Проект эш
проект (подготовительная группа)

"Туган ягым тарихы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_tarihy.docx50.7 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТЕЛӘЧЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

Проектның темасы:

“Туган ягым тарихы”

Автор: тәрбияче Минһаҗева Гөлназ Хәмит кызы


Эчтәлек:

  1. Кереш өлеш............................................................................................3-6
  2. Төп өлеш...............................................................................................7-18
  3. Йомгаклау...........................................................................................19-21
  4. Кулланылган әдәбият исемлеге.............................................................22

Кереш өлеш.

                                                                                        Туган ягым – Теләче,

                                                                                         Гасырларга керәсе,

                                                                                         Үткәннәрне беләсе,

                                                                                        Хәерле юл теләче!

  Туган ил төшенчәсе туган җирдән, җир йөзенә тәүге аваз салган нигездән, әти-әнинең хезмәт тире тамган туфрактан башлана. Теләче төбәгендә дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр кеше үзенең күңел түрендә, йөрәгендә газиз туган ягына карата иң саф, иң самими хисләрен кадерләп саклый.

   Без бай үткәне булган Теләче төбәгендә яшибез. Теләче төбәгенең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул чагыштырмача кечкенә районнардан саналса да , монда халык күп һәм тыгыз урнашкан. Казан артындагы бу яшь район үзенең күпгасырлык үткәне белән горурлана ала. Бигрәк тә Иске Җөри, Югары, Олы һәм Кече Кибәхуҗа, Олы һәм Югары Мәтәскә, Олы һәм Урта Мишә, Олы һәм Кече Нырсы, Шәтке, Айдар авылларын борынгылар исеменә кертергә мөмкин. Кешеләр биредә борынгы заманнарда ук яшәгәннәр, икмәк үстергәннәр, мал-туар үрчеткәннәр, сәүдә иткәннәр. Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы чорларында халык саны сизелерлек арткан. Арада бай тормышлы, затлы нәсел вәкилләре дә булган. Бу хакта бүген сакланып калган ташъязма ядкарьләр шаһитлык итәләр.

      Борынгы заманнарда ук аз санлы кабиләләр төбәк территориясе аша узганнар. Саурыш, Олы Нырсы, Шармыш, Ключище авыллары тирәсендә табылган таш , сөяктән, бронзадан ясалган көнкүреш әйберләре шул хакта сөйли.

Проектның актуальлеге:

Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль,чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

Проектның төп максатлары:

  1. Балаларда авыл тарихы турында күзаллау булдыру;
  2. Балаларны милли мәдәният белән таныштыру;
  3. Рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Гипотеза:

Туган җиребезнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнеп, әхлаклы, милли аңлы шәхес тәрбияләүгә ирешү.

Проектны тормышка ашыру балаларда (интеллектуаль, иҗади һәм гамәли) белем һәм күнекмәләр булдырырга мөмкинлек бирә.

Алар:

  • Туган якны өйрәнүгә кызыксынуны арттыруда;
  • Туган якны өйрәнү өчен кирәк булган белемнәрне аерып ала белүдә;
  • Кешелекнең тарих белән үзара тәэсир итешүен бәяләүдә;

Бурычлар:

  • Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;
  • Үз халкына, тарихына, гореф – гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту;
  • Үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;
  • Милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;
  • Иҗат итү омтылышы уяту;

Куелган бурычларны чишү өчен үзара тулыландыруга методлар комплексы кулланылды:

  • Теоретик (фәлсәфи, фәнни, методик әдәбиятны анализлау;)
  • Эмперик (әңгәмәләр, төрле темаларга сораштырулар,эзләнү – тикшеренү эшләре, алдынгы тәҗрибәләрне гомумиләштерү)

Проектның төре: иҗади. Проект катнашучыларның социаль кызыксынуларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

Дәвамлылыгы: озак вакытлы, чөнки үткәрү вакыты 1 елга исәпләнгән.

Проектның функцияләре: күп функцияле, иҗади, мәгълүмати, тикшеренү.

Проектның катнашучылары: тәрбияче, ата-ана, мәктәпкә әзерлек төркеме.

