без табигать балалары
проект по окружающему миру (старшая группа)

Зарипова Алсу Рашидовна

Балаларның  табигатьбелән уңай аралашуын тәрбияләү мөһим, моның өчен әйләнә – тирәгә карата экологик дөрес,гуманлы карашка таянып эш итәргә кирәк.

Балаларны  табигать белән таныштыру әйләнә –тирәнең мөһитне аңларга ярдәм итә.  Табигать белән аралашу аша бала сөйләм телен баета.  Балаларда кызыксынучанлык,күзәтүчәнлек кебек алыштыргысыз сыйфатлар барлыкка килә, ә бу үз чиратында эзләнү өчен төрле сораулар тудыра.

Бу проекта белеем бирүнең региональ компонентын тормышка ашыру белән бәйле актуаль сораулар күрсәтелә.  Зурлар төркеме балалары  табигать турындагы белемнәрне кабул итәргә әзер.Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә оештырылган  система камилләштерүне талап итә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_bez_tabigat_bal.docx26.03 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик проект: « Без табигать балалары»

Проект  вәкилләре: зурлар төркеме һәм әти-әниләр өчен.

Проект дәвамлыгы: 1 ел.

Проект актуальлелеге:

Җәмгиятьнең заманча мөһитендә яшәүче кешеләрнең  проблемалау бик күп,шулай да иң мөһиме әйләнә-тирәне  саклаудыр.Педагог тарафыннан оештырыла балаларның табигать белән аралашуы  балаларда   табигатьне саклау теләге тудыра.  Шуңа күрә балаларда туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү юлларын эзләү,минем карашка,зурлар төркемендәге балаларда экологик тәрбия бирүдә актуаль булып тоела.

Балаларның  табигатьбелән уңай аралашуын тәрбияләү мөһим, моның өчен әйләнә – тирәгә карата экологик дөрес,гуманлы карашка таянып эш итәргә кирәк.

Балаларны  табигать белән таныштыру әйләнә –тирәнең мөһитне аңларга ярдәм итә.  Табигать белән аралашу аша бала сөйләм телен баета.  Балаларда кызыксынучанлык,күзәтүчәнлек кебек алыштыргысыз сыйфатлар барлыкка килә, ә бу үз чиратында эзләнү өчен төрле сораулар тудыра.

Бу проекта белеем бирүнең региональ компонентын тормышка ашыру белән бәйле актуаль сораулар күрсәтелә.  Зурлар төркеме балалары  табигать турындагы белемнәрне кабул итәргә әзер.Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә оештырылган  система камилләштерүне талап итә.

Проект балалар туган як табигатенә карата экологик белемнәрен баетуга, аларны аңларга юнәлтелгән .

Проект максаты:  Балаларда экологик культураны баету һәм үстерү.

Проект бурычлары:

1.Балаларның аңында экологик белемнәрен системалаштыру.

2. Табигать дөньясында кызыксынуны үстерү,әдәби продуктив эшчәнлектә анны күрсәтә белү.

3. Бала һәм табигатьөчен курнынычсыз һәм грамоталы экологик белемнәрене формалаштыру.

4. Табигатькә мәхәббәт һәм аның җаваплыгын тәрбияләү.

Проектны ресуслар белән тәэмин итү;

-Төркемдә  табигать почмагы,балалар бакчасы участогында чәчәк түтәле булдыру.

-Методик инструментарный ( методик,фәнни-эзләнү һәм матур әдәбият).

-Техника ягыннантәэмин итү(компьютер, фотоаппарат, банкалар, ком сәгате, лупа, сәгать салфетка, бакча эш кораллары, фонотек,экесперимент өчен савытлар һ.б)

-Күрсәтмә  материаллар:  плакатлар, иллюстрациялщр,  өстәл уеннары, экологик  буенча  дидактик  уеннар.

Проектны  реализацияләү:

 Диагностик, оештыру   этабы:   балаларның  экологик  белемнәрен  артыру:

 Төп этап : «Туган  шәһәр табигате» исемле экологик проект оештыру:

Нәтиҗә ясау этабы:  экологик проектны актуальләштерү һәм реализацияләштерү.

Көтелгән  нәтиҗәләр:

Балалар өчен.
-Балаларда табигать күренешләренә һәм объектлаына карата кызыксыну барлыкка килә.Тере һәм тере булмаган  табигатьне аера беләләр;

-Балалар кеше белән  табигатьнең аерулгысыз бәйләнешен аңлый башлыйлар;

- Табигать объектларын өйрәнүгә омтылыш барлыкка килә,балалар нәтиҗә ясарга,бәйләнешләрне ачыкларга өйрәнәләр;

-Балалар төрле ел фасылларының билгеләрен таный һәм әйтә беләләр.  Туган як үсемлекләрен  кызыл китапка кертелгәнен  таныйлар.

