Иҗади проект:«СЕРЛЕ КАМЫР»
проект по аппликации, лепке (старшая группа) на тему

Рахимова Венера Марсовна

    Иҗади проект:«СЕРЛЕ КАМЫР»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izhadi_proekt.docx44.37 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Иҗади проект:«СЕРЛЕ КАМЫР»

                     (зурлар төркемендә тозлы камыр белән әвәләү)

“Балаларның сәләтләренең башлангычы – аларның бармак оч

ларында.Шулардан агып килгән нечкә генә инешләр иҗади фи

керләү чыганагын  тулыландыра. Икенче төрле әйткәндә, кулын

да осталык никадәр күбрәк булса, бала шулкадәр акыллырак”

В.А.Сухомлинский.

      Соңгы арада без вак моториканы үстерү турында бик күп ишетәбез. Бармакларның вак мускулатурасының  хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен генә үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.Шуңа күрә без, тәрбиячеләр, балаларның    вак кул моторикасын үстерүгә аеруча зур игътибар бирәбез. Шул чараларның бер өлеше булып әвәләу шөгыльләре дә гаять зур роль уйный. Бигрәк тә тозлы камыр белән әвәләү. Камыр белән әвәләү вакытында баланың бармак моторикасы эшчәнлеге, кул хәрәкәтләре, уйлау һәм уйлап табу сәләте яхшыра. Бала предметның төсен, формасын, зурлыгы турында мәгълүмат ала, алынган эшен азакка кадәр җиткерү сыйфаты формалаша.

     Балалар бакчасында камыр белән әвәләү төре әле яңа гына үстерелә. Шуңа да карамастан, балалар бу төр шөгыльләрне аеруча яратып башкаралар. Әвәләгәндә исә безнең бармакларыбыз, кулларыбыз хәрәкәтләнә. Бармаклар ни кадәр күбрәк хәрәкәт итсәләр, баланың сөйләме дә, шул кадәр күбрәк үсә.  

                              Тозлы камыр белән эшләү тарихы

        Тозлы камырдан төрле әйберләр ясау традициясе бик борынгы заманнардан ук килә. Моннан берничә мең еллар элек борынгы кешеләр оннан һәм судан камыр басып, аны кызган таш өстенә куеп пешергәннәр. Борынгы мисырлылар моннан 5 мең еллар чамасы элек камыр ризыкларының бик күп рецептларын белгәннәр. Алар камырдан кеше, хайван сыннары ясап, аларны аллага корбан сыйфатында китергәннәр.Русиядә IX гасырда ук прәннек пешерә өйрәнгәннәр. Аны «баллы ипи» дип атаганнар. Мондый прәннекләрне зур бәйрәмнәр уңаеннан төрле зурлыкта һәм төрле формада пешергәннәр. Борыннан килгән йола буенча, 23 апрель терлекләрне беренче тапкыр кырга чыгару көне булып исәпләнгән. Бу көнне, йола буенча, арыш оныннан кыр кәҗәсе сынын ясый торган булганнар.

     Соңрак камырдан декоратив әйберләр дә ясый башлаганнар. Соңгы елларда тозлы камырдан декоратив әйберләр ясау популярлашып китте. Чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү исә кешеләргә, бигрәк тә балаларга, әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә.

     Камыр - экологик чиста һәм аллергия бирми торган материал. Камырны ясау да бер дә катлаулы түгел. Аны кухня өстәлендә теләгән вакытта ясарга була. Камыр ясау өчен 2стакан он, 1стакан “Экстра” тозы һәм ¾ стакан салкын су алына (тоз камыр озак саклансын өчен, бөҗәкләрдән саклау өчен кирәк). Камырны целлофан пакетта холодильникта озак вакыт сакларга була. Камырдан ясалган әйберләрне батарея өстендә, бүлмә температурасында, кояшта һәм духовкада киптерергә була. Кипкән камырны буяу өчен кишер, чөгендер согыннан, зеленкадан, гуашь һәм акрил буяулардан файдаланырга була. Камырга буяуларны әвәләгәнче өлешләп кушарга һәм төсле камырдан әвәләргә дә мөмкин. Тозлы камырдан әвәләү буенча китапларны кибетләрдән алырга яки интернет аша да бик рәхәтләнеп өйрәнергә була.