Проект 3 бүлекне үз эченә ала:

1. Авылым тарихы: Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылы.

2. Авылыбызның зыялы шәхесләре.

3.Авылыбызда милли бәйрәмнәр.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1.Информацион – мотивацияле.

Максаты: Туган ягыбызда булган төрле вакыйгалар, авыллар тарихы, гореф-гадәтләрне барлау.

Бурычлары:

  • бердәнбер чыганак өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, хәтерендә калганнары, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирәләр, вакыйгаларны барлау;
  • җирлектәге өлкән буын кешеләреннән үткән тарихыбыз турында информация җыю;
  • иҗат төркемнәре булдыру һәм бу этапта төп нәтиҗәләр эзләнү эшләренең максаты, бурычлары һәм проблемаларын ачыклаудан торды.
  1. Практик этап 
  2. Максаты: Туган якның, туган авылның, тарихында булган вакыйгаларны бакча музее экспозицияләрендә, фәнни эшләрдә чагылдыру,аны буыннан буынга саклап калдыру,балаларда иҗат итү, эзләнү омтылышы булдыру.

Бурычлары:

  • максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен төп бүлекләрне үз

эченә алган юнәлешләрдә эшләү;

  • иҗат төркемнәре белән тикшеренү эшләре эшләү;
  • авыл халкы арасына чыгып, авыл, авылның күренекле кешеләренә багышланган материаллар, фоторәсемнәр, экспонатлар туплау

Мөстәкыйль рәвештә эзләнү эшләренең әһәмиятен бәяләп бетерергә мөмкин түгел. Чөнки алар проблеманы үзләре формалаштыралар һәм максат-бурычларны да үзләре куялар, чишү юлларын билгелиләр. Иҗади тикшеренү эшләре эшләгәндә балаларлар үзләренең туган як турындагы белемнәрен үстерәләр, үткәнгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләргә кызыксынуларын арттыралар.

  1. Гомумиләштерү этабы

Максаты: Теоретик яктан өйрәнелгән һәм практик яктан тикшерелгән материаллар белән төрле мероприятияләр аша тәҗрибә уртаклашу.

Бурычлары:

  • методик пособияләр булдыру; презентацияләр төзү;
  • район һәм республика күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашу;
  • иҗади тикшеренү эшләре белән конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу.

 

Төп өлеш.

1. Авылым тарихы: Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылы.

“Авылым тарихы”дип аталган бүлек Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылы тарихын, үз нәсел шәҗәрәңне өйрәнү темаларын үз эченә алды. Иң элек туган якны өйрәнүгә багышланган әңгәмәләр оештырылды. Февраль, март айларында Олы Кибәхуҗа авылылыбыз тарихы турында бик күп мәгълүмат тупланды, презентацияләр төзелде, авылыбызның макеты ясалды.

Минемчә авыл тарихын, әби бабайларыбызның тормышын өйрәнү өчен иң гади нәрсәдән – үз нәсел шәҗәрәңне өйрәнүдән башларга кирәктер. Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.

  Шәҗәрә -нәсел – ыруның кемнән башланып,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.
    Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки җир эченә киткән агач тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә:

“Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел”.- дип юкка гына әйтмәгәндер. Шуңа күрә дә мин балаларга “Буыннар чылбыры – шәҗәрә” дип исемләнгән конкурс игълан иттем. Бу эшкә тотыныр алдыннан без балалар белән Олы Кибәхуҗа авылы тарихын өйрәнү, авыл шәҗәрәсе белән танышу максатыннан Кибәхуҗа авылы китапханәсенә экскурсиягә бардык. Балалар Кибәхуҗа авылы шәҗәрәсе белән якыннан танышып кайттылар. Экскурсия бик файдалы булды. Күп кенә балалар конкурста катнашырга теләк белдереп, әти-әниләре ярдәмендә үз нәселләренең шәҗәрәләрен төзеделәр.

Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый . Җирдә кылган гамәлләре,әйтелгән васыятләре, ниһаять, гомерен дәвам иттерүче варислар кала. Кешенең җаны шулай ук үлми, җан үлемсез.Тамырларыбызны онытмыйк, аларның тәҗрибәсен, тормышын ныклап өйрәник, аларның рухларына тиң булыйк, рәнҗетмик без аларны. Рухи яктан аларга охшарга тырышыйк: әби - бабаларыбыз безнең бер - берсенә бик ярдәмчел, намуслы, гади эшчән, пөхтә булганнар. Матди байлык артыннан куып, рухи халәтебезне саектырып ташламыйк. 

Туган ягыңның киләчәген беләсең килсә аның тарихын өйрән диләр. Безнең авылның да борынгыдан килгән тарихы бар.

Бик борынгы заманнарда 750-800 еллар элек Болгардан безнең якларга абыйлы-энеле ике егет килеп чыкканнар. Һәм алар сусыз, ташлы бер елга буена килеп урнашканнар. Аларның берсе Көббәхуҗа (сугыш коралы), икенчесе Кадеркол исемле булганнар. Бу вакытта тирә-як бик матур булган.  Нәкъ шушы урында урман башланып киткән. Урманда нинди генә агачлар, чәчәкләр үсмәгән дә, нинди генә моңлы тавышлы кошлар, җәнлекләр яшәмәгән. Бу байлыкларга ике егетнең дә хуҗа буласы килеп, килешә алмаганнар. Шунлыктан кече эне Кадеркол икенче бер елга буена күчеп утырырга мәҗбүр булган. Шул еллардан бирле бу елганы Голдыр елга дип атый башлаганнар. Көббәхуҗа килеп урнашкан елганың буеннан – буена авыл төзелгән. Бу авыл зур авыл була. Яу килгән вакытта, авыл дошманга каршы 73 ир-егет куя. Авыл халкында, сугыш авылдан чыгып, сул якта булган дигән сүзләр йөри, чөнки бабайлар чорында, шул урында кылыч, һ.б. сугыш кораллары табып алучылар була. Хәзерге вакытта да авылның зираты сакланып калган. Зират зур гына мәйданда, аны авыл халкы иске зират өсте дип атый. Зиратның уртадарак бер өлешендә ике кабер бар, алар агач чардуган белән әйләндереп алынган. Икесенең дә өстендә кабер ташлары. Бу ташларның берсе 14 гасырга, икенчесе 16 гасырга каралганлыгы мәгълүм. Минем үземнең дә бу ташларга игътибар иткәнем бар, ләкин хәзер язулар тоныкланган, шулай да  гарәпчә язылганын һәм ай ясалганын чамалап була. Бу каберләр балалар тарафыннан ел саен чистартылып тора. Бу зират Көббәхуҗа килеп урнашкан елганың икенче ягында була, шуңа күрә бу елганы Мазар елга, Мазарлык дип атап йөртәләр. Төрки халыкларда каберлекләрне мазарлык дип атаганнар, шунлыктан бу елга Мазар елга исеме алган дип фараз кылына. Мазар елга турында башка төрле риваятьләр дә йөри. (Бу турыда соңрак телгә алыныр). Һәм шуны әйтеп үтәргә кирәк, бу авылны Көббәхуҗа хөрмәтенә Кибәхуҗа дип атый башлыйлар. Авыл халкы бик тырыш, уңган була. Нигездә җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнгән, дигән фикерләр йөри. Чөнки бу тирәләрдә әле хәзер дә чия, алма агачлары, карлыган куаклары, кура җиләкләре очрый.
    Голдыр елгадан таш алганда калган ләгән, чүлмәк һ.б. тормыш кирәк – яраклары табыла.
    Тыныч кына, үз тормышы белән яшәп ятканда бу якларга рус гаскәрләре белән Иван Грозный килеп чыга һәм көчләп чукындыру, христианлыкка күчерү башлана. Авыл халкы бөтен көчен куеп гаскәргә каршы тора, көрәш бик озак бара. Авылымның иң чибәр, иң батыр егетләренең берсе Мазар (исеме) чукынырга теләмичә биек тау башыннан елгага сикерә һәм үлә. Шушы егет хөрмәтенә елга Мазар елга дип аталган сүзләр йөри. Авыл халкы зур гаскәргә каршы тора алмый, чукынырга мәҗбүр була. Ләкин шуны әйтеп үтәргә кирәк, чукынган булып исәпләнсә дә, авыл халкы астыртын гына, яшерен рәвештә үз диннәрен саклыйлар һәм тоталар.
Авыл тора-бара таркала башлый һәм өч авылга бүленә. Югары Кибәхуҗа,    
   Минем булачак авылым Олы Кибәхуҗа да, яңа урынга күчеп утыра. Халык телендә Яңавыл дигән исем ала. (Әле хәзер дә халык телендә шул исем белән йөртелә.)
   Авылымның икенче ягыннан кечкенә генә елга агып ята, аны Макса елгасы дип атыйлар. Бик күп еллар элек, челтерәп агып яткан чишмә буенча бер кеше килеп чыга, ул Мәксә атлы була. Ул бу чишмәне чистарта, зурайта. Шаулап су ага башлый, елга хасил була. Шул кеше хөрмәтенәдер, бу елга    Макса елгасы дип атала башлый. Авылны урталай бүлеп, тагын бер елгачык  Максага килеп кушыла. Күп чишмәләрдән башланып киткәнгәдер инде, ул елгачык Чишмәле елга дигән исем алган.
   Авылда, тау башында, бер калкулык бар. Аны Алып чабата каккан җир дип тә йөртәләр. Имештер, авылда зур гәүдәле, бик көчле бер кеше була. Ул арып-талып эштән кайткач, аягын шунда каккан булган. Менә шуннан бу җир Алып чабата каккан җир диеп калган.
   Авылымның уң ягында, тау башында наратлык, изгеләр зираты, элегрәк яшәгән мәҗүси халыклардан калган. Төрле сәбәпләр аркасында наратлар киселеп беткән, шул наратлык – изгеләр зираты буларак телгә кереп калган. Халык бу җиргә изге җир итеп караган. Ул зират өстенә бер генә адәм дә аяк басмаган. Нинди хикмәт булгандыр, шул җирдә бер чишмә тибеп чыккан, ургылып ага башлаган һәм таудан агып төшеп, Макса елгасына кушылган. Аны хәзерге вакытта “Изгеләр чишмәсе” дип атап йөртәләр. Чишмә киртә белән әйләндереп алынган. Киртә эченә бисмилла әйтмичә керергә ярамый, өстендә ак кием булырга тиеш. Суын эчкәндә ак җеп агызырга кирәк, шулай булмаса теләкләрең тормышка ашмас, диләр.

