Интегрированное занятие в подготовительной группе по ознакомлению с окружающим на татарском языке:“Космонавтика көне яки сәлам, галәм!”
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Гафурова Нурфия Василовна

 “Космонавтика көне яки сәлам, галәм!”  Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге. (Интегральләштерелгән  шөгыль)

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Сәлам, галәм!”

  Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге. (Интегральләштерелгән  шөгыль)

Дата

14.04.2017

Тема

 “Космонавтика көне яки сәлам, галәм!”

Программа

 Образовательная программа МБДОУ  “Детский сад общеразвивающего вида”

Тип

 Белем бирү, ныгыту

яше

  6-7

Төп белем бирү өлкәсе

танып белү үсеше

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе

 Сөйләм үсеше, физик үсеш, иҗтимагый-коммуникатив үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.

Үткәрү формасы

 Әңгәмә, уен

Максат

Танып белү сәләтләрен үстерү

Тәрбия бурычлары

  • Туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
  •  галәм белән кызыксыну хисләре уяту.

  Сәләтләрен үстерү

  • Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен үстерү;  
  • Балаларның сүз байлыгын активлаштыру;
  • Тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыру;
  • Иҗади фикерләү мөмкинлекләрен үстерү;
  • Cәнгатьле итеп сөйләү, җырлау күнекмәләрен ныгыту;
  •  Балаларның активлыкларын үстерү.

Белем бирү

  •  Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән,  йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру.
  • Космоска кызыксыну уяту.
  • Шигырьләрне сәнгатьле  сөйләүләренә, сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү;
  • Традицион булмаган алым белән (кул белән ерту)  йолдыз һәм кометалар ясарга, пөхтә эшләргә өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә.

  Галәм, космонавт, галимнәр, күк җисемнәре турында күзаллаулары тулыланды; тема буенча сорауларга җавап бирәләр. 

Методлар һәм алымнар

Күрсәтү һәм аңлату, күзәтү;  уен,  күнегүләр;  психогимнастика,   сөенеч мизгеле, әңгәмә, сораулар, нәфис сүз,   мактау, әйтеп җибәрү, УМК тын куллану.

Җиһазлау

компьютер, проектор, экран, презентация,  кара төстәге җирлек (галәм киңлегендә йолдызлар һәм кометалар ясап ябыштыру өчен), сары, кызгылтсары төсле кәгазь кисәкләре, җилем                               

Балаларны оештыру

Түгәрәк һәм ярымтүгәрәк булып басу, утыру, өстәл артларында  басып йолдыз һәм кометалар ертып ясау, ябыштыру, төркем буйлап хәрәкәт итү.

Индивидуаль эш

һәр баладан җавап алырга тырышу,  йолдыз һәм кометаларны пөхтә итеп ясап ябыштыруларына ирешү .

Сүзлек өстендә эш

 галәм, күк җисемнәре, күк гизү, Циолковский, телескоп, Королёв, центрифуга, скафандр,  галим, чыдам, белемле, йолдыз, комета.

Алдан үткәрелгән эш

 

  1. Шөгыльнең конспектын язу.
  2.  Презентация өчен материал сайлау
  3. Шөгыльнең презентациясен ясау.
  4.   Психогимнастика,  ял минуты, җыр өйрәнү.

Шөгыльнең структурасы

  1. 1.Оештыру

Эмоциональ халәт тудыру. Психогимнастика.

Кызыксындыру.

 

  1. 2.Төп өлеш

Йолдызлар, кояш, ай һ.б. турында сөйләшү, слайдлар карау.

Шигырь сөйләү,

җыр җырлау

Әңгәмә  

Ял минуты

Балалар  белән “Коструктор” уены  уйнау:

Легоконструктордан ракета ясау.

Йолдызлар һәм кометалар кәгаьздән ертып ясау- иҗади эш

Йолдыз, кометаларны галәм киңлегенә ябыштыру.

 

  1. 3.Йомгаклау.

Шөгыльдән уенга күчү

 

Әдәбият:

  1. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина.
  2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше). К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.
  3. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.
  4.  Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.

 

 Барышы:

  1. Оештыру.

Психогимнастика:

 Бергәләшеп без басыйк

 Бик зур түгәрәк ясыйк

 Кояшның җылы нурыннан

 Йөрәкләргә көч алыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк,

 Шөгылебезне башлыйк.

