Әвәләү түгәрәге өчен мини программа
рабочая программа по аппликации, лепке на тему

Әвәләү түгәрәге өчен  мини программа. "Тылсымлы балачак!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aktanysh_avyly_gomumi_usesh_biruche.doc142.5 КБ

Предварительный просмотр:

            Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы

Әвәләү түгәрәге өчен мини программа.

“Тылсымлы балчык”

(дымково уенчыклары)

                                                                      Төзүче:

Гыйлфанова Зәйнәп Роберт кызы

                                                                      “Актаныш авылы гомуми үсеш                            

                                                                      бирүче №2 балалар бакчасы” I    

                                                                        катерорияле тәрбияче.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 

                      

                      Актаныш  2010 ел.                                                                                            

Аңлатма язуы.

                         .

     Балаларны тормыштан һәм сәнгать әсәрләреннән матурлыкны күрә белергә өйрәтү, һәр нәрсәгә эстетик башлангыч кертүне тәрбияләү, үз көче белән матурлык тудырырга өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү-болар безнең аша, ягъни балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына куела торган бурычлар. Балаларны эстетик яктан тәрияләүнең бер өлеше ИЗО занятияләрендә тормышка ашырыла. Әвәләү сәлате балаларның тирә-юньнән, тормыштан алган тәэсирләрен чагылдырырга ярдәм итә, аларда гаҗәпләнү, шатлану хисләре тудыра. Баланың иҗади әвәләү сәләтен үстерү төрле шартларның үтәлешенә бәйле. Аларның иң мөһиме булып тәрбияченең максатчан, эзлекле, системалы итеп әвәләү осталыгына, күнекмәләренә өйрәтү тора. Шуның өчен иң беренче итеп измә балчыкны дөрес итеп әзерләргә кирәк.

   I- Балчык белән әвәли башлаганчы аны башта берничә өлештән торган эшкәртү алымнары үткәрергә кирәк.Иң беренче балчыкны сайлап алып кайтырга кирәк.Балчыктагы кирәкмәгән әйберләрне комны,артык кирәкмәгән чүпләрне бетерү өчен аны зур бочкага яки чиләккә салып су беләр болгатып төнгә калдырасын.                                                                                                          

  II-Иртәнгә су чистара шул чиста суны түгәсең.Соңыннан тагын өстенә су җыела аны да түгеп торасыз.Су утырудан туктамагач,сыек балчыкны зур яки калай савытка салып кояшка кибәргә куясыз.Вакыт-вакыт аны болгатып торырга кирәк, суы кибеп бетсен өчен.Бу балчык билгеле бер катылыкка җиткәч аны политилен белән каплап ябып куялар.

 III- Балчык белән эшли башлаганчы аны тагын әзерләргә кирәк.Моның өчен балчыкны ипи баскан кебек басарга кирәк.Бу балчыктагы һаваны чыгарып бетерер өчен кирәк. Соңыннан аны йомры ипи кебек йомырлап өстәлдә тәгәрәтеп әвәлиләр.Шуннан соң йомарламны ике өлешкә бүлеп берсе

1

өстенә берсен куеп тагын түгәрәк итеп әвәлибез. Бу проседураны бер ничә тапкыр кабатлыйбыз. Бу балчыкны тагын да сызылмалырак итәргә ярдәм итәр.          

     Түгәрәк форманы үткәч пычак белән кисәкләргә бүлеп чыгабыз. Соңыннан аны уклау белән                   җыябыз.Бу адымны бер ничә тапкыр кабатлыйбыз.        

IV-Бер олеш балчыкны уч төбендә җеп формасында әвәлибез.Әгәрдә урталай бөккәч ярылмаса балчык әвәләргә әзер була.Ярылса әле ул әзер дигән сүз түгел.Аңа кирәгенчә су салып тагын шул ук адымнарны кире кабат кабатлыйлар. Тагын шул адым белән тикшереп карыйлар.

      V-Әгәрдә ярылмаса аны зур түгәрәк итеп әвәлиләр. Әвәләгәч түгәрәкне агач чүкеч белән тукмап җәяләр. Ул җәймәле рулон итеп төрәләр. Рулонны үткен пычак белән кисәкләргә бүләләр. Ул бүлгән кисәкләрне тагын дүрт олешкә бүләләр. Кечкенә шарчыклар ясап әвәлиләр. Инде балчыл әвәләргә әзер дигән сүз.Бу шарчыкларны ящикка салып юеш чүпрәк белән каплап политилен белән төреп куялар.