-Дару үләннәре белән  танышып, табигатьнең  дәвалау көчен аңлау формалаша;

-Тере  һәм тере булмаган  табигать  объектларын  күзәтергә , табигатьтәге бәйләнешләрне аңларга өйрәнәләр;

-Табигать    объектларын  өйрәнәләр һәм эзләнү эшчәнлеген үзләре өчен файдалы итеп оештыралар.

Ата-аналар өчен:

-Экологик проектка әти-әниләр дә тартыла.

- Әти-әниләрнең  экологик  белемлелеге  балаларның экологик тәрбиясенә зур файда булып тора. Әти-әниләрдә баланың иҗатында һәм эшчәнлегендә актив катнашучы буллу теләге  формалаша.

Проектны реализацияләү өчен перспектиы план.

Тема  

Балалар өчен мероприятияләр:

«Безнең әйләнә-тирә мөһит»

Сентябрь

Октябрь

-НОД «Яшелчәләр патшасы»;

-НОД «Җәлләргә һәм сакларга өйрәнәбез»;

-НОД «Алтын көз»;

-«Тылсымлы агач» проекты.;

-Фотокүргәзмә оештыру «  Табигать ярдәм сорый»;

-«Туган як матурлыгы» тамасына илюстрацияләр карау.;

-НОД  «Үсемлекләр ничек кышка әзерләнә»;

-Акция «Безнең яшел балалар бакчасы» балаларның яшелчә бакчасында эшләүләрен күзәтү;

Ата-аналар белән эш:

«Балаларның экология тәрбиясе» темасына анкета үткәрү.

Тәрбиячеләр  өчен:

 «Чәчәкле табышмак» уенын өйрәнү һәм уйнау.

«Кошлар»

Ноябрь

 -НОД   «Безнең  канатлы дусларыбыз кышын ничек яшиләр»;

- Рәсем ясау «Кош оялары»;

-Әңгәмә  «Кошларның кышын тормышы»;

- Экологик уен «Кошлар ашханәсе»;

-«Кошларга бүләк» кошларга оя ясау;

-Табигый материаллар белән кошлар ясау.

Ата-аналар белән эш:

-Акция үткәрү «Кышын кошларны  ашатабыз» (конкурс –иң яхшы кош оясы).

Консультация  «Табигатьне саклыйк!»

Тәрбиячеләр  өчен:

Музыка ярдәмчесе  белән  «Уйла һәм эшлә» дигән темага презентация.

«Кыш» декабрь

- Әңгәмә « Хайваннар кышка ничек әзерләнә»;

- НОД «Кышкы урманга сәяхәт»;

- Тәҗрибә: «Карның үзенчәлекләре»;

- Дидактик уен «Урманда кыш»;

-Рәсем ясау  «Мин кышны яратам»;

- НОД  «Хайваннар кешегә ничек булыша».
Ата-аналар белән эш:

Фотокүргәзмә оештыру  «Матур чыршыкай».

Тәрбиячеләр  өчен:

Физкультура  ярдәмчесе белән тәрбиячеләргә «Күңелле зоопарк» дигән темага эстафита оештыру.

«Безнең кечкенә дусларыбыз» гыйнварь

- Урман хайваннары турында шигырьләр уку;

- Дидактик уен «Хайваннар ның билгеләрен атагыз», «Кем нәрсә белән туклана?», «Кем кайда яши?», «Баласын ата?»;

-НОД «Табигатьтә кышкы билгеләр»;

-Хайваннар турында табышмаклар өйрәнү;

-Хәрәкәтле уеннар «Бүре һәм куяннар», «Хәйләкәр төлке», «Йортсыз куян»;

- Әңгәмәләр «Кыргый хайваннар кайда һәм ничек яши», «Хайваннар кышын»;

- Тәҗрибә: «Хайваннар ничек яшеренә»;

-Табигый  материаллар  белән үзләренә охшаган хайанны ясау.

Ата-аналар белән эш:

Иң яхшы плакатка конкурс «Туган як табигатендә яшәүче хайваннар тормышы» темасына реклама щитын ясау.

Тәрбиячеләр  өчен:

-НОД «Туган якка  сәяхәт».

«Тылсымлы су»

февраль

-НОД «Тылсымлы су»;

-НОД «Суда кемнәр яши?»;

Дидактик уен «Аквариум» (моделирования методын кулланып);

-Тәҗрибә «Суның үзенчәлекләре»;

- Әңгәмә «Безнең тормышта суның урыны»;

-Су турында шигырьләр уку;

-Әңгәмә «Безнең тирәдә су.Табигаттә су әйләнеше»;

-НОД «Суны саклагыз».

