Ата-аналар өчен консультация
консультация

Ата-аналар өчен консультация

Ни өчен балалар белән шигырьләр өйрәнергә кирәк?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_ochen_konsultatsiya.docx16.43 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар өчен консультация

Ни өчен балалар белән шигырьләр өйрәнергә кирәк?

  1. Шигырь юлларын ятлау белем дәрәҗәсен киңәйтә, сөйләм усешен камилләштерә, балаларның актив сүзлеген арттыра.

Балалар куллана торган ике төрле сүзлек бар. Актив һәм пассив сүзлек. Пассив сүзлек – бала ул сүзлэрнең мәгънәсен анлый, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аларны әйтми. Актив сүзлек – бала ул сузләрне анлый һәм сөйләмендә дөрес итеп куллана. Бала шигырьдә күп тапкырлар кабатлаган сүзләрне үз сөйләмендә дөрес куллана ала. Баланың сөйләме бай һәм дөрес була.

  1. Шигырьләр ятлау кешенең мәдәни үсешен формалаштыруга ярдәм итә. Тел хисе формалаша.

Бала җөмләләр белән истә калдыра, шуңа күрә, шигырь ятлаганда, сабый хәтерендә бер сүзне икенчесе белән дөрес ялганып китүе мөһим. Кайвакыт тормышта шигырьдәге кебек сүзләр белән жөмлә төзергә кирәк, бала инде ул вакытта дөрес әдәби тел белән әйтә.  

  1. Баш мие усеше.

Күп шигырьләр белүче балаларда югары интеллект була.

  1. Фонематик ишетү сәләтенең үсеше.

Фонематик ишетү - сүздәге авазларны аеру. Әгәр дә бала авазларны аермачык итеп аера алмаса, ул дөрес итеп кабатлый, истә калдыра һәм аңа нәрсә әйткәннәрен яза алмый. Шигырьләр баланы яңгыраган сүзлэрне ишетергэ, төрле мәгнәле сүзләр дә бертөрле янгырый алуын һәм төрлечә яңгыраган сүзләр бертөрле мәгнәле була алуына өйрәтәләр.

  1. Шигырьләр ятлау хәтерне устерә, ныгыта.

Бала белән кайчан шигырләр өйрәнә башларга?

Никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак!

Сабый бишектә ятканда да, сез ана бишек җыры көйлисез.

“Әлликү-бәлликү,

Кәҗәләрне тауга ку,

Кәҗә үлән ашасын,

Улым йоклый башласын”.

Балалар шигырьләр тыңларга яраталар. Куп кенә авторлар әкиятләрне, хикәяләрне шигырь юллары белән язалар.

4-5 яшьтә бала 3-4 дүрт юллык шигырь ятлый ала. Әгәр дә сабыйлар балалар бакчасына йори икән, анда бәйрәмнәргә берничә юллык шигырь ойрәнеп килергә кушалар. Әмма бөтен бала да, кеше куп җыелган урында шигырь сөйли алмый, алар оялалар. Шуңа күрә балалар белән өйдә шигырьләрне кабатларга кирәк.

Урамда саф һавада йөргәндә дә шигырьләр сөйләгез һәм балагыз белән кабатлагыз.

Җайлы гына истә кала торган шигырьләрне Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Зәкия Туфайлова, Әминә Бикчәнтәева, Мәхмүт Хөсәен, Нурия Измайлова язалар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бай сүз запасы була икән, аларга мәктәптә зур куләмле шигырьләрне, кагыйдәләрне, формулаларны истә калдырырга җайлы була.

Шигырьләр ятлау баланың иртә үсеше өчен бик яхшы практика булып санала. Бала белән өйрәнер өчен гади шигырьләр сайлагыз һәм аны кечкенә өлешләргә бүлеп ятлагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен консультация "Сәламәт анадан - сәламәт бала туа..."

Сәламәт ана, сәламәт бала – сәламәт җәмгыятьнең нигезе....

Ата-аналар өчен консультация.

Ата-аналар өчен консультация. Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте....

Ата-аналар өчен консультацияләр.

"Балалар бакчасы hәм гаилә бердәм булса" исеме астында чыгыш....

Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата- аналар өчен консультация.

Что же это такое - физкультминутки для дошкольников? Это время для веселья, стихов и движения. Чтобы детишки хорошо росли и развивались, им просто необходимы такие чудесные подвижные физкуль...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

Ата-аналар өчен консультация

Ата-аналар бала өчен җаваплы...