   Тагын бер калкулык халык телендә Кәтри тау булып кереп калган. Элек бу тау башында ялгыз гына (Катерина) Кәтринә исемле бер әби яшәгән. Ул әби үлгәннән соң тау аның исеме белән йөртелә башлаган.
Авылымда мәчет салдыру эшенә керешәләр. Шул чорның зур байларыннан берсе булган Мәңгәр бай мәчет салу өчен акча бирә һәм 1907 нче елда мәчет салына.
   Дингә каршы көрәш барган 1935 – 1940 нчы елларда мәчетнең манарасы киселә, ә бинасын башлангыч мәктәп итеп файдалана башлыйлар. Илебездә үзгәртеп корулар башлангач, 1990 нчы елларда бина яңадан үзенең төп вазыйфасын үти башлый. Манара кире торгызыла.
  Кече Кибәхуҗа авылында төп гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Мәктәптә барлыгы 36 бала белем ала. Белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл җирлегендә һәр елны йортларның чисталыгы, төзеклеге, матурлыгы буенча бәйге үткәрелә. Бу инде күркәм бер гадәткә әверелде. Яз җитүгә авыл халкы әлеге бәйгене көтеп ала. Халкыбызның иң күркәм, көтеп алынган бәйрәме Сабантуенда бәйгегә йомгак ясала.
Авыл җирлеге биләмәсендә шулай ук мәдәният учаклары да халыкка хезмәт күрсәтә. Мәдәният учаклары кадрлар белән тәэмин ителгән. Төрле әдәби кичәләр, концерт - театрлар күрсәтелә.

