Могҗизалы юллар.
учебно-методический материал по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Газимова Сюмбель Габдульбаровна

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mogzhizaly_yullar.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

"Могҗизалы юллар"

        Мәктәпкә хәзерлек төркемендә викторина.

 “Без юлларда иминлек ягында” дигән девиз астында “Могҗизалы юллар” дип исемләнгән викторина.

 Әзерлек. залның түрендә “Могҗизалы юллар” дигән язу эленгән. Уеннар өчен бөтен атрибутлар әзерләнгән. Ике командага да эмблемалар әзерләнә, балаларның түшләренә тегелә.

Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сезне “Могҗизалы юллар” үзенә чакыра. Бүген безнең каршыбызда ике команда – “Светофор”, “Юл билгеләре” командалары көч сынашачак.

Җиңүчеләрне җюри билгели (җюри составы белән таныштыра).

  Музыка астында командалар керәләр, ике шеренгага тезелеп басалар.

Тәрбияче. Әйдәгез, ярышта катнашучылар белән якыннанрак танышыйк.

  Сүз “Светофор” командасына бирелә.

Капитан: Сезне “Светофор” командасы тәбрикли.

Өч күзле булсам да мин                    

Һич дию – пәри түгел.

Минем төсләрне белсәгез

Юлда йөрүе җиңел.

2бала:

Кызыл әйтә: “Тукта,

Юл ябык, ашыкма!”

3 бала:

Сары төс әйтә: “Игътибар,

Як-ягыңа син каран.

4 бала:

Светофор билгеләрен

Бик яхшы белсәң әгәр,

Өйгә һәм бакчага

Җитәрсең исән-сау.

5 бала:

Яшел төс әйтә: “Юл ачык,

Юл аша курыкмый чык”.

“Светофор” җыры башкарыла.

Светофор булса

Урам чатында,

Игътибар белән

Син аны кара.

Янса кызыл ут,

Тукта шунда ук.

Алга барырга димәк

Һич юл юк.

Сары ут янса, игътибарлы бул,

Урамда әле ачык түгел юл.

Яшел ут янды, сиңа юл ачык,

Ашыкмый гына урам аша чык.

 Ә хәзер “Юл билгеләре” командасы сәламли.

Капитан. Яшәгән ди матур, төз урам- ул юл дип атала.

2 бала:

Беренче автобус барлыкка килү белән урамны сөйләшергә өйрәткәннәр. Шулай итеп, урамда юл билгеләре барлыкка килгән. Урам сөйләшә башлаган.

 3 бала:

Юл буенда була алар

Дөрес юлны күрсәтә.

“Юлда кагыйдәләрне

Бозма”,- диеп кисәтә.

 4 бала:

Берсе, боера,

Берсе, кисәтә.

Ә монысы, ялт ит, диеп

Безгә урын күрсәтә.

5 бала:

Бик кечкенә булса да ул

Төгәл үтәгез.

Һәрбер юл билгесен сез,

Хөрмәт итегез!

“Мактанчык үрдәк” җыры башкарыла.

Тәрбияче. Алдагы конкурс “Сорау-җавап” ярышы.

Кайсы команда сораулар тулы итеп җавап бирә, шул җиңүче була.

“Светофор” командасына сораулар.

1.Җәяүлеләр йөри торган юлның өлеше ничек атала?

2. Нәрсә ул светофор?

3. Светофорның нинди төсенә  юлны аркылы чыгарга ярый?

4.Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар?

   Юл билгеләре командасына сораулар:

1.Кем ул җәяүлеләр?

2.Җәяүлеләргә юлның кайсы өлешендә юлны аркылы чыгарга ярый?

3.Машина  йөри торган юл кырында уйнарга ярыймы?

4.Җәяүле кеше туктап торган автобусны кайсы ягыннан үтәргә тиеш? 

Жюрига нәтиҗә ясау өчен сүз бирелә.

3 конкурс. Ике командага ике схема-рәсем тәкъдим ителә. Сездән рәсемдәге оешма, төзелешләргә (ашханә, шифаханә) туры китереп  юл билгеләрен янәшә куюыгыз сорала.

Музыкаль пауза  4 конкурс. Капитаннар ярышы.

Тактага зур форматта ясагып бетмәгән машина, велосипед рәсемнәре эленеп куела. Капитаннарга җитмәгән өлешләрен ясап бетерергә тәкъдим ителә.

 Тәрбияче. Ә хәзер командалар бер-берегезгә табышмаклар әйтешәбез. Сүзне светофор командасына бирәбез.  

5 конкурс. Һәр командадан өч кеше чыга, өстәлдәге рәсемдә су, һава һәм җирдә йөри торган транспорт төрләрен таҗарга кирәк. Бер бала су транспортынтабып кызыл каләм белән бер-берсен тоташтыра, икенче бала һава транспортын зәңгәр, өченче бала җир транспортын яшел каләм белән тоташтыралар.

 Жюри эшләргә бәя бирә.

 6 конкурс. Һәр командадан икешәр кеше чыга, өстәлдә әзер үрнәкләрдән карап шырпыдан җиңел машина, ракета, корабль, йөк машинасы төзиләр.

Жюри ике команданың да эшләрен бәяли. Соңыннан барлык уен-ярышларга нәтиҗә ясый, җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

Могҗизалы су.

Балаларны су һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру....

"Могҗизалы юллар”

Юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина....

Могҗизалы сәяхәт

Уртанчылар төркемендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кабатлату шөгыле...

Могҗизалы юллар

Стихотворение собственного сочинения на конкурс по  ПДД "Могҗизалы юллар", который прошел в Казани, где стала лауреатом....

Авторское методическое пособие "Могҗизалы теремкәй" (методик кулланма)

Методик әсбаптагы шигырьләр бакчада уза торган бәйрәмнәргә, ел фасылларына, йорт xайваннарына, баланың яраткан уенчыкларына, туган җиребезгә һ.б. темаларга багышланган. Алар аңлаешлы,  кызыклы,...