  • Балалар, сез төнлә һавага карарга яратасызмы? (Әйе, мин төнлә һавага карарга бик яратам. Мин дә әти-әнием белән аяз төндә һаваны күзәтәм. Һ.б. җаваплар)
  •  Төнлә һавада нәрсә күреп була? (Төнлә һавада ай һәм йолдызлар күреп була.)
  • Ә йолдызларны саный алыр идегезме? (Юк, йолдызларны санап бетереп булмый. Алар бик күп.)
  • Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кояш – көндезләрен, ә йолдызлар төнлә яктырта? ( Кояш көндез яктыртмаса, һаман төн генә булыр иде. Ул безгә көн ясаучы. Кояш яктысында йолдызлар күренми,  йолдызларны төнлә генә күреп була. һ.б. җаваплар )
  • Айны кайчан күреп була? (Айны аяз төндә күреп була)  
  • Айда кешеләр яшиме? (Юк, айда кешеләр яшәми.)  

- Ә ни өчен айда кешеләр яшәми? (Айда салкын, үсемлекләр дә үсми. Үсемлекләр булмагач суларга һава юк. Шуңа күрә анда кешеләр яши алмый.)

-Галәмдә кояш, ай, йолдызлардан башка тагын нәрсәләр бар? (Галәмдә кояш, ай, йолдызлардан башка тагын планеталар бар)

(Слайд – планеталар)

- Кем миңа планеталарны санап күрсәтә ала? (Бала җавабы)

  1. Төп өлеш

Слайд - йолдызлар

  • Балалар, барлык йолдызлар да – ялкынланып янучы бик зур шарлар алар. Кайберләре хәтта Кояштан да күпкә зуррак.

(Слайд) Кояш – Җиргә иң якын урнашучы йолдыз ул.    

(Слайд – кояш һәм планеталар)

  • Безгә Кояш кечкенә кебек күренә. Ләкин ул бик зур. Мәсәлән, Кояш Җирдән 109 тапкыр зуррак.

Кояшта тереклек юк, чөнки анда бик эссе: 15 миллион градус. Шуңа күрә Кояшка космик корабльләр беркайчан да очмаячак.

(Слайд Ай) Ай үзе яктылык чыганагы түгел, ул көзге сыман Кояш яктысын чагылдыра.

 (Слайд – җир шары ай белән) Ай – Җирнең бердәнбер табигый иярчене.  

  • Кешеләр берничә тапкыр Айга менә алдылар, Айга автомат аппаратлар – (Слайд) луноходлар җибәрделәр. Луноходлар белән Җирдән торып идарә итәләр.
  •  (Слайд – йолдызлы күк) Күп кенә йолдызларның исемнәре бар: Поляр йолдыз, Сириус, Вега, Регул, һ.б. Зур йолдызлар йолдызлыклар булып тоташа: Зур һәм кечкенә Җидегән Йолдыз, Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан  һ.б.
  •  Галәм (космос), күк җисемнәре кешеләрне һәрвакыт кызыктырган. Моннан йөз ел элек Калуга шәһәрендә яшәгән укытучы (Слайд) Константин Эдуардович Циолковский йолдызларны (Слайд) телескоптан күзәтергә яраткан һәм аларны өйрәнгән. Ул  башка планеталарга очып барырлык очу аппараты уйлап тапкан.  

- Күп еллар үткәч, илленче елларда  конструктор (Слайд) Сергей Павлович Королёв җитәкчелегендәге галимнәр космик спутник ясыйлар. Аны космоска җибәреп карыйлар. Очу уңышлы үтә.

- Шуннан соң алар галәмгә спутникта этләр җибәреп карыйлар. (Слайд) Беренче булып Лайка исемле эт оча.  Элек кешеләр галәм турында бик аз белә, ә космик аппаратларны кире кайтарырга өйрәнмәгән була. Шуңа күрә Лайка гомерлеккә галәм киңлекләрендә кала.  

- (Слайд) Аннары Белка, Стрелканы очыралар.   Алар белән   очыш   уңышлы үтә.  

- Галимнәр уйлап тапкан (Слайд)  ракеталар ярдәмендә галәмгә Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, Айга һәм башка планеталарга автомат станцияләр җибәрәләр.

- Шуннан соң гына галәмгә кешеләр оча башлый. Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. Кем белә, беренче космонавтның исеме ничек? (Беренче космонавтның исеме - Юрий Гагарин) (Слайд) Әйе, Юрий Алексеевич Гагарин – иң беренче космонавт. Ул 1961 нче елның 12 нче апрелендә “Восток” кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Ул 108 минут оча. Шуннан барле 12 апрель һәр елны Космонавтика көне дип билгеләп үтелә.

1 бала сөйли:

“Йолдызлар белән сөйләшеп...”, Ю. Гагаринга, Рәшит Гәрәй.    

Кешелек бу батырлыкны

Һич чыгармас исеннән:

Зәп-зәңгәр булып күренгән

Материклар өстеннән,

Өстеннән чиксез суларның

Сәламнәр юллый-юллый,

Галәмдә очып йөрде ул

Һәм кайтты җырлый-җырлый.

