БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ.
план-конспект занятия (средняя группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_kich.docx25.94 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ. (Уртанчылар төркеме)

Максат: Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Уенчык хайваннар,кошлар рәсеме,ясалма чәчәкләр,кошлар битлеге,билгеләр. Шүрәле өчен киемнәр.

Шөгыль барышы: – Исәнмесез,балалар. Безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез эле,кунаклар белән дә исәнләшик. ( Ишек шакыйлар,хат кертәләр).

Хат ташучы: Исәнмесез! Бу 3 нче номерлы“ Шоколад” балалар бакчасымы? Менә сезгә хат. Рәхим итеп алыгыз.

-Рәхмәт.

Тәрбияче: – Балалар,кемнән икән бу хат? Укыйк әле.Шүрәледән дигән. Эчендә нәрсә диеп язылган икән? ( Тәрбияче хатны укый.) “Кадерле балалар! Минем бармакларымны Былтыр кыстырды. Мина ярдәм итә алмассызмы икән? Шүрәле.”

Тәрбияче: -Балалар, Шүрәлене коткарырга кирәк, барабызмы? Урман ерак,нәрсә белән барабыз? (Тылсымлы келәм.)

Әйдәгез,утырышыгыз!

Балалар: Тылсымлы келәм! Илтеп җиткер син безне урманга.

Тәрбияче: -Юл да бик озын тоелмас. Безгә З.Әдилә шигырь сөйләр.

Әйдәгез урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур,гаять бай-

Анда бар: җир,су,кояш,ай.

Тәрбияче: -Балалар,нәрсә соң ул табигать? Сез ничек аңлыйсыз.

(Табигать ул- җир,су,урман,һава,кояш һ.б.)- БАЛА

 Безгә табигать ни өчен кирэк?

Ул безнең хисләребезне тәрбияли,ашата,киендерә, яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә.- БАЛА

Тәрбияче: Менә килеп җиттек. Урман белән исәнләшик ( Исәнме,урман!). Урманга кергәнче өч төп кагыйдәне искә төшерик. Алар нинди кагыйдәләр?

Урманда шаулама.- БАЛА

Урманны чүпләмә.-БАЛА

Урман җанварларын,кошларын рәнҗетмә.-БАЛА

Тәрбияче: Бик дорес, балалар. Урман турында мәкальләр дә бик күп. Берничәсен искә төшереп үтик.

Агачларны үстерергэ 50 ел кирәксә дә, кисәргә- 5 минут та җитә.-БАЛА

Урман белән су- табигатьнең матурлыгы.- БАЛА

Урмансызлык- уңайсызлык.-БАЛА

Бер агачтан унау үскән,ун агачтан- урман үскән.-БАЛА

Тәрбияче: Карагыз әле, урман нинди гүзәл. Монда саф һава, кошлар сайрый. Ә бу агач астында нәрсә ул? Алыгыз эле.

“ Бу- Былтырдан” диеп язылган. Укыйк әле, “Балалар,әгәр сез бу табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, Шүрәлене табарсыз” дип язылган.

Табышмакларны тыңлагыз:

Без үзебез һәркайда,

Без кешеләргә файда.

Бездән өйләр салалар

Һәм мебельләр ясыйлар.

Балалрга карандаш та,

Өстәлләр дә,чаңгы да. ( Агач.)

2. Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп коела. (яфрак.)

3. Мылтык түгел,үзе ата,

Аны бал корты ярата. ( Чәчәк.)

4.Җәй буена бал җыя,

Кыш буена хәл җыя. (Бал корты.)

( Шүрәле тавышы ишетелә)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, Шүрәле тавышы бит бу. Бик авырта бугай бармаклары.

Шүрәле: Балалар, коткарыгыз мине бу бәладән. Мине Былтыр харап итте!

ТӘрбияче: Без сине коткарырбыз,Шүрәле. Тик син безгә урманыңны күрсәтерсеңме?

Шүрәле: – Күрсәтермен, күрсәтермен! Коткарыгыз гына! (Балалар Шүрәленең бармакларын кыскан бүрәнәдән коткаралар. Балалар Шүрәленең бармакларын кызганалар, сыйпыйлар. Шүрәле рәхмәтләр әйтә.)

Шүрәле: Шул хөрмәттән мин сезгә “Шүрәле” уенын уйнатам. Сез ризамы?

