МАСТЕР-КЛАСС
материал

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкиятләр аша

экологик тәрбия бирү»

 

Мастер классның максаты: тәрбиячеләргә балаларның әкият аша экологик күзаллауларын формалаштыру технологиясен тәкъдим итү.

Бурычлар:

  • Тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкиятләр аша экологик тәрбия бирүдәге педагогик осталыкларын камилләштерү.
  • Балаларда экологик әкиятләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен педагогларның иҗади эзләнүләрен үстерү.

ЧАРАНЫҢ БАРЫШЫ:

— Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне шушындый матур залларнын берсендә барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын. Минем һәрберегез белән исәнләшәсем килә.  Әгәрдә сезгә кагыла икән без сезнең белән менә шулай сәламләшийк.

-Хәерле көн хөрмәтле җюри әгъзәләре!

-Хәерле көн катнашучыларга!

-Хәерле көн барлык кунакларга!

-Хәерле көн күтәренке кәеф белән килүчеләргә!

-Хәерле көн барлык җанатарларга!

-Хәерле көн барчабызгада!

Беркайчан да рәнҗетмәбез,

Табигать ул-Җир-Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avgust_master_klass.docx368.87 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»

 

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкиятләр аша

экологик тәрбия бирү»

Әзерләде:   Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

                                                                  I квалификацион категорияле тәрбияче

АКТАНЫШ, 2019

Мастер классның максаты: тәрбиячеләргә балаларның әкият аша экологик күзаллауларын формалаштыру технологиясен тәкъдим итү. 

Бурычлар:

  • Тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкиятләр аша экологик тәрбия бирүдәге педагогик осталыкларын камилләштерү.
  • Балаларда экологик әкиятләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен педагогларның иҗади эзләнүләрен үстерү.

ЧАРАНЫҢ БАРЫШЫ:

— Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне шушындый матур залларнын берсендә барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын. Минем һәрберегез белән исәнләшәсем килә.  Әгәрдә сезгә кагыла икән без сезнең белән менә шулай сәламләшийк.

-Хәерле көн хөрмәтле җюри әгъзәләре!

-Хәерле көн катнашучыларга!

-Хәерле көн барлык кунакларга!

-Хәерле көн күтәренке кәеф белән килүчеләргә!

-Хәерле көн барлык җанатарларга!

-Хәерле көн барчабызгада!

Беркайчан да рәнҗетмәбез,

Табигать ул-Җир-Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

      Хөрмәтле коллегалар, мин бүген сезнең игътибарыгызга «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкиятләр аша экологик тәрбия бирү» исемле мастер класс тәкъдим итәм.

     Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү-бик кыен эш. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин .                                                

Зал белән уен: экранда рәсемнәр.

- бу рәсемнәрдә нәрсә уртак (экология)

- бу рәсемнәрдә нәрсә уртак (әкият)

- бу ике сүзне ничек берләштерергә була? (Экологик әкият)

    Ә сез әкиятләр яратасызмы? Балалар да әкиятләрне бик яраталар, ничек уйлыйсыз, нәрсә өчен яраталар алар әкиятләрне?

-Балалар тормышын  әкиятләрсез күз алдына китерүе бик кыен. Әкиятләр аша сөйләм телен камилләштерү һәм туган телне өйрәнү иң үтемле һәм нәтиҗәле чара булып тора, өлгерлек, кыюлык, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, кешелеклелек, сабырлык, миһербанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халкыбызның әкиятләре тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә, аны үстерергә, якларга, сакларга ярдәм итә, балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уята, бер – береңә игътибарлы, шәфкатьле, әдәпле булу сыйфатларын тәрбияли.

Шуңа күрә дә мин әкиятләр аша экологик тәрбия бирүне өстен итеп алдым. Экологиягә багышланган әкиятләр уйлап чыгарырга өйрәнеп, булган әкиятләрне дә искә төшердек. Балаларның экологиягә багышланган әкиятләргә кызыксынуы, иң беренче, персонажлар белән кызыксынуы.