  • Ә хәзер әйдәгез бергәләп җыр җырлап алыйк. (“Яшь космонавтлар” (Г. Мөхәммәтшин сүзләре. Ф. Әхмәтов музыкасы) җыры  башкарыла).

        

  1. Әле җирдә яшәсәк тә,

Күккә тарта йөрәкләр.

Гагариннар кебек кыю

Булу безнең теләкләр.

         Кушымта:

Үсеп җитәрбез,

Күкләр гизәрбез.

Киң илебезне

Данга бизәрбез.

2.Зәңгәр күктән җемелдәп

Йолдызлар чакыралар,

Тиздән “Восток” корабында

Безне каршылар алар.

         Кушымта:

Үсеп җитәрбез,

Күкләр гизәрбез.

Киң илебезне

Данга бизәрбез.

  • Балалар, хәзер космонавтлар (Слайд)  космик станцияләрдә  озаклап яшиләр һәм эшлиләр. Космонавтның киеме   -   (Слайд)  скафандр дип атала. Аны космонавтлар космоска очканда, ачык галәм киңлекләренә чыкканда кияләр.
  • Космик станциядә  космонавтлар фәнни тикшеренүләр үткәрәләр. Медицина һәм техник күзәтүләр алып баралар, Җирнең өске өлешен өйрәнәләр, ураган якынлашуын, һава торышын төгәл билгелиләр, радио – телевизион космик элемтәне тәэмин итәләр. Менә нинди авыр һәм кызыклы космонавт эше.
  • Балалар, ә сезнең  комонавт буласыгыз киләме? (Балалар җавабы.)
  • Булачак космонавтлар очышка озак еллар әзерләнә. Алар спорт белән шөгыльләнәләр, парашютта сикерәләр, (Слайд)  центрифугада әйләнәләр, аерым камерада озак яшиләр.  
  • Әйтегез әле, космонавт нинди булырга тиеш? (Балалар җавабы.)
  • Әйе, космонавт сәламәт, бик чыдам  һәм шулай ук тирән белемле дә булырга тиеш. Ә хәзер әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

 (Слайд)  Ял минуты    

 Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

 

Менә ничек ял иттек,

Шөгыльне дәвам итик .

  • Балалар, галәмгә очар өчен, күкләрне гизәр өчен безгә космик кораб – ракета кирәк. Мин сезгә легоконструктордан ракета ясарга тәкъдим итәм.

(4 бала зур конструктордан идәндә ракета ясый, калганнар ракетаны кечкенәрә легоконструктордан урыннарда ясый)

             

  • Ракетабыз әзер. Ракетага йолдызлар һәм кометалар булган галәм киңлекләре кирәк. Менә минем кара галәм киңлеге бар, тик аңа нәрсәдер җитми. Нәрсә икән? (Балалар җавабы.) Әйе, йолдызлар һәм кометалар җитми. Әйдәгез, аларны сары һәм кызгылтсары кәгазьдән  оригами алымы  белән бөгеп, кометаларның койрыгын кәгазь тасмалар ертып ясыйк һәм галәм киңлегенә ябыштырыйк.

Музыка астында бергәләп “Галәм киңлегендә йолдызлар һәм кометалар”  аппликациясе ясау – күмәк эш.

3.Йомгаклау.

- Карагыз әле, менә безнең йолдызлы галәм әзер. Инде без космонавтларга әверелеп ракета белән галәмгә оча да алабыз.

(Шөгыль сюжетлы рольле уенга күчә)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия в средней группе по ознакомлению с окружающим "Как Петрушка с зимующими птицами познакомился"

Занятие для детей средней группы,направленное на развитие у детей бережного отношения к природным объектам,развития чувства сопереживания,ответственности....

Интегрированное занятие в старшей группе по ознакомлению с окружающим миром с элементами изодеятельности на тему: «Что такое доброта?»

Создавать положительный микроклимат в группе, развивать симпатию, помощь детям в преодолении трудностей....

Конспект интегрированного занятия в старшей группе по ознакомлению с окружающим миром и развитию речи "лес -наше богатство"

Цель занятия:Расширить представления детей о лесе, приблизить детей к природе, лесу и его обитателям. ...

Итоговая интегрированная НОД в подготовительной группе по ознакомлению с окружающим миром и развитию речи. Тема: «Дикие животные нашего края»

Итоговая интегрированная НОД в подготовительной группе по развитию речи. Тема: «Дикие животные нашего края»Новикова Наталья Итоговая интегрированная НОД в подготовительной группе по р...

Конспект интегрированного занятия в старшей группе Конспект интегрированного занятия в старшей группе (природа, ознакомление с окружающим, рисование) «Секреты яблока»

Конспект интегрированного занятия в старшей группе (природа, ознакомление с окружающим, рисование) «Секреты яблока»...