"Беренче чәчәк - умырзая"
план-конспект занятия (младшая группа)

Максат: Балаларның беренче чәчәкләр – умырзаялар турында күзаллауларын формалаштыру. Бурычлар: Беренче язгы чәчәк төшенчәсен ачып, балаларны чәчәкнең төзелеше үзенчәлекләре белән таныштыру; Төрле дидактик уеннар ярдәмендә балаларның сөйләм телләрен, матур әдәбият әсәрләре аша актив сүзлекләрен баету; Балаларның иҗади күзаллауларын үстерү максатында, ата-аналарны Кызыл китап төзегәндә һәм атрибутлар әзерләүдә эшкә тарту; Кызыл китап турында башлангыч төшенчә бирү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya.docx23.39 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль

 бюджет гомумүстерешле 58 нче номерлы «Шаян нәниләр» балалар бакчасы

 «Беренче чәчәк - умырзая»

        Автор:

1 квалификацион категорияле тәрбиче

Гимранова М.Ә.

Әлмәт, 2021

Максат: Балаларның беренче чәчәкләр – умырзаялар турында күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар:

  1. Беренче язгы чәчәк төшенчәсен ачып, балаларны чәчәкнең төзелеше үзенчәлекләре белән таныштыру;
  2. Төрле дидактик уеннар ярдәмендә балаларның сөйләм телләрен, матур әдәбият әсәрләре аша актив сүзлекләрен баету;
  3. Балаларның иҗади күзаллауларын үстерү максатында, ата-аналарны Кызыл китап төзегәндә һәм атрибутлар әзерләүдә эшкә тарту;
  4. Кызыл китап турында башлангыч төшенчә бирү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм телен үстерү, социаль коммуникатив, нәфис-нәфасәти.

Ысуллыр һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар;

алымнар: әңгәмә, нәфис сүз, музыка тыңлау, тәҗрибә үткәрү.

Алдан эшләнелгән эшләр: дидактик уен “Үсемлекнең өлешләрен әйт”, плакатлар “Берегите первоцветы”, “Алар яшәргә тиеш”, электрон фотоальбом, презентация “Умырзаялар елмая”, Кызыл китап, оригами ысулы белән чәчәкләр бөкләү, гамәлгә яраксыз материаллардан умырзая чәчәкләре ясау, стаканнарга утыртылган суган үсентеләре.

Эшчәнлек барышы

Балалар “Умырзаялар елмая” музыкасы астында керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр.

Сүзле уен “Хәерле иртә”

Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра  һәм кайсы ел фасылы булуын сорый, җаваплар тыңлана. Мнемотехника ысулы кулланып яз билгеләре санала.

  • Ә хәзер, балалар, мин сезгә матур әкият тыңларга тәкъдим итәм. Борын-борын заманда усал Кышбикә үзенең иярченнәре Суык һәм Җил белән сөйләшкән дә җиргә Язны китермәскә уйлаган. Барлык чәчәкләр дә Кышбикәнең бу янавыннан куркып калганнар. Тик бердәнбер чәчәк – Умырзая гына Кышбикә белән килешмәгән, үзенең сабагын турайткан да, калын кар катламын тишеп чыккан. Моны күргән Кояш җирне җылыткан һәм ямьле Язга юл ачкан.

Тәрбияче сорау бирә:

  • Бу әкияттә нинди чәчәк турында сүз барды? (җаваплар тыңлана)

Тәрбиче балаларга умырзаяның Кызыл китапка кертелүен һәм аның беренче чәчәк булуын әйтә. Кызыл китапка кергән үсемлекләрне өзәргә ярамавын әйтә.

Дидактик уен “Үсемлекнең өлешләрен әйт”. Балалар мнемокарточкалар ярдәмендә үсемлекнең тамырын, сабагын, яфрагын, чәчәген атыйлар.

Умырзая чәчәгенең схематик рәсеме күрсәтелә.

  • Умырзая чәчәге нинди өлешләрдән тора? (суганча, сабак, яфрак, чәчәк).

Хор белән һәм индивидуаль җаваплар алына.

Бала шигырь сөйли:

Умырзая чәчәге

 Бар чәчәкне уздырып,

Җир өстенә калыккан

Кар мендәрен туздырып.

Кызыл китап артыннан умырзая башлыгы кигән бала чыга һәм үзе турында сөйли:

  • Хәерле көн, дусларым! Минем исемем умырзая. Күрегез әле, нинди матур таҗларым. Әле ачылмаган бөреләрем тамчыга охшап тора. Мин бик иртә язда – әле кар да эреп бетмәгәндә – чәчәк атам. Зур шәһәрләр тирәсендә сез мине инде очрата алмассыз, ә кешеләр әз яши торган авыллларда мин әле сакланып калдым. Шуңа мине Кызыл китапка керттеләр.
  • Ни өчен умырзаялар аз калганнар соң, балалар? (җаваплар тыңлана)

(Умырзая суганча ярдәмендә үрчи, өзгәндә суганы белән чыга).

Тәҗрибә үткәрелә: балалар стаканнарга утыртылган суганнарны тартып карыйлар, нәтиҗә ясыйлар.

Түгәрәктә уен “Бар матур бакча”. Умырзая һәм энҗе чәчәк (ландыш) башлыклары кигән балалар уртага басалар.

  • Бүген, балалар, 19 апрель, бөтен дөньяда Умырзаялар көне билгеләп үтелә. Без дә сезнең белән умырзаяларны яклап, кечкенә генә акция үткәреп алыйк. (Балалар плакатларны күтәрәләр, тәрбияче башлый).

Т: Әгәр мин чәчәк өзсәм (барлык балалар кабатлап чыгалар)

Т: Әгәр мин һәм сез матур гөлләрне өзсәк

Бушап калыр урманнар

Бушап калыр болыннар

Бушап калыр киң кырлар

Барысы бергә: Өзмик аларны, дуслар!

Алар яшәргә тиеш!

Эшчәнлеккә йомгак ясала.

Тәрбияче балаларга мөрәҗәгать итә.

  • Сез гүзәл табигатьле Татарстан республикасы Әлмәт шәһәрендә яшисез, мин ышанып калам, киләчәктә сез бик тәрбияле кешеләр булып үсеп җитәрсез, туган ягыбызның табигатен яклаучылар, саклаучылар булырсыз. (Тәрбияче балаларга бүләк итеп Татарстан гербы билгесен тарата).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче сыйныф баласының әти-әнисенә киңәшләр

Скоро ваш ребенок станет первоклассником. Как вести себя родителям первоклассника, чтобы помочь своему ребенку?...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...