Хөрмәтле коллегалар, мондый экологик әкиятләр өйрәнгән эшчәнлекне үзләштерүдә бик ярдәм итә. Мәсәлән, әгәр дә мин балаларга туфракта яшәүче хайваннарны өйрәтәм икән, без суалчан һәм чикерткә турында кыска гына әкият уйлап чыгарабыз. Әгәр дә инде су хайваннарын өйрәнәбез икән, без балыклар һәм бакалар турында әкият уйлап чыгарабыз һәм башкалар.      Табигатьнең бөтен матурлыгын-яшел урманнарын,чәчәккә күмелгән болыннарын, иркен иген басуларын, челтерәп аккан чишмәләрен, без әлбәттә балаларга әкият аша гына җиткерә алабыз.

Экологик әкиятләр белән эшләү этапларын бүлеп үтәсе килә:

1 Әкиятләрне уку.

2 Яңа әкиятләр уйлап чыгару яки булганнарын искә төшерү.

3 Әкиятләрне театральләштерү.

4. Әкиятләрдә хаталарны төзәтү.

Сораулар биреп залдан практик эшкә ярдәмчеләрне чакыру.

Игътибар экранга:әйтегез әле бу әкият балаларны нәрсә белән таныштыра?

(экранда “Торна белән төлке”, Куян белән төлке”, “Унике ай” әкиятләреннән рәсем күрсәтелә).Тәрбиячеләрнен җавап үрнәкләре:  “бер-берсенә мөнәсәбәтләре”, “дөрес туклану реҗимы”, “яз көне боз эри”, “ел фасыллары, айларның чиратлашуы” һ.б.)

Хөрмәтле коллегалар, әйтегез әле сез экология багышланган нинди бәйрәмнәр беләсез?

22 март – Су көне

1 апрель – Кошлар көне

22 апрель – Җир көне

5 июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне

26 сентябрь – Диңгез көне

октябрь – Хайваннарны саклау көне

Дөрес җавап биргән педагогларга татлы бал корты таратам

Тәрбияче: сезгә булган әкиятне тулылындырып экологик әкияткә әйләндергә кирәк, соңыннан безгә укып күрсәтергә.

Зал белән уен:

Тәрбияче: Нәрсә ул табигать? Җир нәрсә ул?Ни өчен Җир -Ана дибез?
Әниләргә карата без нинди карашта?
(Җир ул безне туендыручы ,аны без әниләр белән 
тиңлибез.Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, җир дә 
безгә шулай кадерле.Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, 
сәламәтлегебезне саклый).

-Мин барыгызның да фикерләре белән килешәм.
Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, 
күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик
әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Без дә балаларны, шәфкатьле, 
миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгырга,табигатьне яратырга өндибез.

Хәрәкәтле уен: “Суның өч халәте”

Тәрбияче яки уенны алып баручы чиратлап суның өч төрле халәте ясалган рәсемнәр күрсәтә. Балалар, рәсемгә карап пар (бер-берсенә бәрелмичә йөгереп йөриләр), сыеклык (кулга-кул тотынышып түгәрәктә йөриләр), каты боз (бергә җыелып кочаклашалар) халәтенә керәләр. (Уен берничә тапкыр кабатланырга мөмкин).

4 тәрбияче чыгып “Уңган хәрефләр” дигән уен уйнала (хәрефләрдән сүзләр төзү).

-Дерево из цветов, из которого заваривают ароматный чай (Липа).

-Бывает рыбой, бывает инструментом (Пила).

- Бывает морской, бывает для мытья (Пена).

-Маленькая лошадка (Пони).

-Обувь для колеса (Шина).

-Бывает футбольным, бывает пшеничным (Поле).

Тәрбияче: Ә хәзер сүзне минем ярдәмчеләргә бирик...

