“Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!” (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий)
материал (подготовительная группа)

Гузалия Махмутовна

     Нәүрүз – мөселманнарның табигать уянганда, яңа ел бәйрәме буларак үткәрелгән. Бу бәйрәм буыннан буынга тапшырылып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Нәүрүз бәйрәмен яз көне көн белән төн тигезлзшкәндә - 21 нче мартта билгеләп үтәләр. Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Бу көнне балалар өйдән-өйгә йөргәннәр, бәйрәм күчтәнәчләре җыйганнар, йорт хуҗаларына шигырьләр сөйләгәннәр, гаиләләренә бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш теләгәннәр. Күршеләр, туганнар бер-берсенә кунакка йөргәннәр, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon neuruz_beyreme_kotly_bulsyn.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

“Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү төрендәге 11 нче номерлы

“Күбәләк” балалар бакчасы”

“Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!”

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий)

Сценарий авторы: тәрбияче

Хәкимова Гүзәлия Мәхмүт кызы

Арча - 2022

     Нәүрүз – мөселманнарның табигать уянганда, яңа ел бәйрәме буларак үткәрелгән. Бу бәйрәм буыннан буынга тапшырылып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Нәүрүз бәйрәмен яз көне көн белән төн тигезлзшкәндә - 21 нче мартта билгеләп үтәләр. Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Бу көнне балалар өйдән-өйгә йөргәннәр, бәйрәм күчтәнәчләре җыйганнар, йорт хуҗаларына шигырьләр сөйләгәннәр, гаиләләренә бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш теләгәннәр. Күршеләр, туганнар бер-берсенә кунакка йөргәннәр, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Максат: Балаларны татар халкынын милли бәйрәмнәре һэм культурасы белән таныштыру. Балаларда бэйрэмгэ карата унай тәэсирлэр калдыру. Татар халкынын милли уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру.

Персонажлар: Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Шүрәле

(Балалар “Әссәламегаләйкем” җырына залга керәләр)

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Без Нәүрүз бәйрэменә жыелдык. Нәүрүз ул – яз бәйрәме. Элеккечә - Яна ел бәйрәме. Элек Яна ел бәйрәмен кыш коне тугел, ә яз көне, табигать уянган вакытта каршы алганнар. Нәүрүздән соң көннәр җылынып кыр эшләренә тотыныр вакыт җиткән. Нәүрүз – уңыш, хезмәт һәм тыныч тормыш бәйрәме.

Алып баручы: Нәүрүз бәйрәмебез башланып китте, ә Нәүрүзбикәбез һаман да күренми. Әйдәгез, балалар, без аның турында шигырьләрне сөйлик, бәлки килеп тә җитәр.

1нче бала.Яз килде, кояш көлде,

            Дөньяга нур бөркелде.

            Уянды бар агачлар,

             Куанды алмагачлар.

2нче бала. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә

            Күктән нурлар сибелә.

            Туган илем, туган җирем

           Язны күреп сөенә.

3нче бала. Ал да итәрбез әле,

                 Гөл дә итәрбез әле.

                 Матур җырлар җырлый-җырлый

                 Бәйрәм итәрбез әле.

“Әйлән-бәйлән” җырын башкаралар, түгәрәк буйлап әйләнәләр.

Алып баручы: Яз килде, димәк, тиздән көннәр җылыныр, бөреләр яфрак ярыр, беренче чәчәкләр күренер. Нәүрүз килү белән, канатлы дусларыбыз да җылы яклардан очып кайтырлар. (ишек шакыйлар)

Алып баручы: Балалар, безгә кемдер килде. (Убырлы карчык керә)

Убырлы карчык: Исәнмесез, дусларым. Тагын мине бәйрәмгә чакырырга оныттыгыз мени? Барысы да Нәүрүз турында сөйли, барысы да аны көтә. Ә мин аны сихерләдем, яшереп куйдым.

Алып баручы: Ой, балалар, безгә хәзер ни эшләргә инде. Нәүрүзбикәне ничек коткарырга? Безгә кыш бабай ярдәм итәр. Хәзер аны чакырабыз да ул сине өшетеп бозга катырып куя.

Убырлы карчык: Ай, мин карчыкны гафу итегез, карт инде мин. Нәүрүзбикәне кая яшергәнемне оныттым. Бәлки дустым Шүрәле ярдәм итәр. Әй, Шүрәле дус, кил әле. (Шүрәле керә) Ә нишләп син шундый моңсу?

Шүрәле: Мин бик туңдым. Кайчан яз җитәр, Нәүрүз килер, табигать җылыныр икән дип көтеп йөрим.

Убырлы карчык: Син дә шул Нәүрүз турында сөйлисең икән! Мин яшердем аны, тик кая икәнен хәтерләмим.

Шүрәле: Тизрәк исеңә төшер, үтенеп сорыйм!

Убырлы карчык: Балалар биеп-җырлап күрсәтсеннәр, бәлки искә дә төшәр.

Алып баручы: Бик рәхәтләнеп!

“Кәрия-зәкәрия” җырлы-биюле уен башкарыла.

Алып баручы: Әфәрин, балалар! Булдырдыгыз!

Шүрәле: Исеңә төшмәдеме? Бигрәк туңдым бит.

Убырлы карчык: Ә хәзер, балалар уйнап алсыннар. Син дә катнаш, җылынырсың.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, татар халык уены “Миңлебай”ны уйныйбыз.

 "Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. ( уртадагы бала артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

Алып баручы: Убырлы, исеңә төшердеңме инде, Нәүрүзбикә кайда?

Убырлы: Ярар, күңелемне күрдегез, әйтсәм әйтим инде. Тылсымлы сүзләре бар аның, шуларны әйтсәгез, ул килеп чыгар.