1.Проект төре: иҗади-эзләнү.

2.Проектның дәвамлылыгы: 2ай (ноябрь,декабрь)

3.Проектта катнашалар: балалар (5-6 яшь),тәрбияче,әти-әниләр.

4.Максат: балаларның әвәләү эшчәнлеге белән кызыксынуларын үстерү; тозлы камыр белән таныштыру; әвәләп ясау күнекмәләре бирү;сенсорик тәҗрибәләрен баету; иҗади сәләт һәм инициативаларын үстерү.

5.Бурычлар:

-Тозлы камыр һәм әвәләү эшчәнлегенең үзенчәлекләрен аңлату.

-Натурадан карап һәм күзаллап,таныш предметларны әвәләп ясау күнекмәләрен үстерү.

-Форма өслеген эшкәртергә,тигезләргә,предметларны тотрыклы итеп әвәләп ясарга күнектерү.

-Зур булмаган предмет төркемнәрен гади сюжетларга берләштерергә өйрәтү.

-Кулларның вак моторикасын үстерү.

-Пөхтә итеп әвәләү күнекмәләре(киемне пычратмаска, эш беткәч кулларны юарга һ.б.) бирү.

6.Проектның этаплары:

I.Әзерлек этабы:

  • Проектның темасын уйлау,максат һәм бурычлар кую;
  • Тема буенча методик әдәбият туплау,күрсәтмә өчен материаллар әзерләү;
  • Проектның перпектив-тематик планын төзү;
  • Ата-аналарны проектның планы белән таныштыру,консультацияләр, тәгъдимнәр бирү.
  • Бармак уеннары картотекасы ясау.

II.Төп этап:

  • Сөйләшү,әңгәмә үткәрү,диалог төзеп сөйләшү.
  • Күрсәтмәлелектән (әзер эшләнмәләр,презентация һ.б.) файдалану.
  • Рәсемнәр карау (тема буенча).
  • Төрле экспериментлар үткәрү.
  • Балалар һәм әти-әниләр эшләреннән бәйгеләр, күргәзмәләр оештыру.
  • Бармаклар өчен гимнастикалар ясау(бармак уены).
  • Дидактик уеннар уйнау.

III.Йомгаклау.

Проект эшчәнлеге нәтиҗәләре.Ата-аналар җыелышы.

Бәйгеләргә һәм күргәзмәләргә нәтиҗә ясау.

Презентация: “Тозлы камыр серләре”

Мастер-класс: “Тозлы камыр белән әвәләү-мавыктыргыч шөгыль”  

7.Кулланылган әдәбият:

   1.“Балалар бакчасында проект эшчәнлеге”-методик кулланма.

   2.Анистратова А.А., Гришина Н.И. Поделки из пластилина и соленого теста.- 3-е изд.- М.: Институт инноваций в образовании им.Л.В. Занкова: Издательсво Оникс, 2010.

   3.Гусева И.В. Игрушки из соленого теста. – СПб.: Издательский Дом «Литера», 2013.

   4.Лыкова И.А.Соленое тесто в семье,детском саду и начальной школе: Издательский дом «Цветной мир», Москва, 2013

    5.Ирина Хананова. Солёное тесто. Фантазии из муки и соли, - Москва, «АСТ-ПРЕСС-КНИГА» 2007г.  

    6.Лыкова, Грушина: Мы за чаем не скучаем. Лепим подарки из соленого теста. Издательство: ИД Цветной мир, 2012 г.

    7.Чаянова Г.Н.  Соленое тесто (для начинающих). Издательство: Дрофа-Плюс, 2005

    8. Зимина Н. В. Шедевры из соленого теста. Издательство: Мир книги, 2010 г.

