАРЫСЫ БЕРГӘ: Әйдәгез, юлга кузгалдык.

 Юлда җырлау:

Светофор.

Стоп машина, стоп мотор!

Тиз(е)рәк тукта шофёр!

Кызыл ут яна – кара,

Светофор басып тора.

 Карый безгә ачуланып,

Бөтен машина туктатып.

Әзерәк туктап торыйк,

Яңадан аңа карыйк.

 Бу юлы инде менә
Яшел ут безгә яна.

Елмаеп хәзер карый,

Юл ачык барсан ярый.

Светофорны тыңласаң,

Яшелгә генә барсаң,

Акыллы һәм тәртипле

Җәяүле син буласың

Акыллы һәм тәртипле

Әлбәттә син буласың!

 Машинаны бауга таккан балалар бертуктаусыз йөреп тора.

КУЯН:_________ Карап торам да мин,

Уйлап- уйлап торам да

Куркып куям ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

БҮРЕ:____________Нәрсәсе бар, куркак Куян?

Тиз(е)рәк атла, алга.

Кызык түгел икән монда

Футбол тубыбыз кайда?

Уйнап алыйк, туктамасмы

Юллардагы машина.

Тибеп җибәрик тупны

Берәр шофер башына.

Каршыларына светофор чыга, туп тибәргә әзерләнгән бүрене эләктереп ала

СВЕТОФОР:____________ Әй, сез кемнәр буласыз?

БЕРГӘ:    Кыргый  хайваннары.

СВЕТОФОР:____________Ни  эшләмәк буласыз?

БЕРГӘ:    Чистартабыз юлларны.

   ТӨЛКЕ:_________ Без Саба күрергә килдек,

                                   Мөмкин булырмы икән?

                                    Дала кадәр иркен юлда

                                    Йөри белербезме икән?

СВЕТОФОР:__________Рәхим итеп килегез,

Тик - юлда сак йөрегез!

 Урам- футбол кыры тугел,

 Кагыйдәне белегез!

Алып баручы: Балалар безнең бакчабызда  бүгенге бәйрәмгә кунаклар килгән, урман хайваннары. Әйдәгез,бүгенге бәйрәмгә аларны да чакырып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп җибәрик. Алайса алар аны белми бугай.

Җыр:

1 Светофор: (бала)

Урам чатында торам,

Машиналар туктатам,

Туктатам җәяүлене,

Йөри белмәгәннәрне.

“Кызыл” утым янганда,

 Туктатам барыгызны,

“Сары”- игътибар төсем,

Әзерли юлчыларны.

 “Яшел” янган вакытны

Сабыр гына көттегез

 Сез акыллы балалар,

 Юлга рәхим итегез!

2.Бергә булса да

Ялгыз булса да

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга

 Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

4.Як-якка карап

Нәрсә барын күр

Машиналарга

Атларга юл бир.

           Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма

Бераз туктап тор

Урам чатында.

6.Светофорга кара син

 Тора ул сакта

Чыгарга кирәк юл аша

Яшел ут янган чакта.

Светрфорлы чатта була,

Җәяүле өчен сукмак.

Сары, ак сызыклар аша,

Чыгарга кирәк атлап.

Алып баручы: килгән кунаклар, без сезгә табышмаклар әйтеп карыйк, ә сез җавапларны белерсезме икән? Юл кагыйдәләрен, юл билгеләрен аңлап калдыгызмыикән.

Табышмаклар:

 Урам аркылы чыкканда

Миңа басып үтегез.

Хайван да мин, сызык та мин

Исемемне әйтегез!

  Күлмәгемнең төймәләре

Янып сигнал бирәләр.

“Тукта!”, “Сабыр!”, “Кузгал!” дисәм,

 Балалар да беләләр.

                                            

Куян: Әти –әни –әби – бабай,

Кыз һәм малай –һәммәсе.

Бердәй белсен һәм өйрәнсен,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Юлдагы хәвеф-хәтәрләр

Хәтта төшкә кермәсен.

Дуслар, ныклап өйрәник,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз!

Кагыйдәләрне үтәгез

Имин булсын юлыгыз!”

“Юл кагыйдәсен өйрән” жыры башкарыла.

(Илфат Газизҗанов сүзләре, Фәннүр Галимов  музыкасы)

Һәр яңа көн туу белән

Без юлларга чыгабыз

Юл йөрү кагыйдәсен

Өйрәнәбез шуңа без,

Өйрәнәбез шуңа без.

Кушымта. Әйдә, син дә кушыл безгә,

Юл кагыйдәсен өйрән.

Хәвеф-хәтәр читләп үтәр

Булсаң гел безнең белән.

Светофорның серле телен

Инде күптән беләбез.

Бакчага да һәрвакытта

Дөрес юлдан киләбез,

Дөрес юлдан киләбез.

Кушымта. Әйдә, син дә кушыл безгә,

Юл кагыйдәсен өйрән.

Хәвеф-хәтәр читләп үтәр

Булсаң гел безнең белән.

Өлкәннәр дә безнең сүзгә

Һәрчак колак салсыннар.

Юлда йөри белмәгәннәр

Бездән үрнәк алсыннар,

Бездән үрнәк алсыннар.

Кушымта. Әйдә, син дә кушыл безгә,

Юл кагыйдәсен өйрән.

Хәвеф-хәтәр читләп үтәр

Булсаң гел безнең белән.

Жыр беткәч, балалар җитәкләшеп көйгә атлап, зебра юл аша чыгып, залдан чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

Тылсымлы патшалыкка сәяхәт

Занятие по правилам дорожного движения....