Шүрәле” уены оештырыла.

Шүрәле уртада, балалар болай диләр:

Аптыраган,йөдәгән,

Шүрәлене күр әле.

Әй, Шүрәле, Шүрәле

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит,

Бергәләп көлик әле.

Шүрәле (җырлый)

Бигрәк озын кулларым,

Күзләрем йөреп тора.

Килеш-килбәтемне күргәч

Көләсең килеп тора

Мин Шүрәле, Шүрәле

Чакыргач килдем әле

Әйдәгез, бераз үзегезне

Көлдереп алыйм әле.

(Шүрәле балаларны кытыклый,балалар көлмәскә тиеш.Кем көлә,шул үзе Шүрәле була. Аннан соң төрлечә кыланып бии.)

 Шүрәле: Менә хәзер мин сезгә урманымны күрсәтергә әзер. (Чәчәкләрне күрсәтә.)

Менә күпме чәчәкләр үсә. Мин хәзер тамырлары белән өзеп алам да, себерке ясап, рәхәтләнеп чабынам.

Тәрбияче: -Балалар,Шүрәле дөрес эшлиме?( Җаваплар.)

Ни өчен дөрес эшләми?

- Чәчәкләрне өзәргә ярамый.

Чәчәкләрне өзсән,бал кортлары бал җыя алмый.

Урман- аланнар ямьсезләнеп кала.

Тәрбияче: -Нәрсә эшләргә ярый?

(Иснэргэ,сокланырга,күзәтергә.)

-Белдеңме инде, Шүрәле? Чәчәкләрне өзүдән күпме зыян килә? (Бер бала шигырь сөйли)

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр сез чәчәк өзсәгез,

Әгәр бергә: сез һәм мин

Матур чәчәкләр өзсәк,

Бетэр шушы матурлык,

Бушап калыр бу алан.

Шүрәле,син моны исеңдә тот. Менә исегездә калсын, балалар!( Билгене күрсәтәм.) Беркайчанда чәчәкләр өзмәгез!

Тәрбияче:- Ромашка,ромашка,кая болай ашыгасың?-БАЛА

Ромашка: Ашыкмый хәлем юк. Шакир бабайга салкын тигән, шуны дәваларга барам. ( Бака яфрагы битлеге кигән бала керә.)

Тәрбияче: -Ә син бака яфрагы,кая барасың? БАЛА

Бака яфрагы. – Гөлгенәнең күзенә арпа чыккан, шуны дәваларга барам. ( Энҗе чәчәк керә)

Тәрбияче: Энҗе чәчәк,энҗе чәчәк!Ә син кая чабасың?БАЛА

Энҗе чәчәк: Гафу итегез! Альбина апаның нервлары какшаган,шуны тергезергә барам.

Тәрбияче: –Балалар! Чәчәкләрне, үләннәребезне дару итеп тә кулланабыз. Менә ни өчен сакларга кирәк урманны. (Шүрәле күбәләкләр тоту хәрәкәтләре ясый.)

Тәрбияче:- Шүрәле,син ул күбәләкләрне нишләтәсен?

Шүрәле: Мин аларны тотам.

Тәрбияче:- Шүрәле дорес эшлиме,балалар?Ни өчен?*(Җаваплар.)

-Күбәләкләрне, бөҗәкләрне тотарга ярамый. Аларны күзәтергә,карап сокланырга гына ярый.БАЛА

Тәрбияче: – Бик дөрес, балалар. Күбәләкләр турында җырда беләбез бит әле.(Ике бала,”Бала белән күбәләк” җырын башкара.)2 БАЛА

Менә ныклап исеңдә калдыр, Шүрәле Бу билге “ Бөҗәкләрне, күбәләкләрне тотма!” ди. Сез дә, балалар,онытмагыз! (Шүрәле кош оясын күрә һәм шуңа сузыла.)

Тәрбияче һәм балалар. –Тимә кош оясына, Шүрәле! Ярамый! Аның белән нишләмәкче буласың?

Шүрәле:

Йомыркаларын алып кайтам да пешереп ашыйм.

Тәрбияче:-Балалар,Шүрәле дөрес эшлиме?(Җаваплар.)

-Ни өчен?

