“Сөлге башы бизибез”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа) на тему

Веду кружковую работу по оригами "Волшебный квадрат". В данном занятии учу детей создавать из квадратиков узорный элемент, повторяя его на конце полотенца. Воспитываю интерес к составлению татарского народного орнамента " тюльпан".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл solge_bashy_bizibez.docx13.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Сөлге башы бизибез”

Максат: Балаларны татар милли гамәли сәнгате белән таныштыруны дәвам итү; әзерләнгән материалдан лалә чәчәген һәм яфрагын оригами ысулы белән бөкләп, яфрак һәм чәчәк мотивларыннан торган катлаулы булмаган композиция тѳзәргә ѳйрәтү; татар халык сәнгате үрнәгендә орнамент тѳзергә теләк уяту; нәфасәти тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Шѳгыльгә әзерлек: сѳлгеләр, лалә чәчәге мотивы ѳлгеләрен карау, дидактик уен  “Бизәкне җый”, квадраттан чәчәк һәм яфрак бѳкләргә ѳйрәнү.

Материал: балаларга 3,5х3,5 см зурлыгында кызыл, сары, яшел квадратлар, 15х30 см зурлыгында ак турыпочмаклыклар.  

Җиһазлау: оригами ысулы белән бизәкләнгән ѳлгеләр, чәчәк мотивлары, уенчыклар, үзанализ ѳчен яшел,сары,  кызыл түгәрәкләр, җилем, пумалалар, салфеткалар.

Шѳгыль барышы:

Т.: - Балалар, бер яңалык ишеттегезме? Безнең курчаклар кибет ачканнар. Бик күп итеп сѳлгеләр алып кайтканнар, ләкин аларның сѳлгеләрен беркем дә сатып алмаган. Әйдәгез, уйлап карагыз әле, ни ѳчен бу сѳлгеләр сатылмаган икән?

Балалар җаваплары тыңлана.

Т.: - Курчаклар уйлашканнар да, минем янга ярдәм сорап килгәннәр, алар сездән сѳлгеләр бизәкләп бирүегезне үтенәләр. Булдырырсызмы икән, балалар?

Б.: - Әйе, булдырабыз.

Т.: - Балалар, без сезнең белән кулъяулык бизәргә ѳйрәнгән идек. Шушы бизәү эшен дәвам итеп, бүген сѳлгеләр бизәргә тиеш булабыз. Кулъяулык бизәгәндә бизәк бер почмакта гына, ә сѳлгеләр бизәгәндә бизәк сѳлгенең очында була. Менә шушы чәчәкләр җыелмасы композиция дип атала. (Сүз хор белән һәм берничә баладан кабатлатыла).

Мольберттагы ѳлгеләрдә чәчәк һәм яфрак мотивларының урнашу тәртибе аңлатыла, кайсы ѳлге бизәү ѳчен җиңел икәнлеге сорала. Җаваплардан соң балаларга эш башларга тәкъдим ителә. Балалар кәгазьдән чәчәкләр һәм яфраклар бѳклиләр, ѳлгеләргә карап кәгазь ѳстендә бизәк җыялар.

Физкультминутка үткәрелә.

Балалар бизәкне ябыштыралар, эше беткән һәрбер бала тѳсле түгәрәкләр ярдәмендә үз эшен бәяли һәм уйнау ѳчен кибеткә илтеп куя.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матрешкаларның күлмәген бизибез

Максат: - матрешка уенчыгы белән таныштыру, аның сыйфатларын атап китү;- зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәсен аера белергә өйрәтү;-  киселгән чәчәк...

"Тэрбиянен башы - бишектэ"

Сценарий мероприятия для родителей....

Занятие по аппликаций в средней группе "Түбәтәйләр бизибез"

Тема: Түбәтәйләр бизибез. (Уртанчылар төреме өчен кисеп ябештерүдән белем бирү эшчәнлеге.)Программа эчтәлеге: балаларның татар халык орнаметлары турында булган белемнәрен ныгыту һәм татар халык баш ки...

"Куянга чыршы бизибез."

Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге өчен.Зурлар төркемендә....

Телмәр үҫтереү эшмәкәрлеге: «Башаҡ беҙҙә ҡунаҡта»

Маҡсат: грамматик яҡтан дөрөҫ һөйләргә өйрәтеү; тәрбиәсе ярҙамында әкиәттән өҙөк һөйләү; ҡылым һәм сифатты телмәрҙә дөрөҫ ҡулланыуҙы дауам итеү....

“Сөлге башы бизибез”

Максат: төрле эшчәнлекләр интеграциясе аша балаларны милли бизәк – лалә чәчәге мотивы кулланып, сөлге башы бизәргә өйрәтү. Бурычлар: Тәрбия бурычы: бер-береңә ярдәмчел булу, матурлыкны тоярга омтылд...