«Күңелле сәяхәт»
материал (подготовительная группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сюжетлы рольле уен 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelle_syaht_s.r.uen_.docx20.18 КБ

Предварительный просмотр:

11нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сюжетлы рольле уен оештыру

«Күңелле сәяхәт»

Катнашалар:

1.Аэропортта сакчы

2.    Стюардесса

3. 1нче экскурсовод

4. 2 нче экскурсовод

5.кассир

6.пилот + шофер

Атрибутлар:

Обруч, гимнастика таягы, 4 өстәл, сумка, пакетлар, металоискатель, 2 пилотка(стюардессага һәм пилотка), поднос стаканнар белән,күргәзмәгә материал,чакыру кәгазе, билетлар,руль.

Уен барышы:

Тәрбияче:  Балалар мин Казан шәһәреннән  “Туган як табигате” дип исемләнгән күргәзмәгә чакыру алдым. Сезнең күргәзмә карарга барасыгыз киләме? Казан шәһәре ерак бит нәрсә белән барабыз?

Балалар җавабы:  Әйе, барасыбыз килә. Машина, такси, автобус, самолет, поезд.

Тәрбияче: Балалар без самолет белән очарбыз, тизрәк барып җитәргә кирәк.Чөнки күргәзмә бүген соңгы көн эшли, автобус белән барсак соңга калырбыз,җитешергә кирәк.

Барыгыз да самолет белән очарга ризамы?

Балалар җавабы:  әйе, риза.

Тәрбияче: Риза икән өйгә кайтып җыенып юлга кирәкле әйберләрегезне алып килегез.Аэропортта мин сезне көтәм.

(Балалар өстәлдән пакет, сумка алалар да аэропортка киләләр)

1.Әйберләрне тикшерү

-Исәнмесез.

Сакчы: Исәнмесез, сумка, пакетларыгызны өстәлгә куегыз, мин тикшерәм.

Көтү залына рәхим итегез.

2. Тәрбияче самолет рейсын игълан итә

Хөрмәтле пассажирлар!

Түбән Кама- Казан рейсы 9сәгать 10 минутта кузгала. Самолетка үз урыннарыгызга рәхим итегез.

3. Стюардесса: Исәнмесез

Балалар җавабы: Исәнмесез

Стюардесса:  Әйдәгез үтегез, саклык каешын эләктерергә онытмагыз.

-Чәй эчәсезме?

-Кофе эчәсезме?

Балалар җавабы:

-Юк, рәхмәт

-Миңа кофе китерегез

-Минем башым авырта  сездә нурофен юкмы?

Стюардесса:  Хәзер китерәм (су белән таблетка коробкасын китерә)

-Рәхмәт.

Тәрбияче: Менә без Казанга килеп тә җиттек. Әйдәгез балалар ипләп кенә төшәбез.

Стюардесса:  Хөрмәтле пассажирлар, әйберләрегезне онытып калдырмагыз. Саубулыгыз.

Балалар җавабы: Саубулыгыз.

(Балалар самолеттан төшәләр,берникадәр җәяү баралар, шулвакыт әңгәмә оештырыла)

Тәрбияче: Балалар карагыз Казан шәһәре нинди?

4. Балалар җавабы: Казан шәһәре зур, матур, чиста,йортлары биек, автобуслар күп йөри, Татарстанның башкаласы.

Тәрбияче: Әнә күргәзмә күренеп тора, менә килеп тә җиттек.

(экскурсовод каршы ала)

Экскурсовод: Исәнмесез балалар.

-Исәнмесез.

Тәрбияче: Без сезнең күргәзмәгә чакыру билеты алдык (күрсәтә)

Экскурсовод: Ә сез кайдан килдегез?

Балалар :     Түбән Кама шәһәреннән

Экскурсовод:  Сез Түбән Кама шәһәреннән үк килдегез мени? Рәхим итегез!

Әлеге залда безнең якның үсемлекләре, чәчәкләре, агачлары, җимешләре, урманнары турында мәгълүмат  бирелгән. Рәхим итеп танышыгыз.

Ә мин сезгә кызыл китапка кертелгән кыңгырау чәчәк турында сөйлисем килә. (күрсәтә) Кыңгырау чәчәк болында, урманда үсә. Аларның 300 төре бар.Төсе зәңгәр, шәмәхә, ак.

2 нче экскурсовод: Исәнмесез.

Балалар:  Исәнмесез

2 нче экскурсовод: Ә бу залда безнең урманда яшәүче җәнлекләр турында мәгълүмат бирелгән. Рәхим итеп карагыз. Ә минем  сезгә соры бүре  турында сөйлисем килә.Җәен аерым-аерым йөриләр.Ә кышын көтүгә берләшәләр, чөнки азык табарга авыр.Алар бердәм азык тапсалар да куркыныч янаса да улыйлар шулай бер-берсенә хәбәр бирәләр.

Сез кайсы хайваннарны беләсез?

Балалар җавабы:

2 нче экскурсовод: Безнең күргәзмә сезгә ошадымы?

Балалар җавабы: әйе ошады.

2 нче экскурсовод: Саубулыгыз тагын килегез.

Тәрбияче:  Балалар, миңа күргәзмә бик ошады. Ә сезгә нәрсәсе ошады? (автовокзалга барганда сөйләшү)

Балалар ,юлга чыгарга кирәк. Хәзер кайтканда ашыкмыйбыз, Түбән Камага автобус белән кайтабыз. Киттек автовокзалга.

5.Тәрбияче: Исәнмесез! Сездә Түбән Кама  шәһәренә билетлар бармы?

Кассир: Исәнмесез, әйе ничә билет кирәк?

Тәрбияче: Балалар без ничәү?

Балалар: 10

Тәрбияче: безгә 10 билет кирәк.

Кассир: Менә  Рәхим итегез 10 билет.

Тәрбияче: Рәхмәт (тәрбияче балаларга билет тарата)

Контролер билетларны тикшереп, ертып балаларны автобуска кертә. Балалар утыралар. Шофер автобус руле артына утыра. Барганда тәрбияче балаларның игътибарын тирә-юньгә юнәлтә. Нинди матур урман, бу авылның йортлары матур, һ.б.

Менә безнең алда Түбән Кама кайтып та җиттек.Балалар ипләп төшәбез, әйберләрегезне онытып калдырмагыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...