"Фил баласының маҗаралары"
методическая разработка по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Хуснулина Гузель Габдулхаевна

Балалар күңелле сәяхәткә чыга,фил балаласына ярдәм күрсәтәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd.docx21.98 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ « Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

                «Фил баласының маҗаралары»

Хуснулина Гузяль Габдулхаевна- «Открытое занятие по ПДД во второй младшей группе»

                                                                                                                         

Белем өлкәләрен интеграцияләү: социаль-коммуникатив үсеш өлкәсе, танып белү үсеш өлкәсе, нәфасәти үсеш өлкәсе

Максат: балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру.

Бурычлар:

-Белем бирү: җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне,светофор белән таныштыру, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.

-Үстерүче: балаларда күзәтүчәнлекне,логик фикерләүне үстерү.

-Тәрбия бирүче: юлларда үзеңне хәвефсез тоту тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: тротуар, зебра,   пассажир,

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, сюжетлы рәсемнәр карау, прогулкада машиналар карау, шигырьләрне ятлау,юл йөрү кагыйдәләре буенча хикәяләр уку.

 Күрсәтмәлелек:   светофор, зебра ,юл сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр.

Җиhазлау:Обруч (яшел,кызыл,сары),руль (яшел,сары,кызыл) ,фетрдан киселгән свефетофор (яшел,сары,кызыл түгәрәкләр),төрле машиналар рәсеме;фил,фил баласы (йомшак уенчык).

Белем бирү өлкәсе: "Танып-белү үсеше”,  “Сөйләм  үсеше”,   “Сәнгать-эстетик үсеш”, “Физик үсеш”, “Социаль-коммуникатив үсеш”.

Эшчәнлек төрләре:уен,хәрәкәт,коммуникатив,танып-тикшеренү

 

Эшчәнлек  барышы:

Балалар ярым тугэрэккэ жыелалар.

Тәрбияче: Балалар.хәерле көн! Кәефләрегез ничек? (Әйбәт)

( көй янгырый  “ Мамонтенок”)

Төркемгә кәефләре төшкән  фил баласы керә.

Тәрбияче:балалар,безгә ярдәм сорап фил баласы килде.Ул зур шәhәрдә юл йорү кагыйдәләрен белмәгән дә , әнисен югалткан.

Ярдәм итәбезме фил баласына ? (Әйе)

Тәрбияче:Балалар,әйдәгез без сезнең белән фил баласына ярдәм итәр өчен юл иминлеге иленә сәяхәткә чыгабыз?

Тәрбияче:балалар,аның өчен безгә бик күп биремнәр үтәргә кирәк була,сез әзерме? (Әйе)

Тэрбияче:  .Балалар,карагыз әле,безнең өстәлдә бик көп төрле машиналар (балалар  җиңел,йок ,махсус машиналарны төркемгә аера)

Тәрбияче: балалар,без сезнең белән сәяхәткә чыгар өчен шушы рәсемнәр арасыннан нинди транспортка утырып баруны сайлар идек? (Автобус)

Балалар,автобуска утырып йөрүчеләр – пассажирлар дип атала . (күмәк кабатлаулар)

Димәк,без кем булабыз? (пассажирлар)

Балалар,мин сезгэ билетлар бирәм,билетлар төрле төстә .Кемнең билеты нинди төстә,шундый төскә билгеләнгән урынга утырасыз.

(Тэрбияче балаларга яшел, кызыл, сары  билетлар өләшә)

Балалар урыннарына утыра,автобус кузгала.

      (көй янгырый)

Балалар ,без килеп життек.

 « Сюжетлы рәсем карау»

Тәрбияче балаларга сюжетлы рәсемнәр күрсәтә. Рәсемдә юл,тротуар,җәяүлеләр,светофор,зебра сүрәтләнгән .

Балалар, машиналар йөри торган урамның бер өлеше  юл  дип атала (күмәк кабатлау).

 Кешеләр йөри торган урамның бер өлеше тратуар дип атала (күмәк кабатлау)

Тротуар буенча барган кеше җәяүле дип атала.  (күмәк кабатлау).

(Рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрелә).

Тәрбияче: Балалар,чираттагы  биремне үтәр өчен безгә юлның икенче ягына чыгарга кирәк.Ничек чыгарбыз икән?

Балалар: Зебрадан!  (балалар идәндә җәелгә зебраны күрә)

Тәрбияче: Нәрсә өчен кирәк ул балалар? (юлны чыгар өчен кирәк)

Тәрбияче:Балалар,без сезнең белән жәяулеләр,светофорга карап  юлның икенче ягына чыга алабыз.

Балалар,светофорда нинди ут янгач чыгарга ярый? (яшел)

Тагын нинди утлар яна светофорда? (кызыл,сары)

Тәрбияче: Иң беренче сулга карыйбыз,аннары уңга,тагын сулга карап алабызда юлны чыгабыз. (тәрбияче балалар белән зебра аша чыга)

Тәрбияче: Молодцы,балалар ,без сезнең белән хәрәкәтле уен уйнап алабыз.

Ял минуты: Хәрәкәтле уен “ Үз өеңне тап”

                      Сигнал бенча балалар үз төстәге өйләрен таба.

Тәрбияче: Булдырдыгыз ,балалар.Сез төсләрне бик яхшы беләсез.Сезне чираттагы бирем көтә.Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлгә юнәлтә.

Балалар,карагыз эле,безенең светофорнын утлары югалган,әйдәгез аларны дөрес итеп ябыштырыйк әле.

(балалар сфетофорның төсләрен дөрес итеп ябыштыра)

Тәрбияче:Балалар ,молодцы,булдырдыгыз.

Тәрбияче: балалар ,карагыз әле фил баласы әнисен тапкан! Фил сезгә узенең рәхмәтен әйтеп ,бүләкләр әзерләгән.

(тәрбияче балаларга смайликлар тарата)

Релаксация:

-Балалар,сезгә безнең сәяхәтебез ошадымы? (Әйе)

-Без кемгә ярдәм иттек балалар? (фил баласына)

-юл йөрү кагыйдәләрен онытмыйсызмы? (юк)

-киләчәктә нәрсәләргә өйрәнәсегез килә? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Рәхмәт, сезгз балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

Беренче сыйныф баласының әти-әнисенә киңәшләр

Скоро ваш ребенок станет первоклассником. Как вести себя родителям первоклассника, чтобы помочь своему ребенку?...

Математикадан ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”

Уртанчы төркем өчен математикадан уку елы азагында үткәрелә торган шөгыль конспекты...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....