    9.Закирова К.В.Балалар бакчасында түгәрәкләр.”Ак бүре” нәшрияты,2016

                                   Перспектив-тематик план: “Серле камыр”

                                                                                                                                                                                                                       

п/п

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балалар ның   бердәм эшчәнлеге

   Балаларның    

   мөстәкыйль          

     эшчәнлеге

Әти-әниләр һәм балаларның бер-  дәм эшчәнлеге

  1

Әңгәмә:“Тозлы камыр. Кулланма материаллар, техник куркынычсыз лыгы”

Презентация:“Тозлы ка- мыр серләре”(тозлы ка- мыр белән эшләү тари хы)

Д/у: “Бу нәрсәгә охшаган?”(яшелчә җиләк-җимеш)

Әти-әниләр җыелы шы.Проект эшчәнле ге белән таныштыру

  2

Әти-әниләргә анкета тутырту: “Балагыз өйдә әвәләргә яратамы?”

Эксперимент№1: “Тотып карап,кайда тоз, кайда он икәнен билге ләү”

Эксперимент№2:

“Тозның һәм онның тәмен әйт”

Кулның  вак мото рикасын үстерү өчен дидактик күнегү: “Елан”

Әвәләу эшчәнлеге өчен өстәмә куллан ма материаллар әзер ләү(декоратив сәдәф ләр,ярмалар,табигать материллары һ.б.)

  3

Проблема чишү: “Йомры икмәкне ничек пешерергә?”

Эксперименталь эшчән лек:“Әвәләү өчен камыр әзерләү”(Эксперимент№3)

 “Соленое тесто” китабын карау (авт. И.Хананова)

Консультация:“Өй шартларында балалар ның тозлы камыр бе лән әвәләү эшчәнле ген ничек оештырыр га”

  4

Әңгәмә: “Тозлы камыр ны ничек киптереп була”

Иҗади эш: “Кояшкай” (тозлы камыр белән әвәләү)

Тозлы камыр бе- лән уеннар: түгә- рәк,таякчык әвә- ләү;бүлеп карау һ.б.

 Киңәшләр: “Әти-әни ләргә бармак уенна ры турында”

  5

Әңгәмә: “Көзге мул- лык”(яшелчәләр,җиләк-җимешләр турында сөйләшү)

Иҗади эш: “Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр”

(“Кибет” уены өчен әвәләү)

С/у: “Кибет”

Киңәшләр:“Өйдә ба лалар белән ничек шөгыльләнергә була»

 6

Әңгәмә:“Тозлы камыр ны ничек буяп була”

Иҗади эш: “гөмбә җыярга бардык”

(уртак эш, панно)

Бармак уены: “Кәбестә”

“Көзге фантазия”-кул эшләренә күргәзмә оештыру.

 7

Тәрбиячеләргә практик киңәшләр: “Тозлы ка- мыр белән әвәләү техно логиясенең үзенчәлек ләре”

Иҗади эш: “Камка” (яфракта)

“Шедевры из соленого теста” китабын карау

(авт.Зимина Н.В.)

Өйдә балалар белән берлектә бармак уеннары өйрәнү.

       

 8

Әңгәмә: “Әнием йөрәк түремдә!”

Иҗади эш: “Әниемә йөрәк җылым” (әниләр көненә бүләк әвәләү)

Д/у: “Мозайка”2-3 төсле камыр ны бергә кушып ка- рау, кул мотори касын үстерү

Практик тренинг “Әвәлибез,уйныйбыз-сөйләм телен үстерә без”(әти-әниләр өчен)

 9

“Тозлы камыр белән әвәләү” атналыгы

Иҗади эш: “Пирогны бизибез”тозлы камырда апплика ция

Бармак уены: “Кошларны сыйлау”

“Чыршы уенчыкла ры” бәйгесе үткәрү

(тозлы камыр)

10

Тәрбиячеләр өчен семинар-практикум: “Тозлы камырдан чәчәкләр”

Иҗади эш: “Кар бабай”

С/у: “Чәй эчәбез”

(пирог белән)

Кар бабай турында табышмаклар уйлау

11

Табышмаклар әйтешү (тоз,он.су турында)

Иҗади эш: ”Чыршы кай”-тозлы камырда ап пликация (бисер, төймә ләр,табигать материалла ры,төсле камырдан түгә рәкләр)

Кулның  вак мото рикасын үстерү өчен дидактик күнегү: “Самолет”

(“Очкыч”)

 Әвәләү эшчәнлегенә, тозлы камырга багыш ланган темага син квейн төзеп килү

12

Интегральләштерелгән эшчәнлек “Хуш исле җылы ипи” (тозлы камырдан камыр ризык лары әвәләү)

Иҗади эш: “Сырда тычкан”

Бармак гимнасти касы: “Долго, дол го мы лепили...” (рус телендә)

“Татар халык ашла ры”-өйдә балалар бе лән берлектә әвәләп алып килергә

13

Балалар эшләреннән күргәзмә оештыру “Безнең уңышлар белән танышыгыз”

Үстерешле уен: “Тасвир лап күрсәт”(әвәләгән әй берләре турында сөйләү)

Уен-күнегү:”Бу әйберләрне ничек кулланып була” (әвәләү вакытын да кул астындагы әйберләрне кулла ну)

Мастер-класс: “Тозлы камыр белән әвәләү-мавыктыргыч шөгыль”

14

Презентация: “Тозлы камыр серләре”

Яңа бармак уены өйрәнү

Хәрәкәтле уен: “Тычканнарга тозак”

Әти-әниләр җыелы шы,проект эшчәнле генә нәтиҗә ясау.

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Балалар тозлы камыр белән таныштылар.

2.Тозлы камыр белән әвәләү алымнарын һәм белемнәрен үстерделәр.

3.Балаларның кызыксынучанлыгы, вак хәрәкәтләре, уйлап табучанлыклары, сөйләм теле,фикерләү һәм иҗадилылык дәрәҗәсе үсте.

4.Тәрбиячеләр,әти-әниләр һәм балалар арасында җылы мөнәсәбәт барлыкка килде.

 

                                Мастер-классның конспекты    

            “Тозлы камыр белән әвәләү-мавыктыргыч шөгыль”

                                            (әти-әниләр өчен)

 (Слайд № 1)

     Хөрмәтле әти-әниләр! Мин Сезне “Тозлы камыр белән әвәләү-мавыктыргыч шөгыль” исеме астындагы мастер-класста күрүемә бик шатмын. Нинди генә мастер-класс булмасын аның максаты – яңа әйбергә өйрәнү. Нәрсә соң ул “мастер-класс”?

(Слайд № 2)

     Мастер-класс – гамәли эшчәнлеген камилләштерергә теләүчеләр өчен, шул өлкәдәге оста үткәрә торган тәҗрибә уртаклашу жанры. Теге яки бу өлкәдә күнекмә формалаштыруга юнәлтелгән танып белүнең заманча формасы.

    Гади итеп әйткәндә, мастер-класс ул – «Бу проблеманы чишүнең бик нәтиҗәле (эффектив) ысулын мин беләм, хәзер Сезне дә өйрәтәм», дигән сүз.

     Мастер-класс ул – ике яклы процесс, анда «өйрәтүче – остаз» һәм «өйрәнүче – шәкерт»нең катнашуы зарур. Мастер-класс субъектларының өзлексез аралашуы мөһим.

   Мастер-классның асылы:актуаль ­проблеманы чишү ысулын гамәли эшчәнлек оештыру аша танытып белдерү.

    Мәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденияләренең төп бурычлары балаларның акыл үсеше һәм сөйләм телен үстерү. Бик еш балаларның сөйләм теле үсеше артта кала. Бу хәттә ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да  карамый. Сәбәп нидә соң?

    Сөйләм теле үсешен, гадәттә, турыдан-туры баланың өлкәннәр белән аралашуына бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм һәр мөмкинлектән файдаланып, олылар нарасыйлар белән әңгәмә коралар. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә, яисә, төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый, тик башкалары да күп.

     Балаларның сөйләм үсеше һәм акыл эшчәнлеге турыдан-туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйле. Бармаклар авыр хәрәкәтләнсә сөйләм үсеше дә тоткарлана. Балалардагы искиткеч кызыксынучанлык: һәр нәрсәне тотып, кабып, танып белү теләге бездән –

өлкәннәрдән зур игътибар сорый.

    Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачылган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була; гомумхәрәкәт нормада яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана.Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин.

   Әти-әниләргә бирем: Әйдәгез бергәләп уйлап карыйк әле,бу проблеманы сез нинди юллар белән чишәр идегез?

               (рәсем ясау, кисеп ябыштыру, бармак гимнастикасы, әвәләү)

  Балаларга күпкырлы тәрбия һәм үсеш бирүдә,бу проблеманы чишүдә тозлы камыр белән әвәләү шөгыленең урыны зур. Безнең мастер-класс шуңа багышланган да. Ә хәзер әйдәгез бу гади материалдан нинди матур әйберләр ясап булуын карап китик.

(Слайд№ 3,4)

Әлбәттә,бу төп бурычлардан башка,әвәләү башка төрле проблемаларны да чишә: бала предметның төсен, формасын, зурлыгы турында мәгълүмат ала, алынган эшен азакка кадәр җиткерү сыйфаты формалаша.

Әйдәгез алдагы сорауга җавап бирегез әле.

 Әти-әниләргә сорау: “Сез балалар белән өйдә әвәлисезме?Нинди материаллар белән һәм ни кадәр еш?” (әти-әниләрнең җавабы)

 Бүген мин сезгә тозлы камыр тәгъдим итәр идем.Уйлап карагыз әле,башка әвәләү материалларыннан(глина,пластилин) ул нәрсәсе белән аерылып тора? (әти-әниләрнең җавабы)

(Слайд № 5)

    Камыр- экологик чиста һәм аллергия бирми торган материал. Камырны ясау да бер дә катлаулы түгел. Аны кухня өстәлендә теләгән вакытта ясарга була. Камыр куллардан бик җиңел юыла. Технологияне дөрес кулланы ясаганда, камыр кулларга ябышмый һәм бик тә пластик, аннан төрлечә әвәләргә була.

Хәзер әйдәгез тозлы камырны ясарга өйрәнәбез.

(Слайд№ 6)

Камыр ясау өчен:  2стакан он, 1стакан тоз( “Экстра” тозы) һәм ¾ стакан

салкын су алына (тоз камыр озак саклансын өчен, бөҗәкләрдән саклау өчен

кирәк).

Он. Тозлы камыр басу өчен бодай яки арыш онын кулланалар. Бодай оны кулайрак санала. Чөнки арыш оныннан басканда, тишекләр күбрәк барлыкка килә. Пешергәндә формасы бозыла.

Тоз. Тозны камырга озак саклансын һәм корткыч бөҗәкләр зарарламасын өчен кушалар. Эре бөртекле тоз да, вак тоз да ярый.

Су. Камыр басу өчен салкын су кулланыла.

Үсемлек мае. Камыр кулга ябышмасын өчен 1 аш кашыгы чамасы алына.

(Слайд№ 7)

Камыр тирән савытта басыла.Иң элек тоз белән онны бутыйсың,аннары су саласың.Камыр каты булырга тиеш,шуның өчен аны өстәл өстендә басып бетерергә кирәк.

(Слайд № 8)  Камырны буяу.

Буяу өчен кишер, чөгендер согыннан, зеленкадан, гуашь һәм акрил буяулардан файдаланырга була. Камырга буяуларны әвәләгәнче өлешләп кушарга һәм төсле камырдан әвәләргә дә мөмкин.

 (Слайд № 9) Камырны саклау.

Камырны целлофан пакетта холодильникта озак вакыт сакларга була.

 (Слайд № 10) Инструментлар һәм өстәмә кулланмалыклар

Хәзер эшебезне башлыйбыз!!! Эшебезне башлаганчы берничә файдалы киңәшләр:

*Суык урыннан камырны кирәк кадәр генә алыгыз,суык камырдан әвәләве җиңелерәк,ул формасын әйбәт тота һәм кулларга ябышмый.

*Әгәр сезгә эштән туктап торырга туры килә икән,ясый башлаган әйберләрегезне полиэтелен белән каплап торыгыз.