Ата-аналар белән эш:

«Су безнең тормышта» дигән  альбом төзү.

Тәрбиячеләр  өчен:

Музыка ярдәмчесе белән  «Гомбәләр аланында» дигән темага кичә.

«Язгы матурлык»

-Нод «Язгы матуолык»;

-НОД «Бүлмә гөлләре дөньясы»;

-НОД «Әниемә бүләк»;

-Проект «Чәчәкләр көне»;

-НОД иҗади эшчәнлек (рәсем ясау) «Яз- матуркай»;

-Яз турында шигырьләр уку;

-Күмәк эшчәнлек (оригами) «Язгы алан»;

-НОД «Кара каргалар килде»;

-Иҗади эшчәнлек (бау белән рәсем ясау) «Тургай»;

-Иҗади эшчәнлек (кисеп ябыштыру) «Чәчәк атучы болын»;

- Тәҗрибә «Гөрләвек белән очрашу», «Салават күпере».

Ата-аналар белән эш:

 Консультация «Табигать –уртак йортыбыз».

Тәрбиячеләр  өчен:

-НОД «Урмандагы яшеллек».

«Бөҗәкләр»

Апрель-май

-НОД «Алты аяклы бөҗәкләр »;

-НОД «Кама буйлап сәяхәт»;

-НОД «Табигый материаллар

ком,балчык,ташлар»;

-Күзәтү «Бөҗәкләр»;

-Проект «Күңелле бакча»;

-Өстәл уены: «Лото», «Бөҗәкләр дөньясы», «Домино»,  «Бөҗәкләр»;

-Хәрәкәтле уеннар;

- Табигый материаллардан бөҗәкләр ясау;

-Күмәк рәсем ясау «Бөҗәкләр»;

-Әвәләү «Үрмәкеч агач буйлап үрмәли»;

-Кисеп ябыштыру «Күбәләк-матуркай»;

-Әңгәмә «Бөҗәкләр һәм чәчәкләр бер-берсе өчен яралганнар», «Экологик  прирамида»;

-Уен «Тере пирамида»;

-Акция «Безнең яшел балалар бакчасы»;

Ата-аналар белән эш:

Стена газетасын әзерләү: «Минем яраткан  бөҗәкләр».

Тәрбиячеләр  өчен:

-НОД «Ак чәчәкләр».

«Җәйге матурлык»

Июнь-июль

-Әңгәмә «Кошлар»;

-Күзәтү «Күбәләкләр», «Бакча чәчәкләре»;

-Уен «Агачлар»;

-Җәйге табигать күренешләрен ачыклау(яшен, салавт күпере);

-Халык әйтемнәрен өйрәнү;

-Үлән тамырлары белән тәҗрибә үткәрү.

Ата-аналар белән эш:

Консультация «Балаларга уен бик кирәк».

Тәрбиячеләр  өчен:

«Чәчәкләрне дөрес әйт»дигән темага проект.

Йомгаклау мероприятияләре август

-Проектның үтәлеше буенча нәтиҗә ясау,дипломнар, мактаулы хатлар , медалләр тапшыру;

-Барлык кичәләргә нәтиҗә ясау;

-Балалар тарафыннан призентацияләр ясау;

- Фотокүргәзмәләр оештыру;

-Музыка ярдәмчесе белән «Без табигать балалары» күңел ачу кичәсе.

      Йомгаклау

Проект барышында көтелгән нәтиҗәләргә ирешелде. Төрле методлар һәм алымнар  белән без балаларда экологик тәрбияне баеттык һәм үстердек.

Төрле эш формалары кулланылды.Балалар белән бергә әти-әниләр дә төрле уеннарда,  конкурсларда,   бәйрәмнәрдә катнаштылар. Проект барышында балаларда тере һәм тере булмаган табигатькә карата  эмоциональ  караш, эзләнү  эшчәнлеге,сакчылык  үстерелде.

Тәҗрибә эшчәнлеге барышында балаларда фикер йортү,күз аллау формалаштырылды,кайбер табигый материаллар белән эшләргә өйрәнделәр. Үсемлекләр,бөҗәкләр,кошлар  белән таныштылыр һәм үзләренең кичерешләрен рәсем , поделкалар аша аңлатырга өйрәнделәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Презентация "Табигать балалары"

Табигать ул- гүзәллек ,    могҗиза, тылсым!                                      ...

БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ.

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү....

БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ. (Уртанчылар төркеме)

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү....