Конспект занятия в подготовительной группе по лепке "Лепка сказочного персонажа Шурале" на татарском языке
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа) на тему

Муклукова Светлана Николаевна

Это занятие очень понравилось детям, потому что на занятии присутствовал сказочный персонаж из сказки Г.Тукая Шурале.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vlu_shogyle.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әвәләү шөгыле.

Тема: Шүрәле сыны әвәләү.

Максат: Балаларны сынчы һәм рәссам Бакый Урманченың тормыш юлы, иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Аларның скульптура турында белемнәрен тирәнәйтү. Уйлау, фикерләү, иҗат итү сәләтләрен үстерү. Үзләре теләгәнчә, мөстәкыйль уйлап, шүрәле сыны әвәләргә өйрәтү. Әвәләүнең төрле алымнарын ныгыту: тәгәрәтү, кысу, тартып чыгару, чеметеп алу, өлешләрне бер-берсенә ябыштыру, шомарту. Кул бармак хәрәкәтләре координациясен камилләштерү. ТРИЗ элементларын кулланып, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү. Балаларда сынлы сәнгать әсәрләренә карата кысыксыну уяту.

Җиһазлар: Б. Урманче портреты, картиналары; алдан әвәләнгән шүрәле сыны яки рәсеме; әвәләү тактасы, поднос, салфеткалар, пластилин,  су.

Сүзлек белән эш: скульптура, скульптор сүзләрен куллану.

Алдан эшләнәсе эшләр: Б. Урманче иҗаты күргәзмәсе белән танышу.

Шөгыль барышы:

Шөгыльне  “Б.Урманче иҗатына багышланган күргәзмә” презентациясен күрсәтүдән башлана.

 - Тәрбияче. Татарстанның халык, РСФСРның атказанган рәссамы Бакый Урманче Буа районының Күл-Черкеле авылында укытучы гаиләсендә туа.         (1 слайд)

Бакый Урманче  кечкенә чагыннан ук рәсем ясау, балчыктан һәм агачтан уенчыклар эшләү белән мавыга. Скрипкада бик уйныйсы килә, хәтта үзе скрипка ясый. (2 слайд)

Бөек рәссамыбыз, рәсем ясау белән бергә, скульптура эше белән дә шөгыльләнгән. Ул безнең сөекле шагыйребез Г. Тукай әсәрләренә карата да бик күп рәсемнәр, скульптуралар ясаган. Менә аның «Шүрәле» әкиятенә карата рәсемнәре. ( 3 слайд)

Скульптура эшендә ул материал итеп күбрәк агач һәм мәрмәр кулланган. Ә болары — шәүрәле скульптуралары. (4 слайд)

Ул шүрәлене төрле торышта, төрле кыяфәттә ясаган.   (5 слайд)            

   - Тәрбияче.  Без дә бүген, үзебез күз алдына китереп, шүрәле сыны әвәләрбез.          

   - Тәрбияче . Безнең шөгыльгә Г. Тукайның шүрәлесе килеп керсә, сез нишләр идегез?

Балаларның җаваплары бетүгә, «.Шүрәле» килеп керә. Исәнләшә.

Тәрбияче. - Шүрәле, бик вакытлы килеп кердең әле. Без балалар белән синең рәсемеңне карый идек.

Шүрәле. Миңа да пластиллиннан шушындый карточка ясап бирегез әле.

Тәрбияче. Юк, Шүрәле, пластилиннан карточка ясап булмый. Нәрсә эшләп була, балалар?

— Сын әвәләп була.

Шүрәле. Ә нәрсә соң ул сын, скульптура? Минем үзем кадәр итеп әвәләп бирәсезме?

Балалар. Юк, Шүрәле, безнең пластилиныбыз кечкенә, синең кадәр итеп әвәли алмыйбыз.

Тәрбияче. 

— Ә без сине кечкенә скульптура итеп әвәлибез?

Шүрәле. Ә нәрсәгә кирәк соң ул кечкенә скульптура?

Тәрбияче. Шүрәле, хәзер без балалар белән шүрәле сыннары әвәлибез. Син аларны урмандагы дусларыңа бүләк итәрсең, үзеңнең өеңне дә бизәп куярсың. Менә ни өчен кирәк ул кечкенә скульптура. Хәзергә син ял итеп тор, күчтәнәчләр белән чәйләп ал. Ә балалар әвәли башларлар.

(Балалар шүрәле сыны әвәлиләр. Аннары шүрәлегә, иптәшләренә бүләк итәр өчен, сыннар сайлауда булышалар.)

Тәрбияче. Шүрәле, безнең балаларның синең белән уйнап аласылары килә. Әйдә, бергәләп күңел ачып алыйк әле.

(Уен беткәч балалар Шүрәлегә бүләкләрен тапшыралар:

-Матур-матур шүрәлеләр

Ясап бирдек без сиңа-

Бездән истәлек булыр ул —

Илтерсең дусларыңа.

Шүрәле белән саубуллашалар.)

Тәрбияче. - Әйдәгез, балалар, без дә чәйләп алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие в подготовительной группе по ознакомлению с окружающим на татарском языке:“Космонавтика көне яки сәлам, галәм!”

ldquo;Космонавтика көне яки сәлам, галәм!”  Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге. (Интегральләштерелгән  шөгыль)...

Конспект занятия в подготовительной группе «Путешествие в сказочную страну Финансов»

Бывают они медные,Блестящие, бумажные,Но для любого из людей,Поверьте, очень важные!...

конспект занятия в подготовительной группе "Прогулка в сказочный лес"

занятие проходит в занимательной для детей форме и расширяет, закрепляет знания детей по математическому развитию. На занятии используются разнообразные приёмы....

Конспект интегрированного занятия для подготовительной группы: «Знакомство со сказочным персонажем «Баба яга»».

Продолжаем знакомить детейс русскими народными сказками, их жанровыми особенностями; учить осмысливать характер персонажей сказки; закреплять умение рисовать основу, делая набросок простым карандашом,...

Конспект НОД по ФЭМП в подготовительной группе «На помощь сказочным персонажам»

Конспект НОД по ФЭМП для детей подготовительной группы....

Конспект занятия в подготовительной группе "Защита прав сказочных героев"

План-конспект непрерывной образовательной деятельности с дошкольникамиподготовительной группы «Защита прав сказочных героев» Интеграция образовательных областей «Познавательное разви...