-Кош ояларын туздырырга ярамый. Йомыркалардан кош балалары чыга. БАЛА

Ояларга якын килмә, кошлар курка. Ишеттеңме,Шүрәле. БАЛА

Әгәр алай эшләсәң, кошлар бала чыгара алмас, урман кошсыз калыр. Ә кошлар булмаса нәрсә була?БАЛА

(Агачларны корт ашый, игеннәрне явыз кортлар юк итә. БАЛА

Кошларның матур җырларын ишетмибез, шунлыктан бик күңелсез була.)БАЛА

Тәрбияче: – Исеңдә тот, Шүрәле. Кошлар оясы яныннан ераграк йөр. Бу билгене (күрсәтә) исеңдә тот! Безнең балалар кошлар турында шигырьләр дә белә.

(Балалар шигырь сөйләгәндә бер бала аю булып киснә.)

Шигырьләр: Х.ВАхит “Уңган сыерчык”. Г.Афзал “Песнәк”.. Ә.Бикчәнтәева “ Кара карга”.

Аю килеп керә.БАЛА

Аю: _Кемнәр минем урманымда йөри?

Шүрәле: Син аю дус,бу балаларга тимә,алар мине коткардылар. Әйдә синдә безнең белән кал.

 Тәрбияче: – Карагыз әле,балалар! Нинди матур керпе,куян. (Агач янындагы куян белән керпегә күрсәтә)2 БАЛА

Шүрәле: Сез аларны өегезгә алып кайтыгыз. Анда рәхәтләнеп уйнарсыз.

Тәрбияче:- Аны алып кайтыйк микән Ярыймы балалар? Нигә ярамый?

(Өйләре урманда,балалары ялгыз кала,ач булалар.)БАЛА

Урман җәнлекләрен өйгә алып кайтырга ярамый. Исегездә тотыгыз (билгене күрсәтә)

(Шүрәле агач сындырган була.)

Тәрбияче: -Тагын нәрсә эшлисең инде Шүрәле? Нишлисен син ул агач ботагы белән?

Ярыймы шулай? Ни өчен ярамый?

(Агач корый,ул авырый башлый,ямьсезләнә)БАЛА

Безнең балалар агачны сындырырга ярамаганлыгын беләләр. Син дә онытма, Шүрәле( билге күрсәтә)

Шүрәле: Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Рәхмәт сезгә, балалар. Киңәшләрегез,мине коткарганыгыз өчен зур рәхмәт.

Тәрбияче: -Шүрәле,хәзер барысында аңлады. Бер начарлык та эшләмәс инде. Хәзер безгә кайтырга кирәк. Шүрәле урман белән саубуллашыйк. Сау бул,урман! Сау бул,Шүрәле!

Шүрәле: Урманга кайчан килсәгездә,кадерле кунагым булырсыз!

(балалар келәмгә утыра)

Тәрбияче: Балалар, без бүген бик күп нәрсәләр турында сөйләштек.

Без урманда бик озак йөрдек,                БАЛА

Шауламадык, чүпләмәдек.

Бернәрсәне куркытмадык,

Урманда без кунак булдык.


И күңелле бу урманда,                  БАЛА

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту,

Кирәктер шул чагында.



Агачларны сындырмагыз                   БАЛА

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла-чүп атмагыз!

Әссе чакта коры чакта,                 БАЛА

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз.

Без сезнең белән түп-түгәрәк, матур, якты, чиста, рәхәт – Җир шарында яшибез. Ә менә бүген, 22 нче апрель көнне Җир көне ягъни Җирнең туган көне билгеләп үтелә. Туган көн көнне без нишлибез әле?(Балаларның җаваплары)

-Дөрес, “Ак калач” җырлыйбыз. Менә бакчабызга кайтып җиттек. Әйдәгез, бакчадагы барлык дусларыбызны чакырып, Җиргә “Ак калач” җырлыйк. (залдагы балалар белән бергә “Ак калач” җырлау)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Презентация "Табигать балалары"

Табигать ул- гүзәллек ,    могҗиза, тылсым!                                      ...

без табигать балалары

Балаларның  табигатьбелән уңай аралашуын тәрбияләү мөһим, моның өчен әйләнә – тирәгә карата экологик дөрес,гуманлы карашка таянып эш итәргә кирәк.Балаларны  табигать белән таныштыру әй...

БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ. (Уртанчылар төркеме)

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү....