"Куянга чыршы бизибез."
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа)

Габдрахманова Айгуль Габдулбаровна

Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге өчен.Зурлар төркемендә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_kuyanga_chyrshy.docx19.32 КБ
Файл tema_kuyanga_chyrshy.docx19.32 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Мәктәпкәчә белеем бирү муниципаль бюджет учреждениясе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

«Куянга чыршы бизибез»

(ябыштыру шөгыленнән ачык дәрес)

Тәрбияче: Габдрахманова А.Г.

2019-2020 уку елы

Тема: «Куянга чыршы бизибез»

Максат:

1.Кыш турында белемнәрне ачыклау һәм гомүмиләштерү. Балаларны традицион булмаган алымнар белән ябыштырырга өйрәтү.

2.Балаларда матурлык хисе, музыка, ябыштыру аша туган табигатькә, туган якка ярату тәрбияләү;  рәсемдә үзләренең тәэсирләрен чагылдыруга кызыксыну тәрбияләү; клей белән эшләгәндә пөхтәлек, кайчы белән сак эш итү кунекмәләре тәрбияләү.

3.Мөстәкыйль иҗадилыкны, кулларның вак моторикасын үстерү, мөстәкыйль эшләгәндә балаларның иҗадилыкларын үстерүне камилләштерү.
Җиһазлау: чыршы, геометрик фигуралар, кыш тавышы, плакат, клей, клеенка, кисточка, салфетка, төсле кәгазь, ватный диск, кыргый хайваннар рәсеме.

Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру моменты.

- Балалар, ничек кәефләрегез? (балалар җавабы)

- Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, нинди матур көн!

- Әйдәгез әле бездә сезнең белән кул тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз. Үзебезнең яхшы кәефебезне бер – беребезгә бүләк итәбез.

- Ә хәзер әйдәгез матур итеп утырабыз, шөгылебезне башлыйбыз.

- Балалар, мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, сез җавабын әйтерсез.

2.Табышмак әйтү.

Тәнкә карлар сипкән

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы ,каен, имән,

Кардан чикмән кигән (Кыш)

3.Әңгәмә

- Балалар, димәк,безнең нинди ел фасылы?

- Кыш.

- Ә кышның кайсы ае?

- Декабрь.

-Кабатлыйк әле барыбыз бергә Кыш. Ә Кыш нинди ул? Ул нинди тавышлар чыгара? Сез кышны яратасызма? Ни өчен? (балаларның фикерләрен тыңлау)

- Балалар, ә кыш көне нинди бәйрәм була?

- Яңа ел бәйрәме, чыршы бизибез, Кыш бабай белән Кар кызы килә...

- Балалар, карагыз әле, никтер безнең кечкенә чыршыбыз моңаеп утыра.Нишләп моңайган икән ул? (чөнки бизәлмәгән)

- Әйдәгез әле бергәләп чыршыны бизик, чыршы астында нәрсәләрдер күренә, карыйк әле(геометрик фигуралар, формасын,төсен әйтү, чыршыга элеп кую).

- Балалар, монда ниндидер хат бар, укып карыйк әле.

Хат: Исәнмесез кадерле балалар, Мин Куян Куркаккай. Тиздән Яңа ел җитә,дусларым киләчәк. Ә минем бәйрәм чыршым бизәлмәгән.  Сез инде зурлар, миңа ярдәм итмәссез микән?

-Балалар, Куянкайга ярдәм итәбезме? Бәйрәме күңелле үтсен өчен чыршысын бизибезме? (плакатны карау)

- Әйе.

-Әйдәгез әле өстәлгә якыннарак килик, нәрсәләр күрәсез?

- Клей, төслө кәгазьләр, ватный диск, кайчылар....

- Балалар әйдәгез әле искә төшерик әле, ничек кайчы, клей белән эш итәргә кирәк?(дөрес итеп бирергә, клейлы кулларны авызга капмаска...)

- Әйе бик сак эш итәргә кирәк алар белән. Ә эшне башлаганч кулларны ял иттереп алыйк.

4.Фикультминутка бармаклар өчен:

Бу бармак...

5.Эш барышы.

- Әйдәгез эшне бергәләп башлыйк. Куянның чыршысын бизик, ә моның өчен безгә төсле кәгазьләрдән тугәрәкләр кисергә кирәк. Квадраттан түгәрәк ясау өчен нишлибез әле?(почмакларын кисәбез).

- Молодцы!

- Никтер безнең урманыбыз бик матур күренми. Әйдәгез әле менә шушы ватный дисклар ярдәмендә кар бабай ясыйбыз, кыш коне бөтен жирдә кар, агачларга да карлар элик!

- Молодцы балалар! Бик тырыштыгыз.Озакламый Куянда дуслары белән килеп җитәр! Ә без сезнең белән уен уйнап алыйк.

6.Физкультминутка “Кар бабай”

-Балалар карагыз әле, инде куянкайнын дусларыда килеп житкән. Әйдәгез аларны бергәләп шушында урнаштырыйк.

7.Йомгаклау.

-Балалар, бүгенге шөгыль сезгә ошадыма? Без кемгә ярдәм иттек? Нинди булырга кирәк безгә?

- Бүген сез бик тырыштыгыз! Афәрин!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

Матрешкаларның күлмәген бизибез

Максат: - матрешка уенчыгы белән таныштыру, аның сыйфатларын атап китү;- зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәсен аера белергә өйрәтү;-  киселгән чәчәк...

Уртанчылар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Максат: Балаларга  табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян  тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.Балаларда хайван...

“Сөлге башы бизибез”

Веду кружковую работу по оригами "Волшебный квадрат". В данном занятии учу детей создавать из квадратиков узорный элемент, повторяя его на конце полотенца. Воспитываю интерес к составлению татарского ...

Катнаш төркемдә физик тәрбия шөгыле. Куянга ярдәм итик!

Катнаш төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү....

Занятие по аппликаций в средней группе "Түбәтәйләр бизибез"

Тема: Түбәтәйләр бизибез. (Уртанчылар төреме өчен кисеп ябештерүдән белем бирү эшчәнлеге.)Программа эчтәлеге: балаларның татар халык орнаметлары турында булган белемнәрен ныгыту һәм татар халык баш ки...

“Сөлге башы бизибез”

Максат: төрле эшчәнлекләр интеграциясе аша балаларны милли бизәк – лалә чәчәге мотивы кулланып, сөлге башы бизәргә өйрәтү. Бурычлар: Тәрбия бурычы: бер-береңә ярдәмчел булу, матурлыкны тоярга омтылд...