Аны тимер савытка салып өстен капкач белән каплап куярга да була бу вакытта инде балчык бер ай буена сакланырга мөмкин. Үзенең сыгылмалыгын югалтмаячак.

2

БЕРЕНЧЕ ЕЛ

                            Зурлар төркеме.

Максат:

Бербөтен кисәк балчыктан тартып әвәләүне ныгыту, шомарту алымын камилләштерү, предметның өлешләренең зурлылык дөрес бирүләренә ирешү.                                     Балаларның табигатьнең гүзәллеген, аның байлыгы                                                                                                                                                      белән таныштыруны дәвам итү.                                             Эстетик зәвык тәрбияләү.

   ТЕМА

 МАКСАТ

МАТЕРИАЛ

САНЫ

1

Тылсымлы балчык (зәңгәр балчык)

Балаларны үзебезнең Байсар авылы балчыгы белән таныштыру, балчыкның үзлекләре белән танышу.

Измә балчык, физкултминут.

1

2

Чүлмәк әвәләү.

Борынгы һәм хәзерге заман керамикасы белән таныштыруны дәвам итү, һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү

Измә балчык, юеш чүпрәк, таякчык, такта, плакатлар, экспонатлар, физкулт-минут.

2

3

Чынаяк бизәкләү.

Балаларда татар гамәли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, керамика сәнгатенә кызыксыну уяту.

Әвәләнгән чүлмәк, гуаш-буяулар, пумала, су,  салфетка,физкулт-минут.

3

4

Чынаяк әвәләү.

Балаларны борынгы һәм хәзерге заман керамикасы белән таныштыруны дәвам итү, төрле ысуллар кулланып савыт-саба әвәләргә өйрәтүне дәвам итү.

 Измә балчык, юеш чүпрәк, такта, таякчык, үрнәк өчен чынаяк, физкулт-минут.

2

5

Чынаякны бизәү, буяу.

Балаларда халык музыкасы, тарихи хикәя аркылы татар сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, татар халык бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру савыт-саба бизәү  күнекмәләрен ныгыту.

Чынаяклар,гуаш-буяулар, пумала, су, татар халык көйләреннән торган магнетафон язмасы,

физкулт-минут.

3

6

Үзле балчык.

Балаларны гамәли сәнгать әсәрләре белән таныштыру дәвам итү, керамика әсәрләрен танырга өйрәтү;материал, эшләү үзенчәлекләрен татарларга хас бизәү үзенчәлекләрен таный белү күнекмәләрен бирү.

Керамик әйберләр, чәйнүк, ширбәт савыты, татар кызлары сыннары, физкулт-минут.

2

7

Үзләре теләгән уенчыкларны әвәләү.

Алдан алган белем күнекмәләрен кулланып, төрле уенчыклар әвәләргә өйрәтү, балаларның хыялын үстерү, иҗади карашларын киңәйтү, балчык белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.

 Измә балчык, такта, юеш чүпрәк, таякчык. физкулт-минут.                                                  

2

8

Уенчыкларны бизәү.

Татар халык бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, чиста пөхтә эшләргә күнектерү.

Гуаш-буяулар,пумала, су, палитра, салфетка. физкулт-минут.

3

9

Дымково уенчыкларын карау.

Балалрны дымково уенчыкларының килеп чыгышы белән таныштыру.

Дымково уенчыклары, физкулт-минут.

1

10

“Атлы җайдак”

Кәгазь битендәге “атлы җайдак” силуэтын бизәкләү,дымково бизәкләрен өйрәтүне дәвам итү.

Кәгазь битендәге җайдак силуэты, гуаш-бияулар, пумала, су, физкулт-минут.

2

11

Дымково бизәкләре.

Дымково бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү, “тычоклар”ярдәмендә бизәкләрен төшерергә өйрәтү.

Альбом бите,тычок- бөтерелгән кәгәзь торбалар, гуаш-буяулар, физкулт-минут.                                                                                          

1

12

Дымково атын әвәләү.

Дымково уенчыкларын әвәләү алымнары белән танышу, балчык белән пөхтә эш итүләрен ныгыту.

Измә балчык, такта, таякчык, юеш чүпрәк, физкулт-минут.

