Театрлаштырылган уеннар
план-конспект занятия
Балалар белән бергә курчак театрлары, театр өйрәнү балаларның үсешендә зур роль уйный. Беренчедән, без аларны "яхшы артист" булырга өйрәтсәк, икенчедән, эстетик тәрбия бирелә, баланың үз-үзен тотышы, сөйләм теле үсеш ала. Театр аша бала мөстәкыйль рәвештә уйнарга өйрәнә, иптәшләренә карата мөгамәләсе үзгәрә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.63 КБ |
Предварительный просмотр:
Театрлаштырылган уеннар
(Тәрбиячеләр өчен чыгыш)
Балалар белән бергә курчак театрлары, театр өйрәнү балаларның үсешендә зур роль уйный. Беренчедән, без аларны "яхшы артист" булырга өйрәтсәк, икенчедән, эстетик тәрбия бирелә, баланың үз-үзен тотышы, сөйләм теле үсеш ала. Театр аша бала мөстәкыйль рәвештә уйнарга өйрәнә, иптәшләренә карата мөгамәләсе үзгәрә. Театрлаштырылган уеннар 2 төп төркемгә бүленә: драматизация һәм режиссёрлык. Уен-драматизацияләрдә бала артист булып үзе образ барлыкка китерә.
Театрлаштырылган һәр уен үзе 2 төргә бүленә:
– уен-имитацияләр;
– җәнлекләр һәм кешеләр образы;
– рольле диалоглар;
– инсценировкалар;
– сюжетны ачып күрсәтә торган уен-импровизацияләр.
Бу төрләр барысы да уен-драматизациягә керә.
2 нче төре – режиссёр уены. Бу очракта артистлар ролен уенчыклар-курчаклар уйный. Ә бала "сценарист-режиссёр" ролен үти. Артистларга юнәлеш бирә, өйрәтә. Башкарган уенның сюжетын үзе сөйләп тә тора, уйната да.
Уен-драматизацияләр аша бала үсеш ала, тирә-юньне танып белә һәм аралаша. Билгеле инде, театр уйнау яки театрлаштырылган уеннар оештыру өчен иң элек шартлар тудырыла. Бу эшкә тәрбияченең күп хезмәте һәм көче куела. Театр уйнау өчен костюмнар әзерләнелә, курчак театрлары өчен курчаклар тегелә. Һәр уенга сюжет уйланыла, балалар белән әзерлек эшләре башкарыла. Музыка җитәкчесе белән берлектә көйләр сайланыла.
Безнең төркем яшендәге балаларда театрлаштырылган уеннар аеруча нык кызыксыну уята. Кече яшьтә өйрәнелгән һәр уен, уен-драматизацияләр уртанчылар төркемендә дә файдаланыла һәм кирәк. Балалар белән эшләгән вакытта күп персонажлы уеннар, төрле әкиятләр кулланыла. Мәсәлән: "Төлке һәм бүре", "Казлар-аккошлар", "Кызыл калфак", "Чукмар белән тукмар" һ. б. Шулай ук ана теле дәресләрендә үтә торган "Олылар хезмәте", "Балалар һәм җәнлекләр", "Балалар һәм аларның уеннары" кебек темаларга үткәрелгән уен-драматизацияләр.
Безнең төркем яшендәге балалар курчак тетарының күп төрләрен үзләштерәләр. Йомшак уенчыклар, бармак курчаклары, өстәл курчаклары. Ел башында балалар ширмасыз уйнасалар, ел азагында ширма белән уйныйлар.
Бармак театры балалар белән индивидуаль мөстәкыйль эшләгәндә кулланыла. Алар бу вакытта үзенең белгән шигырен, такмагын, такмазаларын әйтеп уйный.
Балаларның яшенә карап, театрны уйный белү күнекмәләре катлаулана. Беренчедән, бала театр аша тамашачыга игътибарлы, спектакль барышында урыныннан кузгалмаска, "артистларның" эндәшүләренә җавап бирергә, рәхмәт йөзеннән кул чабарга өйрәнә. Шулай ук театр аша бала мимик хәрәкәтләргә, ымнарга, хәрәкәтләнергә, бер хәлдән икенче хәлгә күчәргә өйрәнә. Мәсәлән: әле генә шалканны чәчәләр, бераз вакыттан шалканның зурлыгына аптырашта калалар. Бабай карт булса да, шалканны бөтен көченә тарта, ә онык бик ныгытып тартмый, чөнки аның иптәшләре янына уйнарга чыгасы бар. Ә тычкан, киресенчә, песидән шулкадәрле курка, шалканны бөтен көченә тарта.
Курчак театрлары аша бала курчак белән идарә итәргә өйрәнә. Курчакны тамашачыга сиздермичә тотарга, йөртергә, йөгерүне, сикерүне күрсәтә белергә, исәнләшү, саубуллашу кебек хәрәкәтләр ясарга өйрәнә. Театрлаштырылган уеннар аша бала уенның урынын, атрибутларын, костюмнарын сайлаганда, тәрбияче белән аралашырга өйрәнә. Театр өйрәнгән вакытларда балаларның бер-берсе белән аралашулары якыная. Төрле конфликтлы ситуацияләрдән үзләре генә дә чыгарга өйрәнә башлыйлар. Бер-берсенең тәнкыйтен тыңлый беләләр, һәм төзәтергә тырышалар. Бу инде, билгеле, "Шалкан" театрын өйрәнгән вакытта бик нык күзәтелде. Балалар бик теләп, тырышып, үзләре бербөтен, дус төркем хасил итеп, театрның образларын тудырдылар. Конфликтлы балалар белән тыныч балалар арсында бер даими татулык барлыкка килде. Театр өйрәтүнең тагын бер мөһим ягы бар: тәрбияче һәрвакытта да балаларның кызыксынучанлыгын, сөйләмдә сәнгатьлелеген күздә тотарга тиеш.
Тәрбияче тагын бер мөһим вакыйгага игътибарлы булырга тиеш. Рольне уйнаган вакытта бала тәрбияче өйрәткәнчә генә түгел, ә бу сюжетны үзе аңлавынча уйнарга хаклы. Балаларга театр уйнаган вакытта шул мөмкинлекне һәм мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Бу тәрбияче ягыннан зур игътибарлык билгесе булып тора.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.
Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...
Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.
Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....
Минем иҗат иткән уеннарым.
Минем уеннарым....

"Уеннар аша рәсем ясау"
Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү. Уйнаган уенны рәсемгә төш...

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)
Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

"Шалкан әкиятендә кунакта" (кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)
Театрализованная образовательная деятельнось для детей младшего дошкольного возраста по сказке "Репка"...

