Беренче сыйныф баласының әти-әнисенә киңәшләр
консультация на тему

Скоро ваш ребенок станет первоклассником. Как вести себя родителям первоклассника, чтобы помочь своему ребенку?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rekomendatsii_roditelyam_pervoklassnikov.docx11.84 КБ

Предварительный просмотр:

I сыйныф баласының әти-әниләренә киңәшләр

Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз. Күзләрен ачуга, ул сезнең елмаюыгызны күрергә, йомшак тавышыгызны ишетергә тиеш.

Баланы мәктәпкә ашыктырмагыз. Сезнең бурычыгыз – вакытны дөрес  бүлү.

Баланы мәктәпкә ашатмыйча озатмагыз. Өйдән чыгып киткәндә аңа уңышлар теләп калыгыз.

“Бүген син нинди билге алдың?” дигән сорауны онытыгыз. Баланы тыныч кына каршы алыгыз. Аңа хәл алырга мөмкинлек бирегез.

Әгәр бала кирәгеннән артык ярсыган булса, фикерләрен сезнең белән уртаклашырга теләсә, кулыгызны селтәмәгез, аны тыңлагыз.

Әгәр бала кәефсез булса, берни дә дәшмәсә, төпченмәгез, соңыннан ул үзе барысын да сөйләп бирер.

Укытучының тәнкыйть сүзләрен тыңлап, балага ачуланырга ашыкмагыз. Әңгәмәне бала катнашыннан башка алып барырга тырышыгыз, ике якны да тыңлагыз, бу сезгә хәлне ачыграк аңларга ярдәм итәр.

Мәктәптән кайтуга, баланы дәрес әзерләргә утыртырга ашыктырмагыз. Аңа 2-3 сәгать ял кирәк.

Дәрес әзерләгәндә бала янында утырмагыз. Балага мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирегез.

Гаилә әгъзаларының бала белән аралашуында бердәмлек саклагыз. Фикер каршылыкларын бала катнашыннан башка хәл итегез.

Шуны онытмагыз: уку елының беренче дүрт атнасы, икенче чирек ахыры, кышкы каникуллардан соң беренче атна, дүртенче чирекнең уртасы бала өчен иң катлаулы, тиз арый торган чор.

Баланың: “Баш авырта, арыдым, үземне начар хис итәм”, - дип зарлануларына игътибарлы булыгыз. Болар – укудагы кыенлыклар нәтиҗәсе.

Хәтта “зур” балалар да йокларга ятар алдыннан әкият, җыр тыңларга, баштан сыйпатырга ярата. Бу аларны тынычландыра, киеренкелекне бетерергә, тыныч йоклап китәргә мөмкинлек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Т Р Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы» нигезләнеп , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  ...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Т Р Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы» нигезләнеп , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  ...

Математикадан ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”

Уртанчы төркем өчен математикадан уку елы азагында үткәрелә торган шөгыль конспекты...

"Фил баласының маҗаралары"

Балалар күңелле сәяхәткә чыга,фил балаласына ярдәм күрсәтәләр....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...