* Тозлы камырдан әвәләү буенча китапларны кибетләрдән алырга яки интернет аша да бик рәхәтләнеп өйрәнергә була

(Слайд № 11) Гади  һәм катлаулы элементлар әвәләү

Зур кисәктән кечкенә кисәкне аерып алу алымын өйрәтү, түгәрәк (шар, туп, йомры икмәк, алма) һәм озынча формалар(таяклар, колбаса һ\б) әвәләү, озынча формаларны түгәрәкләп башларын беркетү(тәгәрмәч, боҗра, керәндил); түгәрәк формаларны учлар белән изү(печенье, пряник, кабартма) алымнарын өйрәтү.

Катлаулы элементларны (фигуркалар,яфраклар һ.б).кондитер формасы,шаблон яки стеклар ярдәмендә кисү.

Ә хәзер камырны кулларыбызга алабыз һәм экрандагы элементларны әвәләп карыйбыз.

Катнашучыларның практик эше

(Слайд № 12) Камырның өстен бизәү

Без моңа кадәр игътибар итмәгән әйберләр безгә бүген ярдәм итәчәкләр:фламастер капкачы, төрле сәдәфләр,зубочистка һ.б.

Медальон ясагыз һәм кул астындагы материаллардан слайдтагы бизәкләрне кабатлагыз яки үзегез теләгәнчә бизәгез.

Катнашучыларның практик эше

(Слайд № 13) Сарымсак чыгаргыч һәм ситечка куллану.

Алар ярдәмендә төрле(озын,кыска) чәч, чирәм, өй түбәсе,керпенең энәләрен ясап була. Басып чыгарган камырны бик нык басмыйча, стек ярдәмендә алып,кирәк урынга күчерәсе. Әйдәгез медальонның кырларын шуның белән эшлибез.

Катнашучыларның практик эше

 (Слайд № 14) Детальләрне бер-берсенә кушу.

Олы детальләрне бер-берсенә зубочистка ярдәмендә, ә кечкенәләрне су ярдәмендә ябыштыру.

 Әзер әйберләрне киптерү.

Камырдан ясалган әйберләрне батарея өстендә, бүлмә температурасында, кояшта һәм духовкада киптерергә була. Озак саклансын дисәгез аларны кипкәннән соң үтә күренмәле лак белән лакларга кирәк. 

Ә хәзер очрашуыбызның ахырында  мин сезгә бүген алган белемнәрне кулланып  үзегезнең нарасыегызның портретын ясарга тәгъдим итәм. Аның өчен без сезнең белән төсле камырлар кулланабыз.

Катнашучыларның практик эше.

Шуның белән безнең семинарыбыз тәмамланды.Мин сезгә килгәнегез һәм актив катнашуыгыз өчен уземнең рәхмәтемне җиткерәм. Бүген алган белемнәрегез сезгә өйдә, балалар белән шөгыльләнергә, ярдәм итәр дип ышанып калам.

(Слайд № 15) Алдагы очрашуларга кадәр!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публикация в книге "Кружки в детском саду" , сост. Закирова К.В., Лотфрахманова З.И. - "Серле камыр" түгәрәге.

Хәзерге заман системасында баланы тәрбияләүдә һәм кешенең эстетик мәдәниятен үстерүдә халык сәнгатен педагогик эшчәнлектә куллану,  иң мөһим шарт булып тора.  Ул,  баланың  үсешенә...

Публикация в книге "Кружки в детском саду" , сост. Закирова К.В., Лотфрахманова З.И. - "Серле камыр" түгәрәге.

Бу программа Россия Федерациясенең «Белем бирү» турындагы законының 9 статьясенә туры килә, белем бирү эчтәлегенең аерым дәрәҗәсен һәм юнәлешен ачыклый.Программа гомуми белем бирү учрежденияләрендә, б...

"Тозлы камыр"

Тозлы камыр алымнары,аның үзенчәлекләре белән таныштыру....

“Камыр батыр сәяхәте”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге...

Конспект "Тылсымлы камыр"

Игенче хезмәте белән балаларны таныштыру. Ипи өстәлгә менгәнче күпме юллар аша үтүе турында сөйләшү....