2

13

Дымково атын бизәү.

Дымково бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү,  балаларның иҗат сәләтләрен үстерү.

Гуаш-буфяулар, пумала, су, салфетка, физкулт-минут.

3

14

Күркә.

Дымково бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү, тычоклар белән эшләү алымын ныгыту.

Күркә силуэты, гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка, тычоклар, физкулт-минут.

3

15

Үзләре теләгән дымково уенчыкларын әвәләү.

Алган белем-күнекмәләрен ныгыту.

Измә балчык, юеш чүпрәк, таякчык, такта, физкулт-минут.

2

16

Уенчыкларны бизәү.

Дымково бизәкләрен ныгыту, чиста, пөхтә, эшләргә күнектерү.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка, физкулт-минут.

2

БАРЛЫГЫ:

34

                     

4

ИКЕНЧЕ ЕЛ

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:

Балаларны дымково хайваннарының үзенчәлекле характерларын,аларның позасын бирә белергә, хайванның аякларын һәм гәүдәсен бер кисәктән, башын һәм муенын икенче кисәктән әвәләргә өйрәнү.Халык уенчыкларына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Юеш чүпрәк белән эшләү алымын ныгыту, чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү.

1

“Ачык керамика”

Керамика сәнгатенә кызыксыну уяту.

Керамика савыт-сабалар, рәсемнәр

1

2

Тәлинкә әвәләү.

Балаларны гамәли сәнгать әсәрләре белән таныштыруны дәвам итеп, керамика әсәрләрен танырга өйрәтү, материал эшләү үзенчәлекләрен ныгыту.

Измә балчык, юеш чүпрәк, таякчык, такта,физкулт-

минут.

2

3

Тәлинкә буяу, бизәү.

Керамикага хас булган билгеләрне ачыклап, татарларга хас бизәү үзенчәлекләрен таный белү күнекмәләрен бирү.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка,палитра,физкулт-минут.

3

4

Касә әвәләү.

Керамика белән таныштыруны дәвам итү, һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Измә балчык, юеш чүпрәк, такта, физкулт-

минут.

3

5

Касә бизәү.

Предметларның матур бизәлешен декоратив тэәсир булуын үзләштерү.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка, палитра, физкултминут.

2

6

Ваза әвәләү.

Төрле ысуллар кулланып, савыт-саба әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, балчык белән эш итү күнекмәләрен ныгыту.

Измә балчык, юеш чүпрәк, таякчык, такта,физкулт-

минут.

2

7

Вазаны буяу, бизәү.

Татар халык бизәкләре турында белемнәрен арттыру, буяулар белән чиста эшләүләренә ирешү.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка, палитра, физкултминут.

3/2

8

Дымково кәҗәсен әвәләү.

Төрле әвәләү алымларын кулланып кәҗә әвәләргә өйрәтү,чиста,пөхтә, эшләргә күнектерү.

Измә балчык, юеш чүпрәк, таякчык, такта,физкулт-

минут.

2

9

Дымково кәҗәсен бизәү.

Төрле дымково бизәкләрен кулланып бизәү алымын ныгыту.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка,палитра,физкултминут.

3

10

Үрдәк бәбкәләре әвәләү.

Әвәләү алымнарын ныгыту.

Измә балчык, юеш чүпрәк, таякчык, такта, физкулт-минут.

3

11

Үрдәк бәбкәләре буяу, бизәкләү.

Дымково бизәкләрен ныгыту.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка,палитра,физкулт-минут.

2

12

Дымково барышнясының күлмәләрен бизәү.

Дымково бизәкләрен өйрәнүне дәвам итү, пумаланың очы белән бизәк төшерергә өйрәтү.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка,палитра,физкулт-минут.

3

13

Дымково барышнясын әвәләү.

Төрле әвәләү ысулларын кулланып,әвәләүне ныгыту.

Измә балчык, юеш чүпрәк, таякчык, такта,физкулт-

минут.

3

14

Дымково барышнясын  бизәү.

Өйрәнгән бизәү алымнарын ныгыту,чиста-пөхтә эшләргә күнектерү.

Гуаш-буяулар, пумала, су, салфетка,палитра,физкулт-минут.

2

15

Барлык эшләрдән күргәзмә.

Түгәрәкнең еллык эшенә бергәләп бәя бирү.

Эшләгән эшләр.

