"Могҗизалы юллар”
материал по обж (старшая группа) на тему

Сафина Римма Мухаматназиповна

 

Юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mogzhizaly_yullar_viktorina.docx20.94 КБ

Предварительный просмотр:

«Могҗизалы юллар” – зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина.

Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы

Светофорда кызыл ут яна. Бер әби оныгын җитәкләп юл аша чыга.

Алып баручы (сыбызгы сызгырта, әби туктамый)

  • Исәнмесез әбекәй! Сез юлда йөри белмисезме әллә? Күрмисезмени светофорда кызыл ут яна?

Әби. Карамыйм светофорыңа! Оныгым түгәрәккә соңга кала.

Алып баручы: Ә машина килеп чыкса?

Онык. Әй, шофер безне күрер дә, машинасын туктатыр әле.

Алып баручы: Юк шул. Машинаны бик тиз туктатып булмый. Фаҗигалар булмасын өчен җәяүлеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Ә бу эшне без балалар бакчасыннан ук башлыйбыз. Син, әбекәй, ашыкма, оныгыгың да түгәрәккә өлгерер. Бүген безнең бакчада “Могҗизалы юллар” исемле викторина үткәрелә. Рәхим итегез, күп нәрсәләр белерсез!

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Сезне “Могҗизалы юллар” үзенә чакыра. Бүген безнең каршыбызда ике команда- “Светофор” һәм “Юл билгеләре”. Алар үзләренең зирәклеген күрсәтәчәк, көч сынашачак.

Алып баручы: “Светофор” командасына сүзне бирик.

Балалар: “Юл билгеләренә” ялкынлы кайнар сәлам!

Капитан: Урамнарны күзәтеп,

                 Ваемсызны кисәтеп,

                 Чатта тора светафор,

                 Сакта тора светафор.

Алып баручы: Хәзер сүзне “Юл билгеләре” командасына бирәбез.

Балалар: “Светофор” командасына ялкынлы кайнар сәлам!

Капитан: Юл буенда була алар

                Дөрес юлны күрсәтә.

                “Юлда кагыйдәләрне”

                “Бозма”, - диеп кисәтә.

Алып баручы: Рәхмәт, командалар. Сезнең уеныгызга нәтиҗәне килгән кунакларыбыз ясар. Бүген алар жюри. Ә алдагы конкурсыбыз “Сорау-җавап”. “Светофор” командасына сораулар:

1.Җәяүле юлы (тротуар)

2.Җәяүләп баручы кеше (җәяүле)

3.Нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче (йөртүче)

4.Юлда йөргәндә җәяүле һәм йөртүче өчен бик кирәк булган тамгалар (юл билгеләре)

5.Светафорның хәрәкәтне тыя торган төсе (кызыл)

6.Кызыл түгәрәк, юл билгесенең нинди төренә керә (тыючы билге)

7.Тимер юл транспортын әйтегез (поезд)

8.Күрсәтмә бирүче билгенең төсе (зәңгәр)

9.КАМАЗ машинасы җир транспортының нинди төренә керә? (йөк)

Алып баручы: Хәзер соруларны “Юл билгеләре” командасына бирик.

1.Барам, барам очы юк (юл)

2.Транспорт яки җәяүле хәрәкәтен көйләүче өч төсле багана (светафор)

3.Автобуста, троллейбуста, машинада баручы кеше кем? (пассажир)

4.Җәяүле өчен каралы-аклы сукмак (зебра)

5.Светафорның хәрәкәтен рөхсәт итә торган төсе (яшел)

6.Кызыл өчпочмаклы юл билгесе нинди төргә керә? (кисәтүче юл билгесе)

7.Һава транспортын әйтегез(самолет вертолет...)

8.Кисәтүче билгенең формасы (өчпочмак)

9.Кулына каралы-аклы таяк тоткан һәм күкрәгндә билге булган милицияхезмәткәренең исеме (регулировщик)

Музыкаль пауза – җыр “Помидор-светофор” Р.Курамшин көе, Ш.Галиев шигыре

Алып баручы: Хәзер командалар өчен “Син –миңа, мин – сиңа” уены тәкъдим ителә. Командалар бер-берсенә транспорт төрләрен пантомимо итеп күрсәтергә тиеш булалар.

