"Сөйләм каруселе" дидактик кулланмасы аша балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү
консультация

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Выступление на августовской конференции

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avg_21.docx14.64 КБ

Предварительный просмотр:

               

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш төрендәге  балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  учреждениесе

“Сөйләм каруселе” дидактик кулланмасы аша балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү

Август киңәшмәсендә татар теле тәрбиячеләр өчен чыгыш

                                                           Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2021 ел

“Сөйләм каруселе” дидактик уенының максаты: балаларны тасвирламалы хикәя төзергә өйрәтү; сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруга ярдәм итү;  сүзлек запасын баету;  хәтер, фикерләү, танып белү сәләтен үстерү.

  “Сөйләм каруселе” дидактик әсбабы күпфункцияле, һәркем файдалана алырлык кулланма булып тора. Ул куркынычсыз, матур, балалар өчен кызыклы. Бу кулланманың төп үзенчәлеге - вариативлык: рәсемнәрне  төрле темалар буенча җиңел алыштырырга мөмкин, бу балаларның фантазиясен, иҗади сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Әлеге уенны куллану материалны үзләштерүне җиңеләйтә, сөйләм эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра. Аны индивидуаль, шулай ук барлык балалар  белән берлектә кулланырга мөмкин. Эшчәнлек барышында, аерым эш вакытында һәм режим моментларында кулланырга  киңәш ителә. Дидактик материалны балаларның яшьләреннән һәм индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып сайларга кирәк. “Сөйләм каруселе” уены өчен кыр, хикәянең нәрсә турында төзелүен чагылдыручы төсле рәсемнәр кирәк була. Рәсемдәге уклар хикәя төзү өчен  план булып тора.   Уен түбәндәге тәртип буенча бара: балалар “Карусель” җырын җырлап кыр тирәли әйләнәләр. Балалар кырдан читкә китмәсен өчен тасмалардан ясалган карусельне яисә бау кулланырга мөмкин.

Әллә-лә, әллә-лә

Карусель әйләнә.

Башта әкрен барабыз,

Аннан йөгреп алабыз.

Йөгерделәр, йөгерделәр,

Ашыкмагыз, ашыкмагыз,

Карусельне туктатыгыз

Бер, ике, бер, ике

Менә уенда бетте.

Җыр беткәч, кем нинди рәсем турысында кала,   шул сорауга җавап бирә торган була. Тәрбияче табышмак әйтә, мәсәлән, кәҗә турында. Кәҗә рәсеме яисә уенчыгы кырның уртасына куя. Димәк, балалар кәҗә турында тасвирламалы хикәя төзиячәкләр.  Бала үзенә- үзе сорау бирә һәм үзе аңа җавап та бирә. Ахыргы утырган бала хикәяне  гомумиләштерә. Кирәк булган очракта аңа балалар һәм тәрбияче ярдәм итә.

 Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: балаларда татар телендә камилләшкән сөйләм булдыру өчен дидактик , сүзле уеннарны даими кулланырга кирәк. Шул очракта балалар туган телләрендә ешрак аралаша башлаячаклар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Катнаш төркемдәтөрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сенсомоторик күнекмәләрен формалаштырганда үстерелешле келәмнең практик әһәмияте

Ни өчен мәкмәпкәчә яшьтәге балаларга вак моториканы үстерү мөхим? Үстерелешле келәмнең төп функциясе.......

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...