  • Нәүрүз, Нәүрүз, Нәүрүз Мөбәрәкбад!

(Балалар белән бергә кабатлыйлар һәм Нәүрүзбикә чыга, кулында кәрҗин белән чәчәкләр)

  • Кош оча, йолдызлар атыла,

Елгалар ярыннан ташына.

Шуларны күргәндә күңелем

Еракка-еракка ашкына.

Исәнмесез, дускайларым минем,

Газиз җирем, якты кояшым.

Гүзәл чәчәкләрем, бөек кешеләрем

Исәнмесез, исәнмесез!

 Мин – яз кызы – Нәүрүзбикә булам. Мин сезгә яз алып килдем. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!

Алып баручы: Хуш киләсең, Нәүрузбикә! Түрдән уз.

4нче бала. Нәүрүз килде, тиз килде.

                  Нәүрүз килде, яз килде.

                  Яз белән муллык килде,

                  Яз белән көрлек килде.

5 нче бала. Яз килде, кояш көлде,

                   Дөньяга нур бөркелде.

                   Уянды бар агачлар,

                   Куанды алмагачлар.

6нчы бала. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә!

                   Нәүрүзне зурлыйк әле.

                   Гөрләвекләр челтерәвенә

                   Кушылып җырлыйк әле.

“Яз, яз, яз җитә” җыры башкарыла.

Нәүрүзбикә: Әфәрин, балалар!Сез көткәнне белдем, шуңа ашыгып килдем. Сез мине коткардыгыз. Ә хәзер бергәләп уйнап алыйк.

  1. "Такыя үрәм”. Балалар түгәрәк ясап басалар . Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага "чәчәк" исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә: 
    Без йөрибез болында, 
    Чәчәкләр бик күп монда. 
    Матур чәчәк җыябыз, 
    Такыялар үрәбез. 
    Алып баручы: 
    Ал кирәк, гөл кирәк, 
    Безгә нәфис гөл кирәк. 
    Энҗе чәчәк, кил әле, 
    Бер елмаеп көл әле. 
    Энҗе чәчәк: 
    Энҗедәй чәчәк атам мин 
    Яз көнендә урманда. 
    Миңа берни дә кирәкми 
    Күләгәлек булганда. 
    Балалар: 
    Энҗе чәчәк, күр әле! 
    Такыя итеп үр әле! 
    Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә.
     Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә. 
    Ромашка, күкчәчәк,
    Кечкенә көнбагыш кебек 
    Чәчәк булам мин үзем. 
    Таҗларымны санап кара,
     Әгәр булсаң бик түзем. 
    Арыш арасында үсәм, 
    Зәп-зәңгәр чәчәк атам. 
    Зәңгәр күкле, чат кояшлы 
    Аяз көнне яратам. 
    Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар: 
    Без йөрибез болында, 
    Чәчәкләр бик күп монда. 
    Матур чәчәк җыйдык без, 
    Такыялар үрдек без. 
  2. “Капчык киеп йөгерү” Катнашучыларның һәрберсенә берәр капчык бирелә. Алар капчыкны аякларына кияләр һәм капчык авызын куллары белән җыеп тоталар да старт сызыгы артына басалар. Сигнал бирелүгә, вак-вак атлап яки ике аяктан сикерә-сикерә, алга омтылалар, билгеле бер аралыкны узып кире урыннарына кайталар. Кем беренче килә - шул җиңүче.
  3. “Канат тарту” 6—8 м озынлыктагы бауның ике очына зур элмәк ясыйлар. Ике төркемгә бүленәләр һәм бауны тарттырып, бер-берләренә капма-каршы юнәлештә тарталар. Кайсы як билгеләнгән сызык аркылы өстерәп чыгаргач, уен тәмамлана. Ләкин тартышкан вакытта аягүрә басарга һәм чит әйберләргә кул белән ябышырга рөхсәт ителми.

Нәүрүзбикә. Рәхмәт сезгә, балалар! Сез бик алыллы һәм батыр да икәнсез.

Алып баручы: Менә яз да килде, ә Нәүрүз безнең белән калачак. Ул безне һәр көнне җылы кояшы, яңгырлары белән сөендереп торыр. Бик зур рәхмәт сиңа!

Шүрәле: Безгә дә китәргә вакыт.

Убырлы карчык: Безне бәйрәмгә чакырырга онытмагыз. Урманга кунакка килегез! Без сезне гөмбәләр, җиләкләр белән сыйларбыз. Сау булыгыз!

(Шүрүле белән Убырлы чыгып китәләр)

Нәүрүзбикә: Язлар, җәйләр имин килсен

                        Күк йөзе аяз булсын.

                        Барчабызга сәламәтлек,

                         Бәхетләр алып килсен!

Ә хәзер, күзләрегезне йомыгыз. Бүләккә мин сезгә чәчәкләр алып килдем. (Балалар күзләрен йомалар, Нәүрүз конфетлы чәчәкләрне идәнгә чәчә)

- Бер, ике, өч – күзләрне ач!

Алып баручы: Карагыз әле, без чәчәкле аланда икән бит!

Рәхмәт сиңа, Яз!

Бүгенгенең гүзәл мизгелләре

Күңелләрдә калсын уелып.

Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп

Очрашырга язсын җыелып.

Бергә: Яз бәйрәме Мөбәрәк булсын!

            Дөньялар имин булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

Сценарий: “Котлы булсын Әниләр бәйрәме ”

Алып баручы . Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдыз...

"Нәүрүз котлы булсын"

Как мы Навруз встречаем....

"Туган көнең котлы булсын" бәйрәм сценариесе

Балалар бакчасында үткәрү өчен туган көн бәйрәме сценариесею...