(машина, поезд, ракета, ат, велосипед, комбайн, вертолет, пароход)

Алып баручы:Командалар өчен “Парын тап” уены. Мин юл билгеләренең билгеләмәләрен укырмын, ә команда капитаннары алдыгызда тезелгән юл билгеләрен җитез генә алып күрсәтергә тиеш булалар.

1.Велосипедта йөрү тыела.

2.Бу урынга керергә ярамый .

3. Җәяүлеләр чыгу юлы.

4.Велосипед юлы.

5.Автобус, троллейбус тукталышы.

6.Юлда төзү  эшләре.

7. Җәяүлеләр юлы.

Музыкаль пауза – бию «Шофер» А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы

Алып баручы: “Нәрсә артык” уены сезнең өчен, командалар. Интерактив тактада сезгә рәсемнәр күрсәтеләчәк (трансорт һәм юл билгеләренең төре буенча)

Алып баручы. “Моны белергә кирәк” уены. Һәр командага 2 шәр карточка бирелә. Шуларны дөрес лотолар белән капларга. Кайсы команда  беренче һәм дөрес җыя.

Алып баручы. “Кем тизрәк” уены. Командаларга табышмаклар әйтелә. Табышмакның җавабын кайсы команда тизрәк күрсәтә.

  1. Юл чатында тора батыр, күзләре төрле- төрле,

Берсен йома, берсен ача- аны белә һәр кеше. (Светофор)

  1. Канаты бар – җилпеми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнеңяраткан дус ул.(самолет)

  1. Өч көпчәкле арба, атсыз да алга бара. (велосипед)
  2. Ат түгел, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми,

Үзе тыр да тыр,

Йә, бу нәрсә, кем әйтер? (трактор)

  1. Үзе бара – эзе юк,

Маңгаенда күзе юк. (көймә)

  1. Ут булып күккә атыла,

Кош кебек җиргә омтыла (ракета)

  1. Үзе ура, үзе суга

Үзе капчыкка сала.

Шаулап, гөрләп эшләгәндә,

Кыр матурланып кала. (комбайн)

  1. Арбасы бар, аты юк,

Тәртә-мазар заты юк;

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә.(йөк машинасы)

  1. По волнам плывет отважно,

Не сбавляя быстрый ход,

Лишь гудит машина важно

Что такое? (пароход)

  1. Не летает, не жужжит,

Жук по улице бежит.

И горят в глазах жука,

Два блестящих огонька. (легковая машина)

  1. В поле лестница лежит,

Дом по лестнице бежит (поезд)

  1. Закружу, заверчу, в небеса улечу. (вертолет)

Алып баручы:Ә хәзер барыбыз да “Светафор” уенын уйнарбыз. Минем кулда өч төрле төс – светафор төсләре. Кызыл төс күрүгә бер-берегезгә бармак яныйсыз, сары төскә бер урында атлап торасыз, яшел төскә биисез.

  • Булдырдыгыз балалар, бик зур рәхмәт сезгә.

Әби: И, балакайларым рәхмәт сезгә, бик күп нәрсәләр күрдек, өйрәндек. Инде моннан соң юл йөрү кагыйдәләрен бозмабыз.

            Юкка гына әйтмәгәннәр:

            “Ашыккан ашка пешкән”.

             Юл  тәртип ярата, диләр, -

            Шуны чыгармыйк истән.

  • Әйдә, кызым, түгәрәгеңә соңа калма. Әйдә, әйдә.

Алып баручы: Сау бул, әбекәй. Исән-сау йөрегез! Инде сүзне жюрига бирик. Алар командаларга нинди нәтиҗә чыгардылар икән.

(Сценарийны төзүче һәм үткәрүче тәрбияче Сафина Римма Назиповна)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

Могҗизалы юллар.

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту....

Могҗизалы су.

Балаларны су һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру....

Могҗизалы сәяхәт

Уртанчылар төркемендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кабатлату шөгыле...

Могҗизалы юллар

Стихотворение собственного сочинения на конкурс по  ПДД "Могҗизалы юллар", который прошел в Казани, где стала лауреатом....

Авторское методическое пособие "Могҗизалы теремкәй" (методик кулланма)

Методик әсбаптагы шигырьләр бакчада уза торган бәйрәмнәргә, ел фасылларына, йорт xайваннарына, баланың яраткан уенчыкларына, туган җиребезгә һ.б. темаларга багышланган. Алар аңлаешлы,  кызыклы,...