1

Барлыгы:

34

6

                                  Кулланылган әдәбият.

1. Г.С Швайко “Занятие по изобразительной деятельности в детском саду”. Старшая группа. Москва 2001.

2.  Г.С Швайко “Занятие по изобразительной деятельности в детском саду”.

Подготовительная группа. Москва 2001.

3. Нүрзия “Татар сынлы сәнгате”. 2000.

4. Р.К.Әхмәтҗанова “Матурлык иленә юл”. Казан 2001.

5.  Г.Федотов “Глина и керамика”. Москва 2002.

6. Тетрин Дьюи “Научитесь лепить животных”. Москва 2002.

7. А.В. Козлина “Уроки ручного труда”. Москва 2004.

8. К.Гончарова “Стильные украшения из полимерной глины”. Москва 2010.

                                             

7

                                             

Тизаурус.

Гуашь- су буяу. Акварель буяуның бер төре: суда җилем һәм акбур катнаштырып изелгән, үтә күренми торган куе буяу.

Керамика- декоратив-гамәли сәнгатендә киң кулланыла торган балчыктан ясалган, мичтә яндырылган әйбер.

Скульптура- коеп, чукып, әвәләп яки кисеп, күләмле-өч үлчәмле итеп эшләнгән сынлы сәнгать әсәрләре (әсәре).  

 

8

Физкультминутлар

Без инде зурлар.

           -Без инде хәзер зурлар

                (аяк очларына басып кулларын күтәрәләр).

            -Күп эшли безнең куллар

                (кулларын алга сузалар)

            -Без идән дә юабыз  

                (идән юу хәрәкәтен күрсәтәләр),

            -Һәм керләр дә уабыз

                 (куллар белән кер уу хәрәкәтен ясыйлар)

            -Тиздән үсеп җитәрбез

                  (аяк очларына басалар)

            -Шунда эшкә китәрбез

                   (атлау хәрәкәтләре ясыйлар).

                             Тиздән үсеп җитәрбез.

           Эре-эре заводлар,

                  (аяк очларына басалар,куллар янга сузыла),

            Заводта станоклар

                  (куллар белән станокларның әйләнү хәрәкәтләрен ясыйлар).

            Тиздән үсеп җитәрбез

                  (куллар югары күтәрелә,аяк очларына басалар);

             Шунда эшкә китәрбез

                   (урында горур рәвештә атлау хәрәкәтләре ясыйлар).

                             Курчаклар.

            Без,бик нәни курчаклар,

              Биергә яратабыз.

                     (Кул хәрәкәтләре белән).

              Башны болай борабыз

                      (Уңга-сулга карау),

               Күзне болай йомабыз.

               Без бик еш егылганда

               Борыныбызны җимерәбез.

               Шул сәбәпле утырабыз,

               Бик озаклап елыйбыз.

                     (Утыралар,күзләрен каплап,елау хәрәкәтләре ясыйлар).

                       

                             Бер,ике,өч...

              Бер,ике,өч

                Без торабыз,

                         Бер,ике,өч

                         Без сикерәбез,

                                   Бер,ике,өч

                                   Без утырабыз.

9

                              Бераз ял итеп алыйк.

               Утырып инде ардык,

                 Бераз ял итеп алыйк.

               Кулларны билгә куеп,

                 Башларны чайкап карыйк(баш хәрәкәтләре).

                 Куллар билгә,өскә,янга.

                 Утырып-торып алыйк.

                 Куш ачклап сикерик тә,

                 Урыныбызга утырыйк

                        (хәрәкәтләр белән күрсәтәләр).

                             

                           Чыпчык.

            Тәрәзә каршына(аяк очларына басып тәрәзәгә карау)

              Килгән бер чыпчык(бармак белән төртеп күрсәтү),

              Миңа кычкыра:(үзенә төртеп күрсәтү)

              -Чык әле,чык!(кул изәп чакыру).

              Алдый ул,беләм(кул селкү),

              Гел шулай итә(кул селкү),

              Йөгереп чыксам(йөгерү хәрәкәте),

              Оча да китә(очу хәрәкәте,ике кат).

     

                            Су буенда.

             Без килдек су буена(йөрү хәрәкәте белән),

               Иелдек тә юындык(битне,кулны юу хәрәкәтләре).

