Могҗизалы юллар
статья (средняя группа)

Гиниятуллина Рязидя Фаруковна

Стихотворение собственного сочинения на конкурс по  ПДД "Могҗизалы юллар", который прошел в Казани, где стала лауреатом.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd.stih_._avtor.giniyatullina_rf_2.docx14.26 КБ

Предварительный просмотр:

Могҗизалы юллар.

Кечкенә малай бер көнне

Әтисе янына килде.

Күзләренә карады да,

Гади бер сорау бирде:

-Аңлат әле,нигә кирәк

Юл кагыйдәсен белү.

Ишеттем,хәтта шунда дип

Озак яшәүнең сере?

-Менә бусы-светофор

Һәр кешене күзәтә.

Юл аша дөрес чыгарга

Ул һәркемне өйрәтә.

Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Игътибарлы бул син гел.

Светофорның һәр сигналы

Нәрсә аңлатканын бел.

Светофорның төсләре

Яшел, сары һәм кызыл.

Безгә исән йөрергә,

Булыша ул көнозын.

Яшел сигнал аңлата:

Кешеләргә юл ачык.

Ашыкмыйча гына син

Урам аша ,улым, чык.

Сигналларның сарысы

Өч төснең уртасында.

Игътибарлы булырга

Өйрәтә ул барсын да.

Әгәр янса кызыл ут:

Барма, тукта шунда ук.

Алга барыр өчен безгә

Димәк әле юл ябык.

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтәсәң.

Озак яшәрсең,улым, син

Имгәнүләр күрмәссең.

Җәяүлеләр кичүеннән

Юл аша син чык һәрчак.

Күзләрең гел юлда булсын,

Ашыкма син, бул гел сак.

Кагыйдәләрне белсәң дә,

Барысыннан бигрәк,

Урам аша чыкканда

Кабаланмаска кирәк.

Юл кагыйдәләрен һәркем

Тиеш төгәл үтәргә.

Шул вакытта гына сиңа,

Тыныч булыр яшәргә.

-Рәхмәт,әти, сүзләреңне

Чыгармам мин исемнән.

Юл кагыйдәләрен бозмаска,

Сүз бирәмен бүгеннән.

Зур шәһәргә сәяхәт.

Борын-борын заманда түгел,әле күптән түгел генә бер урманда Куян яшәгән.Аның Куркак, Йомшак һәм Шаян исемле балалары булган. Куян балалары матур булып үскәннәр.Куркак белән Йомшак бик тәртипле булганнар,ә менә төпчекләре-Шаян бик шук булган.                                                                      Урманнан ерак түгел генә зур шәһәр урнашкан, шәһәргә эләгер өчен,олы юл аша чыгарга кирәк икән.Ә юлда машиналар тыз да быз каядыр ашыгалар, аларның саны бик күп булган.

 Куян балаларының шул шәһәрне бик күрәселәре килгән.Алар әниләре янына килеп рөхсәт сораганнар.Әниләре аларга юл аша ничек чыгарга икәнен кат-кат аңлаткан:

“Юл чатында светофор тора, ул машиналар белән дә,кешеләр белән дә идарә иткән.Кызыл сигнал янса-көтеп басып торырга,сары янса-әзерләнергә,әгәр дә инде яшел сигнал янса-юл аша чыгарга ярый дигән сүз.Минем сүзләрне истән чыгармагыз”-дигән.

Әниләренең сүзләрен ахырына кадәр тыңлап та бетермичә, Шаян тизрәк алга чапкан.

Менә алар юл читенә килеп басканнар,машиналарның күплегенә исләре китеп карап тора башлаганнар.Аларның әле моның кадәр машина агымын күргәннәре булмаган.Куркак белән Йомшак әниләренең сүзләрен искә төшереп светофорга караганнар, анда кызыл сигнал янганын күргәч, алар яшел сигнал янганын көткәннәр.Тыңлаусыз Шаянның көтеп торасы килмәгән.Ул тизрәк юл аша чыгарга ашыккан.Куркак белән Йомшак :”Тукта,кызыл ут янганда юл аша чыгарга ярамый”- дип кычкырганнар.Шаян аларны ишетмәгән дә һәм...зур йөк машинасы астына эләккән.Ярый эле машина йөртүчесе вакытында туктарга өлгергән,шуңа Шаянның бераз тәпие генә җәрәхәтләнгән.Барысы да бик курыкканнар.

Куркак белән Йомшак энеләрен күтәреп өйләренә ашыкканнар.Өйдә әниләренә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргәннәр.Әниләре  башта ачуланган, аннары үзенең балаларын кысып-кысып кочаклаган,аларның исән калуларына шатланган.Ә Шаянның тәпиен төрле дару үләннәренә төреп, бәйләп куйганнар.Шаян әле бер атна шулай аягына басалмыйча, Йомшак белән Куркакның уйнаганын тәрәзәдән генә күзәткән.Аңарга бик оят булган.Шуннан соң Шаян беркайчан да әнисенең сүзеннән чыкмаска, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз биргән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

Могҗизалы юллар.

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту....

Могҗизалы су.

Балаларны су һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру....

"Могҗизалы юллар”

Юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина....

Могҗизалы сәяхәт

Уртанчылар төркемендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кабатлату шөгыле...

Авторское методическое пособие "Могҗизалы теремкәй" (методик кулланма)

Методик әсбаптагы шигырьләр бакчада уза торган бәйрәмнәргә, ел фасылларына, йорт xайваннарына, баланың яраткан уенчыкларына, туган җиребезгә һ.б. темаларга багышланган. Алар аңлаешлы,  кызыклы,...