2. Авылыбызның зыялы шәхесләре.

Безнең халкыбыз борын – борыннан аһәңле, мавыктыргыч сюжетлы, моңлы авыз иҗаты әсәрләренә бай. Һәр авылның үз осталары, язучылары, җырчылары, музыкант, рәссамнары булган. Аларнын әсәрләрендә билгеле бер чорлар чагылыш тапкан. Болар барысы да тарих өчен, әдәбиятыбыз өчен кадерле мирас булып тора.

Шуңа күрә, мин балаларны, “Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын” дигән тема астында, авылларыбызның күренекле кешеләре белән таныштырырга уйладым.

Безнең туган авыл, ил язмышын иңгә алып, күңелне җылытып торырлык игелекле гамәлләр кылучы, авылыбызны данлы иткән мәшһүр авылдашларыбыз бар. Өлкән буынның булдыклылык үрнәге буыннан – буынга күчеп килә. Буыннар алмашынса да, данлы кешеләребез һаман туа тора. Шуңа күрә, баланы алар белән таныштырмау – тәрбия процессында зур югалту булыр иде.
   Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күренекле якташыбыз 1958 елның 2 гыйнварында  күрше Казаклар авылында Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин дөньяга килә. Безнең авыллар янәшә,бер җирлектә урнашкан. Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә Казаклар, Кече Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа авыллары керә. Кешеләре бергә эшли, балалар бер үк балалар бакчасына йөри, бер үк мәктәптә белем ала.Хезмәт эшчәнлеген бик иртә - 1975 елдан башлый. 1982 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, төрле җитәкче урыннарда эшли. Теләче районын яңадан оештыру өчен янып йөри.
Яхшы оештыручы һәм тәҗрибәле җитәкче
Р.Г.Кәлимуллин 1992 елда яңа оешкан Теләче районына хакимият башлыгы итеп билгеләнә. Районны торгызу өчен күп көч куя. Районның беренче мактаулы гражданины, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты да ул.

    Философия фәннәре докторы, профессор, почетлы академик Яхъя Габдулла улы Абдулин
1920 елда Олы Кибәхуҗа авылында дөнъяга килгән. Хезмәт эшчәнлеген Теләче район газетасы редакциясендә башлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Белемгә омтылышы зур була. Юридик институт, аспирантура

тәмамлый. Фәннәр академиясенең тел һәм әдәбият тарихы институтында гыйлъми эш белән шөгылъләнә. Эш дәверендә философия фәннәре докторы, профессор, почетлы академик дигән гыйлъми дәрәҗә ала. Хезмәтләре өчен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиягә лаек була.
   Татар ашын, татар кухнясын бөтен дөнъяга таныткан
 Юныс Ахунҗан улы Әхмәтҗанов Олы Кибәхуҗа авылында дөньяга килгән. Хезмәт юлын 14 яшендә Яңа Бистә заводы ашханәсендә башлый. Кулинария училещесын тәмамлагач, Суконный заводы, “Кекен” ашханәсе, “Казан” ресторанында зур тәҗрибә туплый. 1956 елда беренче “Татар халык ашлары”” китабын бастырып чыгара.
Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясенә зур бер дулкын булып килеп керә. Татар халык ашларын барлау, туплау, пропагандалау эшенә бөтен көчен бирә.

3. Авылыбызда милли бәйрәмнәр.

Милли бәйрәмнәр, йолалар – аеруча тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы. Анда чын халыкчанлык – олысы - кечесе катнаша, аралаша, бергәләп уйный, шаяра, көлә, ял итә. Бәйрәмнәр яшьләрнең тормышка, хезмәткә әзерлеген үзенә күрә ачыклау чарасы да. Мәсәлән, Сабан туе – яшьләр өчен, төрле ярышларда катнашып, егетлекне сынау һәм үзләрен халыкка күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Бу бәйрәмнең саф халыкчанлыгын саклап, яңартып, тәрбия эшендә даими куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә.