Зәңгәр диңгез янында карт белән карчык яшәгән, ди. Беркөнне карт диңгезгә зур ятьмә ташлаган һәм аннан тутыккан банкалар,ватык шешәләр,пластик пакетлар,иске аяк киемнәре һәм башка чүпләр тартып чыгарган. Карт ятьмәне тагын диңгезгә ташлаган. Бу юлы аңа алтын балык эләккән. Балык кеше тавышы белән: “ Зинһар өчен, бабакай, мине диңгезгә җибәрә күрмә! Чиста сулы аквариумга җибәрсәң, мин бөтен теләкләреңне үтәр идем,”-дигән. Ни өчен алтын балык кире диңгезгә,иреккә китәргә теләми? -(Чөнки су пычрак) 

-Бу пычрак сулар нинди зыян китерә? (Суга аккан агулы матдәләр андагы суүсемнәргә утыра, аларны балыклар ашый, ә ул балык кеше кармагына эләгә. Шуннан кеше агуланып үлергә дә мөмкин.)

-Нәрсә эшләргә була? (завод-фабрикалардан чыккан суны махсус чистарткычлар аша чыгарырга)

(экранда видео күрсәтелә)

Тәрбияче: йомгаклап, шуны әйтәсе килә экологик экиятләр аша балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш.

Релаксация

Хөрмәтле коллегалар, әгәрдә сез тылсымлы балык булсагыз кешеләрдән нәрсә сорар идегез? (уенчык балыкны бер-берсенә җибәреп фикерләрен әйтәләр).

Саклагыз җир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарын ятлагыз!

Бүгенге мастер класстан сез үзегезгә берәр нинди яңалык алдыгызмы? Сезгә ошадымы?Сез ничек уйлыйсыз? Әгәрдә бүгенге мастер класс сезгә ошаса, шул ук вакытта яңалык та алсагыз менә шушы чәчәккә бал кортларын куясыз(1). Әгәрдә бернәрсәдә аңлашылмаса менә монысына(2) куясыз..

1. C:\Users\Дилбэр\Downloads\цветок радостный.png                             C:\Users\Дилбэр\Downloads\цветокгрус..jpg    2.

Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз булыгыз,

Зиректәй алсу булыгыз,

Кояштай сылу булыгыз,

Имәндәй таза булыгыз,

Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз!

Киләсе очрашуларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ГОТОВИМСЯ К МАСТЕР-КЛАССУ Пошаговый алгоритм проведения мастер-класса

Методические рекомендации по организации и проведению мастер-класса...

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной группе. Тема: Тюльпаны (мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В.

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной  группе. Тема: Тюльпаны(мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В., воспитатель1 категории....

Пасхальное яйцо своими руками в технике квиллинг. Мастер - класс с пошаговыми фото. Мастер - класс “Пасхальное яичко”

Цель: создание яичка в технике квиллинг.Задачи:- закреплять навыки накручивания полоски бумаги в ролл;- развивать творческие способности детей, внимание, воображение и фантазию;- развивать мелкую мото...

«Мастер – класс « «Мастер – класс «Песочная терапия в работе педагога – психолога»» + презентация

Все мы, взрослые и дети, брали в руки песок. На вид мелкие крупинки, ничего особенного, но почему-то с ним хочется что-то делать: строить из мокрого песка замки, с помощью формочек делать кулич...

Мастер-класс для детей «Чудесное тесто!» . Мастер-класс проводит повар детского сада, мама Мирославы Морозовой – Морозова Елена Владимировна.

Цель мастер-класса для детей: Продолжать знакомить детей с профессией повара, через встречу с родителями и проведение мастер – класса. Познакомить с тестом, его приготовлением. Предложить д...

МАСТЕР-КЛАСС «Нетрадиционные формы оздоровления дошкольников» в рамках муниципального обучающего семинара-практикума на тему «Мастер-класс как форма распространения опыта работы педагога ДОУ»

Цель: Познакомить присутствующих педагогов с нетрадиционными формами оздоровления детей, используемыми в практической деятельности. Стремиться развивать у коллег коммуникативные навыки и ум...

Мастер - класс: " Рисуем солью и крупой". Фотоотчёт по мастер - классу.

В этом мастер - классе показано, какие поделки можно создать, используя соль и крупу (манную и рисовую). Как можно фантазировать, используя нетрадиционные тех...