               Кулларны болай итәбез(йөзү хәрәкәтләре белән),

               Менә ничек без йөзәбез,

               Дельфиннар кебек йөзәбез(чүгәлиләр,басалар),

               Ә хәзер судан чыгабыз,

               Урыныбызга утырабыз.

                             Зарядка ясыйлар.

                Су буенда бакалар

                Бик иртә уяналар(балалар басалар),

                Бата-калка(ике кат,басалар,чүгәлиләр)

                Битләрен дә юалар(бит юу хәрәкәтләре)

                Аннары тезелешеп

                Зарядка да ясыйлар(гимнастика ясау):

                Алга да иеләләр,

                Артка да иеләләр,

                Сулга да иеләләр.

                Аякларын тып-тып итеп(аякларын тыпырдату),

                Кулларын чуп-чуп итеп

                Әкрен генә суга чумалар(кул чабу хәрәкәте һәм утыралар).

                           

                   

10

                                               

Рецензия

Бу программа балалар бакчасында зурлар төркеменнән башлап мәктәпкә әзерлек төркеме балаларның борынгы һәм хәзерге заман керамикасы белән таныштыруны, балаларда татар гамәли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, керамика сәнгатенә кызыксыну уяту.

Программа белем турындагы программага нигезләнеп төзелгән. Әлеге программа нигезендә әхлакый,аңлы, иҗади фикер өйрәтүче шәхес тәрбияләү тормышка ашырыла.

Программа түбәндәге бурычларны чишүне үз өстенә алган,

-Балаларны татар гамәли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, керамика сәнгатенә кызыксыну уяту.

-Ата-аналар бердәм эшләү.

-Хезмәткә уңай мәхәббәт тудыру.  

Программада балаларның яшь үзенчәлекләрен  искә алып, психологик-педагогик принципларны саклап,гадидән катлаулану принцибы нигезендә, төп программаны кабатламый, системага салып төзелгән.

Әлеге программа балаларның уен, танып-белү, сөйләм үстерү, хезмәт тәрбиясе бирү, әвәләү эшчәнлеге  барышында тормышка ашырыла.

Актаныш №2 балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе__________ М.Т.Зайнуллина

                                     20 май 2010 ел

 

 

                                            11

                       Эчтәлек

                   1.Аңлатма язуы -1-2

                   2 Беренче ел -3-4

                   3 Икенче ел -5-6

                   4 Кулланылган әдәбият -7

                   5 Тизаурус -8

                   6 Физкультминутлар -9-10

                   7 Рецензия -11

                   8 Эчтәлек  -12

                   

               

                   

                         

        

        12


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-программа развития коммуникативной компетентности дошкольников

В данной  программе отражены цели, задачи, формы работы  по  формированию  коммуникативной  компетентности дошкольников....

КОМПЛЕКСНЫЙ ПОДХОД К ОЗДОРОВЛЕНИЮ И ПРОФИЛАКТИКЕ ЗАБОЛЕВАЕМОСТИ ДЕТЕЙ В МИНИ-ПРОГРАММЕ «БУДЬ ЗДОРОВ».

Предназначена для педагогов ДОУ. Программа определяет основные направления, задачи и план действий по оздоровлению детей в течение 5 лет ....

Сказкотерапия (мини- программа по развитию эмоциональной сферы детей 3-7 лет)

Сказка – древнейший, испытанный столетиями способ воспитания детей. В сказке есть все, что есть в реальном мире – герои, отношения между ними, чувства и мотивы поступков. Сказка не навязывает времени ...

Мини – программа по формированию у старших дошкольников системы эталонных понятий

Макет «Город сенсорных эталонов» для ознакомления детей среднего и старшего дошкольного возраста с эталонами формы, цвета и величины разработан в рамках процесса реализации профессионального проекта п...

Мини-программа по развитию ориентировки в пространстве через способ наглядно-образного мышления «План – схема»

Представлена система педагогических мероприятий по развитию ориентировки  в пространстве через способ наглядно-образного мышления «План – схема». Система деятельности направлена на детей 5 – 7ми ...

Мини-программа по организации сюжетно-ролевой игры "Дорожное движение" в старшей группе на год

Перспективный план развития сюжетно-ролевой игры "Дорожное движение" на год в старшей группе....

мини-программа "Семья"

мини-программа по социально-личностному развитию детей 3-4 лет. Цель этой программы- сохранение и укрепление внутрисемейных связей, обеспечение успешной социализации детей в процессе сотрудничества с ...