 Без балалар белән милли бәйрәмнәр темасын өйрәнәбез. Кызганычка каршы, татар халкының, сабан туеннан тыш, милли бәйрәмнәре турында аз билгеле. Ә бит безнең халыкта “Сөмбелә, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” кебек күңелле бәйрәмнәр бик күп. Без әти-әниләр белән берлектә бу бәйрәмнәр турында әби – бабайлардан сорашып бик күп мәгълүмат тупладык . Мондый бәйрәмнәрдә олысы-кечесе катнашып, үзара аралашып, көч сынашып тәҗрибә уртаклашкан, үзе яшәгән җәмгыятьтә урынын тапкан. Безнең балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәмнәрен үткәрү күптәнге традиция. Мәсәлән: “Карга боткасы”, “Кече сабантуй”, “Нардуган”, “Сөмбелә”, “Аулак өй”, “Яулык җыю” бәйрәмнәрен без ел саен үткәреп киләбез.

 

Тематик план

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Темалар

 Максат

Ата-аналар белән эшчәнлек

1.

“Мин

һәм минем гаиләм”

  Үзләренең нәсел тамырлары, үз гаиләләренең үткәне белән кызыксынып, гаилә тарихын белү. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау.

Нәсел шәҗәрәсен төзи белү.

“Шәҗәрәдә – гаиләм тарихы

Нәсел агачын төзүгә конкурс.

2

«Тюлячка» елгасы кайдан башлана?

«Чишмә» сүзенең барлыкка килүе, балаларда суга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Ата-аналарга балалары бн Теләче районының чишмәләрен  карарга киңәш итү.

3

Туган авылның истәлекле урыннары”

Балаларда туган җирне ярату хисе тәрбияләү. Туган авылның истәлекле урыннары белән таныштыру. Сөйләм телен камилләштерү. Юлда һәм җәмәгать урыннарында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Өйдә, бакчадан кайтканда авылның истәлекле урынныры турында әңгәмә алып барырга киңәш итү

4.

“Туган авылым – Олы Кибәхуҗам”

   

Авылның исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, халкы, сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы; авыл кешеләренең культурасы, гореф-гадәт-ләрен; Бөек Ватан сугышы елларында безнең авылдашлар, Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар турында белү. Төбәгебездәге  күренекле кешеләрнең тормышларын белеп, аларның кылган гамәлләрен хөрмәтләү, үзләрен шулар үрнәгендә тәрбияләү күнекмәсе булдыру.

Викторина “Син туган авылыңны беләсеңме?”

5.

“Теләчем –

Чатыр таулы ягым”

     

Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, халкы, геройлары, күренекле кешеләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы;  районнан чыккан күренекле артистлар, язучылар, шагыйрьләр, аларның иҗаты турында белү. Район һәм шәһәребезнең күренекле урыннарын  истә калдыру.

 

 шигырьләр язуга конкурс.

6.

“Татарстан – минем республикам”

 

 ТР тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренекле шәхесләре, шәһәрләрен белү. Кибәхуҗа авылының күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу

“Татарстан һәм татар халкы тарихы” буенча конкурс.

7.

Милли бәйрәм “Нәүрүз”

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте белән мавыктыру. Балаларда татар теленә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Татар милли халык уеннарын, биюләрен өйрәнү.

8.

Милли бәйрәм “Карга боткасы”

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте белән мавыктыру. Балаларда татар теленә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

9.

“Үзеңнең туган ягың турында нәрсә беләсең?”

Балаларның үзләштерелгән белемнәрен ачыклау.

10.

Безнең якташлар

Патриотлылык, якташларның геройлы үткәннәре өчен горурлык хисе тәрбияләү; шигриятькә , туган ягыңа карата мәхәббәт тәрбияләү.

Шушы темага карата ата-ананың игътибарын җәлеп итү.

Төп өлешнең кушымтасы


Йомгаклау.

Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чорлар аша үтте икән?Һәр халык үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- диләр. Дөрес сүзләр. Шуңа күрә хәзер көнкүрешебезгә төрле йола-бәйрәмнәр кире кайта (“Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Каз өмәсе” һ.б.) күбрәк үтеп керә халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә, яңара.

Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре,милли аң тәрбияләүдә,балаларга патриотик тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Проект шулай ук туган якның, туган авылның, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әхлаклы шәхес – Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның тарихы, мәдәнияте казанышлары белән кызыксынучы , милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булган, әдәпле һәм итәгатьле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, беренчедән , балага кечкенәдән үк туган төбәге, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер, минемчә.

Үзен , үз халкын хөрмәт итмәгән кеше башкаларга да шуны ук күрсәтер.

Икенчедән, әлбәттә, баланың күңеленә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек орлыкларын салуга, тәрбия нигезенә халкыбыз тәрбиясе нигезләрен салу зур ярдәм булып торачак. Чөнки халыкның үткәнен, аның бетмәс – төкәнмәс күңел хәзинәләрен өйрәнгәндә генә, Ватаныбызны ярату хисләре тәрбияләп була.

Шулай ук, өченчедән , тәрбия процессына ата – аналарны тарту да бу максатка ирешү юлларын якынайтачак. Шагыйрь дә юкка гына :

“Тәүге юлны бала күңеленә

Ата – ана тиеш үзе язарга” , - дип әйтмәгәндер. Тәрбиянең нигезе гаиләдә, әти - әни, әби – бабай катнашында салына, ул шулай дәвам итәргә дә тиеш.

Менә шуларны исәпкә алсак кына , без максатыбызга ирешә алырбыз һәм шулай ук балалар бакчасында тәрбия процессы да мәгънәле һәм нәтиҗәле булыр.

Эшчәнлек нәтиҗәләре

  • Балаларда үзләренең авыллары турында күбрәк белү теләге уянды.
  • 91% ата-ана һәм балалар проектта актив катнаштылар.
  • Балалар үзләренең борынгы әби-бабалары турында блделәр.
  • 58% бала үз авылында калырга, шунда яшәргә һәм әшләргә теләүләрен әйтте.
  • Балалар үзләренең авыл тарихы турында белделәр, данлыклары белән таныштылар.
  • Ата-аналар һәм балалар районның зыялы шәхесләре белән тныштылар.
  • Балалар авылның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштылар һәм бәйрәмнәрдә үзләрен әйбәт яктан гына күрсәттеләр.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. ЗамалиеваЗ.А. сост. Народные обряды и праздники татар /НБ РТ;Отв. ред. И.Г.Хадиев.- Казань: Милли китап, 2000.- 42 с.- (В библиотеках республики: Из опыта работы; Вып. 4).-На татар.яз. 
  2. ЗамалиеваЗ.Асост..; Обычаи и праздники татар /НБ РТ: Отв. ред. И.Г.Хадиев.-Казань: Милли китап, 2003.-31 с.- (В библиотеках республики. Из опыта работы; Вып. 2).- На татар.яз. 
  3. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984
  4. Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы.- Казан, 1990
  5. Саттаров Г. Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт.- Казан, 1992.
  6. Солтанбәков Ф. Эш күрсәткән ирне Ил онытмас... Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2001.
  7. Яхъя Абдуллин “Милләт язмышы: уйланулар”- “Фән” нәшрияте, Казан, 1999.
  8. Яхъя Абдуллин “Үткәннәр һәм уйлар”, Казан, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательский проект «ВОЛШЕБНАЯ ВОДА» Участники проекта: педагоги и дети подготовительной группы. Руководитель проекта: воспитатель Тюленёва Т.А.

Большую роль в экологическом образовании дошкольниковиграет практическая, исследовательская деятельность вприродных условиях. К сожалению, современные дети, особенногородские, имеют весьма огран...

пед.проект "По страницам ВОВ" визитная карточка портфолио проекта, план реализации, проект текстовый вариант, презентация

педагогический проект по патриотическому воспитанию. цель, задачи план реализации содержание....

Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года

Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...

Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с

Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...

Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и

Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных  растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...

МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат

Проблема:  Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...

Проект в подготовительной группе на тему: «Зимующие птицы» Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочный (1 неделя. С 19.12.2022 – 23.12.2022) Авторы проекта: воспитатель Анисимова

Проект в подготовительной группе на тему:«Зимующие птицы»Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочны...